Мәдәни җомга

Тормышка гашыйк Лилия

Талант вә иҗатларын хөкүмәт бәяли белмәгәнгә түзмичә, соңгы елларда кылкаләмнәрен балта, пычкыга алмаштырып, көнлекче хезмәтенә ялланган ир-ат рәссамнар санап бетергесез. Ә менә унбиш ел эшләгәннән соң, туристик фирмасын ябып, аның урынына керәч сәнгате остаханәсе ачкан кешеләрне күргән юк иде әле. Татар бизәгенә, асылга кайту өчен, Лилия Григорьева бик озын, урау...

Талант вә иҗатларын хөкүмәт бәяли белмәгәнгә түзмичә, соңгы елларда кылкаләмнәрен балта, пычкыга алмаштырып, көнлекче хезмәтенә ялланган ир-ат рәссамнар санап бетергесез. Ә менә унбиш ел эшләгәннән соң, туристик фирмасын ябып, аның урынына керәч сәнгате остаханәсе ачкан кешеләрне күргән юк иде әле.
Татар бизәгенә, асылга кайту өчен, Лилия Григорьева бик озын, урау юл үтә. Төньяк полюста куркыныч айсбергларга орынып уза. Мадагаскарда чуен кебек кап-кара бала-чага белән әвәрә килә. Берничә гасыр элек салынган Иран мәчетләрендә нәфис фрескаларны тамаша кыла. Таҗикстанда мамык өемнәрендә аунап, үзбәкләрдән катлама пешерергә өйрәнеп кайта. Алтайда борынгы кешеләр сырлап калдырган дивар рәсемнәрен өйрәнә. Мәккәдә меңләгән хаҗ кылучыларның тәкъвалыгына хәйран кала. Карелия карлары өстеннән "Буран"да, Камчаткада этләр җигелгән чанада җилдертә. Җәяүләп бөек Кытай диварының чакрымнарын саный.
Кая гына барса да, нәфис бу ханым дәрәҗәле кунакханәләрдә уңайлы шартлар эзләми, палатка, кибән башлы куышларда кунып, Камчатка тайгаларында адашып, Африка саваннарында сусап, әлсерәп йөрүдән тәм таба. Кулына һәрвакыт фотоаппарат тотып, Камчатка күлләре тирәсендә аю балаларының уйнавын, Мадагаскарда маймыллар кыланмышын, Балиның канатлы этләрен сурәткә төшерә бара. Нәтиҗәдә, моннан өч ел элек Лилияне "Объектив аша караш" төрендә "Бәллүр каләм" белән бүләклиләр.
Ерактан эзләгәне якында гына булган икән. Таҗикстан мамыгы никадәр йомшак тоелса да, каз мамыгыннан ясалган татар ястыгына җитми. Мәзиннәребез әйткән азан да Сәмәркандтагы мәчет әһелләренекеннән моңлырак тоела. Үзбәкләрнең тандыр нанын (икмәген) ашаганда, Лилиянең күз алдында татар әбиләре генә пешерә белгән күпергән кабартмалар җанлана. Коерыгын болгап гамьсез җилдерткән Актырнакларыбыз янында Балиның канатлы маэмайлары берни түгел икән, дип уйлый.
Сагыну хисеннән дә бигрәк, әрнү күңелне телә. Нечкәләп бизәлгән үзбәк савыт-сабасын, Иран, Төрек бизәкләрен бөтен дөньяда беләләр. Мадагаскардагы ипигә дә туймаган, арт шәрифләрен ялтыратып ялангач йөргән хәерче халыклар да үзләренең милли һөнәрләренә ябышып ята, келәмнәр тукый, агач уя, кәрҗиннәр үрә. Җир куеныннан ел саен миллионлаган тонна кара алтын чыгарган Татарстаныбызда исә татар милли һөнәренә тиешенчә игътибар бирелми, шуңа күрә татар тәлинкәсе, татар чүлмәге дигәндә дә, йә фарсыныкы, йә төрекнеке күз алдына килә.
Менә шундый йөрәк әрнүләреннән соң, элек Лилиябезнең туристик фирмасы урнашкан мәйданда балчык чүлмәкләр ясау чыгыры пәйда була да инде. Дөнья тирәли әйләнеп чыгып та хикмәт тапмаган ханым, әйтерсең лә балчык станы әйләнешендә бөек мәгънә ача, чөнки бу вакытта ул әлеге һөнәрне башлап җибәргән ерак бабаларыбызның рухын тойгандай була, һәм күңеленә илһам, көч иңә. Хәзер аның көннәре чит илләр күрергә теләүчеләргә кунакханәләр сайлап түгел, осталык дәресләрендә борынгы милли һөнәребезнең, татар орнаментының мәгънәсен аңлатып уза. Лилия шундый мавыгып китә ки, балчык яндыруда яңа алымнар өйрәнергә Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, хәтта ерак Даниягә барып кайта.
Остаханәсеннән халык өзелми. Чөнки балчык чүлмәкләр ясау бер үк вакытта сәламәтлек өчен дә файдалы. Балчык сызлаган буыннарны дәвалый. Әйләнгән станга карап тору җанны тынычландыра. Лилия балчыкның тере организмга файдасын махсус сынап караган. Бервакыт кырдан ак чәчәкләр җыеп кайткан. Бер бәйләмен пыяла савытка, икенчесен балчык чүлмәккә утырткан. Пыяладагылар өч көн дигәндә шиңде, балчык чүлмәктәгеләр ике атна сакланды, ди.
Гомумән, Лилия Григорьева бик тормыш сөючән кеше. Аңа Чичән тауларына менү һәм йорт янындагы агач башына сыерчык оясы кадаклау, Камчаткада кызыл уылдык һәм Арча урманында җыйган каен җиләген ашау, Африканың 150 сантиметр озынлыктагы, җир йөзендә нибары 650 генә калган тау гориллаларын һәм Казан яны бистәләренең берсендә әзергә-бәзер гамьсез генә көн күргән кәҗә халкын сурәткә алу бер үк дәрәҗәдә мавыктыргыч кебек. Тормыш альбомын актарганда кайсы гына сурәтенә карасаң да, җирән чәчләре, йөзенә үзенә бертөрле мөлаемлык өстәгән сипкелләре арасыннан ихлас елмаюы балкыган булыр. "Тормыш китабы күптән язылган инде, безгә исә яшәргә генә кала", - дияргә ярата ханым. Һәм яши! Кинәнеп, рәхәтләнеп, шатланып, көнләштереп яши.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: