Мәдәни җомга

Ул күпләрнең күңел түрендә 

(Хәнәви Шәйдуллинның тууына 80 ел)

Зәвыклы, тыныч холыклы, итагатьле һәм талантлы сәхнә остасы Хәнәви Шәйдуллин Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Гоголь урамында урнашкан бинасына еш килә иде. Дөресрәге, үзенең сәхнәдәш дусты Әнвәр Хәсәнов янына килгәч, безнең музей бүлмәсенә дә кереп чыга иде. Быел 15 октябрьдә  Хәнәви абыйга  80 яшь тулган булыр иде. Утыз биш ел дәвамында сәнгатькә, халкыбызга хезмәт иткән сөекле җырчыбыз, Татарстанның атказанган артисты 2001 елның 26 сентябрендә фани дөньядан китте. Җырчының сәхнәдәге онытылмас  образы, моңлы тавышы бүген дә якты булып өлкән буын тамашачыларның күңел түрендә саклана.


Хәнәви Хәмзә улы Шәйдуллин Татарстанның Актаныш районы Табанлыкүл авылында туып-үскән. Әтисе сугыш кырында һәлак була, ике бала белән тол калган әнисенә тормышның барлык авырлыкларын кичерергә туры килә. «Авылымның матур табигате, әниемнең  җыр-моң яратуы мине бу һөнәрне сайларга этәргәндер»,– дип искә ала Хәнәви ага үзенең  матбугат өчен биргән бер әңгәмәсендә.

Сагышлы кеше моңлы була, диләр бит. Кечкенәдән ятим калган Хәнәви кайда гына булса да, нәрсә генә эшләсә дә җырлый да җырлый. Әмма җыр-моңга гашыйк малайның тормышы җиңел генә бармый. Ул зирәк, тәвәккәл, эш сөючән булып үсә. Җиденче классны тәмамлагач, колхозда көтү көтеп алган акчасына өй бурасы сатып алып, берничә елдан аны өй итеп җиткерә.

Мәктәптә уку елларында ул авыл үзешчәннәре оештырган концертта катнашып, татар халык җыры «Нурия»не җырлый. Әгәр дә авыл сәхнәсендә тамашачылар беренче чыгышыннан ук яратып калса, башкаручы үзешчән артист исемен ала. Хәнәви дә шул исемлеккә кереп яңадан-яңа җырлар өйрәнергә керешә. 

Филармония музеенда сакланган материаллар арасында аның үзе турындагы язмасында түбәндәге юллар бар: «Илле бишенче елның март ае булса кирәк, мине Казанга үзешчән сәнгать смотрына җибәрделәр. Әй, анда бару, үзең кебек үзешчәннәр белән очрашу-дуслашуларны, концертлардагы дулкынлануларны сөйләп бетергесез». «Алтмышынчы еллар башы. Матур җәйге айларның берсендә авылыбызга композитор Исмай ага Шәмсетдинов җитәкчелегендә Татарстан радио­сыннан бер төркем иптәшләр җыр язарга килгән иде. Мине дә язылырга чакырдылар. Уфа композиторы Шамил Колбарисовның «Яшермәче, иркәм» дигән җырын яздырдым. Килгән иҗат төркемендә филармониянең лекторий бүлегеннән Айсылу ханым Мусина да бар иде. Ул миңа: «Энекәш, тавышыңны  ошаттык, быел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә  җырчылар конкурсы үткәрелә, син шунда килергә тырыш һәм мине эзләп тап», – диде. Шундый сөйләшүләрне ишетеп калганмы, бервакыт колхоз председателе Шәйхелгали абый: «Мин җырлап тамак туйдырган, рәхәт яшәгән кешене күргәнем юк әле», – ди.  Мине  шулай итеп Казанга җибәрмәскә тырышулары да истә калган. Ничек итсәм иттем, Казанга конкурска бардым. Өченче турга гына килеп җитсәм дә, мине тыңлап, ансамбльгә эшкә алырга булдылар. Мин хор артисты булып эшли башладым...».

Шулай итеп, ул 1961 елда Казанда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый. Нота белемен дә, күмәк җырлау кагыйдәләрен дә шунда үзләштерә, ансамбль коллективы белән  Башкортстан, Урал, Себер якларында чыгыш ясый.Тамашачы яшь җырчыны бик тиз үз итеп, яратып өлгерә. Шул елларда Татарстан радиосында язылган аның беренче язмалары – Зиннур Гыйбадуллинның «Җәйге ямьле басуларда», Мирсәет Яруллинның «Томан тарала» радиопостановкасына язган Илгизәр җырлары яңгырый башлый. Аннан соң озак еллар дәвамында җырчының алтмышка якын язмасы  радионың алтын фондына керә.

Хәнәви Шәйдуллин 1964 елда «Сәхнәдә яшьләр» исемле концертларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары: җырчылар Зәйтүнә Әхтәмова, Шамил Әхмәтҗанов, Флера Әгъләмова, баянчылар Гали Җәмлиханов, Насих Вильданов, Фаил Исхаков, Владимир Федотов, алып баручы нәфис сүз осталары Мәрзия Вәлиева, Әзәл Яһүдиннәр белән  бергә чыгыш ясый.

1965 елда Казан музыка училищесына укырга керүе аңа иҗади яктан үсәргә яңа дәрт һәм көч өсти. Анда үткән дүрт елда җырчының тавышы тагын да камилләшә, репертуары байый. Мәшһүр җырчылар иҗатын өйрәнү, төрле композиторларның әсәрләре белән танышу җырчыны иҗади яктан үстерә. 

1969 елда укуын тәмамлагач, Хәнәви Шәйдуллин профессиональ белемле солист-башкаручы буларак яңадан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә кайта.Ул биредә Таһир Якупов, Шамил Әхмәтҗанов, Нәфисә Василова һәм башкалар белән бергә эшли. Ансамбльдә берникадәр эшләгәч, ул 1975 елда филармониянең эстрада бүлегенә күчә. Биредә  Әлфия Авзалова, Зөһрә Сәхәбиева, Рабига Сибгатуллина һ.б.  танылган җырчылар белән бергә чыгыш ясый.

Филармониядә эшләү дәверендә аңа күп композиторлар белән очрашырга, аларның эстрада өчен язган җырларына мөрәҗәгать итәргә туры килә, алар арасында «Аккошка әверелдең» (Ф.Хатипов көе, Г.Зәйнашева сүз.), «Оныт димә» (Ф.Әхмәтов көе, Р.Әхмәтҗанов сүз.), «Сау­мы, авылым» (С.Садыйкова көе, Р.Байтимеров сүз.), «Актаныш – туган төбәгем» (И.Закиров көе, Х.Миңнегалиев сүз.),  «Киек казлар китә» (Р.Яхин көе, М.Ног­ман сүз.) һ.б. бик күп җыр­лар бар. Шулай ук  «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Айзар генәем, гөлзар генәем», «Зимагурлар җыры», «Ай, дубыр-дубая», «Тары җире, киндер җире», «Гөлнәзирә», «Бөрҗән егетләре» кебек халык җырлары аның репертуарында лаеклы урын ала. Ул үзенең иҗат төркеме белән  илебезнең бик күп төбәкләрендә, шәһәр-авылларында була.Үзенә генә хас кабатланмас,  моңлы, матур  тавышы, сәхнәдәге үзенең ягымлылыгы  белән тамашачы мәхәббәтен яулый. Аның һәрбер башкарган җыры халык күңеленә кереп тулы бер җәүһәргә әверелә. Җырчы репертуарындагы бик күп җырлар радио-телевидениенең алтын фондына керә. Аңа татар җыр сәнгатенә керткән уңышлары өчен 1989 елда  Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә. 

Музей архивындагы сәнгать өлкәсен чагылдырган матбугат басмаларын күздән кичереп, шуларның кайберләренә тукталасы килә. Мәсәлән, 1979 елда «Актаныш» газетасында чыккан Ф.Гыйльманованың «Концерт күңелле узды» исемле мәкаләсендә түбәндәге юллар бар: «...Үзебезнең район җирлегендә тәрбияләнеп үскән танылган җырчыбыз чыгышын яратып тыңладык. Табанлыкүл егете Хәнәви Шәйдуллин башкарган барлык көйләр дә тамашачыларның күңеленә хуш килде, «Татарстан – республикам минем», «Сиңа тагын бер киләм әле»,  «Атлар чаба» кебек җырлары колакларда һаман яңгырап тора...»; 1984 елның 7 августында чыккан «Авангард» газетасында Р.Гайфинның «Җыр күтәрә күңелләрне» исемле мәкаләсендә: «...Җыр­чы Хәнәви Шәйдуллин турында аеруча мактап үтәсе килә. Ул Актаныш егете, сабыр һәм моңлы җырчы, аның татар халык җырларын зәвык­лы һәм хис белән башкаруы бу җырчының профессиональ сәхнә остасына әверелүен исбатлый...»; 1985 елның 23 июлендә Г.Гомәровның «Татарстан яшьләре» газетасында басылган «Сезнең өчен җырлыйбыз» дигән мәкаләсендә: «...Бригада составында җырчы Хәнәви Шәйдуллин да бар иде. Аны Татарстанда гына түгел, башка өлкә һәм республикаларда да яхшы беләләр. Хәнәви үзенең чыгышын Р.Яхинның Р.Байтимеров сүзләренә язган «Игенче» дигән җыры белән башлап җибәрде.«Игенче»не игенчеләр тыңлый. Шуңа да аны колхозчылар музыка тактына кул чабып каршылады. Ф.Әхмәтовның Р.Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат иткән «Оныт димә» дигән җыры да тамашачылар күңеленә хуш килде. Халык җырларыннан «Өммегөлсем», «Гөлнәзирә», «Бөрҗән егетләре» җырчы репертуарында бик хаклы урын алган диясе килә...» Җырчының тормышы һәм иҗатын чагылдырган мәкаләләр дә бик күп язылган.

Бүген аның турында сәхнәдәшләре: «Кеше буларак ул бик әдәпле, тыйнак,  тәртипле, ихтирамга лаек иде», – дип сагынып искә ала. 

Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов:

- Без Хәнәви белән Казан музыка училищесында бергә укыдык. Ул студент елларында ук концертларда чыгыш ясый иде. Шул елларда «Җәйге ямьле басуларда» (З.Гыйбадуллин көе, Г.Зәйнашева сүз.) дигән җыр белән популяр булды ул. Филармониядә эшләгәндә бергә еш чыгыш ясый идек. Башкортстанда биш ел рәттән Рабига белән икесенең концертларын оештырдым. Тамашачы концертларда аның башкаруда татар халык җырларын, бигрәк тә «Тары җире, киндер җире» җырын бик яратып кабул итә иде. Минем дә бик күп җырларымны башкарды ул. «Җилфер-җилфер җил искәндә» (Ә.Ерикәй сүз.), «Һаман яратам» (Зөлфәт сүз.), «Ап-ак карлар» (М. Әгъләмов сүз.), «Синең нурың» (Х.Туфан сүз.), «Кем соң син» (Э.Мөэминова сүз.), «Авыл кызы» (Д. Хәбибуллин сүз.) һ.б. җырларны озак еллар репертуарыннан төшермәде. 

Татарстанның халык артис­ты Хәмдүнә Тимергалиева:

- Хәнәви абый үзенең соңгы иң авыр елларында минем бригадамда ике елдан артык эшләде. Сәламәтлеге какшап китсә дә, ул бирешмәде, беркайчан да зарланмады, төшенкелеккә бирелмәде. Чын ир кеше иде, вакланмады, тәкәбберләнеп тә йөрмәде. Башка беркемгә дә охшамаган шәхес иде. Артистлар арасында иң тәртипле, түзем, матур кеше булгандыр ул. Без аның белән Татарстан, Башкортстан төбәкләрендә еш гастрольләрдә йөрдек. Сәхнәдә һәр җырның эчтәлегенә туры килгән хәрәкәтләр ясап, тамашачы күңеленә җиткерерлек итеп  җырлый иде.

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин:

- Хәнәви Шәйдуллин белән язмыш безне 1965 елда таныштырган иде. Ул вакытта мин Казан музыка училищесының икенче курсында укыйм, ә аның дөнья күргән 27 яшьлек егетнең беренче курста укыган чагы. Училищега кадәр аңа бераз вакыт Минзәлә театрында, берничә ел Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләргә туры килә. Ансамбльдә эшләү дәверендә ул музыкаль белемнең җырчыга ни дәрәҗәдә кирәклегенә төшенә, һәм соң булса да уң булсын дип,тәвәккәлләп училищега керә.Училищены  тәмамлагач, ансамбльгә килә. Аерым җырлау теләге көчле булганга, берничә еллар шунда эшләгәч, аңа филармониянең эстрада бүлегенә күчәргә насыйп була. Насыйп була дип, юкка гына әйтмәдем, чөнки ул елларда ансамбльдән эстрадага күчү бик кыен һәм четерекле мәсьәлә иде. Сиксәненче еллар азагында безгә аның белән берничә ел бер төркемдә эшләргә туры килде. Хәнәви Шәйдуллин - ятимлек ачысын, тормышның төрле авырлыкларын күргән кеше булса да, дөнья матурлыгын аңлый, шуңа соклана торган кеше иде. Ә сәхнә кешесе өчен исә бу иң кирәкле сыйфатларның берсе, дип әйтер идем, чөнки тормышның гел кара төсләрдә генә күрергә күнеккән кешенең матур сәнгать әсәрләре тудыра алуы бик шикле, минемчә. Артист буларак ул үз иҗатына зур җаваплылык белән карый иде. Бу аның сәхнәгә чыгачак киемендә, репертуарында ачык чагыла иде. Аның репертуарында һәрчак җәүһәргә тиң халык җырлары, күренекле композиторларыбыз­ның әсәрләре урын ала иде. Бу аның иҗат юлының төп мәсләге иде. Чын зыялы, бигрәк тә иҗат кешесе, һичшиксез милләтпәрвәр булырга тиеш. Бу асыл сыйфатны да Хәнәви Шәйдуллинга Ходай мул итеп биргән иде.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров:

- Хәнәви Шәйдуллинны мин бик нык хөрмәт иттем. Ул башта Әлфия апа Авзалова белән озак еллар эшләде, аннан фольклор төркеме белән дә гастрольләрдә очрашырга туры килде. Соңгы елларында инде минем бригадамда эшләде. Ул бик актив булды, һәрчак үз репертуарына яңа җырларны кертә иде. Безнең концертлар матур гына үрелеп барды. Ул гадәттә программаның уртасында һәм финалда сәхнәгә чыгарга ярата иде. Аны тамашачы бик әйбәт кабул итте.

Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева:

- Хәнәви Шәйдуллин махсус музыкаль белемле, профессиональ җырчы иде. Филармониядә озак еллар эшләде. Хәнәви хезмәт сөючән, үз эшен һәрвакыт төгәл башкаручы, гаҗәеп культуралы кеше иде. Элеккеге СССР территориясенә кергән бөтен шәһәрләрдә, барлык татар авылларында ничәмә-ничә мәртәбәләр сәхнә тоткан артист ул. Хәнәви Шәйдуллин чын сәхнә кешесе, сәхнә аның өчен изге урын булды. Гастрольләрдә йөргәндә  ул беркайчан да кешене уңайсыз хәлгә калдырмый, бик ярдәмчел яхшы юлдаш булды. Аның репертуары зур иде, һәрвакыт репертуарын арттыру өстендә эшләде, җыр­ны җиренә җиткереп өйрәнеп бетергәч кенә, тамашачыга чыгара, радиога яздыра иде. Һәрдаим композиторларның яңа әсәрләрен һәм әлегә кадәр башкарылмаган халык җырларын эзләп табып аларны өйрәнү, сәхнәгә алып менү буенча эшләде. «Ай, дубыр-дубая» һәм башка күп әсәрләрне, хәтта юлларда автобусларда йөргән вакытларда  да ятлап, үз күңеленнән уздырып өйрәнеп йөргәннәре бер дә исемнән чыкмый. Шактый гына әсәрләр аның башкаруында халык күңелендә урын алды. Күңелдә аңа карата ихтирам, сагыну хисләре яши. 

Алсу ХӘКИМОВА, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: