Мәдәни җомга

СӘХНӘ ДИП ТИПКӘН ЙӨРӘК

Бу елга аяк басуга, гыйнвар башында ук, Чехия каласыннан кайгылы хәбәр килде. Ярты гасырдан артык гомерен Камал театрына багышлаган Татарстанның халык артисткасы Асия Галиева вафат. 25 апрельдә аңа 89 яшь тулыр иде. Ике ел элек,сәламәтлеге какшап, үзе генә яши алмый башлагач, Асия апаны кызы Динара үз янына алып китте. (Динара...

Бу елга аяк басуга, гыйнвар башында ук, Чехия каласыннан кайгылы хәбәр килде. Ярты гасырдан артык гомерен Камал театрына багышлаган Татарстанның халык артисткасы Асия Галиева вафат. 25 апрельдә аңа 89 яшь тулыр иде. Ике ел элек,сәламәтлеге какшап, үзе генә яши алмый башлагач, Асия апаны кызы Динара үз янына алып китте. (Динара Абдуллина 80 нче елларда пианистларның Бөтенроссия конкурсында беренче премиягә лаек булган талантлы музыкант. Башта Казан консерваториясен, аннан Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган белгеч, мөгаллимә, инде 20 елдан артык "пани профессор").
85 яше тулган юбилей көннәрендә без әле Асия апаны сәхнәдә котлаган идек. 2001 елда ул "Үзебез сайлаган язмыш" спектаклендә соңгы ролендә сәхнәгә чыкты. Асия апа һаман да яңа рольләр көтеп яшәде. Гел театрга килә иде. Хәтта язмыш аны чит илләргә күчерсә дә, Казанны, театрны юксынып, хәтере зәгыйфьләнеп, мине репетициягә көтәләр дип, рольләр белән саташты... Әмма ул нык, сәламәт, көчле рухлы, дәрманлы булып, шөкер, озын гомер кичерде. Иҗатта балкыган бәхетле чорлары булды. Радио, телевидение фондында да карап һәм тыңлап туймаслык югары профессиональ эшләре саклана. Табигать биргән талантны, алган белемнәрен, тәҗрибәсен армый-талмый тулысынча татар сәхнәсенә, милли мәдәниятебезгә, шәкертләренә багышлады. Гаилә бәхетеннән уңмаса да, искиткеч итагатьле, эшчән, талантлы кыз үстерде һәм улыдай күреп, янында тәртипле, тырыш онык тәрбияләде. Асия апа театрга нигез салучы артистларыбыз белән сәхнәдәш булган, аралашкан кадерле өлкән буынның соңгы вәкилләреннән берсе - театрның тере тарихы иде. Беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образын драматург Нәкый Исәнбәтнең "Гөлҗамал" драмасында уйнап, үзе дә тарихта тирән эз калдырды. 1963 елда премьерада Сәхибҗамал ханымнан олы рәхмәт сүзләре ява аңа. Шуннан бирле Казан-Ижау арасында җылы хатлар йөри башлый, ике буын артисткалар арасында тирән дуслык урнаша. Волжская Казанга күчеп килгәч тә, очрашып торалар. Ләкин, ни аяныч, Сәхибҗамал ханым соңгы авыру елларын ялгызлыкта, билгесезлектә Чистайның картлар йортында уздырып, дөнья куя... (Өлкән яшьтәге талантлы иҗат әһелләре ялгыз калса, әле дә булса якты дөньядан шундыйрак хәлдә китә. Кем, ничек ярдәм итәргә тиештер инде аларга... Аллаһ үзе ташламасын.)
Асия Галиеваның аерым китабы чыга алмый калса да, ул язган истәлек- мәкаләләр шактый - С.Гыйззәтуллина-Волжская турында, әтисе Әмир янына дусларча килгәләп йөргән Салих Сәйдәшев белән күрешүләр, композиторның кечкенә Асиягә пианинода уйнар өчен үз куллары белән язып биргән татар көйләренең ноталары хакында да. Сугыш елларында ачлы-туклы Мәскәүдә ГИТИСта (театр институты) укыган еллар, аларны үз балаларыдай яратып, яклап, саклап белем биргән, сәхнә серләренә өйрәткән күренекле остазлары турында да.
Асия апаның матбугатта басылып чыккан бер мәкаләсен бүген кабат укучыларга җиткерәсе килде -ул әйтерсең соңгы сәлам, гәрчә аннан соң әле алда унөч ел гомер булса да....
Луара ШАКИРҖАН.
"Үпкәләмим сиңа, язмышым"
Ел артыннан еллар үтә. Менә инде күз ачып йомганчы дигәндәй 2005 елның гыйнвары да җитте. Яңа еллар белән сезне! Исән генә булыйк, Ходаем!
Яңа ел - ул шатлык, бигрәк тә олы яшьтәге кешеләр өчен. Үткән елга рәхмәт әйтергә кирәк. Аллага шөкер, әле яшим дисең, икенче яктан, яңа ел ниндидер моңсулык та алып килә төсле: «үткән гомер бигрәк жәл» дип җырлана татар халык җырында. Моңсулану да урынлы. «Яшәгән саен яшисе килә» бит!
Якыннан белгән кешеләр мине: «Сез оптимист», - ди. Моны, бәлки, кыенлыкларга зарланмавым өчен әйтәләрдер. Ләкин, мин оптимист түгел, киресенчә, тормышка трагик күз белән карыйм. Бу тойгыдан котыла алмыйм, бәлки, кечкенә чагымнан ук табигатемдә, характерымда сызланулы эзләр калгангадыр. Әнием сөйләвенчә, ике айлык чагымда иягем бәрелеп, минем мием тетрәнгән. Операция ясаганнар. Ә биш яшемдә көчле дифтерия чиреннән соң йөрәгемдә авыру калган.
Мин кечкенәдән үк классик музыканы тыңлап үстем, сигез яшемнән музыка мәктәбендә фортепиано классында укып, Бах, Чайковский, Шопен, Рахманинов һ.б. бөек композиторларның әсәрләрен өйрәнеп, уйнап, исәрләнеп яшәдем. Бәлки әле шуңадыр да тормышка җиңел һәм оптимистик күз белән карый алмадым. Инде кешегә үлем килүе турында уйланам... Пьесада образның үлеме бар икән, ул - трагедия. «Ромео һәм Джульетта», «Козы-Көрпеш һәм Баян Сылу», «Король Лир» һәм «Галиябану»... Ә бит үлем ул, уйлый калсаң, кеше тормышының фаҗигасе түгел, башка шәкелгә күчү генә...
Шулай... Үлем - фәлсәфи мәсьәлә. Минем бу фикеремә башкача караучылар да булыр - бәхәсләшмим, һәр кеше фикерен үз философиясеннән, үз тойгысыннан, үз тормыш хәлләреннән чыгып йөртә. Фаҗига дигәннән... Актриса, актер өчен иң зур фаҗига - театрдан китү. Күп вакытта ялга җибәрелгән артист тиз үлә...
Туксанынчы еллар башында, үзгәрешнең иң авыр чорларында театрыбызда өлкән буын артистлар пенсиягә чыгарылды. Шунда «Инсаният» дигән труппа төзелде. Рәхмәт театр директоры Шамил Закировка. Хәзер инде ул «Инсаният» таралды, ләкин шунда без - олы артистлар, элек уйнаган кебек зур рольләр булмаса да, уйнап калдык. Үзебезне сәхнәдә тойдык. Ул безгә, һичшиксез, матди яктан гына түгел, рухи яктан ярдәм, терәк булды, яшәргә көч бирде.
Сәхнә! Артист пенсиягә чыкса да, ул барыбер сәхнә, сәнгать белән яши. Иртә белән уянгач та театрны уйлыйм, кич яткач та театр онытылмый. Мин һаман уйнаган рольләремне искә төшерәм, исемнәрен кабатлыйм: бигрәк тә Баян Сылуны, Корделия, Гөлҗамал, Гайни, Негина, Шарлотта, Беатриче, Зөһрә, Гөлҗәннәт, Айсылу, Надя, Вера, Оля, Марина, Полина, Дориналарны һ.б. образларымны оныта алмыйм, аларны төштә күреп уянам. Аларның күбесе баш рольләр иде. Европа, татар, рус классикасы, хәзерге драматургия...
50 ел эчендә Камал театры сәхнәсендә күп рольләр уйнадым. Бу, әлбәттә, актриса өчен зур бәхет. Һәм һич тә беренче татар актрисасы образын иҗат итәргә туры килер дип, башыма да китермәгән идем. Билгеле, актрисаның төгәл портретын күрсәтүне максат итеп куймадым. Бу мөмкин дә булмас иде. Бурыч - беренче татар актрисаларына хас иң кыйммәтле сыйфатларны туплаган җыелма образ сурәтләү иде. Шулай да Н.Исәнбәтнең бу талантлы пьесасы героинясында нәкъ менә Волжскаяның үзен, аның сыйфатларын, аның характерын танымау мөмкин түгел иде. Бу - көчле кеше, күренекле актриса, театр эшлеклесе - «Нур» труппасын төзегән һәм татар театры артистларының зур төркемен тәрбияләгән актриса характеры. Миннән еш кына аның турында сораштылар. Волжская белемле, бик зыялы, затлы иде. Йөрешендә, карашында, бөтен килеш-килбәтендә горурлык һәм бәйсезлек бөркелә. Шул ук вакытта ул бик табигый да. Гәүдәгә зур булмаса да, ул эре күренә иде. Йөреше, үз-үзен тотышы, тавышы аны зурайтыбрак күрсәтә, аңың рухи бай дөньясын чагылдыра. Әңгәмәдәшен ул туры, кырыс карап, игътибар белән тыңлый. Әкрен сөйли һәм аның фикер сөреше бик төгәл була иде. Сөйләме чип-чиста әдәби телдә булып, төрки телнең күп мәгънәле сүзләренә бай иде. Мине аның зирәк акылы һәм фикеренең төгәл, эзлекле агышы таң калдыра иде. Шулай ук аңарда артык хисләнүчәнлек тә күрмәдем. Беренче очрашудан ук мин аның көчле, ихтыярлы характерын сиземләдем. Кайчакта артык кырыс та булып тоела иде, әмма очрашудан- очрашуга аның шәфкатьле һәм йомшак кеше булуына төшенә бардым. Ул сирәк елмая иде. «Гөлҗамал» спектакленең премьерасыннан соң төшерелгән фоторәсемендәгедән шатлыклырак елмаюын хәтерли алмыйм.
Әйе, күз алдымда артистлар, бигрәк тә - киткәннәре. Алар зур артистлар иде, зур шәхесләр, бөекләр... Галимә Ибраһимова, Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Фоат Халитов, Марзия Миңнебаева, Габдулла Шамуков, Камал III, Асия Масаутова, Галия Булатова, Галия Нигъмәтуллина, Зифа Басыйрова... Алардан үземә карата гел яхшылык кына күрүем - минем бәхетем иде, алардан күп нәрсәгә өйрәндем, аларны рәхмәт белән генә искә алам.
Киткән артистларның кайберсенең җырлары җырланып бетмәде. Йә рольләре юк, йә кыскартылуга эләгәләр иде. Минем дә җырым җырланып бетмәде дип уйлыйм... Балачактагы бер вакыйга истә калган. Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме, чыршыда чын шәмнәр яна. Тамашада мин әтәчне уйныйм. Төлке ролен башкаручы зур малай, имеш, ашарга дип, әтәчне күтәреп урлап китә. Мин җырлый башлыйм: «Несет меня лиса! За дальние края, за высокие горы...» Кинәт залда янгын чыга. Мин җырымны җырлап бетерми калам...
...Тормыш җырымны дәвам итәргә иде әле!.. Шулай бер ял күрми тормыш үтте дә китте. Ул узган елларны онытырга иде дә (бигрәк тә, авыр сугыш елларын), юк, булмый. Йөрәккә уелып калган инде алар: ачлык, салкынлык, әтиемнең сугышка китүе һәм Ленинград фронтында: «Галиев Амир Газиевич верный воинской присяге, проявив геройство и мужество погиб 16 октября 1942 года» дигән, безне ятим калдырган кара хәбәр...
Сугыш башланганда мәктәп укучысы гына булсам да, хәрби госпитальләрдә концертларда катнаштым. Җырладым, шигырьләр сөйләдем. Шулай ук төрле эшләр башкардык, санитаркаларга булыша идек. Юк, боларны һич тә онытып булмый шул! Булмый онытып!
Шулай да җырым җырланып беттеме минем? Юктыр. Мин әле дә эштә. Минем йолдыз яна әле, балкып! 35 ел инде укытучы буларак, сабак бирәм. Театр, музыка, хореография училищеларында, мәдәният һәм сәнгать университетында, консерваториядә актерлык осталыгы, сәхнә теле, грим сәнгате буенча дәресләр бирдем. Бер елны цирк студиясендә дә укыттым. Язмышыма рәхмәт әйтергә кирәк! Тормышым Камал теат­рында үтте. Рәхмәт театрыбызга, артистларга, сәхнә эшчеләренә - барысына да, һәркайсыгызга да рәхмәт! Сәламәт булыгыз! Бәхетле булыгыз! Якты көннәр телим сезгә!! 2005 ел, гыйнвар.
Асия ГАЛИЕВА.
.Асия Галиева.
."Американ" спектаклендә.
."Зифа". В.Минкина, Ш.Биктимеров, Ф.Камалова, Г.Булатова, А.Хайруллина, Х.Уразиков, А.Галиева, Х.Салимҗанов, Г.Шамуков, Х.Солтан.
.Камал театрындагы хезмәттәшләре белән.
.Кызы һәм оныгы янында.
.Оныгы белән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: