Мәдәни җомга

ТАТАР СӘХНӘСЕ ДАҺИЕ

Халкыбызның талантлы трагик артисты Мохтар Мутин турында чын дөреслекне, гадел сүзне язасым килә. Әлеге бөек артистның язмышы мине тетрәндерде, чөнки татар театрында мондый фаҗигале язмышлар бик сирәк. 1937 елда аны халык дошманы дип кулга алалар һәм ул төрмәдә һәлак була. Совет власте елларында аның исемен телгә алу мөмкин түгел иде,...

Халкыбызның талантлы трагик артисты Мохтар Мутин турында чын дөреслекне, гадел сүзне язасым килә. Әлеге бөек артистның язмышы мине тетрәндерде, чөнки татар театрында мондый фаҗигале язмышлар бик сирәк.
1937 елда аны халык дошманы дип кулга алалар һәм ул төрмәдә һәлак була. Совет власте елларында аның исемен телгә алу мөмкин түгел иде, ләкин бернинди гаебе булмавы ачыклангач та, ул милләтебез күгендә, татар театры тарихында үзенең лаеклы урынын яулый алмады. Әгәр бүтән милләттә андый шәхес, бөек артист булса, аның турында кино төшерерләр, һәйкәл куярлар, урам исемнәре бирерләр, китаплар язарлар иде.
Татар театрын безгә урыс дәүләте төзеп бирмәгән, Мәскәү, Петербургтагы кебек император театры да түгел ул. Әти-әнисенең, туганнарының, кан-кардәшләренең каргышларыннан да курыкмыйча, ашарга-ашы, кияргә-киеме, торырга урыны булмаган, ачлы-туклы язмышка, үзләренең гүзәл яшьлек елларын шундый газаплы театр тормышына багыш­лаган фидакяр җаннар сирәк. Без урыслардан ким түгел, безнең үз театрыбыз, милли сәнгатебез, музыкабыз булырга тиеш дип, Россиядәге укымышлы татар яшьләре бердәм күтәрелә. Милли үз аң уятуны, милләт берләшүне сәнгатьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Әлбәттә, дин әһелләре халык мәчеткә йөрмәс, театр диннең тамырына балта чабар дип борчылган. Әмма яшәү белән үлем бар икән, динне бернинди театр да, бернәрсә дә алыштыра алмый. Ә ул заманда 16-17 яшьлек кыз баланың сәхнәгә менүе илеңнең, халкыңның азатлыгы өчен шәһит китүгә тиңдер. Үз-үзеңне сәнгать хакына корбан итү өчен илаһи көч кирәк. Шуңа күрә театрны халык үзе тудырган!
Ә күзләре...
Күзләрендә аның
ниндидер гамь,
Ниндидер үч һәм зар иде,
Арысланның ярсу йөрәгенә,
Әйтерсең лә сәхрә тар иде.
Хәсән Туфанның Мохтар Мутинга багышланган шигыреннән өзек бу.
Мохтар Мутин - 1886 елның 2 гыйнварында хәзерге Актаныш районының Такталачык авылында Исхак абый белән Мәрьям апа гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе бик усал, көчле, беркемнән дә курыкмый, беркемгә дә буйсынмый, теләгәнен эшли торган кеше була. Хәтта авыл мулласының өенә кереп, әйберләрен талап, ярлы авылдашларына өләшә. Тавышы авылның бер башыннан икенче башына ишетелеп тора, шуңа күрә бөтен халык Исхак абыйдан куркып, өйләренә кереп бикләнә. Әнисе Мәрьям апа иренең мондый холкына чыдый алмыйча, аерылып, туганнарына, Бәләбәйгә кайтып китә. Ул вакытта Мохтарга дүрт яшьләр чамасы булган, дип сөйлиләр. Әнисе аны Бәләбәйдә гимназиягә укырга бирә, ул вакытта бу мәктәп заманасы өчен иң көчлеләрдән санала. Шушы мәктәптә ул урысча укырга өйрәнә. Мәктәпне тәмамлагач, Уфага килеп Диния нәзарәтендә бухгалтер булып эшли башлый. Шунда эшләгәндә Уфага татар театры килә. Әлбәттә, театр уйнарга рөхсәт бирмиләр. Артистларга: "Диния нәзарәтендә бер егет эшли, ул театрны бик ярата, ярдәм итсә, ул гына ярдәм итәр, аның янына барыгыз", - диләр. Мохтар мөфтидән театр куйдырырга рөхсәт ала. «Бу спектакльнең дингә бернинди каршылыгы юк», - дип мөфтине ышандыра.
Мохтар Мутинның театр белән кызыксынуы урыс артистларының уйнаганын күреп сокланудан башлана. Бервакыт ул шулар белән гастрольгә чыгып китә. Алар Чиләбе, Пермь, Екатеринбург, Петропавел, Семипалат, Омск, Томск, Иркутскида була. Хәтта ул, урыс артистлары белән ярышып, урысча «монологлар» да укый. Менә шунда ул үзенең артист буласына ышана. Аннары үзе труппа оештырып, Сә­гыйть Рәмиевнең «Яшә Зөбәйдә - яшим мин», «Низамлы мәдрәсә» әсәрләрен сәхнәгә куя, үзе төп рольләрне (Садыйк, Сөләйман) башкара. Аның геройлары искелеккә каршы көрәшүче алдынгы карашлы яшьләр була. Ул Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләрен беренче мәртәбә сәхнәдән халыкка укый. Шуннан соң ул татар сәхнәсенә сүз остасы булып күтәрелә. Яшьтән үк гаделлеккә омтылган егет, шул заманның алдынгы карашлы, бөек идеяләр белән яшәүче Уфа революционерлары белән аралашып, аларның уйларын, фикерләрен, теләкләрен чын күңелдән кабул итә, эшләрендә актив катнаша башлый. 1912 елны Казанга театрга эшләргә дип килгәч, аны Казанга кертмиләр, кире Уфага җибәрәләр, чөнки ул жандармнар күзәтүе астында була. Хәзер инде ул гастрольләр оештыра башлый.
1915 елларда Мутин «Ширкәт», «Нур» труппасында эшли. 1917 елгы Октябрь революциясен чын күңеле белән шатланып, рухланып каршы ала. 1920 елда Казанга килеп, Татарстан Республикасында театр бүлеген җитәкли. Ул театрга махсус бина булдыру өчен бөтен көчен бирә. 1922 елда татар театрының яңа бинасы төзелеп бетә. Артистлар беренче мәртәбә хезмәт хакы ала башлый. Сезонлы эшләү бетерелеп, ел буе, урыс театрларындагы кебек хезмәт итәргә мөмкинлек бирелә. Театрның сәхнә эшчеләре, реквизит, костюмершалар булдырыла, яшәргә, торырга урын-җир әзерләнә.
Гомумән, артистның Совет власте өчен никадәр кирәкле икәнен ул җитәкчеләр алдында исбат итә. Татар халкы үзенең бернинди халыктан да ким түгеллеген беренче мәртәбә театрда ишетә. Яшәсен Татарстан Респуб­ликасы, яшәсен аның театры дип, ул залга, тамашачыларга дәшә. Театрда яңа репертуар төзелә. Яңа пьесаларга заказлар бирелә, рус һәм чит ил әсәрләрен тәрҗемә итү башлана. Шушы вакыт эчендә 75 пьеса тәрҗемә ителә һәм сәхнәгә куела. Мохтар Мутин көне-төне яңа образлар иҗат итә. Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер»ендә - Давыт, Кара фикер, Кызыл фикер, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә - Батырхан, Нәкый Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу»ында - Гофрай, әзәрбайҗан драматургы Нариман Наримановның «Надир шаһ»ында - Надир шаһ, А.Островскийның «Яшенле яңгыр»ында - Дикой, Н.Гогольнең «Ревизор»ында - Городничий, Мольерның «Тартюф»ында - Тартюф, М.Горькийның «Дошманнар»ында - Захар Бардин, «Тормыш төбендә» - Барон, В.Ивановның «Бронепоезд 14-69»ында - Вершинин, А.Афи­ногеновның «Салют, Испания»сендә - Франко. Саный китсәң, бик күп. 1926 елда татар театрының 20 еллык юбилей бәйрәме уңае белән алты артистка Татарстанның атказанган артисты исемен бирәләр, алар арасында Мохтар Мутин да бар.
Мохтар Мутинга бөек трагик артист исемен Шиллер, Шекспир, Ибсен, Гауптман, Генрих Гейне әсәрләрендә төп рольләрне башкару китерә. Әлбәттә, мондый рольләрне һәрбер артист уйнарга хыяллана, ләкин күбесенең хыяллары тормышка ашмый. Мохтар Мутин бу әсәрләрне үзе тәрҗемә итә, үзе куя, үзе уйный. Элек артистларны бу комик йә трагик, бу карчык, йә бу карт, ә монысы яшь егет, яшь кызны уйнаучы артист дип амплуага бүлеп чыкканнар. Ягъни һәрбер артистның үз амплуасы булган. Әмма трагик рольләрне уйнаучы артистлар бик сирәк туа, хәер, трагедия язучы драматургларны да бармак белән генә санарлык. Эсхил, Софокл, Еврипид, ничә йөз еллардан соң безгә таныш булган Шекспир, Шиллер... Бездә трагедия жанрын беренче мәртәбә Һади Такташ «Җир уллары трагедиясе» әсәрендә сынап карый.
Күрәсең, трагедияләр язу өчен адәм баласында үз халкыңны гына түгел, бөтен дөнья халык­ларын тетрәндерерлек илаһи көч булырга тиеш. Чыннан да, бүген татар халкының трагедиясен ачкан әсәрләр бармы соң? Үз халкың турында трагедия язу милләтеңне бер баскычка күтәрү дигән сүз ул. Чөнки татар халкы үзенең бәхетсезлеген аңламаса, әкрен-әкрен генә юкка чыкканын көт тә тор. Моның өчен бөек талант туарга тиеш. Күрәсең, әле безнең милләт моңа әзер түгел.
Хәер, без милләт буларак яңа гына формалашып килә идек, милли аңыбыз күтәрелеп килгән чагында гына аның тамырына чабалар. Ул гына да түгел, без үзебез дә дәүләт төзергә әзер түгел идек. Мохтар Мутин 1917 елгы революциянең бөтен мөмкинлекләреннән тулысынча файдаланган. Кайберәүләр татар театрында татар әсәрләрен генә күрсәтик, икенчеләре исә татар халкы чит ил классикасын да карарга тиеш, дигән тәкъдим белән чыга. Без генә түгел, хәтта урыс артистлары да чит ил әсәрләрен куя, югыйсә, аларда драматурглар бездәге ише генә түгел, күп мәртәбә көчлерәк. Ул заманда Мохтар Мутинга трагик артист буларак бөтен мөмкинлекләр тудырыла.
Чыннан да, Мутинга татар драматургиясе генә җитми, аның талантын ачарга бөтен дөньяга билгеле трагедияләрне уйнарга кирәк була. Миңа үз гомеремдә берничә трагик артистның уенын күрергә насыйп булды: ул - грузин Харова, осетин Тхафсаев, башкорт халкының бөек артисты Арслан агай Мөбарәков. Тагын Остежев, Папозян турында ишеткәнем бар. Күрәсез, бармак белән генә санарлык. Трагик артист булу өчен искиткеч көчле тавыш, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән чын темперамент, тамашачыны җәлеп итәрлек тышкы кыяфәт кирәк. Иң мөһиме, сәхнәдә уйлый белергә тиешсең, фаҗигале язмышны тамашачыга шулхәтле якынайтып, үзеңнең уеның белән күңелендә, җанында гомергә онытылмаслык эз калдыра алсаң гына трагик артист дип аталып була. Андый артистның уенын карап, тамашачылар тетрәнә. Мондый артистлар - милләтнең кабатланмас шәхесләре.
Трагик артист туу өчен заман да туры килергә тиеш. Революция еллары трагедияләр уйнар өчен уңай вакыт, чөнки тормыштагы яңалык сәхнәгә менә. Мутин Шиллерның «Юлбасарлар» трагедиясен сәхнәгә үзе куя, үзе баш рольне - Карл Моорны уйный. Аның герое ­, гаделсезлеккә, тираннарга каршы баш күтәрә, халыкны алдап, талап, ришвәт алып җыйган байлыкларын халыкның үзенә кире кайтара. Әлбәттә, революция елларында мондый геройны тамашачы бөтен күңеле белән кабул итә. Бигрәк тә Мутинның көчле темпераменты, җаннарны тетрәндерә торган тавышы, гаделлек өчен үзен корбан итәргә әзер булган геройның фикерләрен артист шундый югарылык­та башкара, әсәрне тамашачы тәрҗемә әсәре түгел, үзенеке буларак кабул итә.
1921 елның 15 апрелендә В.Шекспирның «Отелло» әсәрен сәхнәгә куялар. Отелло ролендә - Мохтар Мутин. «Отелло»ның эчтәлеге гади генә әйткәндә менә шундый: Кара гарәп генералы ак тәнле итальян кызына гашыйк була һәм өйләнә. Аның белән бергә хезмәт иткән ак тәнле иптәшләре, аның бәхетле тормышыннан көнләшеп, Отеллоны һәм аның яраткан хатыны Дездемонаны һәлак итә. Иң аянычлысы шул: кара гарәп яраткан хатынын үз куллары белән буып үтерә. Соңыннан, хатасын аңлагач, үзен-үзе үтерергә мәҗбүр була. Шушы әсәр белән Мутин тамашачыны тетрәндерә алган! Чөнки беренче мәртәбә сәхнәдән адәм балалары барысы да бертигез, акмы, карамы, урысмы-татармы дигән фикер бөтен тирәнлеге белән яңгыраш ала, әле кайчан гына бакчаларга «Собак и татар не пускать!» - дип язылган була. Гомумән, Казан каласында татар халкына карата кимсетүле сүзләр ишетелгәләп торган.
Бу спектакльдә беренче мәртәбә кара гарәпнең, кеше буларак, ак тәнле Европа кешеләреннән бик күпкә өстен, гадел, кешелекле, башкаларга чын күңелдән ышанучы, хөрмәт белән караучы көчле шәхесне күрәбез. Ул ак тәнле иптәшләренең явызлыгын, кабахәтлеген, башына да китерми, чөнки үзе андый түгел. Ул намусны, вөҗданны, гаделлекне беренче урынга куя. Ә инде сәхнәдәге шундый көчле мәхәббәтнең фаҗига белән тәмамлануын тамашачы чын күңелдән кабул итә. Сүз дә юк, мондый кимәлдәге фаҗигаләрне безнең тамашачының әле күргәне булмый! Мохтар Мутинның Отеллосына тамашачы шулхәтле ышана ки, аны үз итеп, татар кешесе итеп кабул итә, спектакль вакытында һуштан язган ханымнар шактый була. Спектакль тәмамлангач, тамашачы нишләргә белмичә тетрәнеп кала.
Мохтар абый Мутинның Отелло ролен ничек уйнаганы турында күп ишетергә туры килде. Чыннан да, Мохтар Мутин Отеллоны уйнар өчен туган булган, күрәсең. 1937 елда кулга алынгач, Мутин турында язылган мәкаләләрне, рәсемнәрне, хатларны, газеталарны юкка чыгаралар. Шуңа күрә Татарстан газеталарында нәрсәләр язганны без белмибез. Әмма Уфада Башкортстандагы гастрольләре турында шактый мәгълүмат бар. «Отелло ролен уйнап, М.Мутин үзенең зур талантка лаек артист икәнлеген, театрның беренче трагик артисты икәнлеген исбат итте», - дип язып чыкты Башкортстан газеталары. «Мохтар Мутин кебек оста уйнаучыларны Башкортстан сәхнәсе күргәне юк иде. Ул - шундый көчле трагик рольләрдә бердәнбер яхшы артистыбыз». (Х.Кәрим, «Башкортстан», 1923 ел, 76 сан.) «Мохтар Мутин сәхнә дөньябызда үзенең бөек талант һәм остаз икәнлегенә, азрак мәдәни зәвык иясе булган кешеләргә дә мең дә беренче мәртәбә раслады». (Кара сакал (Н.Исәнбәт), «Башкортстан», 1923 ел, 154 сан.)
1922 елда Мохтар Мутин В.Шекспирның «Гамлет»ында Гамлет ролен башкара. Әсәрдә вакыйга Даниядә бара. Корольнең энесе абыйсын үтереп король була, аның хатынына өйләнә. Гамлет әтисен үтереп, әнисенә өйләнгән кешедән үч алырга тиеш була. Бу әсәр нәкъ шул революция елларына туры килә, чөнки яңа гына патша Россиясе җимерелә. Әсәрдәге вакыйгалар шулхәтле көчле яңгырый, әйтерсең лә автор бүгенге хәлләр турында бәян итә. Патша самодержавиесен әшәкелек, кабахәтлек, икейөзлелек, вөҗдансызлык, хакимлек өчен җанын, рухын саткан кешеләр урап алган, шуларга каршы көрәшү - һәр кешенең намус эше! Гамлет үз илен иң әшәке зиндан-төрмә дип атый. В.Ленин да Россия - халыклар төрмәсе, ул җимерелергә, яңа дәүләт төзергә тиешбез, - ди. Гамлет шушы зиндан-төрмәне җимерү, гаделлекне тергезү, илен тираннан коткару, азатлык өчен һәлак була. Әлбәттә, ул елларда бу әсәр чын заманча яңгырый. Халык гаделлекне, азатлыкны таләп итә. Шушы спектакльдә Мохтар Мутинның Гамлет ролендә уйнавы турында менә нәрсәләр язалар: «Мохтар Мутин Гамлет ролен тамашачыларны хәйран калдыру дәрәҗәсендә башкарды. Ул үзенә бик зур мәхәббәт һәм өмет баглатып калдырды». «Товарищ Мутин - несомненно великий актер, большая величина в истории татарской сцены. Его игра искренна, полна внутреннего огня и лишена нарочитого пафоса». («Известия», 1921 ел.) «Татар-башкорт дөньясында җиһан типларын уйный алучы бердәнбер артист - Мохтар Мутин». «Мутин кебек көчле талантлар тудырган милләт яши, яшәячәк». М.Мутин турында Мәҗит Гафури, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт, театр тәнкыйть­челәре Г.Кәрам, Г.Рәхим аның талантын хөрмәтләп, олылап язалар. Миңа үз гомеремдә татар артистын шундый югарылыкта күтәреп язган мәкаләләр укырга туры килмәде, чөнки Мутин артист буларак театр дөньясында милләтебезнең җиңелмәс символына әверелгән була.
Ул рольләргә бик ныклап әзерләнә, тарихны, әдәбиятны тирәнтен өйрәнә, сәхнәдә дөрес мантыйк эзли. Әйткәнемчә, заманында иң укымышлы артистларның берсе була. Иң гаҗәбе шул - аның рольләре һәрвакыт үсештә, гел яхшы якка үзгәреп, камилләшә бара.
Спектакль көнне беркем белән сөйләшми, аралашмый, шулхәтле әзерләнә, бөтен кеше аңардан куркып, коты очып тора, янына якын килмәскә тырышалар. Ул уйнаганда бөтен артист сәхнә артыннан аның уенын күзәтә - бүген спектакль ничек бетәр? Н.Исәнбәтнең «Миркәй белән Айсылу» әсәрен уйнаган вакытта, Айсылуның әтисе Гофрай картны Мохтар Мутин уйный, Айсылуны - Галия Булатова. Менә сәхнәдә Айсылу үлеп ята. Ялгыш Галия апаның күзе Мохтар Мутинга төшә, ул аның уеныннан үзе дә сизмәстән елап җибәрә. Шундый хәлдә кала ки, хәтта баш ияргә чыга алмый, шулхәтле тетрәнгән була.
Кайвакыт Мутинның сәхнәдә ычкынып китә торган гадәте була. Хәким абый Сәлимҗанов «Отелло» спектаклендә Яго ролен уйный. «Иң көчле сәхнә күренешләренең берсендә Мутин - Отелло ролендә, мине күтәреп бәрәм дигәндә генә, чак үлемнән котылып калдым», - дип Хәким ага кызык итеп безгә сөйли иде. Фатыйма апа Камалова - «Отел­ло» спектаклендә Отеллоның хатыны Дездемона ролендә. «Бервакытны ул мине чак кына буып үтермәде, пәрдәне яптылар, мине аның кулыннан тартып алдылар. Минем урынга икенче артистканы салдылар, спектакльне дәвам иттеләр, мине больницага алып киттеләр», дип сөйләде. Дездемонаны уйнаганда, Фатыйма апа Ильская, Галимә апа Ибраһимова сәхнәгә чыгарга куркып, нишләргә белмичә, ничек кенә булса да бу бәндәдән котылу юлларын эзли. Ул Галимә апага, кара аны, ирең белән йоклама, югыйсә минем белән мәхәббәт «сәхнәсен» уйный алмассың, дип һәрвакыт кисәтеп куя торган була. Бергә эшләгән иптәшләре моны әшәке кешенең уены дип кенә кабул итә, шуңа күрә аңа хөрмәтләре кими.
Болай да әтисе Исхак абыйдан калган кырыслык, таләпчәнлек, усаллык, беркемнең дә хәтерен саклап тормыйча турыдан-туры әйтүе - иптәшләренә каты күңеллелек булып тоелгандыр.
Чынлыкта, болар сәхнәне, театрны, сәнгатьне артык нык яратудан килеп чыккан нәрсәләр. Әгәр ул алай уйнамаса, тамашачы ышанмас дип, уйлаудан килеп чыккан бәхетсезлекләр. Аның бөтен теләге - үзенең уены белән тамашачыны тетрәндерү була. Шуны тирәнтен аңлаган иптәшләре аны кеше буларак кабул иткән, аңламаганнары берничек тә гафу итмәгән, гомер буе яратмаган. Шуңа да аның турында иптәшләре арасында гел каршылыклы фикерләр, бәхәсләр булып тора. Заманында аны матбугатта бөек артист дип күккә күтәрәләр. Кайбер иптәшләре исә, явыз, усал, ул уйнаса сәхнәдә уйныйсы килми дип рольләреннән баш тарта.
Кайвакыт Г.Кариев белән Мутинны бер-берсенә каршы куялар, янәсе Кариев милли репертуар торгызды, Мутин исә татар театрына чит ил классикасын алып килде.
Ул: "Миңа татар сәхнәсе тар, ир белән хатын талашы, гаилә ызгышын уйнау мине канәгатьләндерми, миңа каһарманнар дөньясы кирәк!" - дип әйтә торган була. Минемчә, Г.Кариев та, М.Мутин да татар театрының ике канаты, шуның берсе генә сынса да, татар театры югарыга күтәрелә алмый. Мутин һәрвакыт озын чәчле, күзлек­ле, беркемгә дә дәшми-карамый, кешеләрдән читтәрәк йөри, гел уйга чумган булыр. Үзенә килешеп торган бу сыйфатлар аңа горурлык, күркәмлек, мәһабәтлек өсти. Әгәр аның характерында бу сыйфатлар булмаса, бәлкем, Мутин мондый шөһрәткә ирешмәс тә иде. Ул үзенең иҗаты белән дә, холкы белән дә гаять үзенчәлекле, башкалардан бик нык аерылып торган шәхес! Чын укымышлы, урыс, Европа театрларының тарихын, әдәбиятын яхшы белә, урыс артистларының уен алымнарын, иҗатларын нык өйрәнгән, хәтере искиткеч, чит ил классик әсәрләрен яттан белә, чөнки һәрбер рольне артистларга ничек уйнарга кирәклеген өйрәтә. Кулында һәрвакыт Шекспир була. Шулкадәр таләпчән, эшләгән эшеннән бер дә канәгать булмый, иптәшләреннән дә шуны таләп итә. Гомерләр узгач, өлкән артистлар татар театры сәхнәсендә Мохтар Мутин кебек трагик артистлар башкача булмады, дип искә ала иде. Мутин кебек бөек артистның татар сәхнәсендә булмавы, аның юлын дәвам итәрлек сәләтле артистларны үстермәвебез бик кызганыч!
Татар театрына нигез салучыларның берсе - Мохтар Мутинның сәхнә эшчәнлеге олы хөрмәткә лаек. Меңләгән тамашачыны рухи яхшылыкка, яктылыкка, хакыйкатькә тугры калырга, ничек Кеше булып үләргә юл күрсәткән бөек артист Совет власте тарафыннан халык дошманы дип гаепләнеп, 1937 елда кулга алына. Колымада ачлыктан шешенеп, интегеп, этләрдән талатып, җәфалап үтерелә. Моның шаһиты Ибраһим Салахов аны ничек мыскыллап үтерүләре турында язып калдырды.
Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Мохтар Мутин кебек талантлар фаҗигале төстә һәлак булмаса, татар театры өчен тагын да онытылмаслык эшләре булыр иде. Кәрим ага Тинчурин, фаҗигале үлеменнән соң, татар театрында үз урынын алды. Бу безнең барыбыз өчен дә зур сөенеч. Фәтхи Бурнаш белән Мохтар Мутин гына һаман күләгәдә кала.
Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстан һәм Россиянең халык артисты.
Фоторәсемнәр Татарстан китап нәшрияты фондыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: