Мәдәни җомга

«Укучыларым белән горурланам!»

Балтачта Таһир Ильясов рәссам-бизәүче буларак та, районның моннан берничә ел актив кулланышта йөргән гербы авторы буларак та билгеле.

“Мине Гөлнара (Шәмсенаһар) әнием, Гөлҗәүһәр әбием һәм Оркыя дәү әнием тәрбияләде, аларның көчле йогынтысы нәтиҗәсендә нечкә күңелле, тирә-юнь матурлыгын күрә белүче зат булып үсеп җиттем. Арча һәм Балтач табигате – җаным түрендә. Чөнки әнием белән без башта Арчада көн күрдек, урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлауга, Казан сынлы сәнгать училищесында имтихан тоттым, – ди рәссам Таһир Ильясов. – Тик башлангыч сынлы сәнгать белемем булмавы киртә куйды, вакытлы сынау шарты белән генә укырга алдылар һәм нык тырышып, сынау узып кына тулы хокуклы студент булып киттем”. 


Ул училищеда укыган елларын әле дә җылы итеп искә ала, үз остазларының да нәкъ менә Дания Шәймәрданова, Зөфәр Гыймаев, Илгизәр Самакаев, Фәрит Якупов булуларын да зур уңышка саный. 1985 елны, диплом алуга ук, Таһир Арчада яңа гына ачылган рәсем сәнгате мәктәбенә эшкә килә, армиягә барып, полк рәссамы булып хезмәт итә. Һәм аннан соң, күңеле теләгенә буйсынып, Балтач бистәсенә кайтып урнаша, гаилә корып, бер ул, бер кыз үстерә. “1992 елда Балтач сәнгать мәктәбендә рәсем сәнгате бүлеген ачып, укыта башладым. Егерме ике ел буе шушы мәктәптә хезмәт куйдым. Ә менә узган елдан башлап, мин – азат рәссам”, – ди ул. Балаларга рәсем серләрен өйрәтүгә багышланган озын хезмәт юлындагы уңышлары да саллы Таһир Марсель улының. Аның егерме дүрт укучысы сәнгать юлын сайлап, укуларын шушы юнәлештә дәвам иткән, дистәдән артыгы Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган. 

“Укучыларым үз балаларым кебек! Алар белән бик горурланам. Барысы да үз юлларын тапты. Үзләре дә, әти-әниләре дә очрашкан саен рәхмәт әйтә. Әле яшь булуларына карамастан, олы үрләргә ирешүчеләре дә бар. Мәсәлән, Татарстанның сәләтле скульпторы Фәнил Вәлиуллин һәм бик талантлы рәссам, мөселман сәнгате каллиграфы Роза Хуҗина – шундыйлардан”, – ди оста.

Балтачта Таһир Ильясов рәссам-бизәүче буларак та, районның моннан берничә ел актив кулланышта йөргән гербы авторы буларак та билгеле, аның исеме Балтач районы энциклопедиясенә кертелгән. “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының “Татарстан рәссамнар берлеге” төбәк бүлеге үткәргән күргәзмәләрдә дә актив катнашып килә ул. “Иҗат канга сеңгән инде, картиналар язмаган көнем сирәк, аеруча пейзаж жанрына мөкиббән мин, – ди Таһир Марсель улы. – Әсәрләрем күбрәк тә булыр иде, әмма укытучылык хезмәтем шактый күп вакытны алды. Картиналарымның язган берен, ошатып, сатып алучылар табыла тора, шуңа күрә аларның барысы да диярлек  республикабыз буенча таралды”. 

XI, XII “Олы Идел” күмәк күргәзмәләрендә катнашкан сәләт иясе бары тик узган ел гына үзен натюрморт жанрында  сынап карарга булган. Аның югары дәрәҗәдәге, катлаулы композицияләргә ия, яңа гына “табадан төшкән” натюрмортларына күз төшерик, аларда Таһир әфәнденең искиткеч осталыгы расланган! Моңа, бәлкем, рәссамның соңгы елларда тагын бер җитди өлкә – реставрация юнәлешендә эшли башлавы да булышлык итәдер. Үткән заманнарда кулланышта булган, аның алтын куллары ярдәмендә төзәтелеп, яңартылган җиһазлар, борынгы сәгатьләр - яңа хезмәт җимешләре.  Аның бу әсәрләре бүгенге көндә Балтачның капиталь төзекләндерүдән соң янә  ачылган, район үзәк китапханәсендәге шәхси күргәзмәсендә урын алды. Райондашлары өчен ул тагын яңа экспозиция әзерли, бу юлы сәнгатьсөярләр рәссамның пейзажлары белән танышачак, ә аннан соң инде китапханәдә укучыларының иҗатлары урын алачак. Алар укытучылары янына еш килә, үз иҗади уңыш-шатлыклары белән уртаклаша. Рәссамның “Көзге салют” дип аталган пейзажы да нәкъ шундый күтәренке күңелле көннәрдә язылгандыр.  Рәссамлык һөнәрен сайлап алган егерме дүрт укучысының рәхмәтләре яуган көннәрдә. Үзендә югары сәнгати зәвык тәрбияләү өчен рәсем ясарга теләүчеләргә әле хәзер дә булышлык итә ул. Һәм бу укучыларының да, чын рәссамнар булып җиткәч, үз иҗат күкләрендәге күзләрне камаштырырлык уңыш салютлары белән уртаклашачакларына өмет итә!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: