Мәдәни җомга

Татарга гашыйк рус рәссамы

Озакламый олпат рәссамыбыз Валерий Скобеевка 80 яшь тула. Сәнгать сөючеләр аны портрет остасы, романтик рухлы сурәтче буларак белә.

Моны раслау максатында моннан ике ел элек   олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап махсус сан чыгарганда тышлык өчен рәссамнарыбызның дистәләгән иҗат эше арасыннан  Скобеевныкын сайлавыбыз турында әйтү дә җитә. Ә гомумән алганда, кылкаләм остасы Валерий Скобеевның иҗат бакчасында татар мәдәният-сәнгать әһелләренә багышланган биш дистәләп картина бар. Бөтенесендә авторның җырчы, композиторларыбызга, шагыйрь, язучыларыбызга карата тирән ихтирамы вә мәхәббәте ярылып ята.


В.Скобеев Ульян өлкәсендә дөньяга килә. Алты яшендә аякларын имгәткәч, өч еллап  гомерен хастаханәләрдә уздырырга мәҗбүр була. Яшьтәшләре белән футбол уйнау, таудан йөгереп төшеп каз тәннәре чыкканчы, иреннәре зәңгәрләнгәнче авыл елгасында коену бәхетеннән мәхрүм кала. Аның каравы, балада әйләнә-тирә мохитне күзәтү сәләте үскәннән-үсә, дөньяны тою хисе нечкәрә бара. Һәм шуның белән бергә укуда, белем алуда яшьтәшләрдән артта калмау теләге, тырышлык, үҗәтлек алга чыга. Ә бу сыйфатлар һәр иҗат төрендә дә бик кирәк. Егеткә 14-15 яшьләр тулгач, гаиләләре Казанга күченә. Валерийга мәктәпне алтын медальгә тәмамларга бер генә балл җитми. Аннары ул Казан рәсем сәнгате училищесына укырга керә. Анда портрет осталары В.Куделькин, Б.Майоров, Потягуниннан дәресләр ала. Нәтиҗәдә училищены гел «бишле» билгеләренә генә тәмамлый. Күп яшь рәссамнар Ленинградның Репин исемендәге данлыклы институтына икешәр-өчәр тапкыр кереп караса, таланты һәм тырышлыгы белән аерылып торган Валерийны беренче керүендә үк институтка кабул итәләр. Олы рәсем остасы Е.Моисеенкода укырга теләүчеләр чират тора. Моисеенко исә шулар арасыннан Валерий Скобеевны үзе сайлап ала. Егет институтны да кызыл дипломга тәмамлый. Хәтта аспирантурага калырга кыстыйлар. Әмма ул вакытта В.Скобеев өйләнеп өлгергән була инде.  

В.Скобеев 19 яшендә беренче тапкыр агач таякларга таяна. Һәм шуннан башлап агач «дусларыннан» бер дә аерылмый. 

1970 елларда зур төзелешләр романтикасы, күпләгән рәссамнар белән бергә, Скобеевны да исертә. Валерий Николаевич  “КамАЗ”га, нефтьчеләргә дан җырлый. Ул елларда байтак рәссамнар БАМга, зур-зур ГЭС, ГРЭСларга мәдхия укыса да, барысының да картиналары «Искусство», «Художник», «Огонек» кебек үзәк журналларда миллионлаган тираж белән басылып чыкмый. Ә Валерий Скобеевның «Кама өстендә акчарлаклар» картина репродукциясе, мәсәлән,  бөтен Союзны әйләнеп чыга, “КамАЗ” төзүчеләр тулай торагында һәрбер бүлмәдә эленә, чөнки төзүчеләр  һавадагы акчарлаклар белән тигезләшкән монтажникларны үзләре дип белә. 1970-1980 еллар төзелешләре турындагы күп кенә картиналар бүгенге сәнгать сөючеләр өчен кызыксыз булып калды. Скобеевныкыларны исә бүген дә яратып карыйсың, чөнки анда беренче планда Галиев, Вәлиев, Гомәровлар сурәтләнсә дә, чынлыкта шул чор һәм хезмәт романтикасы алга чыккан. 

Әмма В.Скобеев матди байлык белән генә ерак китеп булмаслыгын бик тиз шәйләп ала. Гасырлар, патшалар алмашынып, матди байлыклар кулдан китсә дә, мәдәният мәңгегә халыкныкы булып калачагын ул бик әйбәт аңлый. Мәдәният, әдәбият, сәнгать онытылса, гасырлар, чорлар чылбыры өзеләчәген яхшы сизә. Һәм армый-талмый, илһамланып язучы, композиторларны, җырчы, артистларны сурәткә ала башлый. Ә Татарстаныбызның мәдәни байлыгы төпсез кое кебек. Монда татар халкы азатлыгы өчен каләм белән көрәшкән Тукае да, фашист балтасы астында әрәм булган каһарман шагыйрь Муса Җәлиле дә, татар халкына театр дигән могҗиза бүләк иткән Габдулла Кариевы да, якты рухлы Салих Сәйдәшевы да, нечкә күңелле Рөстәм Яхины да, татарга дистәләгән опера язган Нәҗип Җиһановы да, байтак еллар татар халкын мөкатдәс  җыр аша берләштергән Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловасы да сыйган. Рәссам аларны өстән боерганга түгел, күңеле кушканга, күңеле нечкә булганга сурәтли. Үзгәртеп кору елларында телевидение, радиолар яңа хуҗаларга күчкәч, рус халкының  җыр, романслары бик тиз юкка чыга. Аның каравы «Татарстан» радиосыннан Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов, Мөнирә Булатова, Җәваһирә Сәлахова, Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларның җырларын еш яңгыраталар. «Татарстан» телевидениесеннән табигать кочагында Айдар Фәйзрахманов, Римма Ибраһимова, Венера Ганиева, Гөлзадә Сафиуллина, Зәйнәп Фәрхетдиноваларны җыр­латалар. Әнә шул радио - телевидение тапшырулары Валерий абыйның сизгер йөрәгенә сары май булып ягыла. Моңлы да, шатлыклы да җырлар аша ул татар халкының күңел борчуларын, сөенечләрен аңлый башлый. Биш гасыр буе кыйналса да,  яшәү тәмен югалтмаган татар кебек, үзе дә ул дүрт аякланып булса да яшәргә, иҗат итәргә ашкына! 

Акыллы кешеләр эшли белеп эшләгәнне биз тиз күреп ала. Г.Камал исемендәге академия театрының ул чактагы директоры Шамил Закиров һәм баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов, мәсәлән, олпат артистларыбызның рухын мәңгеләштерү ниятеннән картиналар галереясына нигез салырга булгач, беренчеләрдән булып Валерий Скобеевка мәрәҗәгать итә. Шулай итеп Шаһсәнәм Әсфәндиярова, Галия Булатова, Гөлсем Камская, Разия Миңлебаева, Фоат Халитов, Габдулла Кариев портретлары иҗат ителә. Һәм бүген Камал театрының галереясында татар артистлары портретларының өчтән бере Скобеевныкы дисәк, һич арттыру булмас. Соңыннан Валерий Николаевич  Марсель Сәлимҗанов һәм Шамил Закировны үзләрен дә сурәткә ала. 

Ул чакта Кадим Нуруллин Камал театрында администратор булып эшли. Ә бүген ул - Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең директоры. Остазы Шамил Закировтан үрнәк алып, ул да татар җырчыларының галереясын булдырырга ният иткәч, көннәрдән беркөнне Валерий  Скобеевның остаханәсенә юл тота. Һәм  шул вакытта остаханәдә булып узган җылы очрашу-килешү нәтиҗәсендә бүген җыр осталары Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова портретлары, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 3 метр зурлыкта иҗат ителгән сурәте, композиторлар Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Рөстәм Яхин сурәтләреннән гыйбарәт «Татар музыкасының алтын чоры» исемле дүрт метрга метр ярым зурлыктагы композиция барлыкка килде. Һәм без аларны филармониягә татар моңын сагынып барган саен диварларда күрәбез. Картиналарының үлчәме сүз юкта сүз булсын өчен китерелмәде, билгеле. Валерий Скобеевның күпчелек картиналары әнә шундый зур күләмле. Ике таякка таянган рәссамның кыю рәвештә зур күләмнәрне иңләве гаҗәпләндерә һәм соклану уята.  

Валерий Скобеев кебек, иҗатларында татарга дан җырлаган мөхтәрәм шәхесләр бүтән өлкәләрдә дә бар. Музыкада, мәсәлән, Александр Ключарев, аталы-уллы Василий һәм Юрий Виноградовларны  зур хөрмәт белән искә алабыз. Алар татар халык музыкасына нигезләнгән иҗатларында виртуозлыкка,  камиллеккә ирешә. Композитор Александр Ключарев төрле елларда филармонияне, Татар җыр һәм бию ансамблен, Татарстан Министрлар советы каршында музыкаль фольклор кабинетын җитәкли, радиода музыкаль тапшырулар редакторы була. Ә 1970 елда республикабызның Габдулла Тукай бүләген аңа  “Безнең дуслар”, “Идел дулкыннары” (М.Хөсәен), “Яз җыры” (М. Садри), “Синең хакта” һәм татар шагырьләренең әсәрләренә иҗат ителгән, “Канатлы яшьлек” җыентыгына кергән бүтән җырлары өчен бирәләр. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең А.Ключарев иҗат иткән “Бәйрәм бүген”, “Аулак өй” җырлы-биюле композицияләре “алтын фондка” керде. Моннан тыш Ключарев татар халык җырларын туплап ике җыентыгын нәшер итте. Аның татар драма спектакльләренә иҗат ителгән музыкалары халыкта шундый популярлашып китә ки, хәтта аерым башкарыла башлый. Мәсәлән, “Галиябану” сюитасы шундыйлардан. Александр Ключаревның татар музыкасын үстерүгә нинди зур өлеш керткәнен аңларга җырчылар өчен эшкәртелгән “Кара урман”, “Пар ат”, “Агыйдел”, “Әллүки” халык җырлары, Салават Юлаев турында симфоник поэмасы, “Урал” музыкаль картинасы, башкорт халык музыкасына нигезләнгән “Тау әкияте” балеты, С.Сәйдәшевнең “Наемщик” музыкаль драмасы нигезендә иҗат ителгән “Наемщик” балеты да ярдәм итә. Һәм әйтергә кирәк, Ключарев, хәзерге заманның бериш композиторлары кебек, татар операны барыбер аңламый, ничек язсаң шулай ярый, дип түгел, халыкка аңлаешлы булсын өчен, татар фольклорына нигезләнеп иҗат иткән.  Һәм татар операсы шул юнәлештә үстерелсә, яшәп тә киткән булыр иде, мөгаен.

Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайткан Василий Виноградов та үзен бөеккә санап, һаваланып йөрми, элек-электән Идел йортның хуҗасы булган татарларның, башкорт, мариларның җырларын туплый, ноталарга сала. Татар музыкасын өйрәнүдә үҗәтлеген һәм эшкәртүдә осталыгын күреп, аңа 1923 елда беренче татар операларын иҗат итәргә тәкъдим ясыйлар. Һәм Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәдов белән бергә ул 1924 елда “Сания”, 1929 елда “Эшче” операларын иҗат итә. 

Василий Ивановичның улы Юрий Виноградовның язмышы Валерий Скобеевныкына охшаган. Ленинград консерваториясендә белем алганда ул коточкыч  һәлакәткә эләгә. Бот башыннан бер аягын кисәләр. Яшь музыкант, консерватория­не тәмамлый алмыйча, кире Казаныбызга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Юрий Васильевич та, Валерий Скобеев кебек,  гомер юлын агач таякларга таянып уза. Шул килеш консерваториядә укыта, берничә буын композитор, музыкантлар тәрбияли. Өч аякланып татар җырларын җыя, эшкәртә. Җырчыларыбыз  “Ком бураны”, “Чирмешән” халык җырларын  аеруча яратып башкара. Шуңа өстәп, Юрий Виноградов Муса Җәлил  һәм башка татар шагыйрьләренең әсәрләренә  матур-матур җыр­лар иҗат итә.

Александр Ключарев, Василий Виноградов, “дүрт аяклы” Валерий Скобеев, “өч аяклы” Юрий Виноградов турында уйлыйсың да, бүген татар телен өйрәнүгә сау-сәламәт ике аягын терәп каршы торган үзебезнең маңкортларга һәм урыс Иванына, һәм дә мөмкинлектән файдаланып, социаль челтәрләрдә татар өстенә пычрак яудырып калырга ашыккан имгәкләргә тагын бер кат шаккатасың. Алардан татарга гына түгел, руска да бер файда да булмаячак лабаса! Басып алу, изеп тоту рухында тәрбияләнгән балалары да көннәрдән беркөнне үзләренең үк башларына җитмәгәйләре. 

Композитор Василий Виноградовның улы Юрий Васильевичның татар музыкасы хакына иҗтиһады турында әйтеп үттек. Александр Ключаревның да улы Эмиль Ключарев, әтисенең эшен дәвам итеп, озак еллар телевидениедә музыкаль тапшырулар редакторы буларак татар композиторларының иҗатын халыкка танытты. Валерий Скобеевның улы Виталий – шулай ук рәссам, абстракт картиналар иҗат итә. Безнең илдә халык абстракт сәнгатькә шикләнебрәк карый, чөнки ил буйлап сәнгать советлары юкка чыгарылып, сәнгать  өлкәсендә анархия урнашкач, рәсем ясый белгәне дә, белмәгәне дә, шаккатырам, мөгез чыгарам дип, абстракциягә кереп китте. Валерий исә – чып-чын рәссам. Җәй ахырында «Хәзинә» милли сәнгать галереясында  аталы-уллы Скобеевларның юбилейлары уңаеннан ачылган күргәзмәдә Валерий Николаевичның гына түгел, улы Виталийның да картиналарына шаккатарлык иде. Валерий да, әтисе кебек үк, эш сөя, яшәүнең һәр минутын кадерли белә икән. Юкса 50 яшьлегенә берничә залда шундый саллы экспозиция оештыра алыр идемени?! Һәр картинасында авторның кул осталыгы, күз үткерлеге,  күңел нечкәлеге  ярылып ята. Чит илләрдән чын сәнгатьнең кадерен белүче  коллекционерлар белеп алсамы? Виталий Скобеевны кулларында да күтәреп йөртерләр иде, мөгаен.

Виталийның әтисенә булган ихтирамлы мөнәсәбәтен күреп тә сокланмый мөмкин түгел. Үз-үзен белештерә башлаганнан бирле, әтисенең уң кулы, беренче ярдәмчесе бит ул. 2003 елда әнисе Нина апа гүр иясе булгач, әтисен тәрбияләү тулысынча аның кулларына күчкән. Ата белән улның бер ымнан, бер караштан бер-берсен аңлауларын карап торуы гына да күңелгә рәхәт. Мәдәният министрлыгыбызның уянганын көтмичә, Виталий дизайнер улы Александр ярдәмендә, әтисенең бөтен эшләрен туплап, зур булмаган тираж белән бик бай вә саллы китап-альбом нәшер иткән. Аннан күрмеш  министрлыгыбыз  хәзер альбомны зуррак тираж белән бастырып чыгармакчы, ди. 

Рухың таза-сау булса, бу дөнья­да кеше булып яшәр өчен тән зәгыйфьлеге дә киртә түгел. Рухи имгәкләр исә сәламәт аякларында да ерак китә алмас... 

 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: