«Балчык китап серләре»
Рөстәм Шәмсутов дигәндә, беренче итеп татар шәмаилләре күз алдына килә.
Мәскәү институтыннан архитектор дипломы алып кайткач, ул Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетында белем эсти. Аны тәмамлагач, ун елдан артык Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни эшчәнлек алып бара, беренчеләрдән булып татар шәмаилләрен өйрәнә һәм, нәтиҗә буларак, диссертация яклый, «Искусство татарского шамаиля: от прошлого до настоящего» дип исемләнгән монография нәшер итә.
Татар шәмаилен өйрәнү, халыкка таныту буенча эшчәнлеген дәвам итеп, ул 2014 елда шәмаил осталары һәм каллиграфларның «Әлиф» берлеген оештыра һәм озакламый, Казан Кремленең үзәгендә Кол Шәриф мәчетендә галерея ачып, кырыктан артык күргәзмә уздыра. Җитмеш елга сузылган динсезлектән соң, татар шәмаиленең Казанның үзәгенә әйләнеп кайтуы символик мәгънәгә ия иде. 2021 һәм 2022 елларда Казаныбызда зурлап үткәрелгән «Шәмаил-арт» Бөтенроссия ислам сәнгате күргәзмәсе аңа кадәр узган кырыктан артык күргәзмәнең нәтиҗәсе булды. Идея авторы һәм оештыручыларның берсе – шулай ук Рөстәм Шәмсутов.
Р.Шәмсутов дигәндә мәһабәт мәчетләр хәтердә яңара. Беренчедән, Рөстәмнең эше Кол Шәриф мәчете проектлары арасында икенче урын алганын искәртү зарур. Моннан тыш, ул Актаныштагы «Нур», Чистайдагы «Әниләр» мәчете һәм республикабыздагы башка мөселман гыйбадәт йортларының эчен, түшәмнәрен, михрабларын нечкәләп бизәкләгән оста да. Җөмһүриятебездә һәйкәл проектына бер генә бәйге дә аннан башка узмый. Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбыз рухына һәйкәл, атаклы хәзрәтебез, галим, җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанигә һәйкәл, «Тукай» метро станциясе интерьеры проектына нисбәтле бәйгеләрдә, мәсәлән, ул үзен эшенең чын остасы буларак күрсәтте.
Татар сувенирларының аз һәм түбән зәвыклы булуына да битараф кала алмады ул. Һәм байтак вакыт бу өлкәдә эзләнеп, татар тәлинкәләре эшләде, «Татар тәлинкәсе» дип исемләнгән республика бәйгесе үткәрде. Нәни генә шәмаилләр, тугралар, керамика паннолары туристларда зур кызыксыну уятты. Нәтиҗә буларак, оста халык һөнәрчелеге төрендә «Татарстан Республикасының иң шәп тауарлары» бәйгесендә берничә ел рәттән – лауреат, «Музей сувениры» республика бәйгесендә әллә ничә мәртәбә дипломант булды, гамәли-бизәү сәнгате төрендә «Ел һөнәрчесе – 2021» республика конкурсында җиңүгә иреште.
Р.Шәмсутовның гарәп хәрефләренә нигезләнеп иҗат ителгән серле картиналары да гаять кызыклы. Картиналарында, гамәли-бизәү сәнгатендә төрки чор, ислам мәдәнияте, борынгы риваятьләребез гәүдәләндерелгән. Алар Казаныбыз музейларында, Болгар музей-тыюлыгында, Кувейттагы Ислам сәнгате үзәгендә, Россия, АКШ, Швеция, Нидерлан, Төркиядә шәхси тупламаларда саклана.
Бүген исә Р.Шәмсутовның «Балчык китап» исеме белән берләштерелгән иҗат эшләре турында сүз алып барабыз. Анда рәссам, каллиграф, архитектор, галим, җәмәгать эшлеклесе Р.Шәмсутовның югарыда сөйләп үтелгән тармаклар буенча туплаган бай тәҗрибәсе чагылыш тапкан. «Балчык китап»ка 2014 елдан башлап ун ел дәвамында иҗат ителгән әсәрләр керә. 2014 елда Саба районы Байлар Сабасы авылында сәләтле балалар мәктәбендә төрки-татар язуы тарихына багышлап Мәскәүдәге Исмаил Әхмәтов фонды ярдәме белән башкарылган панно – бу шәлкемдә иң зур урын тота. Паннода, рун язуыннан алып, гарәп хәрефләре, кирилл, латинга кадәр төрки-татар язуының күп гасырларны үз эченә алган тарихын күрергә мөмкин. Материаллар төрле – балчык плитәдән алып, смальта, мозаикага кадәр. Һәр язу тарихы үзенә бер материал белән башкарылган. Бүгенге көндә ул республикабызда язу тарихына багышланган иң зур проект буларак билгеле. Аның иң абруйлылардан саналган archi.ru Россия архитектура ресурсына керүе дә тикмәгә генә түгел. Алтын Урда чорына караган зәңгәр төстәге җирлектә чәчәк сыман орнаментларны, ишек өсләрендәге гарәп хәрефләре белән татар телендә белем алуның мөһимлеген искәртеп язылган гыйбарәләрне, Россиядә беренче төрки язу ядкяре буларак билгеле Күлтәгин стеласының (VII гасыр) бер күчермә өлешен, борынгы төрки тамгалар төшерелгән керамик панноларны автор үз куллары белән башкарган.
«Балчык китап»ка кергән керамика панноларны һәм картиналарны шартлы рәвештә чорларга бүлеп була.
Борынгы төрки чор арада иң зур урын били. Биредә рун язуы калку итеп куелган. Аерым алганда Күлтәгин стеласын төрледән-төрле материалдан һәм әллә ничаклы рәвештә күрергә мөмкин.
Боланга атланган җайдак образын рәссам Мәрҗани фондындагы VII гасырга караган ни рәвешледер Ираннан Көнбатыш Себергә килеп эләккән көмеш чәй тәлинкәсендәге рәсемгә карап ясавы турында әйтте. Аучы образы да шуннан алынган.
Әмма, барыннан да бигрәк, рәссам Зилант образын яратадыр сыман, чөнки аны керамика эшләнмәләрдә дә, картиналарда да, тәлинкәләрдә дә бик еш очратырга мөмкин. Р.Шәмсутовның Зилант образын Сөембикә манарасы белән бергә сурәтләве бер дә гаҗәп тоелмый. Борынгы риваятьләргә караганда, канатлы елан Казаныбыз белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрәдер, бәлки, бер картинасында Зилант борынгы Казанны уратып алган һәм шәһәр белән бер булып береккән. Елан кабыгы серле рун язуын хәтерләтә. «Зилант төше» дип исемләнгән бу сурәт 2023 елда төсле сурәт төрендә «Саумы, Казан!» халыкара бәйгесендә җиңү яулаган иде. «Зилантның куылуы» дип исемләнгән икенче бер картина исә, киресенчә, бүгенге көнгә аваздаш булып шомлы хисләр уята. Аның төрки миниатюраны хәтерләткән композициясе күңелгә кереп кала.
Төрки халыкларның килеп чыгышы турындагы риваятькә нигезләнеп иҗат ителгән Ак бүре образы шулай ук Р.Шәмсутов картиналарында еш очрый. Аның чираттагы соңгы тасвирланышы аеруча тәэсирле килеп чыккан – картина геройларын курку хисе биләп алган, Ак бүре исә балаларын якларга әзер тора.
«Балчык китапта»гы Болгар чорына караган иҗат әсәрләрендә зур урын Ибн Фадланның Болгарга килүенә бирелгән. «БРИКСны оештыру беренче булып X гасырда Болгарда идарә иткән Алмыш ханның башына килә, – дип шаяртып сөйләде Рөстәм Шәмсутов. – 921 елда чакыруга җавап итеп Богдад хәлифе Болгарга Ибн Фадлан җитәкчелегендә илчелек җибәрә. Ибн Фадлан төрки дөньяның байлыгына вә киңлегенә хәйран калып, бөтен күргәннәрен көндәлеккә терки бара. XX гасыр башында Ризаэддин Фәхреддиннең әлеге язмаларны гарәп теленнән татарчага тәрҗемә иткәнен беләбез. Аның кульязмасы Уфа диния нәзарәте, аннары Башкортстан фәннәр академиясендә саклана. Аңа 1960 еллар ахырында Ибн Фадланның килүе турында картинасын язганда зур рәссамыбыз Бакый Урманче тап була. Урманче аны укып кына калмый (кулъязма гарәп графикасында язылган), басмага әзерли. Бөек Урманченың картина язарга ничек әзерләнүен күрсәтә торган нинди шәп мисал бу! Ни кызганыч, Бакый аганың кулъязмасы да басылмый кала, бүген ул Казан Федераль университеты китапханәсенең сирәк кульязмалар бүлегендә саклана. Моннан берничә ел элек текстолог-галимебез Зөфәр Мөхәммәтшин бу язмаларны өйрәнә башлый. Ул миңа аларның бер өлешен бирде, мин әлеге текстларны Ибн Фадланның килүе турында картинама керттем. Анда шулай ук Семаргл, Ана бүре образларын һ.б символларны күрергә мөмкин».
Рәссамның күп тәлинкәләрендә эт башлы, кош тәнле, елан койрыклы бер җан иясен күрергә була. XIII гасырга караган бу рәсемгә Болгарда казу эшләре вакытында тап булалар. Авторның фикеренчә, бу җан иясенең исеме Семаргл. Ул безгә Ираннан белән килгән. Семаргл ислам чорында да юкка чыкмый, соңрак Казан ханлыгы әләмнәрендә урын ала, Казан губернасы гербына «менеп кунаклый», ахыр чиктә шәһәребезнең символына әйләнә.
«Җанвар стиле», әйтик, бер җанварның икенче бер җанварга һөҗүм ясавы сурәтләнгән рәсемнәр Р.Шәмсутов тәлинкәләрендә шактый җыела. Алар хәзерге тотрыксыз, шомлы заманның тәэсирендә иҗат ителгән булса кирәк.
Алтын Урда чоры рәссам иҗатында фирәзә-зәңгәр җирлеккә чәчәк сыман орнаментлар төшерелгән тәлинкә, панноларда чагыла. Мәктәпләрдә күп еллар дәвамында «татар-монгол игосы» дип ялган белемнәр бирелсә дә, Алтын Урда дәүләте тарих сәхифәләреннән озак елларга сызылып ташланган булуга карамастан, бүген бу чорда һөнәрчелекнең чәчәк атканын беләбез. Кызганыч, бүгенге көндә кул осталарының эшләре күп сакланмаган. Әмма илһамлы күңелгә шул да җитә.
«Балчык китап»та Казан чоры, барыннан да бигрәк, Сөембикә манарасы сурәтләрендә чагылыш таба. Шул исемдәге керамика панно былтыр керамика номинациясендә «Саумы, Казан!» халыкара бәйгесендә дә бүләкләнде. Мозаика сыман вак өлешләрдән җыелган манара сурәте шәрык шәһәрен гәүдәләндерә сыман. Шанлы тарихыбызның символы да, рухи яңарыш билгесе дә ул. Рәссам үзенә генә хас бизәү, мичтә яндыру ысулын тапкан. Нәтиҗәдә, панно киндер нигездә ясалган төсле картиналарны хәтерләтә. Бу ысулны автор тәлинкәләр һәм плитәләр иҗат итүдә киң куллана.
«Дөньяның яралуы» картинасы – Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чоры Ислам мәдәниятенең бер чагылышы. Биредә уртадагы кызыл белән билгеләнгән ноктадан спираль рәвешендә «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» дип язылган. Гади генә тоелса да, картинаның нигезендә тирән фәлсәфә ята. Коръән китабы – Бисмилладан, ә Коръәннең бөтен мәгънәсен үз эченә алган «Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим» гыйбарәсе «Ба» хәрефеннән башлана. «Ба»хәрефе астындагы нокта исә ак кәгазьгә беренче тамган кара тамчысын гәүдәләндерә, имеш. Бу рәсем дөнья яралуның символы булып аңлашыла.
Әль-Бурак образы – шулай ук ислам мәдәнияте белән бәйле иҗат әсәрләренең бер төре. Шәрык миниатюраларында бу җан иясе хатын-кыз башлы, ат гәүдәле, кош кебек канатлы итеп сурәтләнә. Р. Шәмсутовның иҗатында да бу серле җан иясе шушы рәвештә гәүдәләндерелә.
Һәр яфрагына Аллаһның бер исеме язылган тормыш агачлары, пәйгамбәрнең кызы Фатыйманың кул сурәте, ислам мәдәнияте белән бәйле һәм язу тарихыбызны чагылдырган тагын әллә нинди кызыклы рәсемнәр бар «Балчык китап»та.
Шул рәвешле «Балчык китап»та автор тарихыбызны – язма мирасны, археология артефактларын, риваятьләребезне яңабаштан күз уңыннан үткәреп, заманча сәнгать телендә яңа буын тамашачыларга ирештерә. Аның үзенчәлекле иҗаты республикабызның рәсем сәнгатен баета.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев