Мәдәни җомга

ҮЗ ИЛЕНДӘ ТАНЫЛМАГАН ТАЛАНТ

Татарстан Рәссамнар берлегенә 80 ел Кайбер мәкаләдә каһарманнарымның үз фикерләрен укыгач, «Мин» сүзен күп кабатлаган, әллә ул үзен мактарга яратамы?» - дип гаҗәпләнүчеләр табыла. Чын иҗат кешесенең һәрвакыт үз позициясе, тормышка үз карашы бар, һәм ул аны бары тик үз җаны аша аңлата. Менә сәләтле рәссам Альфрид Муллахмәт улы да...

Татарстан Рәссамнар берлегенә 80 ел
Кайбер мәкаләдә каһарманнарымның үз фикерләрен укыгач, «Мин» сүзен күп кабатлаган, әллә ул үзен мактарга яратамы?» - дип гаҗәпләнүчеләр табыла. Чын иҗат кешесенең һәрвакыт үз позициясе, тормышка үз карашы бар, һәм ул аны бары тик үз җаны аша аңлата. Менә сәләтле рәссам Альфрид Муллахмәт улы да еш кабатлый: «Мин акча өчен яшәмим, безнең ил шартларында рәссам буларак мул акча эшләү мөмкин дә түгел. Минем максатым башка - картиналарымда үзем яшәгән вакытны образ һәм символ формалары аша күрсәтү. Заманында сынлы сәнгать классиклары И.Репин, К.Петров-Водкин һәм Х.Якуповлар нәкъ шулай язды ич. Сынлы сәнгатьтә мин - революционер. Чөнки уңайлыкларга, матди байлыкка битараф диярлек, мине идеяләр кызыксындыра. Идея хакына ахыргача барыр­га әзермен».
Күп кешеләр рәссам булу өчен училище һәм академияләр тәмамларга кирәк дип уйласа да, бу - тирән ялгышу. Альфрид та нәкъ шушы фикердә: «Уку йортлары бары тик һөнәрчелеккә, дөрес ясау мөмкинчелегенә өйрәтә, аларда образ һәм символ телен куллана белү аңлатылмый. Шуңа күрә дә училище һәм академияләр тәмамлаган йөзләрчә бәндә зур рәссам булып китә алмый. Мин, Альфрид Шәймәрданов та, гомумән, дөрес итеп ясый белмим. Ләкин күп рәссамнардан аермалы буларак, мин картиналар ясамыйм, мин аларны язам. Һәм төшенә белүче тамашачы әлеге картиналардагы текстны, яшерен мәгънәне күреп, әсәрне укып чыгарга тиеш. Чөнки бар сынлы сәнгать әсәрләре дә - билгеләр, символлар, образлар. Әгәр дә бу телне беләсең икән, димәк, син сынлы сәнгатьне аңлыйсың. Аңламыйсың икән, син тамырдан ялгыш фикер йөртүче яисә «ошый»- «ошамый» дип сөйләшүче дәрәҗәсендәге пассив тамашачы. Иҗатым һәм тормышымдагы парадокс шул: мине Россиянең һәм шул исәптән чит дәүләтләрнең бар почмакларында да көтәләр. Ә туган республикамда үземнең иҗатыма да һәм башка рәссамнар иҗатына да түрәләр тарафыннан тиешле игътибар күрмим. Мәсәлән, яңа гына кече ватаным - Сабада шәхси күргәзмәм тәмамланды. Анда мине якташларым бик җылы каршылады, концерт куйды, күп кешеләр килде, Саба районы җитәкчеләре тарафыннан да игътибар-илтифат күрдем. Әмма бу мәдәни чарага чакырылган башка чиновниклар, һәрвакыттагыча, килмәде, күренмәде. Ә бит бу Казанда көнаралаш ачылып торган йөзләрчә гадәти күргәзмәнең берсе түгел иде. Ул ике атна буе балалар иҗаты йортында һәм сәләтле балалар мәктәбендә уңыш белән узды һәм район өчен дә мондый күргәзмә иң беренчеләрдән булды. Мине Татарстаннан читтә, әйтик, Парижда, Берлинда, Лондонда беләләр һәм ихтирам итәләр. Ни өчен бездәге күп иҗатчыларга карата шулкадәр битараф мөнәсәбәт булуын һич аңламыйм, - дип дәвам итә әсәрләрен Мәскәү, Екатинбург, Коломна музейлары, чит ил шәхси тупланма хуҗалары сатып алган рәссам. - Татарстандагы бер генә музейда да минем картиналарым юк. Үз ватаныбызда без кадерсез. Аллаһы Тәгаләгә шөкер, әсәрләрем сатыла, башка дәүләтләргә дә китә, ләкин мин бит, рухи байлык иҗат итүче буларак, Татарстанда да хөрмәткә лаекмындыр?! Ни өчендер Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә төрледән-төрле рәссамнарның эшләрен җыялар, ә бездә… Сәнгать өлкәсенә караган түрәләрне яхшы белгәнемә күрә, мин инде күптән шундый позициядә: «Сәләтлеләргә ярдәм итәргә кирәк, ә Шәймәрданов юлны үзе ярачак».
Мин бу ихлас, сөйкемле, туры сүзле шәхескә карыйм да, аның иҗади язмышы якты юлдан дәвам итәчәген күрәм, һәм янә әңгәмәдәшемне тыңлыйм. «Шундый вакыт киләчәк, - ди ул гади генә итеп, - мин бу хакта бер бөртек тә шикләнмим, грузиннарның Нико Пиросмание, французларның - Анри Руссосы, хорватларның - Иван Генераличы кебек үк, минем хакымда да татарларның «беркатлы» сынлы сәнгатен таныткан рәссам буларак сөйләячәкләр».
Дөрестән дә, Альфрид Муллахмәт улыннан башка тагын кайсы да булса татар рәссамының бу юнәлештә иҗат итүен ишеткән юк.
Рәссам кечкенә чакта… рәсем ясарга яратмаган. Ул спорт белән кызыксынган, көрәш белән шөгыльләнгән. Әти-әнисе - гади эшчеләр. Аңа бер яшь тулгач, Сабадан Казахстанга күченеп киткәннәр. Альфрид армиядән соң Ленинградның кинорежиссерлар институтын тәмамлаган. Язмышы хакында уйланып йөргән бер мәлдә, инде яше утыз икегә җиткәч кенә, кулына беренче тапкыр кылкаләм алып, киндер каршына баскан һәм әти-әнисенә: «Мин - мәшһүр рәссам булачакмын. Тиздән сез минем хакта ишетерсез!» - дигән, һәм алар ышанган.
«Барысы өчен дә рухи остазым, Санкт-Петербургтагы сәнгать белгече Иван Степан улы Соловьевка рәхмәтлемен. Ул миңа белем генә түгел, тормыш позициясе дә бирде: мин тирә-юнемә күз төшереп, кыерсытылган һәм түбәнсетелгән гади халыкның мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Хәзерге картиналарымда нәкъ шуларны чагылдырам. Рухи остазыма семантика, семиотика, герменевтика кебек фәннәрдән белем биргәне өчен дә бик рәхмәтлемен. Моннан кала…»
Һәм мин Альфридның нәрсә әйтергә теләвен алдан төшенеп алам. Әйе, нәкъ шулай. Җир мәңге әйләнә, Кояш мәңге яктырта һәм без - Кояш астындагы… максатчан халык! Рәссам дәвам итә: «Мин бөтен дөньяга мәгълүм рәссам булырга тиешмен. Яшьләргә, теләк булганда, тырышлык куйганда, алга ашкынганда иң югары үрләргә җитәргә мөмкин булуын күрсәтү һәм раслау өчен! Кайбер көннәрдә язам-язам да, «Әй дә, Пушкин! Әй дә, сукин сын!» - дип үз-үземә аптырап куям. Бар да күңелемә ошаганча килеп чыга, һәм картинамның гадәти шахтерга да, пешерүчегә дә, галимгә дә аңлашылачагын сизәм. Алар беренче карашка гына «беркатлы», балаларча самими язылган кебек бит, ә эчтәлекләре буенча - хәйран саллы, җитди. Күп рәссамнар нәрсә хакында язарга да белми, бу нисбәттән үземнең бер мәшәкатем дә юк. Яшьләргә Ленин әйтеп калдырганча: «Укырга! Укырга! Һәм тагын бер кат укырга!» - дип киңәш бирәсем, теләк телисем килә. Квалификацияң булмаса, син беркем түгел. Бу дөньяда квалификация бәяләнә. Кем генә булсаң да, табибме яисә тракторчымы, әгәр дә үз эшеңне яхшы беләсең икән, синең Антарктидада да, Татарстанда да кирәгең чыгачак. Әгәр кемнеңдер дөньяны бушка уздырасы килә икән, ул моңа тиз ирешер».
Альфридның сүзен бүлеп, нәселеңдә әле барыбер кем дә булса иҗат белән шөгыльләнгәндер, дим. Юк, әтисе, әнисе дә, энесе дә иҗаттан ераклар. Ә шулай да андый кеше табылды. Ул - Сабабаш авылында яшәгән дәү әтисе Шәймәрдан. Аның оста куллары белән ясаган тырмалары, агач тәгәрмәчләре, көянтәләре, кечкенә агач бишекләре һәм матур сандык­лары артыннан тирә-юнь районнардан гына түгел, хәтта күрше республикадан да килә торган булганнар! Ә әнисе Диләфрүз, улының рәссам булырга теләвен ишеткәч: «Ятып калганчы, атып кал, улым!» - дип үз хәер-фатыйхасын биргән. Әнисенең киңәше һәм кылган догалары ярдәме белән рәссам Альфрид Шәймәрдановның бүгенге көнгәчә бары да яхшы. Уңыш аңа юлдаш! Ул - Россия һәм Татарстанның Рәссамнар берлекләре әгъзасы. Аның ясау техникасын һәм стилен таныйлар һәм кабул итәләр. Инде 1995 елда ук Бөекбританиядә «беркатлы» сынлы сәнгать юнәлешендә иҗат итүче дөньяның иң мәшһүр унбиш рәссамы исемлегенә кертелеп, нәшер ителгән китапта да Альфрид Муллахмәт улының картиналары бар. Лондоннан махсус шылтыратып, эзләп тапканнар татар рәссамын!
Гади генә сюжетлы картиналарны һәркем үзенчә аңлый. Менә Мәскәү бәйрәмен карап утыручы Бонапарт (рухы дип уйлыйк), минемчә, үз истәлекләрен барлый: «Хәрби карьерасы башланганда, Наполеон белән бар тарихны үзгәртә алырлык очрак килеп чыга. 1788 елны Франциядә рус генералы Заборовский Төркия белән сугыш өчен волонтерлар җыя. Бонапарт сугыш хәрәкәтендә катнашырга һәм акча эшләп алырга бик шат - рус армиясе яхшы түли. Ул Заборовскийга хәрби хезмәткә алуларын үтенеп гариза яза. Ләкин Россиядә чит ил кешеләре хәрби хезмәткә бер дәрәҗәгә түбәнәйтелеп кабул ителә. Наполеон моның белән һич тә килешә алмый. Ләкин беркемгә дә искәрмә ясалмый. Ясалса, бәлкем, 1812 ел вакыйгасы булмас та иде. Әмма Заборовский кемнең гаризасын кире какканын белми.
«Россия император йорты белән туганлашыйммы икән әллә?» - дип уйлый Наполеон һәм Александр I нең кыз туганы - бөек княгиня Екатерина Павловнаның кулын сорый. Ләкин Романовлар «бөек нәселе булмаган корсиканецлар» белән эш итәргә теләми...
Билгесез очу аппаратына ошатып эшләнгән Казан циркы бинасы. Аның янына җыелган җанварлар да кыю: «Бина, бәлкем, НЛОга охшагандыр, ләкин без монда барыбер чыгыш ясаячакбыз!!!»
Яисә дусты, рәссам Роберт Габитовның төше киндердә өнгә ашкан. «Татарстанның беренче космонавты» исемен яулаган рәссам колынлы атка атланып Ай буйлап җилдертә!
Егерме биш ел Татарстанда яшәү дәверендә биредә бер генә чын коллекционерны тапмаса да, Казанда әле бер тапкыр да күргәзмә ачмаса да, Альфрид күңелен төшерми, нибары: «Мин бит чит дәүләтләрдә үземне генә түгел, Татарстанны да танытам. Ә республика чиновниклары тарафыннан игътибар, ярдәм күрмим, - дип ачына. - Мәсәлән, көз көне Мәскәүдә, Венгрия илчелегендә яңа күргәзмәм ачылачак. Анда да мин башкаларны Татарстан мәдәнияте белән таныштырачакмын. Тагын «Казан ятиме» кебек берүзем басып тормыйча, сынлы сәнгатькә кагылышлы булган түрәләребезнең дә бу мәдәни чарада катнашуын теләр идем.
Нишлисең, инде бары илчелекләр рәссамы булып беттем. Картиналарымны Германия, Литва, Болгария илчелекләрендә ошаттылар. Күргәзмәләрем Словакиядә, Чехиядә уңыш белән уз­ды. Алда әле Сербия илчелегенә дә чакырулы, һәм андагы чараның тиешле дәрәҗәдә үтүен, Татарстанның спорт һәм сәнәгать казанышларына гына түгел, ә мәдәният казанышларына да бай икәнен аңлауларын теләр идем. Чөнки мәдәният - милләтне формалаштыручы нигезләрнең берсе. Һәм Россиядә бары тик рус, яһүд һәм башка милләт вәкилләре генә түгел, ә татарларның да бик сәләтле икәнлекләрен расларга телим. Чакыруларны һәрвакыт теләп кабул итәм. Ләкин мин сезне даими рәвештә гаҗәпләндерәчәкмен. Мин - карарга күңелсез рәссам түгел. «Бернәрсәгә дә карамастан, алга һәм фәкать өскә таба» - бу девизым булышлыгында әлегәчә бар да уңышлы килеп чыга. Ватаным, респу­бликам тарихын язам. Холкымның шундый үзенчәлеге бар - үз сүзләремне җилгә таш­ламыйм. Тиздән минем картиналарым дөньяның иң яхшы музейларында эленеп торачак. Сез минем хакта ишетәчәксез. Мин хәтта бөтен дөнья сынлы сәнгатендә мәшһүр булачакмын. Бу - үзем сайлаган юл, һәм тормыш аның дөреслеген раслады инде».
Әлеге автопортрет-монологка соңгы штрихны үзем өстим әле, Альфрид: Мәскәү яшьләре түшләренә синең картиналарың басылган футболкаларны яратып кия, һәм быел җәй Мәскәү урамнарындагы зур реклама такталары Шәймәрдановның картиналары күчермәләре белән тулы! Әгәр дә бу хәл Венециядә, Амстердамда яисә Нью-Йоркта да кабатланса, без моңа шат кына булырбыз! Үзең әйткәнчә, бары тик алга һәм бары тик өскә таба, Альфрид! Биек таулардан да биегрәк таулар бар!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Альфрид Шәймәрданов.
.Беренче татар космонавтына (Роберт Габитовка) багышлана.
.Игенчелек сарае.
.Тынлык.
.Нух көймәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: