Мәдәни җомга

Югалган оҗмах

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә абыйлы-сеңелле рәссамнар Нина һәм Альфонс Жабаларның "Кырым. Югалган оҗмах" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәсемнәр Кырым татары Низами Ибраһимов коллекциясеннән һәм Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фондыннан алынган. Ә моннан ике ел элек Нина Константиновна Жабаның 140 еллыгы уңаеннан Бахчасарай музеенда зурлап күргәзмә ачкан булганнар. Рус дворяннары Жабалар Кырым татарларына...

"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә абыйлы-сеңелле рәссамнар Нина һәм Альфонс Жабаларның "Кырым. Югалган оҗмах" дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Рәсемнәр Кырым татары Низами Ибраһимов коллекциясеннән һәм Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фондыннан алынган. Ә моннан ике ел элек Нина Константиновна Жабаның 140 еллыгы уңаеннан Бахчасарай музеенда зурлап күргәзмә ачкан булганнар. Рус дворяннары Жабалар Кырым татарларына ни өчен шулкадәр кадерле икән соң?
Нина һәм Альфонс Санкт-Петербургта художество академиясен тәмамлый. Аннан соң юллары егерме елга аерыла. Чөнки Нина 1906 елда Кырымга этюдлар ясарга китә. Шунда кипарислар илен күрсәтеп йөргән егеткә гашыйк булып Кырымда яшәп кала. Нина Бахчасарай рәсем сәнгате мәктәбендә балалар укыта һәм күп итеп рәсемнәр ясый. Петербургтан килгән кызга биредә бөтен нәрсә кызык, үзгә тоела. Шуңа күрә ул Бахчасарайның гүзәл архитектурасын, хан сарайларын, каберләрен генә түгел, гап-гади киез басучыларны, тәмәке таратучыларны, каһвә пешерүчеләрне, сөт сатучыларны, кояш нурларына иркәләнеп урамда уйнаган бала-чаганы да сурәткә ала. Рәсемнәр гап-гади кәгазьдә сулы буяу, кара, каләм, кылкаләм белән башкарылган. Күләмнәре зур түгел, һәркайсы уч төбенә сыеп бетә.
Нина Жаба һәм аның ире кипарис илендә гомер итүче бик күпләргә караганда бәхетлерәк булып чыга, чөнки 1944 елда Кырым татарларын үз җирләреннән сөрү җинаятен күрми үлеп китә. Ирен 1924 елда гражданнар сугышында атып үтерәләр. Ире үлгәч, Нина абыйсы янына Ленинградка кайтып китә. Ә 1930 елда Кырым татарлары турында ачык хатлар (открыткалар) шәлкемен бастырып чыгара. Алар меңләгән тираж белән бөтен Россия буйлап тарала һәм, әлбәттә инде, кырымлыларның үзләренә дә килеп ирешә. Ә 1944 елның 18 май иртәсендә илдән сөрү мәхшәре башлангач татарлар иң кирәк нәрсәләр белән бергә янчыкларына Нина Жабаның открыткаларын да тыгып куя. Һәм Үзбәкстанда, Казахстанда, Таҗикстанда, Мари Илендә, Себердә, Уралда һ.б. меңләгән Кырым татары төз кипарисларны Жаба открыткаларын карап сагына, чит-ят җирләрдә дөнья­га яңа аваз салган меңләгән кырым-татар баласы бабаларының туган җирен, тарихын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, милли ашларын, киемнәрен рус рәссамының рәсемнәре аша өйрәнә. Бу открыткалар илләреннән сөрелгән милләттәшләребез өчен тарих дәрес­леге дә, милли ашлар китабы да, этнографик музей да була...
Нина һәм Альфонс Жабалар 1942 елда блокада вакытында ачлыктан үлә. Рәсемнәренең нинди зур әһәмияткә ия булганын белсә икән Нина! 2015 елда Бахчасарайда ачылган күргәзмәне "Петербургтан - Бахчасарайга: озакка сузылган этюдлар..." дип, тикмәгә генә исемләмәгәннәр. Ул күргәзмәдә этнограф галимнәрнең шатланганнары! Аларда 1944 елда ике көн эчендә тар-мар ителгән - НКВДэшникларның итекләре таптаган, яндырылган, җимерелгән, ватылган халык көнкүреше саклана. XX гасыр башы модасы, милли һөнәрләр, гадәт-йолалар, туйлар, дини бәйрәмнәр һ.б.
Әй, язмыш, язмыш! Питер килене Кырым милләттәшләребезнең газиз кешесенә әйләнер дип кем уйлаган?!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
."Тәмәке яфракларын төзү".
."Чебурек ясау".
."Сарык сөтен сатучы".
."Башмакчы".
."Туй".
Нина ЖАБА рәсемнәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: