Мәдәни җомга

Яшьлек җырчысы 

Бүген инде эстрада патшалыгында иң популяр җырчыларның берсенә әверелгән, бернинди дә ясалма аһәңнәрсез, чишмә суыдай чиста моңына меңәрләгән кешеләр күңелен гашыйк иткән Равил Галиев белән, йөзгә-йөз килеп, әле 1995 елда ук танышканбыз икән. 

Шул кышта Чаллы сәхнәләренең берсендә Язу­чылар оешмасы төзелүнең 15 еллыгын үткәрдек. Җитәкчебез Рахмай Хисмәтуллин кичәне бизәү өчен моңа кадәр без ишетеп тә өлгермәгән Равил атлы егетне чакырган. Кичәдән соң ул безнең белән бергә чәй мәҗлесенә дә барды. Менә шунда, инде сәхнәдәге тавышкөчәйткечләр түгел, ә Ходай биргән табигый моңы белән безне “Төнбоеклы күл” атлы җыры тәмам әсир итте. Тәнәфес вакытында гына сорашып-белеп алдык: Равилебез Азнакай районының Камышлы Күл авылыннан, ул һичбер төрле музыка училищелары яки консерватория коридорларын да аралап йөрмәгән, тавыш-моң-сәләт дигәннәре дә фәкать Ходай Тәгалә биргән асыл бүләк икән.

Егет, күпчелек авыл баласына хас булганча, мәктәп елларында ук үзешчән сәнгать бәйгеләрендә канат сынап үскән. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, үзе кебек үк музыка-җыр җене кагылган берничә егет белән, Азнакайда вокаль-инструменталь ансамбль дә төзеп җибәргәннәр. Әле Равилнең исемен юньле-башлы белүче кешеләр дә сирәк, Азнакайда Миргаяз Шәрәфиев атлы егет сәхнә дилбегәсен үз кулында тота. Миргаяз – сирәк талант иясе, ул нигездә Илһам Шакиров репертуарында булган җырларны башкарып шаккатыра. Азнакай-Ютазы-Бөгелмә якларына Илһам килгән чакта Миргаязны аның концертларында җырлау өчен чакырып та канат куйгалыйлар. Шул күзлектән баксаң, Миргаяз катнашкан бәйгеләрдә җиңүгә өметләнеп борын сузма сыман. Әмма Равил куст буенча үткәрелгән вокал бәйгесендә 1990 елда ук тәүге канат яра. Равил тавышындагы моңга битараф кала алмыйлар, Миргаяз белән бергә икесенә дә беренче урын биреп, Камышлы Күл авылы егетен дә сәхнәгә күтәрәләр. Ни галәмәт, бәйге тәмамланып берничә көн узуга ук Равилнең тавышы юкка чыга. “Капка баганалары бер урманда үскән” танышлык аша гына Равил Казандагы бик белдекле табиб кулына эләгә һәм ул бер айдан соң җырчы егетне кабат сәхнәгә кайтара.

“Җилкәннәрне сынау өчен олы корабка олы диңгез кирәк”, дигән гыйбарә тиктомалдан гына тумагандыр. Вокаль-инструменталь ансамбльдә җырлаучы егетләргә дә Азнакай сәхнәсе бик тар була башлый. Әүвәл җитәкчеләре Рамил Нәҗмиев Чаллы каласына китеп бара, берничә айдан соң Равилне дә үз артыннан дәшә. “Энергетик” атлы мәдәният сараенда Владимир Завьялов җитәкләгән инструменталь оркестр бар, аңа татар җырларын яңгырату өчен солист кирәк икән. Нибары ике көй җырлатып карауга ук сынауны туктата да В.Завьялов Равилне концертларга ала. Мәгәр Завьяловның да әле күк капусы ачылмаган заман. Чаллыда аныкыннан тыш та симфоник һәм джаз оркестрлары, “Болгар” җыр һәм бию ансамбле бар. Сәхнә бүлешү һаман дәвам итә. Бактың исә, бер концертта Равил Галиев җырларын Түбән Камада яңарак кына нигезләнгән драма театрының директоры Анатолий Богатырев та ишетеп өлгергән. Театрларга өстәге “зирәкләрдән дә зирәк” җитәкчеләрнең “касса планын тутыру” турындагы фәрманын үтәү ниятеннән, Богатырев театр каршында эстрада бригадасы төзергә дә мәҗбүр була. Әле юньле-башлы бюджеты да булмаган театр артистларына хезмәт хакы эшләү, коллективның тишек-тошыкларын ямау өчен Равил Галиев та ике ел чамасы авыллардан-авылларга концерт куеп йөри. Һәм, ни гаҗәп, 1993 елда ул, Чаллыдагы “Кыйб­ла” мәдәни үзәгенең җитәкчесе Рәсим Исламов “котыр­туы” буенча барып, Казанда узган “Татар җыры” фестиваленең финалында икенче урынны да яулап кайта... 

Ә Чаллының үзендә “Сердәш” вокаль ансамбле канат җәйгән еллар. “КамАЗ” мәдәният сарае каршында эшләүче әлеге коллективны әүвәл үзе җырчы һәм музыкант, аннары инде композитор буларак та танылган Ринат Гобәйдуллин җитәкли. Аның кебек музыкант-җитәкчеләр Чаллының үзендә дә, күршедәге Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Әлмәттә дә байтак. Ләкин үзең җитәкләгән оркестр яки ансамбльгә үзең үк язып биргән җыр-көйләрне сәхнәдә яңгыратучы җырчылар туплау, шәхси дан һәм популярлык артыннан гына куу җитми шул. Ринат Гобәйдуллин исә башкаларның талантын чарлау, аларны зур сәхнәгә чыгару өлкәсендә үрнәк булып тора. Нәсимә Галимҗанова, Глүзә Зыятдинова, Раил Габдрахманов... кебек яшьләр үз остазлары Ринат кул астында мөстәкыйль сәхнәгә юллама алды лабаса. 1994 ел кышында Равил Галиев та Ринат кул астындагы “Сердәш”тә “томшык” чарлый башлый. 1997 елда бүген инде Татарстанның халык артисты булып танылган Резидә Шәрәфиева да “Сердәш”кә килә. Шуннан бирле сәхнә түрендә Равил белән Резидә безне гаҗәеп дуэт буларак һаман сокландыра!..

“Сердәш” берчакта да Чаллы язу­чылар оешмасын үги калдырмады. Чаллы әдипләренең иҗат бәйрәмнәрен үткәрәбезме, Казан, Уфа яки Әлмәттән шагыйрьләр кунакка киләме – һәрбер кичәбез диярлек Равил Галиев, Ринат Гобәйдуллин, Резидә Шәрәфиева, Гөлдания Хәйруллина, Габидулла Хөрмәтуллин, Алсу Хисамиева, Дания Сибгатуллина, Нурия Хәйруллина, Асия Әхмәтшина кебек дистәләгән җырчылар катнашында узды. Хәтта инде Татарстан буйлап Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Әгерҗе районнарына чыгып китсәк яисә ерактагы Ижау, Можга, Сарапул калаларына сәяхәт ясасак та, бездән хезмәтләре өчен сыңар гына тиен дә сорамыйча, Равил, Алсу, Габидулла, Гөлдания, Ринат, Дания, Асиялар читтә үткән әдәби очрашуларда да сәхнә күрке булды. Әдәби кичәләребез дистәләгән залларда шаулап узган икән, моңа менә шул иҗатташ дусларыбыз да гаҗәеп көч куйды.

Әллә “Сердәш” ансамбле, әллә язучылар оешмасы тирәсенә тупланган бер төркем белән ничәмә-ничә еллар буена Чиләбе, Пермь, Петербург, Мәскәү калаларында үткәрелгән Сабантуй бәйрәмнәренә дә барып йөрдек. Равил Казаннан “Айфара” төркеменең җитәкчесе Алмаз Шәрифуллинны да чакыра, кайчагында тәүлек ярымга сузылган юлларда нәкъ менә Равил белән Алмаз гомумсаны белән йөзгә якынлашкан чаллыларның җаны була иде. Үзләре кай арада гына йокы күрә, илһам җыялардыр, әмма юл буена безне йөремсәк мәзәкләре, гаҗәеп җырлары белән шулар сихәтләндерә, хәтта безнең белән бергә һич тә иренмичә юлга чыга торган Әлфия Авзалова да рәхәтләнеп авыз ера иде.

Бәлки, нәкъ менә шул һич тә тынгы белми торган гадәте һәм татар телен камил белүе сәбәп­ледер, Равил Галиевне 2013 елда “Татарстан – Яңа гасыр” телевидениесендә “Җыр­лыйк әле” тапшыруын алып барырга чакырдылар. Музыка өлкәсендә югары белеме дә булмаган шушы егет ике ел буена безне шома теле, сүз байлыгы, бер дә югалып кала белмәве генә түгел, дистәләгән яңа җыр­лары белән дә сокландырды. Һич арттыру түгел, меңәрләгән тамашачы аны экраннарда һаман саен сагынып көтә әле.

Җанында шул һич тукталу белмәс җене булгангадыр, Равил Татарстанда бердәнбер артист булып, эстрада өлкәсендә Татарстан белән Башкортстан арасында иҗади дуслык күпере салды. 2013 елдан бирле Равил Галиев ике республиканың танылган артистларын да чакырып, Чаллы, Әлмәт, Азнакай, Уфа, Эстәрлетамак, Нефтекама, Бәләбәй сәхнәләрендә “Уфа-Казан юллары” атлы җыр фестивале уздыра. Фестиваль саен ике тугандаш халык арасыннан да яңа талантларны табып сәхнәгә чыгара, алар хәзер инде үзләре шәхси труппалар оештырып, гастрольдә йөри. Заманында көчле яңгырап, соңгы берничә елда күләгәдә калган Радик Динәхмәтовны, ирле-хатынлы Юлия һәм Илнар Котдусовлар, Зилә һәм Хәсән Усмановлар, моңа чаклы ишетеп тә карамаган Диана Ишниязованы Равил оештырган концертлардан соң ярата башладык без...

Равил туган авылы Камышлы Күлдә ел саен үз хисабына Сабантуй бәйрәмнәре үткәрә башлап та безне шаккатырды. Район үзәкләрендә Сабантуйлар шаукымы кузгалдымы, Равил республиканың атаклы җырчыларын, үз дусларын авылына кунакка дәшә. Билгеле, тегеләре дә ачык авыз түгел, Равил авылына юлга чыккан чакта күчтәнәч-бүләкләр эләктереп кайтырга да һич тә онытмыйлар. Шулай итеп, Камышлы Күл яланнарында да һәр ел саен милли бәйрәм уза. Кендек каны тамган газиз туфракларында мәчет калкыткан чагында да үз кесәсен тәвә кошы сыман комга яшерә торган вак җанлылар өчен бик гыйбрәтле үрнәк...

Мин фәкыйрегез Равилнең гаиләсенә дә гашыйк. Чаллы каласында инде 25 ел буена “Сабантуй гүзәле” атлы матур бәйге үтә. Чаллыда шундый башлангыч табылуны күргәч, аны республиканың дистәдән артык төбәгендә, хәтта Казанда да тергезеп җибәрергә маташканнар иде. Ләкин “Сабантуй гүзәле” татар кызларын сәхнәдә стринг-трусик кигән көе генә сикертеп һәм аларның чибәрлеген 90х60х90 кысасына кертеп кенә бәяләү өчен уйлап табылмады шул. Чаллыда тәүге бәйгедә үк кызларның саф татарча сөйләшүләренә генә түгел, татар тарихын һәм әдәбиятын, гореф-гадәтләрне белүләре, хәтта аш-су пешерүгә, җыр-бию осталыгына ия булулары да шарт итеп куелды. Әлеге бәйге өчен композитор Вәсим Әхмәтшинның улы, саксофон остасы Эдуард махсус марш язды. Жюри составына җыр-бию осталары гына түгел, танылган әдипләр һәм милли хәрәкәт вәкилләре дә кертелде. Бәйге барышында һичбер төрле кода-кодачалыкка да, ришвәт-хәйләгә дә җирлек бирелмәде. Иң мөһиме – “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә җиңүчеләр сафына баскан дистәләгән кызларыбыз соңыннан милли мәгариф һәм милли сәнгать өлкәсенә кереп китте, хәтта берничәсе җитәкчеләргә дә әверелде.

Равил дустыбызның булачак хатыны Ландыш нәкъ менә шул “Сабантуй гүзәле” бәйгесендә яңгыраш алган иде. Елмаю бөркелеп торган, эчкерсез, матур күзләр, мәкер яки ярсуның ни икәнен дә белмәс, гел көләч йөз. Актаныш районының Зөбәер авылы кызы булгач, татарча сөйләме дә камил, уен-җырга да чос. Равил – “Сабантуй гүзәле”н бизәүче бер җырчы, һәрбер яңа бәйге саен чибәрләргә багышлап яңгыратачак мәхәббәт җыры әзер. Ни күрик, яңа меңьеллыкка аяк басуга ук ике яшь йөрәк кавышты да куйды. Ландыш хәзер – каладагы “Эврика” мәдәният үзәгенең “кырыс” директоры. Уллары Сәйдәшкә 15 яшь тулды инде, кызлары Әминәгә әлегә 9 гына. Равил турында бучаклы да ата җанлы кеше булыр бу, дип уйламаган идем. Күрешкән саен аның “кызны бию түгәрәгеннән алырга ашыгам, аннары Сәйдәшне фортепьяно дәресенә илтеп куясы бар”, дип “кыяклавын” күргәч, сөенеп бетә алмый идем. Улы белән кызы татар телен хәтта авыл балаларын да көнләштерердәй дәрәҗәдә камил белә. Равил белән Ландыш без соңгы тапкыр күрешкән чагында да кызлары Әминәне Казандагы дәүләт филармониясенең сәхнәсендә узачак бию бәйгесенә илтергә ашыгып “чаба” иде.

Равил бүген Татарстанның атказанган артисты дәрәҗәсенә ирешкән җырчы инде. Минем өчен иң кадерлесе – ул соңгы елларда җыр сәхнәсен басып алган, кышкы лапас араннарыннан соң язгы яланга чыгарылган яшь бозаулар шикелле сикергәләүләре белән зәвыксыз тамашачыны шаккатырырга, сәхнәне акча калыбы итәргә маташкан бушбугаз да түгел. Равил – затлы, зәвыклы җыр, кабатланмас моң һәм сирәк талант иясе. Равил – ярты миллионлы Чаллы каласы өчен бүген йөзек кашы, өстәвенә, үзе барып чыккан һәр кала һәм өлкәдә таланты белән барча татар халкын үз авызына каратып тота. Ниһаять, халык җырчысы дигән тиешле исемен бирсәләр дә, газиз милләтенә, ике күрше һәм тугандаш респуб­лика халкын берләштерү өчен көрәш юлыннан читкә тайпылмас ул. Безгә Равил туган халкын азат һәм бәхетле итү өчен алып барган тәрәккыят мең мәртәбә кыйммәт. 

Илле яшьлек юбилеең белән сине, җырчы дустым, яшьлек җырчысы!

Вахит ИМАМОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: