Мәдәни җомга

Һәрбер эшем догалы

“Мин төрле материаллардан әсәрләр ясыйм, үзем генә дә, башка рәссамнар белән берлектә дә. Алар һәрчак кырымтатар сәнгате стилендә. Чөнки Ватаныбызны яратучылар буларак, үз сәнгатебезне үстерергә тиешбез”, – ди Рөстәм Скибин.

Бар фотоларда да аның башында – үзбәк түбәтәе... Моның да үз сәбәпләре бар. “Мин Үзбәкстанда туып-үстем, анда белем алдым, шуңа үзбәк халкына рәхмәтлемен, аннары ул кырымтатар түбәтәенә бик охшаш һәм үз “холкы”н ачык күрсәтә. Баш киеменнән дә кырымтатар икәнемне тиз аңлыйлар”. 


Рөстәм 1976 елда Үзбәкстанда туган, 1996 елны Сәмәрканд шәһәренең сәнгать училищесын тәмамлаган. 1991 елны беренче тапкыр газиз иле – Кырымны кайтып күргән. Инде укып бетергәч, 1996 елны әти-әнисе белән бергә бирегә бөтенләйгә күченеп кайткан. Сынлы сәнгать буенча югары белем алырга бик теләсә дә, матди кыенлыклар аның бу якты хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгән. Симферопольнең “Таврика” керамика предприятиесендә 1996-2000 елларда баш рәссам булып эшләү дәверендә егет үзле балчыктан әйберләр ясауның бар техник ягын өйрәнгән. Милли сәнгать үзенчәлекләрен бер буын рәссамнардан икенче буын рәссамнарга тапшыру – мөһим рухи кыйммәтлек. Менә ул да Кырым татарлары арасында лидер булып саналган, абруйлы, талантлы шәхес Мамут Чурлу белән танышкан һәм ул Рөстәмне кырымтатар һөнәрчелегенең, кәсепчелегенең нигезләре белән һәм милли орнаментлар белән таныштырган. Мамут Йосыф улы – үз милли сәнгать төрләре яңарышы өчен бик күп көч түккән рәссам, этнограф, сәнгать белгече, декоратив-гамәли сәнгатьтәге яшь буынны берләштергән “Чатыр-Даг” иҗади берләшмәсен оештыручы һәм традицион сәнгать үсешен сурәтләгән күпсанлы күргәзмәләр ачучы мөхтәрәм зат. “Сәнгатебезгә үз эшләренә бик бирелгән шәхесләр кирәк. Бүгенге сәнгатьне генә белү җитми, аның тарихын һәрьяклап өйрәнү дә мөһим. Менә мин дә 2000 елны Мамут Йосыф улы белән танышканнан бирле, бу өлкәгә үз өлешемне кертәм. Үзле балчык­тан ясаган декоратив тәлинкәләремә бары тик кырымтатар бизәкләрен һәм символларын гына ясыйм”, – диде оста. Бүген Рөстәм Скибинның исеме Җир шарының һәр почмагындагы сәнгатьсөярләргә таныш, аның эшләрен бик теләп сатып алалар, төрле ил президентларына бүләк итәләр. Бу декоратив тәлинкәләрнең барысы да – югары сәнгать әсәрләре. Алардагы төсләр, сурәт гармониясе, мәгънәле символлар... һәммә сыйфатлары соклану чыганагы булып тора. “Үз әсәрләрем аша милләтемнең куәтен, хезмәт сөючәнлеген һәм чын эстетикасын күрсәтеп бирергә телим. Тәлинкәләремдәге матур композиция итеп үрелгән бизәкләр күпләрнең күңеленә хуш киләчәкләрен алдан ук күрәм. Һәр яңа эшемне башлар алдыннан дога кылам”, – диде иҗатчы. Бар иҗат адымнарын, алымнарын ул инде үзе оештырган “El-cheber” (“Осталар иле”) остаханәсендә башка яшь иҗатчыларга да аңлата. 

 Аның тәлинкәләре арасында бер күркәм сериягә тупланырдайлары бар. Бу төр тәлинкәләр өслегендә Аллаһы Тәгаләне олылаучы, данлау­чы гарәп каллиграфиясе язмалары бирелгән.

 Моннан кала Рөстәм Скибин графика дизайны белән дә кызыксына, логотиплар, тәбрикнамәләр, календарь һәм буклетлар да иҗат итә. Урам сәнгате стиленә кушылып, Украина шәһәрләре архитектурасын бизәүгә дә үз өлешен кертергә җитешә... Үз милләтенә, аның сәнгатенә, тарихына, этнографиясенә булган мәхәббәте Рөстәмне шушы изге юл буенча алга илтә. Һәм “Кырымтатар милләтле ир-атның баш киеме булып саналган такыяның тегү һәм чигү схемасын да җентекләп өйрәнәм менә”, – дип тә өсти Рөстәм. Чөнки “Милли сәнгатьтә үз эшенә бик бирелгән шәхесләр кирәк”, дигән сүзләрен нәтиҗәле гамәлләре белән расларга күнеккән ул. “Безнең нәселебездә нинди генә милләт вәкилләре юк! Ә мин үземне һәрчак Кырым татары итеп хис иттем. Әлеге җан халәте кешедә ничек туадыр... бу халәт туу мәле мине һәрчак кызыксындыра”, – диде ул. Ә миңа калса, Рөстәм Скибин кебек бик тә талантлы һәм шул ук вакытта бик тә тыйнак затларны кырымтатар халкы рухы үзе сайлап ала! Һәм Кырым үзле балчыгыннан ясаган сәнгать әсәрләре өслегенә Рөстәм Скибинның тылсымлы бизәк, сурәтләр – кодлар, борынгы орнаменталь структуралар өстәве, аларны шул рәвешле киләчәккә тапшыруы милләт рухын һәркөн куандырадыр. 

 Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: