Мәдәни җомга

Сүз сурәтеннән – күз сурәтенә

Күргәзмә залында тамашачыны сәер хисләр били. Дивардагы рәсемнәргә якын килеп карасаң, гап-гади агач кайрылары, гөмбә, чәчкә таҗлары тезелеп киткән сыман. Тик борылып китеп баруың була, нидер сине әйләнеп карарга мәҗбүр итә. Әле генә күргән кайрыларда ап-ачык кеше йөзләре шәйләнә. Гади генә кешеләр түгел, һуннар юлбашчысы Баламир, Нурсолтан, Ашина токымы төркиләренең...

Күргәзмә залында тамашачыны сәер хисләр били. Дивардагы рәсемнәргә якын килеп карасаң, гап-гади агач кайрылары, гөмбә, чәчкә таҗлары тезелеп киткән сыман. Тик борылып китеп баруың була, нидер сине әйләнеп карарга мәҗбүр итә. Әле генә күргән кайрыларда ап-ачык кеше йөзләре шәйләнә. Гади генә кешеләр түгел, һуннар юлбашчысы Баламир, Нурсолтан, Ашина токымы төркиләренең акыны, исеме билгесез бер яугир сине күзәтә икән ләбаса!
Фоторәсемнәрнең авторы - күренекле шагыйрь, прозаик, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев. Күргәзмә "Тынлык авазы" дип исемләнгән.
Тынлык авазы ша­гыйрь­не Казан янындагы урманнарга чакыра. Ул да башта каен-сеңелләрне сыйпап кына үтә, әйләнеп карый һәм шәйләнер-шәйләнмәс кеше йөзләре күргәч, аларны фотога төшереп ала. Табигать үзе сәнгать барлыкка китерә. Арада иң талантлы "рәссам" каен агачы икән. Бу агач әллә нинди могҗизалар хасил иткән. Элек әсәрләренең берсендә "пеләш гөмбә" дип тәкәллефсез генә телгә алган булса, хәзер шагыйрьнең гөмбәләргә дә карашы үзгәргән. Көз көнне бер чәчәк тә калмагач, урманга ямь, бизәк өсти бит алар! Табигать үзе кеше сурәтен ясагач, нигә соң алайса динчеләр гасырлар буена "кешене, хайваннарны сурәткә алу тоела", дип аңыбызны агулап, сәләтле ул-кызларыбызны иҗат эшеннән тыеп килде? Шул тыюлар булмаса, татар рәссамнары үткән гасыр башында гына түгел, күпкә алда мәйданга чыгар иде, бәлки.
Никадәр матур булмасын, татарның рәсем сәнгате берничә гасыр буе гел чәчәк-чачактан гына тормас, һәм бәгъзе кавемнәр милли рәсем сәнгатебезне "примитив, артта калган" дип мыскылламаган булыр иде. И, рәссамнарыбызның шул дини наданлык аркасында иҗат юлларында күргән михнәтләре!
Дәүләт Эрмитажында реставратор булып эшләгән, Габдулла Тукай, Мулланур Вахитов, Исмәгыйль Гаспралының сын-сурәтләрен иҗат иткән беренче сынчыларыбызның берсе Мирзаҗан Байкиев, милләттәшләребез "кяфер", "пот ясаучы" дип җанына тигәч, Коръән-Кәримне сүзгә-сүз түгел, мәгънәсенә төшенеп тәрҗемә иткән Муса Бигиевкә барып, сурәт мәсьәләсенә аңлаешлык кертүне үтенә. Шуннан соң гына җанына тынычлык таба. Коръән кеше сурәтен тыймый икән, аны тәрҗемә итүчеләр башыбызны бутаган, димәк. Чынлыкта, адәм баласы да табигатьнең бер өлеше. Бу күргәзмәдә кешенең табигать белән бергәлеге аеруча ачык сизелә. Шулай булгач, кеше сурәтен ясаудан тыю урынсыз, ахмак бер гамәлдер.
"Бу рәсемнәр - сынлы сәнгатьнең кысаларын киңәйтә торган яңа бер өлкә", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында сәнгать белгече Розалина Шаһиева. Аларны иҗат итү өчен фәйләсүф булу кирәктер. Чөнки шул ук имән, каеннар яныннан без дә үтеп йөрибез, гөмбә, чәчәкләрне без дә күрәбез. Әмма туктап, аларга мәгънә бирү һәрберебезнең дә хәленнән килми. "Татлы йокы", "Ут яралгысы", "Каен таҗы" һәм башка исемнәр үзләре үк фоторәсемнәрнең фәлсәфи эчтәлегенә ишарәли.
Тынлык авазын күргәзмәдә авторның иҗатташлары, дуслары Фәндәс Сафиуллин, Ислам Әхмәтҗанов, Рабит Батулла, Гәрәй Рәхим, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, җырчы Рафаэль Сәхәби, Азнакай якташлар җәмгыяте рәисе Халисә Исмәгыйлева да тыңлады.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: