Мәдәни җомга

ТЫРЛАУ АЛАНЫНДА ПИТРАУ БӘЙРӘМЕ

Болыннарыбыз чәчәкләр белән ямьләнеп, печәнгә төшкән чакта, табигатьнең иң гүзәл бер мәлендә керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үткәрелә. Ул быел Мамадыш районының Җөри авылында, гадәттәгечә зурлап, 13 нче тапкыр уздырылды. Барлык юллар да Җөригә илтә Тырлау тау итәгендәге чәчәкле болынлыкта бу көнне әкияти шәһәрчек үсеп чыккан иде. «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле, «Сәйдәш»...

Болыннарыбыз чәчәкләр белән ямьләнеп, печәнгә төшкән чакта, табигатьнең иң гүзәл бер мәлендә керәшеннәрнең Питрау бәйрәме үткәрелә. Ул быел Мамадыш районының Җөри авылында, гадәттәгечә зурлап, 13 нче тапкыр уздырылды.

Барлык юллар да Җөригә илтә

Тырлау тау итәгендәге чәчәкле болынлыкта бу көнне әкияти шәһәрчек үсеп чыккан иде. «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле, «Сәйдәш» бию театры төркеме, Русия төбәкләре һәм Татарстан районнары фольклор коллективлары, күренекле сәхнә йолдызлары Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Миңгол Галиев, Галина Казанцева, Лена Бичарина, Зоя Борисова һәм башкалар катнашында, керәшен яшьләре Марҗый белән Илҗәнең мәхәббәтләре бөреләнеп, хыяллары чынга ашуын чагылдырган «Чәчәкле аланда» дигән романтик рухтагы театраль музыкаль композиция мәйдандагыларның кәефен тагын да күтәрде. Данлыклы Буран әбиләре чыгышына охшатып башкарылган керәшен фольклор ансамбле чыгышы да тамашачыларда соклану уятты. Аннары мәйданга Татарстанның һәм Русиянең керәшен татарлары яши торган барлык төбәкләреннән килгән, җете төстәге милли киемнәрдән фольклор ансамбльләр чыкты.

Музыкаль өлеш тәмамлангач, мәйдан түренә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов чакырылды. Ул иң әүвәл бирегә килүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм Питрауның елдан -ел яңадан-яңа бизәкләр белән тулыланып баруын искәртте. «Питрау - Русия Федерациясе төбәкләренең күп милләтле халкын берләштерүче, керәшен мәдәниятен күрсәтүче, борынгы йолалаларны туплаган, яшьләрдә туган җирләренә мәхәббәт тәрбияләүче бәйрәмгә әверелде», - диде ул һәм бу бәйрәмне яңартуга гаять зур өлеш керткән ТР Керәшеннәренең иҗтимагый җәмгыяте идарәсе рәисе, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоровка олы рәхмәтен җиткерде. Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм кунакларын Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов котлады. Ул мамадышлыларның, уңайсыз һава шартларына карамастан, һәрвакыт үзләренең хезмәт сөйгән халык булуын күрсәтеп, югары нәтиҗәләргә ирешүен, республика сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Бүгенге гүзәл бәйрәм - республикабызда яшәүче милләтләрнең үзара килешеп, тату гомер итүләренең бер үрнәге», - диде Равил Зарипов. Министр шулай ук Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Наил Дунаевка ТР Президентының Рәхмәт хатын һәм Мамадыш районы судьясы Раиса Ивановага «Татарстанның атказанган юристы» дигән мактаулы исемнең таныклыгын тапшырды. Районның хөрмәтле кешеләре, үрнәк гаилә булып гомер иткән, хәзер өлкән яшьтәге, заманында атаклы терлекче һәм комбайнчы булган Аграфена һәм Михаил Егоровларның «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнүен халык аеруча зур алкышлар белән каршы алды. Питрау кунакларын Удмуртия Дәүләт Советы Рәисе Александр Соловьевның котлавы да тантананы бизәп җибәрде.

Бәйрәмдә бүләкләр дә, тәбрикләүләр дә, шатлыклы күрешүләр дә хәтсез булды. Районның бер төркем уңганнарына, актив җәмәгать эшлеклеләренә Татарстан Министрлар Кабинеты, ТР халыклары Ассамблеясе Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды. Ә инде кунаклар дигәннән, бу көнне, мөгаен, барлык юллар да Җөригә илткәндер. Бирегә район авылларыннан, республика шәһәр-бистәләреннән генә түгел, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан республикаларыннан да кунаклар килгән иде. Алар арасында депутатлар, язучылар, шагыйрьләр, сәнгать әһелләре күп булды. Бәйрәмне оештыручыларның берсе булган «Ак Барс» холдингы матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, Питрауны күрер өчен Америка, Франция, Австралия, Сенегал, Исландия кебек илләрдән дә килгәннәр. Бәйрәм башланып, 3 сәгать үткәч тә, авылга керә торган юлларда машиналар чират тора иде әле.

Кунакларга һәрвакыт ачык йөз

Билгеле, борынгы гадәт буенча хөрмәтле кунакларны бәйрәм капкасы янында урыс, татар, керәшен милли киемнәрендәге кызлар ипи-тоз, чәк-чәк һәм башка милли тәгамнәр белән каршы алды, аларга кайнар чәй, шунда ук дөрләп янып торган чын мичтә пешерелгән коймак тәкъдим ителде. Килүчеләр Мамадыш, Алабуга районнарының, Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл, Кайбыч районының Мәлки керәшеннәре куйган йортларны, аларның үзләренә хас бизәкләрен, көнкүрешен дә кызыксынып карый. Хөрмәтле кунакларны һәр «йорт»та ачык йөз белән каршылап, милли ризыклар тезелгән табын янына дәшәләр. Мамадыш керәшеннәре «йорт»ының бер бүлмәсендә кул эшләре остасы Валентина Максимованың иҗаты үрнәкләре куелган. Тамбур чигү, хачлап нәкышләү, тоташ чигү кебек алымнар кулланып бизәлгән бистәр-сөлгеләр, ашъяулыклар, милли алъяпкычлар, түгәрәк яулыклар, сүрәкә, тамаксаларның нәфислеге, төсләрнең зәвекъ белән сайланышы, сәнгати югарылыгы хәйран итә. Буыннан-буынга тапшырылып килгән чигү серләрен өйрәнеп-төшенгән оста аларны яшьләргә күрсәтү, белгертүне максат итә. Валентина Максимованың кул эшләрен Япония, Германия кебек илләрдә дә сокланып караганнар.

Мамадыш үзәк китапханәләр челтәре куйган йорт та игътибарны җәлеп итә. Биредә безне директор Лилия Шәрифуллина каршы алды. Алар биредә заманча керәшен өен бизәгәннәр. Иң түрдә районның халык ихтирамына ирешкән кешеләренең рәсемнәре куелган. Уртада исә - район башлыгы Анатолий Иванов. Ә менә ак ситсыга күз явын алырдай җете төстәге чигү җепләре белән төшереп нәкышләнгән эскәтер, кашага, япмалар, сөлгеләр китапханәнең әйдәп баручы белгече Гүзәлия Гобәйдуллина иҗаты икән. Аларны карагач, халкыбызның кул эшләре осталары белән тагын да горурланып куясың. «Бу чигеп төшерелгән бизәкләрне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та күреп сокланды», - дип сөйли Лилия Шәрифуллина. Ул шушы системада эшләүче Комазан башы китапханәсе мөдире Мария Андреева турында да рухланып бәян итә. «Авылда төрле мәдәни чаралар үткәрү, «Карендәшләр» фольклор ансамблен җитәкләү белән бергә кул эшләренә дә, аш-суга да бик оста», - ди ул аның турында. Өстәл тутырып әзерләнгән тәгамнәрне дә мул итеп Мария Андреева пешереп килгән. «Көне буе йортыбызга кергән бар кешене сыйлап чыгарабыз, табыныбыз һич кенә дә ярлыланмый», - ди директор Лилия Шәрифуллина.

Бәйрәм бизәкләре

Керәшеннәр носариларның Петр һәм Павел исемле апостолларын искә алу көне итеп Питрауны җәй уртасында, төгәлрәк әйткәндә, 12 июльдә уздыралар. Борынгылар әүвәлрәк аның дини ягына күбрәк әһәмият бирсә, хәзер ул элеккедән килгән гореф-гадәт һәм йолалар, төрле уеннар, ярыш, җыр-биюләр белән үрелә. Аны кайберәүләр кичке Сабан туе дип тә атый. «Питрау - хәзер яшьләрнең һәм өлкәннәрнең бергәләп күңел ачу, кызлар һәм егетләрнең танышып, аралашып, көч сынаша торган бәйрәме», - ди Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев. Җырчының әйтүенчә, аның туган авылы Владимирда төп бәйрәм Троица булган. Ул Сабан туе кебек үк үткәрелгән, яулык, сөлге җыюлар белән башланып киткән бәйрәм 3-4 көн дәвам иткән.

Татарстанның һәм Русиянең халык артисты Венера Ганиева Питрауның милли гореф-гадәтләрен, йолаларны саклап калуда әһәмиятле булуын, бәйрәмнең искиткеч югары дәрәҗәдә узуын әйтә һәм аны үрнәк Сабан туе дип атый. «Балачагымда әниемнең туган авылы Субашта (Теләче районы) уза торган бу бәйрәмгә кайта идем, анда да күңелле үтә иде», - дип сөйли Венера Ганиева.

Питрау, гадәттә, кичкырын гына башлана һәм таң аткач тәмамлана. Биредә Сабан туендагы кебек үк көрәш, атлар чабышы, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, куян, әтәч тоту, катыктан тәңкә эзләү, аш кашыгына йомырка салып йөгерү, гер күтәрү, кул көрәштерү, көянтә-чиләк күтәреп узышу, аркан тартышу кебек гадәти уеннар белән бергә балык тоту бәйгесе дә уздырыла. Чөнки Петр апостол да балык тотарга яраткан икән. Тау итәгендәге Ишем суында ир-атлар һәм хатын-кызларның кул белән капшап балык тотуын күзәтү гаять күңелле.

Питрауның тагын бер үзенчәлеге - бу көнне махсус корылган сәхнәдә «Керәшен чибәре» конкурсын үткәрү. Бу юлы бәйрәмдә шушы исем өчен Русиянең төрле төбәкләреннән 20 кыз бәйге тотты. Аларның һәркайсы керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, йолалары турында бәян итә, үткәндәге милли җыр-биюләрне күрсәтә, яки сәнгатьле итеп сөйли. «Керәшен чибәре» исеменә бу юлы районның Владимир авылыннан Ольга Бочкова лаек дип табылды, аңа иң матур кыр чәчәге бәйләмен тапшырдылар, җиңүче таҗын кигерттеләр. Һәм, әлбәттә, төп бүләк 50 мең сум акча иде.

Питрауда тагын бер үзенчәлекле уен - су өстеннән сузылган бүрәнәгә утырып капчык белән сугышу. Бу бәйгедә хатын-кызлар да катнаша. Бер-бер артлы суга мәтәлгән уенчыларны халык бер мәзәк итеп тамаша кыла.

Туйда бии тукмак та, дип юкка гына әйтмиләр. Мәйданда 80 яшен уздырган әбиләрнең дә узыша-узыша утын кисү уеннарның мавыктыргыч булуы турында сөйли. Яшьләр дискотекасы, балалар мәйданчыклары аеруча җанлы иде. Биредәге төсләр балкышы, яшьләрнең дәртле тавышлары, җыр-музыка белән кушылып, чын бәйрәм кәефе тудыра. Егетләр-кызлар «Эссе» төркеме, эстрада артистлары Мөнир Рахмаев, Венера Кузнецова, Адель, Ильмира Нәгыймова, DJ Лилу җырларына биеп кинәнә.

Балалар мәйданчыгында бәйрәм профессиональ аниматорлар җитәкчелегендә бара. Бериш нәниләр «Мактанчык үрдәк» әкиятен караса, икенчеләре төрле уеннарда катнаша. Мәйдан аттракционнар, шау-шулы бәйгеләрдән гөрләп тора.

Үз тирәсенә иң күп тамашачыны, мөгаен, көрәш мәйданы җыйгандыр. Ул берьюлы ике келәмдә барды. Бил алышу өчен 70ләп көрәшче теркәлгән иде. Татар-башкорт спорт федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин әйтүенчә, Питрау мәйданы республиканың иң көчле көрәшчеләрен үзенә җыйган. Муса Җәлил призына, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәрә торган бил алышуларда, Татарстан, Русия беренчелегенә ярышларда җиңгән батырларның барысы да биредә. Алар арасында республикада иң көчле көрәшчеләрдән торган Әлмәт командасы, төрле урыннарда үткән Сабан туе батырлары Ильяс Галимов, Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Илгиз Галиев, Илдар Аббасов та бар.

Бил алышуларда авырлык буенча чикләүләр дә юк. «Көрәш бик тә дәртле, зур югарылыкта бара», - диде судья Равил Хәйруллин. Җиңүчеләргә бүләккә өч машина әзерләп куелган. Көрәш исә төн урталары узгач кына тәмамланды, батыр калган Илдар Аббасов хөрмәтенә, төнге күкне бизәп, фейерверк йолдызлары сибелде, җиңүченең үзенә исә 14 нче модельле «Лада» автомобиле ачкычы тапшырылды.

Бәйрәм, гадәттәгечә, Питрау учагы белән тәмамланды. Ә аның аша сикергән кешенең теләкләре кабул була, имеш.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: