Мәдәни җомга

ШӘҖӘРӘ ТАБУ КЫЕНМЫ?

Һәр кеше үз халкының үткәннәрен, авылы, нәсел-ыруы тарихын, башкача әйтсәк, җиде буын әби-бабасын белергә тиеш. Бу - борынгыдан ук буыннан-буынга тапшырылып килгән әманәтләрнең берсе. Соңгы елларда милләттәшләребездә олысы-кечесенең шәҗәрәләрне өйрәнә башлавы, әлбәттә, күркәм күренеш. Әмма шәҗәрә төзү - шактый катлаулы эш. Шуңа да аны башкарып чыгу зур сабырлык сорый. Кайбер...

Һәр кеше үз халкының үткәннәрен, авылы, нәсел-ыруы тарихын, башкача әйтсәк, җиде буын әби-бабасын белергә тиеш. Бу - борынгыдан ук буыннан-буынга тапшырылып килгән әманәтләрнең берсе. Соңгы елларда милләттәшләребездә олысы-кечесенең шәҗәрәләрне өйрәнә башлавы, әлбәттә, күркәм күренеш. Әмма шәҗәрә төзү - шактый катлаулы эш. Шуңа да аны башкарып чыгу зур сабырлык сорый.
Кайбер нәсел кешеләренең әби-бабайларыннан ук калган шәҗәрәләре бар. Әмма күпчелек, гадәттә, берничә буын бабасының исемен генә белә. Элеккерәкләрен өйрәнгәндә исә еш кына хаталар китә. Ә инде бер генә буында ялгышсаң да, билгеле ки, шәҗәрәнең әүвәлге өлешләре дөрес бармаячак. Шуңа күрә әби-бабаларыбызны ачык­лаганда, архив документларына таянып эш итү мәслихәт. Алар - күптөрле. Метрика язулары һәм ревизия сказкалары - арада иң күп генеалогик мәгълүмат бирә торган документлар.
Мәчетләр буенча метрика язулары 1829 елдан 1918-1920 елларга кадәр, ә кайберләре 1930 еллар ахырына кадәр алып барылган. Метрика кенәгәләре, гадәттә, 4 өлештән тора: һәрбер мәчет буенча ел дәвамында туучы, вафат булучы, никахлашучы һәм аерылышучыларны язып барганнар. Аларны өйрәнгәндә, аеруча туу һәм никах турында язуларына игътибар итү кирәк. Бала тууы турындагы язуда күп очракта аның атасы, бабасы, анасы һәм анасы ягыннан бабасы тәгаенләп теркәлә. Гаилә коруга караган язуда никахлашучылар, аларның нинди яшьтә, җәмәгатенең ничәнчесе булуы, кемнең кайсы авылдан икәнлеге, никахта кәләш һәм кияү ягыннан катнашучы вәли вәкилләр, шаһитләр, мәһәр күләме күрсәтелә. Әлеге язулар ярдәмендә кемнең кемгә туган тиешле булуын ачыклап, соңгы тапкыр 1858 елда үткәрелгән 10 нчы ревизия сказкаларыннан үзеңнең гаилә очыңны табарга була. Гомумән, барысы да уңышлы барса, Казан губернасы авыллары буенча 1716, 1719 елларда үткәрелгән җанисәп алу документларына кадәр килеп җитәргә мөмкин. Кайбер аерым авыллар буенча 1678 елгы язулар да бар, аннан да элегрәк алып барылган Писцовая кенәгәләреннән дә кайбер аерым кешеләр буенча XVII гасырга барып җитү ихтимал. Аннан да борынгырак вакытларда яшәгән бабаларыбыз­ны кайбер авылларда электән үк булдырылган шәҗәрә китаплары аша гына белергә мөмкин, тик еш кына алардагы мәгълүматның дөреслеге шик тудыра.
Метрика кенәгәләре буенча туганлык җепләрен эзләгәндә, документтагы кайбер үзенчәлекләрне дә исәпкә алу сорала. Шуларның берсе - милли гореф-гадәтләребез буенча никахларның кияү ягында үткәрелмәве. Алар, нигездә кәләш авылында уздырылган, шуңа да кәләшнең кайсы авылдан туган булуын ачыкламыйча торып, никах язуын табу катлаулана. Шулай ук тол калган яисә теге яки бу сәбәп белән иреннән аерылып кайткан хатын-кыз, икенче тапкыр кияүгә чыкканда, никах аның беренче ире авылында яки күченеп киткән җирендә дә булырга мөмкин. Мондый очракларда мәгълүматны XX гасыр башындагы туу турындагы метрика язуларыннан эзләргә кирәк, анда, балаларны теркәгәндә, аналарының кайсы авылдан икәнлеге күрсәтелә.
Шул ук вакытта төрле елларда һәм төрле муллалар тарафыннан тутырылган метрика язуларының да тулылыгы төрлечә. 1860 елларга кадәрге метрикаларда туу һәм вафат булу турындагы язулар күбесенчә кыска бирелгән, 1887-1894 елларның метрикалары тулы күләмдә язылган булулары белән аерылып тора, аларда кайбер очракта 1834 елгы ревизиягә кермичә калган бабаларыбызның исемнәрен дә очратырга мөмкин. Мәсәлән, Казан губернасы, Казан өязе Шушмабаш авылының 1893 елда вафат булучылар арасында Әюп исемле картның бу дөньядан үтүе теркәлгән. Анда аның атасы Даут Габдулла улы Кариев дип күрсәтелгән.1834 елгы ревизия язуында Әюп һәм аның атасы 1785 елда туган Даут Абдуллинны күрәбез. 1762 елгы ревизия кенәгәсеннән 1721 елда туган Кари Азяйкинны һәм аның улы Габдулланы табабыз. Шулай итеп, кайбер очракларда 1890 еллар метрика язуларында Петр I идарә иткән вакытта яшәгән бабаларыбызның исемнәрен очрату ихтималы да зур.
Архив документларының барлык елларга да булмавы да шәҗәрә төзүдә кыенлыклар китереп чыгара. Аеруча Казан губернасына кергән авыллар буенча 1782, 1795, 1811, 1816 елгы ревизияләрнең сакланмавы начар. Бу очракта, метрика язуларын карап, элегрәк яшәгән бабаларыбызны эзләү зарурлыгы туа. Шулай ук, никах язуларын җентекләбрәк карап, бер үк төрле ыру тамгалары аша булса да, авылда тагын кемнәр белән туганлык җепләре булуын ачыклап карарга мөмкин әле.
Архив документларында төгәлсезлекләр дә еш очрый. Әйтик, никах язуларында кияү белән кәләшнең яшьләре күп очракта аларның туган еллары белән туры килми. Кешенең исеме метрикада язылганча булмыйча, аның башкача йөртелгән булуы да ихтимал, ул бу очракта документларга яңа исеме белән кереп киткәли. Вафат булучыларның ата-бабаларының исемнәрендә дә еш кына төгәлсезлекләр күренә. Аларның иң киң таралганы - мулла теркәлүченең атасы яки бабасының исемен хәтерләмәсә, барысын да Габдулла исеме белән язып куя. Ревизия язуларында да хата белән язып куйган исемнәр җитәрлек.
Бер урында гына яшәмичә, күченеп йөрүчеләр дә хәтсез. Бу очракта кешене үз авылы буенча гына эзләү нәтиҗә бирми. Балаларның бер өлешенең туу турындагы метрикалары аналарының туган авыллары күрсәтелеп язылган очраклар да бар. Кайбер документларда кечкенәдән ятим калучы балаларның ата-аналарын ачыклау күп катлаулыклар аша бара. Бериш исән-сау үскән балаларның да туу язулары метрикага бөтенләй кертелмәгән.
Метрика һәм ревизия документларыннан кала да нәсел-нәсәп турында мәгълүмат бирә торган документлар бар, әмма алар, барлык архивларда да диярлек, аерым авыллар буенча гына сакланып калган. Йортта яшәүчеләрнең исемнәре күрсәтелгән анда. Болар - 1864, 1882, 1890, 1905, 1909-1912 елларга караган рекрут һәм гаилә әгъзалары исемлекләре, 1897 елгы 1 нче Бөтенроссия җанисәбе, 1900 һәм 1917 еллардагы җанисәп алуларның ихата карточкалары, муллалар, мәчетләр буенча ведомостьлар һәм башка документлар. Инкыйлабка кадәрге чорда җәмгыятьнең зыялылары булып муллалар исәпләнгән. Бүгенге көндә архив хезмәткәрләре Казан шәһәре һәм губернасы мәчетләре, мәдрәсәләре, муллалары буенча 2 җыентык чыгарды, бу эш алга таба да тукталмас, дигән өмет бар.
Илшат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Милли архивының баш белгече.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: