Мәдәни җомга

Тимер нәкыш язмышы, яки кемгә – Париж, кемгә – «клиндер тишеге»

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә керәшен егете Александр Ивановның тимер картиналарыннан күргәзмә ачылды. Хәер, картина сүзе рәссамның иҗат әсәрләрен кечерәйтә кебек. Экспозициядә - йөз егермеләп иҗат эше. Һәркайсының озынлыгы берәр метр чамасы. Ике метр озынлыктагы сурәтләр дә бар. Алар чүкеп төшерү (чәкәнләү) ысулы белән бакырда башкарылган. Шундый зур күләмле панноларда рәссамның...

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә керәшен егете Александр Ивановның тимер картиналарыннан күргәзмә ачылды. Хәер, картина сүзе рәссамның иҗат әсәрләрен кечерәйтә кебек. Экспозициядә - йөз егермеләп иҗат эше. Һәркайсының озынлыгы берәр метр чамасы. Ике метр озынлыктагы сурәтләр дә бар. Алар чүкеп төшерү (чәкәнләү) ысулы белән бакырда башкарылган. Шундый зур күләмле панноларда рәссамның пычак эзе тимәгән бер генә миллиметр да юк. Бу күргәзмәне сәгатьләр буе тамаша кылырга була, чөнки бер эш каршына килеп бассаң, аннан тиз генә аерылып китәрмен димә. Уртада әсәрнең төп сюжеты сурәтләнгән, дүрт чатында исә аның эчтәлеген ачарга ярдәм иткән тагын дүрт күренеш бар. Кешеләр, хайваннар, корт-кошлар, урман-чишмәләр - ниләр генә юк! Күргәзмәдә татар халкының тарихына багышланган иҗат әсәрләре зур урын алып тора. Анда Бөек Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Казан өчен сугыш күренешләрен манзара кылырга мөмкин. Ә гомумән алганда, рәссамның иҗаты унбиш-уналты иҗат шәлкеменнән гыйбарәт. Татар халык әкиятләре, олуг шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты, Татарстаныбызга багышланган шәлкемнәр игътибарны аеруча нык җәлеп итә. Кырыс тимер телендә Зөһрә-кызның нәфислеген, Таһир белән Зөһрәнең бер-берсенә карата нечкә хисләрен, Шүрәленең бормалы бармакларын, Су анасының тарагы ялтыравын шундый оста бәян иткән рәссамга сокланмый мөмкин түгел. Рәссам бер темага бер картина иҗат итеп кенә канәгатьләнмәгән, күрәсең. Һәр шәлкемдә өчәр, бишәр, хәтта җидешәр панно күрергә мөмкин.
Күргәзмәгә карыйсың да таң каласың. Шулкадәр четерекле хезмәт, никадәр зур күләмнәр! Моны бер кеше башкарганына күңел ышанмый. Александр тимер картиналарны егет чагыннан ук иҗат итә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, янгынга каршы көрәш хезмәтендә инструктор булып эшләгәндә, ул Түбән Камада тимерне сәнгатьчә эшкәртү остасы буларак билгеле Георгий Арчуашвилиның иҗат иткән мәленә туры килә. Арчуашвили ул вакытта химкомбинатта остаханә җитәкли. Ул тимер симфониясеннән күзләрен ала алмаган егетне остаханәгә эшкә чакыра. Анда килеп керүгә, Александр гүя дөньясын оныта. Янгын сүндерүчеләр моңа кадәр эшен җиренә җиткереп башкарган егетне эзләп хәлдән тая. Кире хезмәткә әйләнеп кайтыр дип дүрт ай буе өметләнәләр. Бишенче ай киткәч кенә, шәп егетне югалтуларына сыкранып, эштән китү турында боерык сырларга мәҗбүр булалар.
Александр иң элек химкомбинатта, аннары шин заводында остаханәдә эшли, сувенирлар ясый. Аның тимер эшләнмәләрен мәртәбәле шәхесләргә, зур түрәләргә бүләк итәләр. Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевтә дә рәссам Александр Ивановның иҗат әсәрләре бар. Җитәкчелек Александрны бик хөрмәт итә, эш өчен бөтен шартлар тудыра. Ә эштән соң рәссам сюжетлы картиналар иҗат итә башлый. Беренчесе 1978 елда туа. А.Ивановның бөтен яллары, бәйрәмнәре остаханәдә үтә. Тәүлегенә ундүрт, хәтта уналты сәгать эшли. Мал җыю белән мавыкмый, ике катлы дачалар салмый, анда бәрәңге, кишер, помидор үстерми. Тимер тоткан - тилмермәс, дисәләр дә, Александрның хәтта машинасы да юк. Машина алсаң - гаражы, ватылса - тимер-томыры кирәк. Рәссам, дөнья мәшәкатьләренә чумып, иҗатына хилафлык китерүдән курка. Машина астында казынып ятарга вакыты бармыни аның?! Бер панноны иҗат итәр өчен өч айдан ярты елга кадәр вакыт кирәк. Дача өчен кадак-шөреп юнәтеп интексә, бүген күргәзмәдә йөздән артык тимер картина күрмәс тә идек. Дачаны нинди акчага салсын да, машинаны ни бетенә алсын?! Александр Иванов бер генә картинасын да сатмаган! Һәркайсы баласыдай кадерле бит!
Күптән түгел Александр Иванов Түбән Камадан Казаныбызга күченде. Яше җитмешкә якынлаша. Картиналарының язмышы көннән-көн ныграк борчый башлагач, әнә шулай гомер иткән шәһәрне, дус-ишләрне, туган-тумачаны калдырып, мәркәзгә күченергә карар кылган. Күз нурларын түгеп иҗат иткән, гомере буе күз карасыдай саклаган иҗат эшләрен музейларга алсалар, хезмәтем киләчәк буыннарга калыр иде дип хыяллана. Үзебездән өстәп, панноларны берсен музейга алып, икенчесен алмыйча, интегеп барлыкка китерелгән сәнгатьне әрәм-шәрәм итмәсеннәр иде, диясе килә. Татар халкының күпчелек тарихы кебек үк, сәнгате дә Сак белән Сок язмышын хәтерләтә ләбаса. Шундый бай тупланманы таркатмыйча бөтен килеш күрсәтсәк, Россия шәһәрләрендә генә түгел, чит илләрдә дә тамашачылар сокланудан телсез калачак. Чөнки бүген җиңел генә акча эшләргә омтылган алыпсатарлар заманында Иванов кебек оста чәкәнчеләр, аның тупланмасы кебек бәһасез байлык Татарстанда, Россиядә генә түгел, дөнья йөзендә юк.
Эш белән мавыгып, Александр дәдәй Рәссамнар берлегенә керергә дә вакыт тапмаган. Керәм дисә, сәнгать буенча махсус белеме булмаса да, оста кулны борып җибәрмәсләр иде, әлбәттә. Ә иң аянычы - Татарстаныбызда көнне төнгә ялгап иҗат итүче бердәнбер чәкәнченең иҗат остаханәсе һәм эшен дәвам итәрдәй шәкертләре булмавы.
Күн мозаикасы, балчык эшләнмәләр кебек үк, тимер нәкыш - татар халкының борынгыдан килгән сәнгать төре. Казу эшләре вакытында табылган бакыр, бронза, көмеш, алтын савыт-сабалар, калканнар, хатын-кыз бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яраклары, ат дирбияләре моңа дәлил. Казан яулап алынганнан соң, тимердән комган, тәлинкә, сандык һәм шуның ише хуҗалыкта кирәк әйберләр ясау гына рөхсәт ителә. 1970 елларда Мәскәү, Петербургларда укып кайткан бер төркем рәссамнар тимерне сәнгатьчә эшкәртү сәнгатен профессиональ дәрәҗәдә үстереп җибәрә һәм ул җәмәгать йортлары бизәлешләрендә файдаланыла. Ә бер төркем тимерче рәссамнар картина, паннолар иҗат итә. Александр Иванов та - шуларның берсе. Ул бик борынгы чорлардан килгән татар сәнгатен дәвам итә. «Дәүләт дәрәҗәсендә куелып, эш өчен бөтен шартлар тудырылса, яшь осталар әзерләп, ун ел эчендә тимер нәкышне дөнья күләменә күтәреп булыр иде», - ди бу нечкә һөнәрне үзлегеннән өйрәнгән рәссам Александр Иванов.
Александр дәдәйнең бу сүзләре уйга калдырды. Чөнки зәркәнчелек, балчык эшләнмәләр, күн мозаикасы, келәм туку, чигү, тимер нәкыш һәм башкалар нигездә үткән гасырның алтмышынчы елларында кабат торгызыла һәм профессиональ дәрәҗәдә үсә башлый. Шуннан соң биш дистә ел вакыт үтте, алтынчы дистәне түгәрәкләп киләбез. Дәүләт дәрәҗәсендә куелса, алты дистә вакыт эчендә милли һөнәрләребезне дәвам итәрдәй никадәр кадрлар әзерләп булыр иде! Без исә алтмышынчы еллардан бирле бер генә татар сәнгать мәктәбе дә булдырмаганбыз. Хәтта татарга берникадәр ирек биргән туксанынчы еллардан соң да милли сәнгать төрләрен өйрәтүне җайга салучы булмаган.
Татар милли сәнгатен торгызу җиңел булмады бит. Киез келәмнәр остасы Дөфак Рәхмәтуллин бу һөнәрне әтисе Гатаулла абзый­дан өйрәнгән. Аннары хатыны Розаны өйрәткән. Рөстәм Килдебәков, Львовка укырга баргач, Мария исемле рәссам кызга өйләнеп аны Казаныбызга алып кайта. Мария республикабызда гобелен сәнгатен үстереп җибәрә. Аңа Рөстәм абый да кушыла. Шулай ук гобелен һәм батик остасы Хәмзә Шәрипов Мәскәүдә Мухина исемендәге сәнгать-сәнәгать училищесында укып кайта. Күн мозаикасы осталары Софья Кузьминых та, Илдус Гайнетдинов та Мәскәүдә укып кайткан. Керәч сәнгате осталары Георгий Зяблицев һәм Борис Шубин берсе Львов гамәли һәм декоратив сәнгать институтын, икенчесе Абрамцево сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган. Тимер эшкәртү осталары Игорь Башмаков, Галина Богородская Мәскәүдә Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать училищесында белем алган. Зәркәнче Сара Шәкүрова Түбән Новгородтагы Красное Село зәркән промыселына барып һөнәргә өйрәнгән. Илгиз Фазылҗанов Урта Азиядә осталык туплаган. Бердәнбер алтын белән чигү остасы Луиза Фәсхетдинова шулай ук Үзбәкстан якларына барып өйрәнгән.
Күренә ки, осталар бөтен Союз буенча белем туплый, аннары кайтып, тарих катламнарын күтәрә-актара, белемнәрен милли җирлеккә сала. Шуларның һәркайсына шәкертләр беркетеп, милли һөнәрләребез буенча остаханәләр, мәктәпләр ачасы урынга, күккә карап авыз ачып утырмаган булсак, инде ничә буын яшь һөнәрчеләр үсеп җитәр иде. Башмаков гүр иясе булгач - тимер, Шубин үлгәч, балчык савыт-сабалар юкка чыкмас иде, бәлки. Ә бүген гамәли бизәү сәнгате күргәзмәләрендә һаман бер үк осталарның - йөз ягына чыккан Софья Кузьминых, алтмышын тутырган Наилә Кумысникова, җитмешен тутырып килүче Александр Ивановның һәм тагын олы яшьтәге берничә рәссамның исемнәре яңгырап калмыйча, яшьрәкләрнең иҗатлары да күренер иде. Хәзергеләрдән исә керәч сәнгате остасы Шубин да, киез келәмнәр тукучы Рәхмәтуллиннар да чыкмаячак. Чөнки борынгы һөнәрләрне саклаган, улларын өйрәткән Гатаулла абзыйлар күптән инде гүр иясе булды. Аннары бүгенге борын асты кипмәгән малайлар биләүдән төшүгә үк әтиләре алып биргән машиналарга утырып чыгып чаба. Аларның зәркәнче Фазылҗанов кебек Урта Азия чүлләрендә әлсерәп йөрмәячәкләре көн кебек ачык. Милли һөнәрләрнең кадерсезлеген күреп үсә ич алар. Кадерле булса, Казан сувенир кибетләрендә Кытайда җитештерелгән нәрсәләр һәм рус хохломасы, гжель, Палех миниатюралары, Жостово савыт-сабалары, матрешкалар, үзбәк тәлинкәләрен чыгарып сатарга хурланыр идек. Үзебезнекен кадерли белсәк, ниһаять, халык сәнгате музее ачар идек. Андый музей Казанда хәтта адәм балалары бер-берсен тотып ашаган 1920 елгы ачлык вакытында да булган. Шәһәрнең үзәгендә Сул Болакта мәһабәт бинада урнашкан ул. Җиде ел эшләгәннән соң, 1927 елда аны ябып, экспонатларны Дәүләт музеена күчергәннәр. Музей булса, балалар, яшьләр милли һөнәр үрнәкләрен күреп үсәр иде ичмасам. Кая ул! Аның каравы, мәдәният министры көмешкә музее ачып йөри. Нәкъ шәһәрнең үзәгендә, Бауман урамында! Максатлары аңлашыла - лыкынганчы эчкән халыкка музей да, күн мозаикасы да, тимер нәкыш та, балчык чүлмәк тә кирәкмәячәк! Безнекеләр, эте дә, бете дә "Боинг"ларга төялеп, Париж Сабан туйларында егермешәр миллион калдырып кайтмаса, 1925 елда кебек Парижга халыкара күргәзмәләргә татар читекләре барыр иде. Безнекеләр "Үзгәреш җилләре"нә сиксәнешәр миллион сум акча чыгарып чәчмәсә, матур читекләребез 1927 елдагыдай Италиядәге Монца Милан шәһәренә, 1928 елдагы шикелле Лейпцигка, Рига, Прага, Венада да дөньякүләм зур экспозицияләрдә күрсәтелер иде. Әмма акылын алтынга алышкан алтынын да бакырга алышыр, диләр. Шуңа күрә чәкәнче Ивановлар тимер нәкышнең киләчәге турында үзләре генә борчылып йөри дә инде. Һәм бүтән нәрсә булмагач, сувенир кибетләребездә "Бауман урамы һавасы", "Казан һавасы" һәм башка шуның ише мәгънәсез язулы савытларда "клиндер тишеге" сатыла...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Рәссам Александр Иванов.
."Мәхәббәт ялкынында".
."Казан ханлыгы".
."Чәй янында".
."Бүдәнә һәм төлке".
."Кара канат".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: