Мәдәни җомга

СЫЗЫЛЫП КАЛА ЭЗЛӘР

Галимнәр Зөфәр Рәмиев, Зөфәр Мөхәммәтшин хезмәттәшләре Динә Вәлиеваны күрделәр исә: - Сәлам, якташ! - дип исәнләшәләр. - Хәлләрең ничек? Баксаң, З.Рәмиев Кама Тамагы районындагы Уразлы авылыннан икән. З.Мөхәммәтшин Иске Барыштан. Д.Вәлиева (04.04.1936) исә Казанда туган. Әмма аның әнисенең нәсел тамырлары Апас районындагы Танай-Турай авылына тоташкан, ягъни өчесе дә бер тирәдәге...

Галимнәр Зөфәр Рәмиев, Зөфәр Мөхәммәтшин хезмәттәшләре Динә Вәлиеваны күрделәр исә:
- Сәлам, якташ! - дип исәнләшәләр. - Хәлләрең ничек?
Баксаң, З.Рәмиев Кама Тамагы районындагы Уразлы авылыннан икән. З.Мөхәммәтшин Иске Барыштан. Д.Вәлиева (04.04.1936) исә Казанда туган. Әмма аның әнисенең нәсел тамырлары Апас районындагы Танай-Турай авылына тоташкан, ягъни өчесе дә бер тирәдәге тарихи Тау ягыннан!
- Танай-Турай белән элемтәне өзгән юк, - дип җавап кайтара Динә ханым. - Туганнар белән хәбәрләшеп-аралашып торабыз. Тик әни генә юлсызлык үзәккә үткән заманда авылга еш кайта алмады. Үләмә елгасы буендагы ал чәчәкләрне күрергә тилмереп яшәде. Моны искә төшереп, әнинең Казандагы каберенә Турайдан җир алып кайтып салдым. Рухы шат булсын!
Динәнең әнисе - Диләфрүз Фатыйх кызы Йосыпова (1901-1984) - Сәүдәгәр баласы. Әтисе, энеләре белән бергә, сату-алу эшен киң колачлы итеп оештырган. Төрле ярминкәләргә йөргән. Танай-Турайда хәзергә кадәр сакланган таш кибет, туганы Марс Бикбаев сөйләгәнчә, шул шөһрәтле чакларны бүген дә искә төшереп тора. Әмма илдә совет влас­те урнашкач, сыйнфый көрәш башлангач, сәүдә эшләре артка тәгәрәгән. Фатыйх-Ләйлиҗамал балалары Гөлчирә, Габделәзәл, Диләфрүзне, бай токымыннан икәнлекләре беленгәч, югары уку йортына да кабул ителмәгәннәр. Алар белем алырга тилмергән.
Яр сайларга вакыт җиткәч, гадәттә, алар тиңнәрен үзләре кебек нахакка рәнҗетелгәннәр арасыннан тапкан. Диләфрүз нәсел шәҗәрәсе Биектау районының Ташлы Кавал авылы муллаларына ялганган Кәрим Ярулла улы Яруллинга (1891-1964) кияүгә чыккан. Дөресрәге, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлап Казанда башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә калган, хатыны Галия дөньядан вакытсыз киткәч, нишләргә белмәгән тол иргә балалары Әлфия белән Илгизне үстерешкән. Гаиләгә ныклык өстәп, үзе дә Динә белән Диләрә исемле кызлар алып кайткан.
Поликлиникада санитарка булып эшләгән, татар әдәбияты белән даими танышып рухын баеткан Диләфрүз Яруллина балаларын укытырга теләгән. Ни аяныч, Диләрә бу яшькә җитә генә алмаган, дөньядан вакытсыз киткән. Арадан Динә, әтисе өйгә алып кайткан дәфтәрләрне тикшерә-тикшерә, укытучы булырга хыялланган. Казан дәүләт педагогика институтының рус-татар бүлеген (1955-1960) тәмамлаган. Шунда укыганда, Галимнәр йортына сәнгать буенча лекцияләр тыңларга йөргәндә, Казан дәүләт университетының геология факультеты студенты, булачак язу­чы Диас Вәлиев белән танышкан һәм кияүгә чыккан. Ире 4-5 курсларда укыганда, Арча районының язучы Гомәр Бәширов туган Яңа Сала авылы мәктәбендә балаларга тел һәм әдәбият хикмәтләрен өйрәткән.
Аннары, Д. Вәлиев диплом алгач, ике айлык сабый - Майяны күтәреп, гаилә Себергә (1962) таба кузгалган. Яшь геолог Диас Кемерово өлкәсенең Одра-Баш, Тимертау бистәләрендә күмер ятмаларын эзләгән. Укытучы Динә кичке урта мәктәптә геологларга рус теле һәм әдәбияты, тарих укыткан.
Хәл белешергә, дөнья күрергә дип, алар янына Динәнең романтик күңелле әтисе Кәрим Яруллин да килеп төшкән. Әмма диңгез өсте тигезлегеннән өч километр биеклектәге төбәк климаты аңа килешмәгән. Кан басымы күтәрелгән, йөрәген инфаркт эләктереп алган. Агай, үз аягында чакта, ашыгып-кабаланып, кайтыр юлга кузгалган. Әмма вагон ятагында хәле тагын да авырайган. Юлаучы Новокузнецк станциясендә поезддан шәһәр хастаханәсенә күчерелгән. Хәбәр җибәрелгәч, авыру янына Казаннан кызы - теш технигы Әлфия белән улы - радиоинженер Илгиз дә килеп җиткән. Тик аларга сырхауның савыгуын күрергә насыйп булмаган. Кәрим агай 1964 елның 4 ноябрендә чит җирдә җан биргән.
Табибләр, шул сәгатьтә үк, мәетне тизрәк алып китүне таләп иткәннәр. Югыйсә, аның гомуми каберлектә җирләнәчәген белдергәннәр.
Көтелмәгән хәсрәттән һәм чарасызлыктан Илгизнең күзләреннән сагыш яше аккан. Ир-атның трамвайда елап баруына янәшәдәге карт игътибар иткән:
- Нәрсә булды, улым?
- Әти вафат...
- Мин Новокузнецк шәһәре мулласы булам. Әтиеңне безгә алып кайт. Үзебезчә, мөселманча җирләрбез.
Менә шулай, һич көтмәгәндә, К.Яруллин Новокузнецк зиратында мәңгелеккә ятып калган. Күтәреп булмаслык әлеге югалтудан Вәлиевләрнең җаннары тет­рәнгән. Күңелләрендә Себердә озакка калу теләге сүрелгән. Борылмалы юллар (1965) кабат Казанга алып кайткан.
Ни кызганыч, мәктәпләр күп булса да, башкалада укытучыга эш табылмаган. Әмма: "Сынлы сәнгать музеена экскурсовод кирәк", - дигән хәбәр ишетелгән. Рәсем ясарга яраткан ханым сәнгать сарае ишеген ачып кергәч, искитәрлек картиналар чолганышына килеп эләккәч, аһ иткән. Монда озакка калачагын белдереп, Ленинградтагы Илья Репин исемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтының сәнгать факультетында (1966-1972) читтән торып укыган. Динәнең әлеге үҗәт омтылышын студент чакта археологик экспедицияләргә алып чыккан тарих фәннәре докторы Альфред Халиков та хуплаган. "Диплом эше итеп: "X-XIII гасыр­ларда Идел болгарлары сәнгате" темасын ал. Үзем фәнни җитәкчең булам!" - дигән. Нәтиҗәдә, җирле казаныш турында югары дәрәҗәдәге хезмәтне күреп, комиссия әгъзалары шаккаткан. Мәскәүдән килгән "СССР халыклары сәнгате" тупланмасын чыгаручы мөхәррир Олег Сопоцинский хәтта диплом яклаучыга: "Мәкаләгезне чираттагы томга тәкъдим итегез!" - дип әйткән. Язма басылып та чыккан.
Аннары киң күңелле Олег Игоревич татар кызына:
- Сез бу темага диссертация языгыз! - дигән.
Нәтиҗәдә Мәскәү Сынлы сәнгать академиясе аспирантурасының көндезге бүлегендә (1974) белем алу, фәнни хезмәт иҗат итү башланган. Тик тормыш ыгы-зыгыларына бәйле рәвештә, аны яклау берникадәр кичектерелгән. Сәнгать фәннәре кандидаты булганчы 1981 ел килеп җиткән.
Хезмәт юлы исә (1977 елдан) Г.Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының сәнгать бүлегендә, Баян Гыйззәтуллин җитәкчелегендә дә­вам иткән. Динә Кәрим кызы милләттәшләребез яшәгән төрле төбәкләргә юл ялгап, экспедицияләрдә халык иҗаты җәүһәрләрен барлаган. Алтын Урда чорының искитәрлек сәнгатен тәфсилләп өйрәнгән. Бизәкле-серле шәмаилләрдән, чәчәкле-рәсемле тукы­малардан, төрле чорлар кайтавазын ишеттерүче чүлмәкләрдән хик­мәт эзләп, һөнәрчеләребез казанышлары үрнәкләрен мактанычыбызга әйләндергән. Хаксызга онытылмасыннар дип, рәссамнар турындагы хатирәләрне кәгазь битенә теркәп калырга ашыккан. Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе 2011 ел ахырына кадәр армый-талмый хезмәт итеп, халкыбызның уңганлыгын-булганлыгын раслаучы дәлилләрне асыл тарихыбызга югалмаслык итеп теркәп калдырган.
Әни кешенең балалары - кызларының уңышы белән горурланырлыгы да бар. КДУның биология факультетын тәмамлаган Майя (1962) - унлап китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Соңгы унбиш елда Казан дипломы белән АКШның маймылларны өйрәнүче фәнни институтында ачышлар да ясый, әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Үзенчә яшәп киткән язучы Диас Вәлиев Динә (1964) исемен куштырган икенче кыз - университетның тарих факультеты шәкерте булган. Аннары әнисе Динә ханым эшләгән институтта аспирантура тәмамлаган. Мәскәүнең Сынлы сәнгать академиясендә сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган. Динә Диас кызы - Казанның сынлы сәнгать музеенда директорның фәнни эшләр буенча урынбасары.
Гаиләнең сокланып искә алырлык, җирдә сызылып калырлык гүзәл эшләре байтак...
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: