Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Сәнгать

«Әсәрләрегезгә карагач, яшисе килә!» – диләр

Красноярск краеның Курагинск районындагы Петропавловка авылында гомер кичерүче Вил Аптюшев – илебездәге иң уңышлы агач уючыларның берсе.

Сәхифәләре битләрендә исә: «Бу алтын куллы һәм чиста йөрәкле ир-ат», «Оста үз игелеген башкаларга җәнлек образлары аша бүләк итә», «Йөзе гаять игелекле һәм аю баласы да шундый ук булып килеп чыккан, бик җанлы», «Барысы да хуҗасына ошаганнар, ә хуҗасы матур да, ягымлы да», «Останың күз карашы ук никадәр игелекле!», «Мондый әсәрләрне күргәч, урманга «фотомылтык» күтәреп кенә барасы кала», – дигән бәяләмәләр генә язылган.


– Вил Равилевич, «нәселебез Себердән түгел», дисез, алайса бу якларга ничек барып чыктыгыз соң? 

– Бирегә эссе җәйле республикадан күчендем... Мин 1973 елның 18 сентябрендә Казакъстанның Уральск каласында туганмын. Ул бик борынгы кала һәм анда бихисап милләт вәкилләре яши. Миңа – 51 яшь. Агачтан скульптуралар, картиналар, паннолар ясыйм. Аларның саны инде өч йөздән артты. Агач уя белү, билгеле, сәләт, тик кайчак ул булганлык та инде, моңа өйрәнергә дә мөмкин, дияр идем. Үземә килгәндә, мин – бу өлкәне түгел, ә бу өлкә мине сайлады инде... 

Петропавловканы еш кына «осталар авылы», «агачтан төзү үзәге» дип тә атыйлар, чөнки биредә дә, күрше авылларда да Россиядәге иң шәп агач эшкәртүчеләр, уючылар, төзүчеләр яши. Агачтан эшләнгән элит йортлар, нигездә, Мәскәүгә, чит илләргә юллана. Осталар берничә йорт төзү компанияләре өчен хезмәт итә. Мин исә бирегә 1994 елда, 20 яшемдә Казакъстаннан күчендем. 1990 нчы елларда ул дәүләттә милли ыгы-зыгылар башланды, әмма татарларга караш бик начар булды дип тә әйтмәс идем. Шулай да фикердәшләр белән экологик һәм рухи яктан чиста мохит эзләргә керештек. Берникадәр ил зыялылары белән аралашып, мин дә «экопоселение» турында хыялландым. Без Себердәге шушы авылда яшәргә карар кылдык. Һәм бу карарга һич кенә дә үкенмибез. Биредәге табигать хозурлыгын  күңелемә туплый барам. Бу җирләр – Себернең йөрәге! Күп сәяхәт итәм, урман җанын, аның куәтен, сихәтен яхшырак аңларга омтылам, аның кулларым аша җанландырылган сихри бер өлешен һәр әсәремә терким. Уңыш сере бер генә инде: бүгенге әсәрем кичәгесенә караганда тагы да сыйфатлырак булырга тиеш! Аннары гаять зур дәрәҗәдәге талант булмау үзең яраткан шөгыльгә алынуга комачау итми, киресенчә, бу старт башлангычы гына була ала. Никадәр күбрәк эшләсәң, осталык та шулкадәр тизрәк арта. Әмма шушы гади генә гыйбарәне аңлау өчен шәхсән үземә 45 ел гомер кирәк булды.

Хезмәтләрем күпләргә мәгълүм. Билгеле, иҗат эшләнмәләрем арзан тормый, чөнки бар эш кулдан башкарыла. Әсәрләрем башкалар өчен аерым бер дөнья тудыра алырга тиеш. Бу – зур җаваплылык. Минем эшләнмәләргә охшаш әйберләрне һөнәри училище тәмамлаган яшь осталар да уя ала, әлбәттә. Ләкин үз әсәреңне игелекле энергетика белән тулыландыра белергә дә кирәк шул әле. Мин, мәсәлән, иҗат иткәндә уелучы персонажларны иң яхшы дусларыма тиңләп, уемнан алар белән сөйләшеп тә алам, бу – эш рәвешемнең бер өлеше. Аларның яхшы килеп чыгачакларына ихлас ышанам, бар күңелемне салып, ашыкмыйча эшлим. Тәүге эшемне, куыштагы нәни ябалакларны дустым, рәссам Игорь Гончаровка аның туган көне уңаеннан бүләк иттем. Бар да шуннан башланды да инде. Дустым аны бик ошатты, болар бит могҗизаи ябалак­лар, диде дә диварына элеп куйды. Ә мин фотосурәтләрен чит ил маркетплейсына беркеттем һәм бик тиз арада заказларга күмелдем. Бу гаҗәеп уңыш... Заказлар бүгенге көндә ел ярым алга язылган. Иҗат процессына нык биреләм, әсәрләрем, үз балаларым кебек, барысы да күңелемә бик якыннар. Хәзерге вакытта иң яраткан эшләнмәм – урман тавыгы. Эшем тәмам булгач та, кимчелекле якларын эзлим, кирәксә, тагы да камилләштерәм, шуңа күрә заказчыларым, һәр эшләнмәдәге уңай, җанлы энергияне тоючылар, бүгенге көндә 18 дәүләттән.

–  Гамәли сәнгатькә таба юл ничек салынды? Иҗатыгыз нинди әсәрләрне үз эченә ала? 

– Әтием Равил – татар, ул безнең белән яшәмәде, минем үз әтиемне бер генә тапкыр да күргәнем булмады. Тик шулай да берничә ел элек кыз туганым миңа аның да агач эше белән шөгыльләнгәне хакында әйтте, ул инде вафат. Әнием Вавлия бик тырыш ханым иде, әни мине берүзе үстергәч, гел күңелемне юатты, кечкенәдән рәсемнәр ясавымны да бик яхшы кабул итте. Ә рәсемнәрне мин бик теләп ясадым. Фантазия куәтем көчле иде. Үзем уйлап табып сурәтләгән сәнгати дөнья эчендә үзем үк яшим кебек булып та тоела иде хәтта. Сынлы сәнгать мәктәбендә укый башлагач, рәсем ясау техникасына төшенергә тырыштым, тик бераздан төгәл программа буенча уку мине тәмам туйдыры, чөнки күңелемдәге җыр... тынды. Ә бу – тискәре күренеш, шуңа күрә сынлы сәнгать мәктәбен ташладым. Химия, физика, информатика белән кызыксынуым артты, республика, өлкә олимпиадаларында җиңүләр яуладым. Һәм педагогика институтының физика һәм информатика факультетында укыдым, ләкин, язмыш кушуы буенча димме, 15 ел буе нәшриятта баш редактор булып эшләдем. «Земля обетованная» газетасын нәшер иттем. Әмма рәсем сәнгате белән кызыксынуым көчәя генә барды. Күп ясадым, осталыгымны арттырдым. Шундый көннәр килеп җитте, әгәр дә тормышымда әлеге һөнәргә таба борылыш ясамасам, соңрак сәнгать өчен  бер көч-куәтем дә калмас кебек тоела башлады. Бу «урта яшьтәгеләр кризисы» да, җан таләбем дә иде. Нәшрияттагы эшемне ташладым. Һәм бүген үк акча китерә торган гамәли сәнгать өлкәсен сайладым. Бер ай үтүгә, бакча-парк скульптурасына заказ пәйда булды. Аннары төзүчеләр өчен йорт эскизларын да сыздым. Башка осталар белән аралашсам да, күп нәрсәгә үзлегемнән төшендем. Хөрлек яратам. Шуңа күрә дә сәнгати әсәрләр уярга алындым, үз остаханәмне булдырдым.  

 – Сез бигрәк булдыклы! Ә менә ни өчен бары тик Себер кедрыннан уясыз? Нинди кош, җанварлар ясыйсыз?  

 – Авторлык ую алымнарым бар, реалистик сурәт өчен кирәкле төсләрне кулланып кулдан гына буйыйм, себер кедрыннан гына уям, чөнки биредә уярга яраклы башка төр агач юк та. Һәм ул җиңел уела, өстәвенә, төрле сәбәпләр аркасында, бар кыйтгаларда бик популяр да. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре агачларны, гозеремне тыңлап, кискәләп китерәләр. Алар махсус киселгән агачлар түгел, бары корыган, кипкән агачлар, агач калдыклары гына... Бер эшләнмә берничә көн буе да, ике атналап та, бер айлап та ясала. Бәяләмәләрне укысам, анда – баш әйләнеп китәрлек яхшы сүзләр һәм бары тик уңай теләкләр генә. Әлеге һөнәремә яңабаштан тотынсам, сәхифәләремне иҗат процессын тасвирлаучы видеолар беркетүдән башлар идем. Видеолар өчен текстларны үзем төзим, редакторлык тәҗрибәм бик булыша. Җәмәгатем Марина социаль челтәрдәге сәхифәләрне алып бара, видеолар әзерләшә, кайчак эшләнмәләрне ясауда да булыша. Ә менә иҗат әйберемне сатып алучылар Җир-Анабызны, табигать рухын тагы да ныграк үз итә башларлар төсле тоела. Күңелем шуңа ышана. 2022 елда чикләүләр кертелгәч, бар да бер көн эчендә туктап калды. Шуңа күрә видеолар әзерләдем дә инде һәм, ни шатлык, аларны да тагы берничә миллион кеше карады, тагы сокландылар, заказлар артты гына. Әйтик, «ТикТок»тагы минем бер видео  8 млн. карау, 20 мең фикер җыйган иде... Уңыш формуласына видеолар иҗат итүне дә кертеп була. Әсәрләремне, нигездә, дәүләт башлыкларына, зур компанияләр, эре корпорацияләр җитәкчеләренә, эшкуарларга бүләк итәр өчен алалар.   

Аю, ат, бүре, кондыз, төлке, барс, панда, енот гаиләләре... Яраткан сурәтләрем шушылар. Интернеттан аларның фотоларын караштырам да, үземчә композицияләр төзим. Бүрәнәгә үрмәләүче шаян аю балалары, бер-берсенә гашыйк бүреләр һ.б. Алар бик тә мөлаем булып килеп чыгарга тиешләр, күз карашларын да «кешеләрнекенә» охшатырга, мәгънәле итәргә тырышам, шуннан соң җәнлекләрнең күзләреннән үк, гүя ки үзенчәлекле бер төр җылылык, нур агыла башлый... Сюжетлар сайлаганда, бер кагыйдәм бар: панноларыма карагач, кешеләрнең куанычлырак итеп яшиселәре килергә тиеш! Уңыш формуламның тагы бер өлеше шул. Абайладым: мин хәтта ерткычларның да «кыргый» сыйфатларын азайтып, аларга җылы көч өстәп ясыйм, ахрысы. Кайчак: «Миңа, гомумән дә, ерткыч җәнлекләрне  уярга кирәкме икән?» – дип тә уйланам. Гомумән, рәссам, останың бурычы – тирә-юнь мохитне шушындый «җанландырылган», мәгълүмати структурасы яхшыртылып, уңайга үзгәртелгән әсәрләр белән ямьләү дип саныйм. Шуңа күрә: «Бу аю баласын бик ошатам! Ул дусларыма, туганнарыма да ошый. Мин киеренке тормышта яшим. Эштән кайткач, шушы аюга карасам, күңелем күтәрелә!» – дигән фикерләрне дә укыйм. Кошлардан лачын, ябалак, аккошлар, песнәкләргә игътибарлымын. Скумбрияләр уеп, «сулык»ларын эпоксид сумала агызып тулыландырганым да булды. Фото буенча үз этләрен, песиләрен ясатырга теләүчеләр дә бар. Ә менә күләмле скульптураларны бик сирәк ясыйм. Дөрес, 2021 елда АКШтагы бер дизайн фирмасы Техас һәм Мэриленд штатларында яшәүче 30 төрле кошны уеп бирүемне үтенгән иде. Ашыктырдылар да әле. Уеп бетергәч, ун кошны посылка белән салдым. Ул АКШка барып җитте һәм юкка чыкты. Һич тә таба алмадылар. Миңа үзкыйммәтләре кадәр акчалата компенсация генә түләнде. Заказчылар: «Янә уйсаңчы!» – диде. Калган кошларны өчәр яисә дүртәр итеп юллагач кына, алары хуҗаларына барып ирештеләр инде. Нәтиҗә шул: бу хәл үземнең кыс­ка вакыт эчендә күләмле итеп эшли алуымны раслады, мине чын һөнәрчегә, тәҗрибәле остага тиңләүчеләр саны артты. 

– Димәк, чит дәүләттәгеләр сездән үзенчәлекле эшләнмәләр ясавыгызны үтенә...

– Шулайрак. 2024 елда АКШта яшәүче бер гаилә өчен өч шаян тиенне уйдым. Әлеге гаиләдә өч ир-бала үсә, шуңа күрә алар өч тиен баласы сурәтен сайлаган. Хезмәтләремне ватандашларыбыз да еш сорый. Һәр остага да башкалар өчен файдалы булу бик мөһим.
 
– Кайсы останың иҗатына сокланасыз?

– Канададагы абруйлы оста Владимир Давыдов иҗатына, ул да шушындыйрак техникада уя. Җитмәсә, минем иҗатны да күзәтеп бара икән, чөнки мин әле бер ел, ел ярым гына уйгач, гәпләшеп алдык. Кытайлар безнең техникага карап, күчереп уя башлаганнар икән, шуңа чик кую турында сөйләшкән идек. Дуслыгыбыз белән горурланам, ни дисәң дә, аны кумирым дип саныйм.  

 – Иң күләмле хезмәтләрегез нинди? Аларны агрессив мохит тәэсиреннән ничек саклыйсыз?

 – Арткы тәпиләренә күтәрелгән аю сурәтләнгән панномның күләме – 250х110см. Аны 20 көнләп уйдым. Урман тавыклары сурәтләнгәненең күләме – 200х120 см. Иҗатымны бик җиңел димәс идем: әүвәл башта идея туа, төгәл, кызык­лы образ формалаша, эскиз сызыла. Аннары кедр тактага гади каләм белән сурәт төшерәм, аны контур буенча кисеп чыгам, күләмне болгарка белән формалаштырам, детальләштерүне төрле уйгычлар ярдәмендә башкарам. Аннары өслекне шомартам, төс һәм шәүләләрнең үзара дөрес бәйләнешен билгеләп чыккач кына буйый башлыйм, бу да уйган кадәр вакыт таләп итә. Әмма әлеге этап җиңелрәк инде. Ә иң ахырда лаклыйм. 

 Барельф-паннолар өчен – 50 мм калынлыктагы, зур күләмлеләре өчен 70 мм калынлыктагы такталар сайлыйм. Буяганда экологик яктан чиста, ярым үтәкүренмәле сыекча (морилка) белән буйыйм. Ул агачның табигый матурлыгын, текстурасын тагы да ача. Шулай ук агач эше өчен махсус җитештерелүче бер төр сыекча белән дә буярга мөмкин, ул агачны тышкы агрессив мохит тәэсиреннән ун елга кадәр саклый. Соңрак панноны балалар җиһазлары һәм уенчыклары өчен җитештерелүче лак белән ныгытам. (Иҗатчыларга кирәк булса, аталышлары «ВК»дагы сәхифәм битләрендә язылган).

 – Сездән осталыкка өйрәнергә теләүчеләр күптер? Бу сәнгатькә тартылучы яшьләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

 – Мавыктыргыч шөгыльнең читен, авыр яклары булуын да искәртим әле: эшләнмәнең берәр өлеше көтмәгәндә чатнап та, кителеп тә китә, мондый хәлләр борчу тудыра. Мөрәҗәгать итүчеләрне ничек укытырга кирәклеген әлегә кадәр төшенгәнем юк. Техник ягын өйрәтеп тә булыр иде, ә бит останың бик игелекле җанлы булуы да таләп ителә. Шунсыз булмый. Ә болай бу шөгыльгә яңа гына тотынганнардан мәктәп дәрәҗәсендә булса да рәсем ясый алу, композицияләр төзи белү сорала инде. Аларга хаталардан канәгать булырга да өйрәнегез, дияр идем. Тәүге берничә дистә эшләнмәгез дөрес килеп чыкмыйча, чүп савытына очар, ансыз булмый... Ләкин күңелегезне төшермәгез. Иң мөһиме – туктап калмагыз. Иҗаттан канәгать калу хисе барыбер килми калмас! 

 – Вил Равилевич, сез бәхетлеме, дип сорап тору артык та инде, тик шулай да...

 – Һәр кеше бәхетле булырга бурычлы. Бер классик язучы шулай дигән. Мин иҗатта үз-үземә кирәгеннән артык таләпчән, шул сәбәпле эш процессымда берникадәр канәгатьсезлек хисе фон буларак бара... Нишлисең, чын иҗат шунсыз булмый да инде ул. Безгә камиллек кирәк. Гомумән алсам, үземне бәхетле кешемен дип уйлыйм. Яхшы гаиләм бар, беренче гаиләм белән дә ихтирамлы мөнәсәбәттә калдым, анда улым, кызым үсте. Марина белән кызыбыз Софияне үстерәбез, ул гитарада, фортепианода уйный, бик илтифатлы. Февральдә 17 яше тулды инде.

 – Тагын нинди шөгыльләрегез бар?

 – Балаларым кечкенә чакта аларны тәрбияләү максатыннан игелекле әкиятләр яздым, аларны газетабызда да бастырдым, аудиоязмаларын әзерләдем. Ун еллап элек үзлегемнән көйләр иҗат итә башлаган идем. Көйләрем шактый күп. Уйганда үз көйләремне дә тыңлыйм. Берникадәре җырларга да әверелде. Композиторларның А.П.Петров исемендәге Бөтенроссия конкурсы дипломанты да булдым.

 – Вил Равилевич, кызыклы әңгәмәбез өчен зур рәхмәт! Алдагы елларда да җиһанга игелек өләшүегезне дәвам итегез!  

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев