Мәдәни җомга

Тыйнак чәчәкләр моңы 

Танылган рәссам, декоратив-гамәли сәнгать белгече Александр Новиков яшьләрне: “Рәссам – ул теләсә кайсы җәмгыятьнең күренекле шәхесе, ул – мохиттәге үзгәрешләрне үз аңына теркәп калырлык сәләткә ия һәм аның күңел күзе ярдәмендә туган акыл үткерлеге, дөньяны үзенчә сиземләве әсәрләренә күчә бара”, – дип өйрәтә. Һәм кичәге студентларның барысы да аны яратып искә ала.

Александр Василий улы озак еллар буе Казанның беренче сандагы сынлы сәнгать мәктәбендә, ә аннан соң Н.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да хезмәт куйды. Менә бүген дә Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенә йөрүче сабыйларны рәсем ясарга, дөрес композицияләр төзи белергә өйрәтә.

“Кырык ел укытучы булып эшләү дәверендә мин күптөрле холыклы балаларны очраттым һәм аларда тырышып хезмәт куярга әзер булу сыйфатын тәрбияләргә омтылдым. Укучыларыма һәрдаим: “Үзегезне сәнгатьнең төрледән-төрле өлкәләрендә сынап караудан курыкмагыз һәм алдыгызга зур максатлар куюдан баш тартмагыз”, – дип киңәш бирдем, – ди.

Рәссамның үз иҗатын барласак: аның графика юнәлешендәге һәм майлы буяулар белән язылган портретлары шактый. Табигать күренешләре белән бәйлеләре дә байтак: пейзажлар, тыйнак чәчәк бәйләмнәре сурәтләнгән натюрмортлар... Александр Василий улы соңгы вакытларда татар мәдәниятен дә якын күреп, шактый үзенчәлекле картиналар язуга да өстенлек бирә. Мәсәлән, аның “Әтием башмаклары” эшендә озак киелеп, тузып-тузгып беткән милли бизәкле башмак­лар шулкадәр ярату хисе белән язылган ки, бу картинаны сатып алучының бик тиз табылуына һич гаҗәпләнәсе юк! Моннан тыш, “Фейер­верк”ның зәвыклы кувшинында да... тирә-юньгә нәфислек өстәр өчен нәкъ менә татар милли бизәкләре һәм чәчәкле орнаментлары күзгә ташлана. Янә бер хезмәтен, “Тормыш агачы”н, рәссам ике төрдә: җылы һәм салкын тоннарда, көмеш һәм алтынсу төсләрдә чишеп, бизәлешендә шулай ук татар милли элементларын кулланды һәм аның бу әсәрләре дә бик тиз арада уңыш казанды.

Александр Новиков - агачлардан кече скульптура әсәрләрен уючы искиткеч сынчы да. Бу шөгыль белән кечкенәдән үк кызыксынган һәм хәзерге көндә аның агачлардан уелган эшләре югары дәрәҗәдәге әсәрләр санала. Күп төрле балыклар, җимешләр, төшләр, ташлар... аларны ясау өчен сәгатьләр, көннәр кирәк, билгеле инде, бу җәһәттән останың күңел сабырлыгына сокланмаска мөмкин түгел! Менә аның әстерхан чикләвеге әсәренә генә күз салыйк. Чикләвекнең бар структурасы, зәркәнче игътибарлыгы һәм тырышлыгы белән, агачка тәмам җентекләп күчерелгән һәм шуңа күрә ул нәкъ бер елдан соң гына әзер булган!

Аның картиналарын бер күрүдә үк ошаткан сәнгатьсөярләр Новиков пейзажларының ни сәбәпле күңелне биләп алуларын аңлата: “Ул үләннәрне тамырларыннан ук сурәтләп язучы сирәк рәссам һәм шушы сыйфаты белән генә дә башкалардан аерылып тора”. 

... Кечкенә балалар өчен төзелгән тест­ларга, гадәттә, “Сиңа нинди төс күбрәк ошый?” дигән сорау өстәлә, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгендә дә шундый тестлар үткәрәләрдерме, миңа мәгълүм түгел, әмма талантлы укытучы Александр Новиковның үзенә шушы сорауны бирдем һәм ихлас рәссам: “Еллар уза барган саен яшел төсне башка төсләргә караганда күбрәк үз күрә башладым, бу төснең бар төсмерләрен дә ошатам, аларны әсәрләремдә яратып кулланам. Ни дисәң дә, яшел төс – ул яңарыш һәм яшәү төсе инде”, – дип җавап бирде. Чыннан да, аның картиналарында кырыс җилле, елак күзле, саргылт көзне күрмәссең... урамда салкын кышлар килгән чак, ә рәссам әсәрләрендә сулмас чәчәкләр... гүя яшел оҗмахтай җәйләргә яңадан илтеп куя!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Рәссам  А. Новиков һәм аның кайбер эшләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: