Мәдәни җомга

ТАТАР ТЕАТРЫНЫҢ ТӘҮГЕ ХӘЛИЛЕ

Татар мәдәниятендә тирән эз калдырган нәселләр бар. Айдаровлар да шулар рәтендә. Ситдыйк Айдаров - татар театрының чишмә башында торган артистларыбызның берсе. Аның улы архитектор Сәйяр Айдаров гомере буе Казаныбызның тарихи йөзен сакларга омтылып яшәде. Оныкларының берсе, Равил Айдаров, әтисенең эшен дәвам итеп, шәһәребезнең бизәкле-чуклы агач архитектурасы буенча фәнни хезмәт язды....

Татар мәдәниятендә тирән эз калдырган нәселләр бар. Айдаровлар да шулар рәтендә. Ситдыйк Айдаров - татар театрының чишмә башында торган артистларыбызның берсе. Аның улы архитектор Сәйяр Айдаров гомере буе Казаныбызның тарихи йөзен сакларга омтылып яшәде. Оныкларының берсе, Равил Айдаров, әтисенең эшен дәвам итеп, шәһәребезнең бизәкле-чуклы агач архитектурасы буенча фәнни хезмәт язды. Икенче оныгы - рәссам Ильяс Айдаров борынгы биналарыбызны романтик рух белән сурәткә иңдерде.
Бу санда без сәнгатькяр Айдаровлар турында мәкаләләр шәлкемен башлап җибәрәбез.
2015 елның 25 декабрендә актер Ситдыйк Айдаровның тууына 120 ел тулды. Актерның гомере бик озын булмый. Ул 1938 елда 43 яшендә вафат була. Әмма сәнгатебездә тирән эз калдырып өлгерә. Чөнки музыканы нечкә тоемлый, матур итеп җырлый белгән бу актер, драматург К.Тинчурин, композитор С.Сәйдәшев белән бергә, татар халкына бик якын булган музыкаль драма жанрының нигезен салуда катнаша. Композитор С.Сәйдәшев театр өчен күп кенә музыкаль әсәрләрен нәкъ менә Ситдыйк Айдаровның тавыш мөмкинлекләренә исәпләп иҗат итә.
Белүебезчә, 1906 ел татар театрының туган елы булып исәпләнә. Татар яшьләренең аңа кадәр дә тамашалар куйганы билгеле. Ләкин тормышы ислам мәдәнияте белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә, татар халкында байтак вакытлар музыкага, рәсем сәнгатенә карата булган кебек үк, театрга да тискәре караш яшәп килгән. Шуңа күрә беренче артистларыбызга алкышлаулар эләкми. Казанда түбәтәйләр тегеп сатып, иске киемнәрне яңартып көн күргән Хәнәфи абзый да, улы Ситдыйк кул астына керә башлагач, гаилә хәлләре җиңеләймәсме, керемнәр артмасмы, дип хыялланып яшәгәндер. Әмма Ситдыйк сату эшенә түгел, музыкага күңелен сала. 1910 елда Казанда беренче оештырылган кыллы оркестрга качып кына уйнарга йөри. Ә тагын ике елдан оркестрның җитәкчесе булып китә. Артист халкы аны концертларның берсендә күреп калган булуы ихтимал. Чөнки Габдулла Кариев куйган "Асрау кыз" спектаклендә уйнарга гармунчы кирәк булгач, артист Касыйм Шамил, ике дә уйламыйча, Ситдыйк Айдаровка йөгерә. Алар Уң як Болакта яши. Касыйм Шамилне каршы алырга ишегалдына Ситдыйкның әтисе Хәнәфи абзый чыга. Аннан шүрләп, артист музыкантка гозерен әйтә алмый. Аннары спектакль өчен баянчы эзләп, Ситдыйк янына Гөлсем Болгарская да килә. Авырлык белән булса да, бу юлы уңышка ирешә. Бу хәл болай була. Ситдыйк әтисе янында кайнашадыр дип, Гөлсем апа толчокка йөгерә. Хәнәфи ага актрисаны кашларын җыерып каршы ала. Ситдыйкның исә куркудан йөзе агара. Гөлсем ханым, Ситдыйкның җиң очыннан тартып, "Сәйяр" труппасының Г. Камал әсәре буенча "Бәхетсез егет" спектаклен куюы, шуның өчен баянчы эзләүләре, репетицияләр "Эрмитаж" бакчасында баруы турында пышылдап өлгерә, һәм тавыш-гауга кубасын сизенгәндәй, тизрәк китү ягын карый. Ул киткәч, чыннан да, Ситдыйкның баш өстендә яшен уйный. Хәтта Хәнәфи ага улын өйдән куып чыгарган дип тә сөйлиләр. Шуңа да карамастан ул "Эрмитаж" бакчасына репетициягә килә, атаклы "Сәйяр" труппасының артисты булып китә.
Ситдыйк Айдаровның иҗатында 1918 ел истәлекле булган. Бу елда махсус театр белеме алган беренче татар артисткасы Әшрәф Синяева бенефис уздыра. М.Фәйзинең "Галиябану"ын сәхнәләштерәләр. Ә.Синяева Хәлил роленә Ситдыйк Айдаровны сайлый. Әйтергә кирәк, халык җырларын уен чарасы итеп сәхнәгә мендергән "Галиябану" спектакле татар операсы өчен җирлек әзерләүдә гаять мөһим роль уйный. Ә.Синяева һәм С.Айдаров беренче булып җырчы геройларны башкара. Алар татар операсының беренче карлыгачлары була, аларга яңа җырчы-артистлар иярә. Ә Петроград драма театрларында осталыгын чарлап өлгергән Әшрәф Синяева Ситдыйк Айдаров өчен остазы, сәхнә партнеры гына булып калмый, якын дусты, сердәшенә әверелә, ахыр чиктә хатыны да булып китә. Тик аларга үз башларыннан байтак авырлыклар кичерергә туры килә.
1920 елларда татар театрына багышлап язылган ялкынлы мәкаләләрнең барысында да авторлар аның аякка басуында Октябрь революциясенең мөһим ролен искәртә. "Октябрь революциясе татар театрына гражданлык хокукы бирде", - дип рухланып яза үзенең бер язмасында драматург К.Тинчурин да.
Бу сүзләрдә хаклык та бардыр, шәт. Чыннан да, Октябрь инкыйлабы эшче-крестьяннар арасыннан яшь талантлар тапты, алар өчен техникумнар, курслар, студияләр барлыкка килде. Әмма нәкъ шул елларда татар театры идеологик коралга әверелде. Аңа пролетариат идеологиясе үтеп керде. Театрыбызга "гражданлык хокукларын" бирү - татар мәдәниятен үстерү өчен түгел, бәлки большевиклар хакимиятен ныгыту өчен кирәк булгандыр да. Чынлыкта, татар театрының нинди "гражданлык хокуклары" алуы шул ук Ситдыйк Айдаров, Әшрәф Синяевалар үрнәгендә ачык күренә.
Гражданнар сугышы вакытында төрле фронтларга татар гаскәриләре белән бергә артистларның төркемнәре дә җибәрелүе мәгълүм. Шундый труппаларның берсендә Ситдыйк Айдаров белән Әшрәф Синяева да була. Алар Идел буеннан Тянь-Шань тауларына кадәр озын, урау юл үтә. "Труппа - кызылармеецларның гайрәтләрен арттыру һәм күңелләрен, аң-белемнәрен күтәрү юлында чиктән тыш зур хезмәт күрсәтте. Шуның белән бергә труппаның артистлары, вакыты туры килгәндә, контрреволюционерларга каршы мылтыклар, штыклар белән сугышты, һәм яңарак кына Кызыл Армия кулына күчкән җирләрдә җирле халыкның Совет властенә карашларын үзгәртү, кызылармеецлар белән җирле халык арасында багланыш булдыруда бик зур роль уйнады. Шуның аркасында кызылармеецларны салкынлык белән каршы алган җирле халыкларның фикерләре тиз арада үзгәрә иде. Халык Кызыл Армиянең эшче-крестьяннар дусты булганын аңлый иде", - дип язып калдырганнар укчы татар бригадасының сәяси бүлеген җитәкләгән Нигъмәт Еникеев һәм сәяси комиссары Якуб Чанышев. Ул елларда әле генә сәхнәдә уйнаган артистларның, кирәк чыгу белән, гримнарын аннан-моннан сөртеп сугышка керүләре, бас­мачылар һөҗүм итсә, мамык түкләреннән ясалган сәхнәдән торып атышулары каһарманлык дип бәяләнгәндер дә, бәлки. Әмма еллар үтү белән басмачыларга каршы көрәшнең, чынлыкта, ирек­ле Төркестанны буйсындыру, татарларны җибәреп, мөселман халыкларын үзара кыру булганын аңладык. Димәк, менә нәрсә өчен кирәк булган икән татар театрына "гражданлык хокукларын" бирү.
Шулай, Төркестанда басмачыларга каршы атышып, большевиклар хакимиятенә ныгырга ярдәм итү өчен тамашалар уйнап байтак юллар үткәннән соң, Ситдыйк Айдаров һәм Әшрәф Синяева 1922 елда кайтырга чыга. "Гражданлык хокуклары" алган татар театрының бу ике артисты мал вагоннарында (!) кайта. Икесе ике вагонга туры килә. Әшрәф Синяева юлда тиф эләктерә. Ситдыйк Айдаров актрисаны Пет­роградка, табибләргә күрсәтергә алып китә. Табибләр бик каты сакланырга киңәш бирә, шул вакытта гына авыруны җиңеп булачагын әйтә. Башта Әшрәф Синяеваның хәле, чыннан да, азрак яхшырган кебек була. Ул шундук табибләр киңәшен онытып, башы-аягы белән эшкә чума. Петроградта көнне-төнгә ялгап спектакльләр куялар. Беренче татар профессиональ актрисасы Әшрәф Синяева 1925 елның 30 мартында нибары 33 яшендә вафат була.
Ситдыйк Айдаров хатынының үлемен бик авыр кичерә, Казанга әйләнеп кайта. Ул вакытта "Сәйяр" труппасы Академия театрына кушылган. 1920 елларның уртасы - 1930 еллар. Драматург К.Тинчурин һәм композитор С.Сәйдәшевнең талантлары берләшеп, татар сәнгате мәйданына музыкаль драма жанрын китереп чыгарган бәхетле чор. Ситдыйк Айдаров иҗатының иң биек ноктасыдыр бу, мөгаен. Чөнки музыкаль спектакльләрдә барлык төп ир-ат рольләрен ул башкара. Гомумән, татар театры тарихында бик мул җимешле еллар, кызыклы тәҗрибәләр, эзләнүләр вакыты бу. 1926-1927 елгы иҗат фасылында гына да, мәсәлән, 6 ай эчендә 33 премьера куелган. Тора-бара яңа спектакльләр саны елдан-ел кимегән. Аннан соңгы сезоннарда шул ук вакыт аралыгында 23, 16 һәм аннан да кимрәк тамашалар куела башлаган. Әмма бүгенге көн белән чагыштырганда, бу саннар да бик зур тоела. Ситдыйк Айдаровның иң уңышлы рольләреннән берсе - "Зәңгәр шәл"дә Булат була. 1926-1927 елларда Айдаров Булатны 59 тапкыр башкара. "Булат ролендә Ситдыйк Айдаровны алыштырырлык артист юк", - дип язган Гадел Кутуй.
Ул елларда "Зәңгәр шәл" белән бер дәрәҗәдә диярлек Ф. Бурнаш әсәре буенча куелган "Таһир-Зөһрә" спектакле дә популярлаша. Ул да актер Ситдыйк Айдаровның иҗатында тирән эз калдыра. Ә бәлки шәхси тормышындагы үзгәрешләр дә шушы спектакльдән соң башлангандыр. 1926 ел. Ситдыйк Айдаров үзенең бенефисын үткәрә. "Таһир-Зөһрә" спектаклен куялар. Зөһрә ролен яшь, талантлы җырчы Галия Кайбицкая башкара. Спектакльне тамашачы да, Фәтхи Бурнаш үзе дә бик ошата. "Ниһаять, мин үз геройларымны таптым", - дип ул артистларның икесен дә кочак­лап ала. Премьераны Пассажда урнашкан "Гранд-отель" ресторанында зурлап бәйрәм итәләр. Шунда Ситдыйк Айдаров Галия Кайбицкаяга көмеш төсендәге ридикюль бүләк итә. Мәхәббәтләре шул көмеш ридикюльдән башлангандырмы - нәмәгълүм, ике йөрәк кавыша, әмма бу ике артистка чәчләренә көмеш йөгергәнче бергә яшәргә насыйп булмый.
Ситдыйк Айдаровның актерлык осталыгын чамаларга замандашларының истәлекләре ярдәм итә. Актер эффектлар яраткан диләр. Замандашларының берсе - актер, режиссер Хәким Сәлимҗанов, мәсәлән, үзенең истәлекләрендә бу җәһәттән мисаллар да китергән. "Ситдыйк Айдаров башкорт драматургы Хәбибулла Габитовның "Энҗекәй һәм Йолдызкай" әсәрендә сәхнәгә ат кертергә тәкъдим итте, бу номер режиссер тарафыннан рөхсәт ителмәсә дә, ул үз сүзендә торды һәм янгынчылар командасыннан ат алып килде, - дип язган ул. - Бу хәлне Айдаров Һади Такташның "Күмелгән кораллар" постановкасында да кабатлады. Ул атка атланып керә дә, атны рәшәткәгә бәйләп, чыгып китә. Шуннан ике крестьян бу атны тирәли әйләнеп, диалог алып бара. Ул күренеш Һ.Такташка бик ошады. Бүгенге спектакльдә ат булмый, дип шаяртып әйтсәк тә, Такташ чын-чынлап бала кебек үпкәли, кәефе кырыла иде", - дип дәвам иткән артист. Ә бервакыт Ситдыйк Айдаров уен белән шундый мавыгып китә ки, сәхнәдә чын-чынлап асылына. "Сүнгән йолдызлар" спектаклендә Мәх­дүм ролен башкарган вакытта була бу. Буылып тыпырчынган артистны вакытында Галия Кайбицкая коткарып кала.
Театр хакына гомерен дә кызганмаган Ситдыйк Айдаров сәнгатькә хилафлык китерүчеләргә түзеп тора алмаган, билгеле. Ә андый хилафлыклар тарихта, чыннан да, күп була. 1930 елларда, мәсәлән, режиссерларның, яңа җәмгыять кешесен тулы чагылдыру өчен натурализм, формализмга да барулары билгеле. Режиссер Вәлиев-Сульва "Зәңгәр шәл"не куйганда, табигый салына торган грим урынына артистларның битенә трактор сурәтләре төшерергә тәкъдим иткән, диләр. Коллективлашу чоры бара, янәсе. Тракторлар дәвере. Кигән киемнәрен дә мөмкин кадәр ала-кола иткән. Ишан ролен башкаручы Зәйни Солтановны режиссер бөтенләй яшелдән киендерергә булган. "Сакал-мыегың да яшел булыр", дигәч, Зәйни ага күз яше белән, "Башкасына күнәм, тик сакалым гына ак булсын", дип ялварган, имеш. Ә Ситдыйк Айдаров бу хәлләргә кискен ризасызлыгын белдергән. "Театрдан чыгарыгыз, болай киенеп, халык алдында адәм мәсхәрәсе булыр хәлем юк", - дип үзенчә уйнавын дәвам иткән.
1930 еллар - авылларга игътибар арту белән дә истәлекле. Бу юлы инде большевиклар гражданнар сугышында мамык-сәхнәләрдән мөселман кардәшләре белән атышудан соң исән калган татар артистларын һәм аларга яңа килеп кушылганнарын күмәк хуҗалыкларны ныгыту, крестьяннар арасында сәяси тәрбия эшләре алып бару өчен файдалана. Артистлар җәй көне өчәр ай буе гастрольдә йөри. Спектакльләр генә түгел, ара-тирә концертлар да куйгалыйлар. Шулай бервакыт артистлар ул елларда модада булган "шумовой оркестр" белән авыл халкын таныштырасы итә. Ситдыйк Айдаров җитәкчелегендә тарак, сыбызгы, тәлинкә, кашык, зур гына бер табак, түбә калае һ.б. шундый "музыка коралларыннан" оркестр төзиләр. "Дирижер кул күтәрүгә, чыдап кына тор, төрледән-төрле эт, мәче тавышлары колакка килеп бәрелә. Әмма колхозчылар шуны бирелеп тыңлый... Авызларын чалыштырып, күзләрен акайтып, бу тамашага хәйран булып утыручылар да булгандыр, әлбәттә. Безне артта калган кешегә санамасыннар дип фикер йөрткәннәр, күрәсең. Бер сүз дә әйтми торганнар иде үзләре. Төне буе уйнасак та, халык таралуны белми. Хәтта сәхнәгә якын килергә кыймыйча, читән артына гына качып-посып утырган карчык-корчыклар да таң әтәчләре тавышын ишетмәс булды", - дип искә алып язган Хәким Сәлимҗанов.
Ситдыйк Айдаров, чыннан да, матур җырлагандыр, күрәсең. Чөнки аны беренче татар опералары "Сания" һәм "Эшче"дә дә төп рольләрдә җырлаталар. Һәм, әлбәттә инде, Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оештырылган вакытта анда укырга юлланучы артистлар исемлегендә Ситдыйк Айдаров та була. Артист Казанга әйләнеп кайтып операларда җырларга хыяллана. 1939 елда Казанда опера театры ачуга әзерләнәләр. Беренче булып Н.Җиһановның "Качкын" операсы күрсәтелергә тиеш була. Репетицияләр үтә. Әмма Ситдыйк Айдаровка опера сәхнәсендә җырларга насыйп булмый инде. "Качкын" операсы премьерасында аның урынына бүтән артист җырлый.
С.Айдаровның театр сәнгатенә мәхәббәте шундый көчле булган ки, улына исемне дә ул беренче татар театр труппасы исеме белән Сәйяр дип кушкан. Әтисе үлгәндә Сәйярга нибары 10 яшь тулып өлгерә.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Ситдыйк Айдаров.
.С.Айдаров белән Г.Кайбицкая "Наемщик" спекталендә.
.Салих Сәйдәшев һәм Ситдыйк Айдаров.
Фотографияләр Г.Камал театры архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: