Бәхетле билет откан Сания Хантимерова
Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Хантимер нәселендәге кешенең язмышы гади генә була алмый. Саниябез, әнә, балет сәнгатендә ханбикәгә әверелде. Моның өчен тимер ныклыгы кирәк булды аңа. Хантимеровлар нәселен данлап кына калмады, Татарстаныбызның йөзек кашы булып балкыды ул.
Бәхетле билет
Хантимеровлар гаиләсе Казаныбызның Дзержинский урамында яши. Хәсән ага Бөек Ватан сугышы кырында алган яраларыннан яшьли вафат була. Нәфисә апа ике баласын берүзе үстерә. Ул елларда Черек күлдә балалар өчен бәйрәмнәр, Сабан туйлары оештырыла. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә Сания бию бәйгесендә катнаша, һәм иң оста биюче буларак, Аркадий Гайдарның «Тимур и его команда» китабы белән бүләкләнә. Әнисе янына китабы белән мактанырга дип йөгергәндә кинәт кызны ике ир-ат һәм бер хатын-кыз туктата. Кыз аларның берсе балет укытучысы Анна Петровна Бажаева һәм опера театрының дирижеры Хәсби Фазлуллин икәнен аннары гына белә. 1956 ел була бу. Казан опера һәм балет театрының яңа бинасы ачылган вакыт. Яңа бинага яңа артистлар кирәк. Бу кешеләрнең артистлыкка укытыр өчен балалар сайлап йөрүләре икән. Саниянең бәйгедә бөтерелеп биегәнен карап-күзәтеп торганнар булса кирәк. Биергә яратасыңмы, дип кызыксыналар. Иртәгә иртәнге унга опера һәм балет театрына кил, диләр. Иртәгәсен исә урамда коеп яңгыр ява. Әллә барып тормыйк кынамы, дип карый Нәфисә апа. Шул чак кызның күзләреннән яшьләр атылып чыга. Сабый баланың хәсрәте янында җәйге яңгыр нәрсә ул... Менә алар зур колонналы мәһабәт театр бинасында. Балаларны эчке киемнәренә кадәр чишендереп карыйлар да, көтеп торырга кушалар. «Нәфисә Садретдиновна кем була? – диләр. – Кызыгыз Ленинградка А.Ваганова училищесына укырга кабул ителде, юлга җыеныгыз!»
Әнә шулай урамда биеп йөргән җирдән Ленинградка укырга алып китәрләр дип кем уйлаган?! Ленинградның исә һәр ташы, һәр сукмагы – тарих вә нәфасәт. Анда тугыз ел яшәп укуның нинди бәхет икәнен шәрехләп тору артык. 1965 елда училищены кызыл дипломга тәмамлап кайткач, С.Хантимерова Казан дәүләт опера һәм балет театрында бии башлый. Аның репертуарында кырыклап балет партиясе бар. Иң яратканнары – Аврора, Зарема, Җизель, Сөембикә...
Сөембикә тарихы
Билгеле булганча, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын Казанда 1941 елда куярга әзерләнәләр. Моның өчен танылган балетмейстер Леонид Якобсон чакырыла. Шүрәлене күренекле биюче Барый Әхтәмов, Былтыр һәм Сөембикәне Ленинградтан балет йолдызлары – ирле-хатынлы Найма Балтачеева һәм Габдрахман Кумысников биергә тиеш була. Ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, премьера булмый кала. Спектакльнең Казаныбызда беренче тапкыр 1945 елда куелганын беләбез. Ә 1950 елда шул ук Якобсон Ленинград опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетын «Али-Батыр» исеме белән сәхнәләштерә. Анда, башка артистлар белән беррәттән, баш партияләрне Найма Балтачеева һәм Габдрахман Кумысников та бии. Бу ике шәхес биючеләр генә түгел, танылган балет мөгаллимнәре дә һәм безнең Сания училищеда шуларда укый. «Али-Батыр» спектаклендә биегәннәрен дә кат-кат барып карый.
Озын сүзнең кыскасы, 1970 елда Казаныбызда кабат «Шүрәле» балетын куярга тотынгач, тагын Л.Якобсонны чакыралар. Дөресрәге, балетны аның ассистенты Юрий Дружинин куя. Ләкин Якобсон үзе дә килә. Сөембикә партиясенә берничә балерина әзерләнгән була. «Сезнең куллар гаҗәеп йомшак, Сөембикәне Сез биерсез», – дип Якобсон Саниябезне баш партиягә билгели. «Шүрәле»дә беренче биегән Балтачеева, Кумысниковларны күрү, алардан белем алу бушка китмәгән. Язмыш Саниябезне Сөембикә партиясенә алдан ук әзерләгән кебек...
«Шүрәле»нең дөнья буйлап сәяхәте
Әмма «Шүрәле» тарихы моның белән генә бетми әле. 1967 елда Сания Хантимерова сәхнә партнеры Ревдар Садыйков белән бергә, Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетыннан номер һәм А.Ключаревның «Вальс»ын кыска вакыт эчендә әзерләп, Канаданың Монреаль шәһәрендә булып узган совет мәдәнияте көннәрендә катнаша. Ул вакытта СССРны Л.Зыкина, Б.Штоколов, Э.Хиль кебек танылган җырчылар, Пятницкий исемендәге хор һ.б. данлыклы коллективлар тәкъдим итә. Казан биючеләрен алкышларга күмәләр. Матбугатчылар, камера тоткан телевидение журналистлары артларыннан калмыйча йөри. Юлның башы гына була әле бу. Соңрак Сания Хантимерова татар биюен ГДР, Югославия, Польша, Австрия, Һиндстан, Малайзия, Пакыстан, Таиландта да күрсәтеп, чит ил тамашачысын сокландыра.
Безнең Сания гел белем алырга омтыла. Бу теләге аны Н.Римский-Корсаков исемендәге Санкт-Петербург дәүләт консерваториясенә китерә. Анда «балетмейстер-репетитор» белгечлеге алгач, диплом эше буларак, ул Самара театрында Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетын үзе сәхнәләштерә!
Остазлык
Мәшһүр балерина А.Ваганованың шәкерте Сәйяр Юнысова Казанның музыка училищесында хореография бүлеген оештыргач, беренчеләрдән булып, С.Хантимерованы эшкә чакыра. Еллар үтә, бию бүлеге аерымланып, Казан хореография училищесы ачыла. Хәзер аны тәмамлаган укучылар М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында үзләре бии. Училищеның утыз елдан артык тарихы бар, димәк, Сания Хантимерованың остазлык еллары да өч дистә белән исәпләнә. Бу вакыт эчендә никадәр шәкертләр тәрбияләде ул! Татарстанның халык артисты Луиза Мөхәммәтгалиева, Россиянең атказанган артисты Николай Шильников, Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Артем Белов, күренекле биючеләрбез Михаил Тимаев, Александра Елагина, Айсылу Мирхафизхан – Сания ханымның мәктәбен үткән биючеләрнең кайберләре генә. Чынлыкта, алар дистәләп исәпләнә һәм илебезнең төрле театрларына таралып иҗат итә. Моннан дүрт ел элек С.Хантимеровага Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Балет» журналы гамәлгә куйган «Душа танца» бүләге бик лаеклы рәвештә бирелде. Бу бүләк театрыбызның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, училищеның җитәкчесе Татьяна Шахнина, күренекле биючебез Нинель Юлтыева һәм тагын берничә балет артистыбызда бар. Былтыр аның белән Р.Нуриев исемендәге фестивальне бүләкләделәр. Саниябез исә бу бүләкне «укытучы» төрендә алган беренче артистыбыз.
Рудольф Нуриев белән очрашу
Билгеле булганча, атаклы балет биючесе Рудольф Нуриев 1992 елда Казаныбызга килә һәм беренче мәртәбә үзен дирижер буларак сынап карый. П.Чайковскийның «Щелкунчик» балеты була ул. Театрда бер бик истәлекле фото саклана. Анда мәшһүребез Рудольф Нуриев, театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, балет җитәкчесе Яковлев янында бер яшь ханым бар. Ул яшь хатын – Сания Хантимерова. Рудольф Нуриев дирижерлык иткән «Щелкунчик» спектаклендә ул педагог-репетитор була. Гомумән, Саниябезнең 1980 еллар уртасыннан театрда мөгаллим хезмәтенә керешкәннән алып саный башласаң, стажы байтак җыелачак.
Биер өчен дә акыл кирәк
Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова бүген дә укыту эшендә. Укучыларыгызга биргән төп киңәшегез нинди, дип кызыксындык. «Балет биючесе һөнәренең авыр икәнен аңлап, алдан ук шуңа әзер булыгыз, дим. – диде ул. – Балет артистына уку өчен тимер ныклыгы кирәк. Без укыган чакта да Казаннан унике кеше киткән булсак, сигезе генә укуны тәмамлап кайтты. Тагын бер киңәшем – бертуктамый белем эстәгез, дим. Биергә өйрәнү генә аз, артистка төрле сәнгать төрләреннән белем кирәк. Рәсем, музыка, архитектура, скульптура, дизайн һ.б. сәнгатьләр һәм, әлбәттә, әдәбият биюченең дөньяны күзаллавын киңәйтә. Сәхнәдә надан кешене шундук танып аласың. Надан булмагыз, дим, чөнки бию иң элек күңелдә ярала...»
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев