Мәдәни җомга

“Татарлыгым дан-шөһрәттән кыйммәт”

Иксез-чиксез киң дала... Йомшак җил кылганнарны сөеп үтә, елгыр атларның ялларына кагыла...

Ул арада уклар сызгырганы йөрәкне кисеп үтте, даланы ат тояклары тавышы күмде... Яшь яугирләрнең гайрәте, дала сылуларының сагышы хәтер күзәнәкләрендә аваз бирде... Сүнгән учакларның көлләре җилгә сибелде... Мең еллык тарихлы халыкның югалту, табыш­лары әллүкиләр моңына әверелеп җаннарга килеп сарылды... Ул арада аһ-зарларны, хәрабәләрне нурга күмеп өмет кояшы балкыды – иреккә, бәхеткә, хөрлеккә өмет...


Композитор Ильяс Камалның “Кыпчак рапсодиясе”н тыңлыйм. Аны Р.Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” оркестры башкара. Бу искитмәле милли рухлы, тирән эчтәлекле бай музыканы япь-яшь егет иҗат иткәненә ышанасы да килми. Аның композитор яшьтәшләре абстракт музыка, авангард әсәрләр белән җенләнгәндә, ничек әле ул милли музыка тудыру юлын сайлаган? Эксперименталь музыка иҗат итеп, дәрәҗәле конкурсларда исемен күрсәтеп танылудан баш тартып, кадерсез, бәясез юнәлешкә – татар музыка хәзинәсен баетуга йөз тоткан?

Ильяс Камал татар зыялылары гаилә­сендә туа. Әтисе Фәйзрахман Камалов – рәссам, әнисе Гөлзада ханым – педагог һәм журналист. Санкт-Петербургта яшәгәндә үк гаиләдәге ике баланы милли рухта тәрбиялиләр, өйдә гел туган телдә сөйләшәләр, татар оешмалары эшчәнлегендә катнашалар. Ильясны 6 яшьтән шәһәрнең балалар һәм яшьләр үзәгенә йөртәләр, ул анда фортепиано белән шөгыльләнергә килгән җиреннән виолончель классына килеп эләгә һәм шушы уен коралы аның язмышына әйләнә дисәк тә була. Сәләтле малайны балалар үзәгендә эшләүче Дунаевский ансамбленең симфоник оркестрына чакыралар. Татар оешмаларының концертларында да еш чыгыш ясый ул. Шундый чыгышларның берсеннән соң танылган милләттәшебез Сара Вельшакова Ильяска Казанга китәргә киңәш бирә. Аның фатихасы белән яшүсмер егет Казанга, Сара Садыйкова исемендәге конкурска катнашырга килә. Аның чыгышын композиторның кызы Әлфия ханым Айдарская да тамаша кыла һәм яшь талантны атаклы виолончель остасы Лариса Маслова белән таныштыра. Педагог аны укырга килергә чакыра. Шулай итеп, Ильяс 9 нчы сыйныфны тәмамлауга хыялындагы Казанга килә, И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесында укый башлый. Остазы Лариса Маслова аны виолончель дигән тылсымлы инструмент дөньясына алып керә.  Яшь егет оркестрлар өчен әсәрләргә аранжировкалар ясау белән дә мавыга. Остазы аның бу мавыгуын күреп, консерватория профессоры Трубин белән таныштыра. Борис Николаевич Ильясны консерваториядә укуын дәвам итәргә чакыра. Музыка училищесын тәмамлау­га, егет Казан консерватория­сенең берьюлы ике факультетында укый башлый: виолончель серләрен өйрәнүне дәвам итә һәм теория-композиция бүлегендә көй язу нигезләрен дә үзләштерә. Рәсми рәвештә берьюлы ике факультетта уку рөхсәт ителмәсә дә, уку йорты җитәкчелеге аңа бу мөмкинлекне тудыра, Ильяс төпле белем алып чыга. Әле училищеда укыганда ук виолончелистларның М.Ростропович исемендәге халыкара конкурсында катнашып, 3нче урынны яулый. Саранскида үткән Бөтенроссия конкурсыннан исә Ильяс 1нче урынны алып кайта.

Казанга килеп төшкән көненнән башлап, егет су эзләп кибеккән дәрвиш  кебек, милли музыка дәрьясына чума. Китапханәләрдән чыкмый көннәр буе утыра: укый, үзендә татар музыкасы үрнәкләреннән зур ноталар коллекциясе булдыра. Татар музыка хәзинәсенең байлыгы, барлык жанрларның диярлек җитлегеп үсүе аны сокландыра. Ләкин милләтнең хәзер бу хәзинәдән мәхрүм ителүе, ул әсәрләрнең уйналмавы, халыкка ирештерелмәве аны бик борчый.

Консерваториядә исә милли тамырларга җаны-тәне белән тартылган егетне авангард стильгә этәрәләр, танылу өчен, уңышка ирешү өчен милли богауларга калыпланмаган эксперименталь, “шаккатризмнар” белән тукылган өр-яңа музыка иҗат итәргә кирәк дип тәкрарлыйлар. Бу, әлбәттә, Ильяска бик ошап бетми. Заманча тәҗрибәләр ясаудан бигрәк, халыкчан, милли рухлы әсәрләрне ул яратыбрак яза. Тамашачы да, башкаручы музыкантлар да милли эчтәлектәге әсәрләрне яратыб­рак башкаралар, дип саный ул. “Милли юнәлештә иҗат итүнең киләчәге юк, без моннан өстен булсак кына таныла алабыз” дип санаган бер яшь композитор белән бәхәсләшергә дә туры килә аңа.

Ильяс Камал 2014 елдан бирле Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендәге әдәби-музыкаль лекторийда солист булып эшли. Ул иҗат иткән һәм эшкәрткән әсәрләрне бүген “La Primavera” камера оркестры, “Яңа музыка” оркестры, Татар дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Казан консерваториясенең “Татарика” оркестры уйный.

Кумирлары турында сорагач, Ильяс беренче итеп композиторлардан Алмаз Монасыйпов һәм Рөстәм Яхин исемнәрен атады. Рөстәм Абязовны кумир дәрәҗәсендә күрә, тик бу аларга якыннан аралашырга комачауламый: Ильяс Камал “La Primavera” оркестры өчен йөзләгән әсәр эшкәртмәсе ясаган.

Виолончель – авазлар байлыгы, тирән хис-кичерешләрне сурәтли алу үзенчәлегенә ия уен коралы. Ильяс Камал кулында ул тагын да тәэсирле, үзәк өзгеч сагышлы да, якты да яңгырый. Музыканы уйнау да, язу да аның өчен бердәй ләззәт китерә, иҗатының бу ике канаты аны тулыландыра, камилләштерә кебек. Тирән белемле, тәрбияле, тыйнак бу талант иясенә бераз әрсезлек тә килешер иде дә бит... Юк шул, аңа үзен күрсәтергә тырышу, исемен чыгартырга омтылу бөтенләй ят. Ул һаман да укуда, өйрәнүдә, иҗатта. Аның башкага вакыты да калмый. Ышанам, Ильяс Камалның исемен дә, әсәрләрен дә киләчәктә без ешрак ишетербез әле.

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: