Мәдәни җомга

Зәркәнче пар 

Гөлназ Хаҗиева һәм Ольга Петрова – иҗади дуэт. Ювелирлар. Эмальерлар. Реставраторлар. Аларның үз остаханәләрен булдырып, аңа “юл, прогресс” төшенчәсе мәгънәсендәге “Райдо” атамасын кушып, эшләп китүләренә менә инде җиде ел. 

Алар балачактан ук иҗатта үз юлларын табу максаты белән сәнгатьнең күп төрләре белән шөгыльләнгән. Ольга Петрова 6 яшендә үк ювелир булырга кызыккан. Әмма Казанда бу һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге булмау сәбәпле, аңа башта архитектор һәм дизайнер белгечлегенә укырга туры килгән. Ул балачактан ук теләсә кайсы материалны сәнгати ую белән мавыккан, бизәнгечләр, кече сыннар ясау белән шөгыльләнгән. Каен тузын уеп бизәүдә үз авторлык техникасын уйлап тапкан. Гөлназ Хаҗиева исә рәссам булырга, әсәрләр язарга һәм матур бизәнү әйберләре иҗат итәргә хыялланып үскән. Декоратив-кулланма сәнгатьнең күп төрләрендә үзен сынап караган, педагог һәм психолог белемен үзләштергән. “Казанның 34 нче лицеенда ювелирлык сәнгатенә укытулар башлангач, бар ихтыяр көчебезне туплап, үзебезгә бирелгән мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк дип, шул белем йортына укырга кердек. Мин биредә Ольга белән дуслаштым һәм без ике ел дәвам иткән уку чорында ук кайнар эмальнең бар төрләре техникасын да өйрәнергә керештек. Болар – уемлы, витражлы, бизәкле, бүлемле, сканьдагы эмаль... Безне әлеге өлкәдә зур тәҗрибә туплаган зәркәнче мөгаллим Евгений Бакакин укытты. 

Кайнар эмаль ысулы белән зәркән әйберләре иҗат итү борынгы Мисырда ук башланган, борынгы Византия, Кытай, Персия, Европа да мондый ысулны кулланудан баш тартмаган, Россиядә дә аңа гашыйк зәркәнчеләр һәрчак булган. Идел буе Болгар дәүләте дә бронза кою­чылар, бакырчылар һәм зәркәнчеләр белән танылган, бизәнгечләрне коеп та, чүкеп, граверлап, сырлап та ясаганнар, үрмәле һәм бөртекле бизәкләр белән зиннәтләгәннәр. Болгарларның бизәнү әйберләре төрлелеге дә сокландыра: билбау, алка, беләзекләр, йөзек, муенсалар, асылма хәситәләр, изү, чәч тәңкәләре, чигә боҗралары... барысы да иң югары сәнгать әсәрләре дәрәҗәсендә! Әмма зәркән әйберләрен кайнар эмаль белән бизәү сәүдә-мәдәни багланышлар кисешкән җирлектә кызыксыну уятмаган һәм моның сәбәбе бик гади, ахрысы: алар озак ясала, ә бар сәүдәгәрләргә дә табыш бик тиз кирәк”, – ди Гөлназ Хаҗиева. 

Татарстанда бу ысулны тагын да тирәнрәк өйрәтүче махсус үзәкләр юклыгын да искәртеп үтик. “Без – үз эшебез белән ныклап мавыгучы дизайнерлар, ювелирлар буларак, гел тәҗрибәләрдә һәм үз белем-осталыгыбызны тагын да югарырак үстерү теләгендә. Үз иҗатыбызда үз җаныбыз аша уздырылган идеяләрне тормышка ашырабыз. Әледән-әле туып торган мәсьәләләрне чишәргә яратабыз, шуңа күрә катлаулы техника безне туктатып калдырмый, бары тик тагын да уйланыбрак эшләргә, үҗәтрәк булырга рухландыра. Шуңа күрә кайнар эмальнең технологиясе безне куркытмады. Бизәнү әйберләребезне дә металлдан, тартылмаган эмаль кисәгеннән ясый башлыйбыз. Әлеге ысулны татар мәдәнияте белән берләштерүне максат итеп куйдык”, – ди Гөлназ. Казанда башка эмальерлар да бардыр, әмма “Райдо” зәркәнчеләренең дә, минем дә алар турында ишеткәнем юк. Эмаль төрләре белән шөгыльләнүче осталар һәм энтузиастлар шулай ук юк, ахрысы. Ольга Петрова да – бик оста кисүче. Гипс, металл, таш, диңгез кабыр­чыгы, сөякләрдән теләсә нинди катлаулыктагы фигураларны пөхтә итеп кисеп, уеп бирү – аның өчен берни тормый! Ә Гөлназ кайсы зәркән эше өчен, нинди төсләр килешә төшәсен бик тиз сиземли, билгеле инде, алар һәр ясаячак әйберләренең эскизларын кат-кат уйлап, уртак бер фикергә килгәч кенә, эшкә тотына. Бу ысул кыенлыкларга бай, чөнки аны механикалаштырып та, автоматлаштырып та булмый, бар эш процессы да бары тик кулдан башкарыла. Чыгымнары да җитәрлек. (Эмальне Дулёво шәһәрендәге махсус заводтан кайтарталар). “Үзебезне зәркән бизәнү әйберләре ясауда гына түгел, ә төзекләндерү эшендә дә сыныйбыз. Борынгы коралларны, дин өлкәсендәге предметларны, орден-медальләрне төзекләндерү белән дә даими рәвештә шөгыльләнәбез. Технология инде үзгә һәм эмаль дә инде башка, шуңа күрә күп белемгә ия булу таләп ителә. Кайнар эмаль белән эшләүнең кайбер ысуллары, гомумән, юкка чыккан. Узган гасырларда заводның эмальеры үлсә, завод та туктап торган. Чөнки останың үз эшендәге нечкәлекләрне башкаларга әйтми калу очрак­лары да булган”, – ди Гөлназ Хаҗиева. 

Бу иҗатчылар үз коллекцияләрен иң әүвәл Көнчыгыш илләре, гарәп җирләре бизәнү әйберләре белән илһамланудан башлаган, аннан соң Идел буе Болгар дәүләте зәркәнчелеген өйрәнергә керешкән. Алар тарафыннан иҗат ителгән XIX–XX гасырлардан сакланып калган үрнәк мисалындагы челтәр бизәкле, фирүзә кашлы Казан алкалары бүген Болгарда саклана. Ә менә гәрәбә кушып ясалган эшләнмәләре Калининград өлкәсе музее коллекциясен тулыландырган. Казанның антиквар салон хуҗалары да “Райдо” остаханәсе башкарып чыккан реставрация хезмәтеннән канәгать кала.

“Без авторлык эшләребез өчен бүлемле эмаль (перегородчатая эмаль) ысулын үз иттек, чөнки бу ысулда ясалган әйберләрнең төсләре бик җете булып, матур килеп чыга. Өстәвенә, эмаль – мәңгелек. Металл күгәрергә дә мөмкин, ә менә эмаль өслек беркайчан үзгәрми. Даһи рәссам Леонардо да Винчи да: “Әгәр дә бронзадан ясалган сын озак саклана алса, эмальле сынлы сәнгать – инде мәңгелек”, дип юкка гына әйтеп калдырмаган. Эшләребездә төрле табигый ташлар да кулланабыз, аларга затлы металлар да кушабыз, филигрань һәм үрмәле ысул белән ясаган зиннәтле бизәнү әйберләребез дә байтак”, – дип аңлата оста. Тема байлыгына, сәнгати юнәлеш төрлегенә килгәндә, әлеге зәркәнчеләребез бары тик мактауга лаек: аларның әсәрләре арасында татар мифологиясе белән бәйле аждаһалы муенса да, татар орнаментларыннан торган алкалар да бар. Ә иң иҗади отышлары – татар күн мозаикасы мотивларын кушып ясаган кулоннары булыр! Аларны инде фотосурәтләренә карагач ук, күпчелек хатын-кызларның кулларына алып, муенга тагып куясылары килер. Минемчә, бу иҗади чишелештәге кулоннар әле дөньяның төрле илләренә таралып, татар мәдәниятенә карата булган кызыксынуны тагын да арттырырга сәләтле. Тик зәркәнчеләр үз эшләрен сатуга кую белән мәшгуль түгел. Алар өчен иң мөһиме – күп этаплы иҗат процессы. Дөрес, Калининградта уза торган авторлы ювелир сәнгате бәйгеләрендә дә берничә ел рәттән катнашып киләләр. “Яшь зәркәнчеләр” күргәзмәсе кысаларында “Лачын авы” муенсасы да күп тамашачыларның күңелләрен яулаган, исемнәре Мәскәүдә нәшер ителгән “XX – XXI гасырларның рәссам-зәркәнчеләре” сүзлегенә дә кертелгән. Бер ара Казанда һәм Мәскәүдә узган һөнәрчеләр һәм кәсепчеләр ярминкәләрендә дә катнашып алганнар. “Без илһамсыз эшли алмыйбыз, хәтта заказ булып килгән әйберне дә илһамсыз ясавы кыен!” – ди Гөлназ Мирзаҗан кызы. 

Үз эшләренә чын-чынлап бирелгән зәркәнчеләр генә: “Яңа эшләнмәбезнең эскизы ошаса, “без инде бу дөньяда яшәмибез”, бар рухи халәтебез белән иҗатта булабыз, чөнки матур сәнгать әсәрен ясау теләге аңыбызны били”, – дип әйтә ала. Узган гасырларда яшәгән зәркән сәнгате осталары Рене Лалик һәм Карл Фаберже иҗаты да аларга илһам бирә. Шүңа күрә иҗатларында үзенчәлекле модерн юнәлешендәге, катлаулы бизәкләргә ия муенсалар һәм алкалар да бар. Сюрреализм, этника стилендә дә эшлиләр. 

Зәркән бизәнү әйберләренә сарыф ителгән вакыт эшләнмәнең никадәр катлаулы булуы белән бәйле. Мәсәлән, бер пар алка өч көннән алып бер айга кадәр иҗат ителергә мөмкин. Ювелир әйберләрне 750-850 градус кайнарлыктагы мичкә 6-25 тапкырга кадәр куеп чыныктыру таләп ителә. “Мичтән нинди төстәге эшләнмә килеп чыгасын алдан төгәл белеп булмый, кайвакыт эшләнмәләр яраксызга да чыгарга мөмкин. Бу эшнең үз техник катлаулыклары күп: химия һәм физика фәннәрен бик төгәл белү, төрле технология алымнарын ныклап үзләштерү сорала.  Яңа аһәңле зәркән бизәнү әйбере тудыру – ул техник инженер булуны да таләп итә. Кайчак фантазия шулкадәр үзгә әйберләр ясауны күзаллый, бераздан аларның техник чишелешләре мөмкин булмавы гына иҗади теләгебезне суыта”, – ди оста. 

“Сез шәмаил язу сәнгатенә дә тартыласыз, бу юнәлешне үз эшләнмәләрегез арасында да күрәсезме?” дигән соравыма да Гөлназ Мирзаҗан кызыннан уңай җавап алдым. Ул менә инде ике ел рәттән шәмаилләр язу нечкәлекләрен өйрәнә, язу ысуллары арасыннан ригъдә ысулын үз күрә икән. Казанның Кол Шәриф мәчетендәге Ислам тарихы музеенда үткән каллиграфик күргәзмә кысаларында чит ил каллиграфлары Рәшид Батт һәм Җамал әл-Кибаси әл-Рабеа тарафыннан үткәрелгән осталык дәресләреннән соң куфи язу ысулына өстенлек биреп, бик күркәм ювелир миниатюра иҗат итәргә алынган. “Бу әсәремне күреп сокланырлар дип уйлыйм! Үз остаханәбезне райдо-юл рунасы аталышы белән бәйләдек. Без төрле цивилизацияләрне, гасырлар буенча тупланган үз милли мирасыбызны өйрәнеп, тарих буенча сәяхәт итәбез, без – һәрвакыт юлда. Без, иң әүвәл, рухи өлкәгә өстенлек бирүче  философлар, ә зәркән сәнгатебез – шушы яшәештәге якты идеяләребезнең матди чагылышы инде”, – диде Гөлназ Хаҗиева  борынгы куфи ысуллы каллиграфик язма белән бизәлгән сигез почмаклы йолдыз формасындагы яңа ювелир миниатюрасын кулына алып. 

Бу – аның киләчәктәге тагын бер матур хезмәте. Ә менә аларның бер әзер эшләнмәләре коллекциясе шулай ук зур шатлык алып киләсен үзләре    дә    алдан    белмәгәндер. Мордовия Республикасы башкаласы Саранскида ачылган ислам мәдәният үзәгенең татар-мөселман мәдәнияте музее өчен андагы дин кардәшләребез ювелирларның борынгы татар стилендәге алка һәм асылмалар тупланмаларын сатып алган. 

Ювелирлар хәзер тагын бер зәркән эшләнмәсенә рухланып алындылар. Ул – ярымай формасындагы  бизәкле асылма. Әлеге мондый бизәнү  әйберләре рус халкының да, бар төрки халыкларның ювелир эшләнмәләрендә гасырлар буе сак­ланып килә. Бу формага яраклаштырылган йөзекләр дә хыялда йөри. Һәрхәлдә, татар хатын-кызлары йөзекләрне һәрчак яраткан. Тарихчы, төбәк белгече К.Фукс   та: "Татар хатын-кызлары һәр көн ике-өч йөзек киеп йөри, ә кунакка җыенсалар, аларның һәрбер бармагын берничә йөзек бизи әле”, – дип  язып калдырган.

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: