Мәдәни җомга

ТӘҮГЕ ТАТАР ГАЗЕТА-ЖУРНАЛЛАРЫ

Милли китапханбезгә 150 ел Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә зур тупланма - татар вакытлы матбугат фонды бар. Анда беренче төрки-татар газетасы нәшер ителә башлаган 1883 елдан 1945 елга кадәр гарәп графикасында, латин һәм кирилл алфавитында дөнья күргән 119 исемдә журнал, 42 исемдә газета белән танышырга мөмкин. Аларны...

Милли китапханбезгә 150 ел


Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә зур тупланма - татар вакытлы матбугат фонды бар. Анда беренче төрки-татар газетасы нәшер ителә башлаган 1883 елдан 1945 елга кадәр гарәп графикасында, латин һәм кирилл алфавитында дөнья күргән 119 исемдә журнал, 42 исемдә газета белән танышырга мөмкин. Аларны барлаганда татар матбугатының тулы бер тарихы күз алдыннан үтә.

Табигате белән аң-белемгә омтылып яшәгән татар халкының алдынгы кешеләре, эшкуарлары, хәтта кайбер рус зыялылары, татар телендә газета чыгара башларга рөхсәт сорап, патша галиҗәнапләренә күп тапкыр­лар мөрәҗәгать итә. Әмма ни кызганыч, ул омтылышларга Россия хөкүмәте тарафыннан гел киртә куелып килә. Татарлар тормыш-көнкүрешкә кагылышлы мәсьә­лә­ләрне яктырткан язмаларны, әдәби әсәрләрне, төрле ысуллар табып, әйтик, календарь, альманахлар рәвешендә нәшер итеп, дөньяга чыгарырга тырыша. Мәгърифәтче, тарихчы, әдип Каюм Насыйриның календарьлары, сәясәт һәм дин эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимовның Петербургта чыгарган "Миръат" ("Көзге") альманахлары халыкның вакытлы матбугатка булган ихтыяҗын да азмы-күпме канәгатьләндерергә тырыша.

1883 елда, ниһаять, Бакчасарайда Исмәгыйль Гаспралы үзенең "Тәрҗеман" газетасын чыгара башлый. Аны беренче гомумтөрки газета дип әйтергә мөмкин. Чөнки басманы Россия империясендә төрки халыклар яшәгән бар төбәкләрдә дә укыганнар. Газета башта бик авырлык белән тарала, әбүнәчеләре булмый. Исмәгыйль Гаспралы шул вакытларда сәяхәтләр дә кылып йөри. Ул, газетаны чыгару, тарату мәсьә­ләсендә теләктәшлек эзләп, Казанга да килә, Рәмиевләр белән дә таныша, Кавказ якларына да бара. Бакуга сәфәре вакытында бер әзәрбәйҗан зыялысы наширне, гавам белән күрешергә дип, базарга алып чыга. Шунда Исмәгыйль бәй газетаны бер сәүдәгәргә күрсәтә. Тегесе кызыксынмый, әйбер төрергә ярар әле, дип кенә алып кала. Газетаның кирәклеген, мөһим мәгълүмат чарасы икәнен ул вакытта аңлап бетермәүчеләр дә була. Гаспралының Бакуга икенче сәяхәтендә аны кулда гына күтәреп диярлек йөртәләр. Ул вакытта инде бөтенләй икенче вәзгыять була.

Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин китаплар бастырып һәм га­­­­зе­та чыгарып халыкка игелек иткән Исмәгыйль Гаспралы турында бер риваять тә сөйләп алды.

Безнең тарихка Кырым татарларыннан Исмәгыйль Гаспринский һәм Ильяс морза Бораганский исемнәре кереп калган. Икесе дә Кырым морзалары нәселеннән булган егетләр яшьтән үк үзара белешеп яши. Алар хакында телдән-телгә бер риваять йөри. Имештер, бу ике ир-егет, яшь вакытта, Кара диңгез буендагы тау башында, гомерләрен мөселман халкына хезмәт итеп уздырырга, дип ант иткән. Аларның берсе, Кырымда калып, икенчесе Санкт-Петербургка китеп хезмәт-хадимлек кылырга тиеш булган. Егетләр җирәбә сала. Аның буенча Гаспринский Бакчасарайда кала, Бораганский Санкт-Петербургка китә. Ул, шунда яшәп, матбага тотып, Петербург университетында укытып, шактый гына күп китап­лар чыгара. Ильяс Бораганский 1918 елдан соң, Санкт-Петербургтагы барча типографияләре тартып алынгач, Башкортстанга килә, Кызыл дивизия газетасын чыгарырга ярдәм итә, аны формалаштырырга булыша, хәтта басмаханәдә хәреф җыючыларны да өйрәтә.

1905 елгы инкыйлабтан соң, 2 сентябрьдә Санкт-Петербургта дин галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов тарафыннан "Нур" газетасының тәүге саны нәшер ителгәч, татарлар күпләп яшәгән барлык төбәк­ләрдә дә бер-бер артлы газета-журналлар чыга башлый. Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Җаек, Троицк, Уфа, Әстерхан, Оренбургта берьюлы берничә исемдә газета-журналлар нәшер ителә.

Китапханә киштәләрендә шушы вакыйгаларның шаһитләре булган "Нур", "Тәрҗеман" газеталарының, "Миръат" альманахының берничә саны, журналист, җырчы Камил Мотыйгый Җаекта нәшер иткән "Әл-гасрел-җәдид" журналы, "Фикер" газетасы, "Иттифакъ әл мөслимин" партиясе органы булган "Казан мөхбире"(нашире Сәетгәрәй Алкин), "Әхбар" газетасы, Әстерханда Габдрахман Гомәри чыгарган "Идел", Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан хезмәттәшлек иткән "Кояш", "Әл-ислах" гәзитләре, Әхмәтгәрәй Хәсәниләрнең "Аң" журналы, нашире Гаяз Исхакый булган "Тавыш", "Таң йолдызы", "Ил" газеталары, Ризаэддин Фәх­ретдин мөхәррирлегендәге "Шу­ра" журналы, Галимҗан Барудинең "Әд-дин-вәл әдәб", "Дин вә мәгыйшәт" ("Дөнья вә мәгый­шәт" булып та чыга), Уфадагы Диния нәзарәте органы булган "Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургыя", Самарада чыккан "Икътисад" журналлары саклана. Оренбургта чыккан "Вакыт" газетасы, "Дин вә мәгыйшәт" сәяси, дини һәм әдәби журналы, Әхмәтһади Максуди нәширлегендәге "Йолдыз", бертуган Кәримовларның "Кояш", Габдерәшит Ибраһимовның "Өлфәт" газеталары саннары бар. Коллекциядә "Мәҗмүгаи Абуз-зия" журналы игътибарны иң борынгы булуы белән җәлеп итә. Ул 1881 елда Истанбулда төрек телендә нәшер ителгән.

Тупланмада "Шура" белән "Аң" журналлары иң күп таралуы һәм дәвамлы булуы белән аерылып тора. Риза казый мөхәррире булган "Шура" тормыштагы күп мәсьәләләрне үз эченә алган. Аның сәхифәләрендә дин, сәясәт, сәламәтлек саклау, тормыш-көнкүреш һәм башка темаларга материаллар да, әдәби әсәрләр дә күп басыла. Хәсәниләр нәширлегендә дөнья күргән "Аң" басмасы сәхифәләрендә шулай ук шигырьләр дә, хикәя, парчалар да, фәнни-популяр язмалар да еш бирелә. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең мөдәррисе Галимҗан Баруди нәширлегендә чыккан җәдидчеләр журналы "Әд-дин вәл әдәб" динебезгә кагылышлы язмалары белән танылган. Дин эшлеклесе үзе үк журналның даими авторы да булган. Басма 1906 елда нәшер ителә башлый. 1908дә исә Галимҗан Баруди кулга алына. Аны сәүдәгәр Апанаевлар, Казаковлар белән бергә сөргенгә җибәрергә телиләр. Әмма ул ничектер кичектерелә һәм, дин эшлеклесе сәфәргә чыгып китә, журнал үз эшчәнлеген 1913 - 1917 елларда дәвам итә. "Әд-дин вәл әдәб"нең авторлары - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең укытучылары, хәлфәләре, мөгаллимнәре һәм шәкертләре. Журнал үзенең 1нче санында М. Гафуриның беренче әсәрләреннән булган "Әд-дин вәл әдәб" дигән шигыре басылуы белән дә кызыклы. Басма шулай ук укучыларны дин белгечләре Кәшшафетдин Тәрҗемәни, Нәкыйп Түнтәри, язучы Нәҗип Думавиның иҗаты белән дә даими таныштырып бара. "Әд-дин вәл әдәб"тә Коръәннең ул заманда бик популяр булган Әл-Манар тәфсирен дә биреп баралар. "Әд-дин вәл әдәб"тә шулай ук хәдисләр, аларны шәрехләү, шәригать, уку-укыту, театр мәсьәләләренә дә күп урын бирелә. Моннан тыш басмада көндәлек тормышта килеп туган сорауларга да җаваплар табарга мөмкин.

1914 елда Бөтендөнья сугышы башлангач, журнал сәхифәләрендә фронт темасы да чагылыш таба, чит илләрдән дә хәбәрләр басылгалый. "Дин вә мәгыйшәт" кадимчеләр органы була. Бу журнал турында Тукай, дингә мишәйт, дип көлеп әйтә торган була.

Якуб Халидинең икенче хатынының үзе белән алып килгән бирнә акчасына чыгарылган "Сөембикә" журналы игътибарны күбрәк хатын-кызларның тормыштагы урыны, вазифалары, хокуклары һәм бурычлары турындагы мәсьәләләргә биргән. "Казан мөхбире"ндә еш кына шәһәрдәге төрле вакыйгаларны, яңалыкларны тасвирлыйлар. "Йолдыз" белән "Вакыт" газеталары арасында, бер-берсенә җавап, хат язышып, тарткалашулар да бара. "Бәянелхак" сәхифәләрендә аның башка матбага белән бәхәс куертуы да кызыклы. Гадәттә газеталарның 4нче битендә бик күп реклама бирелгән. Бүлек киштәләрендә казах, үзбәк, гарәп, төрек телендәге газета-журналлар да хәтсез. Әйтик, Бакуда нәшер ителгән "Хаят", 1918 елга кадәр Ташкентта татар телендә басылган сатирик журналларга аеруча күз төшә.

Төрле эчтәлектәге һәм юнә­лештәге газета-журналлар чыккан. Ул вакытта нәшер ителгән кайбер газета-журналлар хәзерге көндә дә дөнья күрә. Әйтик, Октябрь инкыйлабына кадәр дә сатирик журналлар шактый булган. "Карчыга", "Ялт-йолт", "Чүкеч", "Яшен" журналларын бик яратып укыганнар. Без бүген 1918 елда беренче саны дөнья күргән "Чаян"ны гына беләбез.

1917-1918 елларда нибары 8 саны гына дөнья күрергә өлгергән "Балалар дөньясы", 1905 елда Мәскәүдә 5 саны чыккан "Тәрбиятел-әтфаль", 1913 елда нәшер ителә башлаган "Ак юл" журналлары балалар өчен дә матбугат булдырылуы турында сөйли. "Пионер каләме", "Октябрь баласы" хәзер "Ялкын" булып чыга.

1913 елда чыга башлап 25 саны дөнья күреп калган "Мәктәп" журналын бүген "Мәгариф" дәвам итә. Бүлек фондында хәзерге "Ватаным Татарстан"ның чишмә башы - 1922-1924 елларда дөнья күргән "Татарстан" газеты төпләнмәләре белән дә танышырга мөмкин. Ул соңрак "Кызыл Татарстан", "Совет Татарстаны", "Социалистик Татарстан" исемнәре белән укучылар кулына барып ирешә. 1920 елда "Безнең юл" журналы чыга башлый. Ул алга таба "Яңалиф", "Атака" исемнәре белән чыккан. Алар башлаган эшне "Совет әдәбияты" дәвам итә. Хәзер ул - "Казан утлары".

Әмма 1917-1919 елларда, Россия империясе җимерелеп, Совет хөкүмәте урнашкач, барлык газета-журналларны яптыралар. Аларга "буржуаз", "кадими", "Советларга каршы", "халыкны агуландыра торган", дигән ярлык­лар тагыла. Гражданнар сугышы башлангач, бер-берсенә дошман булган ак, кызыл, милләтче, фронт газеталары барлыкка килә. Һәрбер контон, волость үзенең газетасын чыгарган. Әмма алар дәвамлы булмый, тиражлары да бик аз. Кайберләре берничә ел, берише - бер-ике ай яисә ярты ел гына чыгып кала, бер яисә 4-5 саны дөнья күргәч, ябылучылары да хәтсез. Ул вакытта юбилей мөнәсәбәте белән 1 көнлек газета да нәшер иткәннәр. 1905 елдан 1924 кә кадәр шушы рәвешле 46 журнал, 300 ләп газета-журнал дөнья күрергә өлгерә.

1924 елга газеталарның барысы да советлашып бетә. Те­малар корылана. Аларда индустриализация, колхоз, бәрәңге үстерү, мал-туар үрчетү, бер сыердан савылган сөт күләме төп темаларга әверелә. Большевиклар халык мәнфәгатенә, көндәлек тормышка караган темаларның тамырына чаба, еллар дәвамында җыелып килгән тәҗрибә юкка чыга.

1917 елдан соң татар наширләре, журналистлары башка төрки халыкларга да матбугатларын аякка бастырырга ярдәм итә. Кардәш халыкларыбыз, бәлки, ул турыда әйтергә дә яратмыйдыр. Әмма ут күршебез Башкортстанда республика газеты, "Башкортстан" исеме белән дөнья күрсә дә, 1924 елга кадәр ул халык кулына татар телендә барып ирешә. 1924 елда газета икегә бүленә. Башкорт телендә чыкканының тиражы 800 булса, татар телендәгесенеке 5000гә җитә.

Инкыйлабтан соң күп кенә белемле, зыялы татарлар, аеруча сәүдәгәрләр, читкә чыгып китәргә мәҗбүр була. Кайда гына яшәсә дә, алар көндәлек тормыш вакыйгаларын күрсәтү өчен китап бастыра, газета-журналлар чыгара. Гаяз Исхакый Варшавада һәм Берлинда "Милли юл", аннары "Яңа милли юл" журналын нәшер итә. Кытайның Харбин шәһәрендә "Ерак Шәрекъ" журналы дөнья күрә. Соңрак Мукденда "Милли Байрак" газетасы чыга. Япониядә яшәүче татарлар Габдерәшит Ибраһим тырышлыгы белән басылган "Яңа япон мөхбире"н укый. Алар төрле бәйрәмнәргә багышланган бер көнлек газета да чыгара. Газета-журналлар каләм белән язылып та дөнья күрә. Әйтик, "Ерак Шәрекъ" журналы, "Милли Байрак" газетасы да башта кулдан язылган, аннары гектографта күбәйтелгән. Соңрак Төркиядән Мукденга махсус шрифтлар кайтартылгач, газета басма рәвештә чыга башлый.

Китапханәдә "Ерак Шәрекъ"ның 1921 елгы тулы төпләмәсе бар. Журналның бер санындагы соңгы битендә почтадан үтүе турында Казан сүзе язылган мөһер сугылган. Аның буенча "Ерак Шәрекъ" журналының бу саны Харбиннан махсус алдырылган дип фикер йөртергә мөмкин. 1920 елларда, күрәсең, ул кадәр үк тыюлар булмаган. Димәк ки, журналны Казанда да алып укыганнар.

Россиядән читтә нәшер ителгән газета-журналлар Россиядәге идеологиядән бәйсез була. Әмма аларның үз кыйблалары бар. Әйтик, "Милли Байрак", көндәлек тормышны чагылдыра торган газета булса да, анда коммунист­ларга каршы материаллар еш бирелә. Гадәттә, беренче биттә берәр мөһим вакыйга яктыртыла, аннары көндәлек хәбәрләр (Тукай бәйрәмнәрен үткәрү, татарлар арасындагы никахлар) языла, Төркиядәге вакыйгаларны да күрсәтеп баралар. Газета 1944 елда чыгудан туктый. Кытайга совет гаскәрләре басып керә, "Милли Байрак"ны чыгаручылар (Надир Дәүләтнең әтисе белән әнисе) кулга алына.

Шуны искә алырга кирәк, ул вакытта татар матбугаты өчен журналистлар әзерләүче югары уку йортлары булмаган. Газета-журнал бар итүче наширләр, журналистлар үз тәҗрибәләрендә өйрәнгән, көндәлек вакыйгаларны яктыртып баруның авырлыгын да үз өсләренә алып, акча юнәтү юлларын, чараларын тапкан. Аларга матди яктан татар байлары булышкан. Әйтик, Рәмиевләр "Вакыт", "Шура" журналларына химаячелек иткән, "Тәрҗеман"га да иганә ярдәме күрсәтеп торган. Бертуган Кәримовлар да газета-журналларга күп булышкан. Татар байлары Апанаевлар "Аң" журналын чыгаручы Хәсәниләргә ярдәм иткән.

Узган ел Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә татар мөһаҗирләре чыгарган вакытлы матбугат басмаларының аерым коллекциясен дә булдырганнар. Анда бүгенге көндә "Милли Байрак" газетасының 150гә якын, "Яңа милли юл"ның 40 тан артык саннары, "Ерак Шәрекъ"ның бер еллык төпләме белән танышырга мөмкин. Әбрар Кәримуллин коллекциясендә сакланучы, Әхмәт­вәли Мәңгәр фонды тарафыннан Төркиядә нәшер ителгән "Казан" журналы да бик кызыклы. Ул, төрек телендә булса да, татарлар өчен чыгарылган басма.

Әлбәттә, без газета-журналларны дистәләрчә еллар дәвамында саклаган, китапханәгә тапшырып зур игелек кылган кешеләргә чиксез рәхмәтле.

Сөембикә КАШАПОВА.

. Тәүге татар журналлары.
. «Пионер каләме» журналы.
. "Сәнәк" журналы.
. "Кызыл шәрык яшьләре" журналы.
. "Сөембикә" журналы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: