Мәдәни җомга

Рада НИГЪМӘТУЛЛИНА: МИН – ТЕАТР БАЛАСЫ

Казан читендәге бер бистәдә күренекле сынчы Рада Нигъмәтуллина гомер кичерә. Бүгенге көндә ул милли рухта иҗат итүче бердәнбер скульптор. Остаханәсе милли сын-сурәтләр белән шыгрым тулы. Шәһәребездә исә бер генә скульптурасы да юк. Шул ук вакытта, без башкаланың милли йөзе югала, дип көн саен чаң кагабыз, меңьяшәр Казаныбызга туристларны җәлеп итү...

Казан читендәге бер бистәдә күренекле сынчы Рада Нигъмәтуллина гомер кичерә. Бүгенге көндә ул милли рухта иҗат итүче бердәнбер скульптор. Остаханәсе милли сын-сурәтләр белән шыгрым тулы. Шәһәребездә исә бер генә скульптурасы да юк. Шул ук вакытта, без башкаланың милли йөзе югала, дип көн саен чаң кагабыз, меңьяшәр Казаныбызга туристларны җәлеп итү өчен төрле планнар корабыз. Талантлы татар кызының үз илендә нигә кадере юк? Һәм хакимиятнең милләт язмышы белән уйнавы күпме дәвам итәр?
"Рада Нигъмәтуллина иҗат иткән һәрбер сын-сурәтнең нигезендә театральлек ята", - дигән иде күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллин. Чыннан да, Рада ханымның күңелен биләгән милли хис татар театрыннан башланып китә. Ә театрга мәхәббәт аңа Оренбург якларында гомер кичергән бабаларыннан күчкән. Әйе, "оренбургский пуховый платок", дип рус хатыннары мактанып җырласа да, безнең әбиләребез күз нурларын түгеп дөньяга таныткан татар шәле ул. Оренбург өлкәсе, Урал - борынгыдан татар җирләре булган. Биредә бөтен дөньяда дан тоткан татар сәүдәгәрләре дә яшәгән. Моннан берничә гасыр элек төзелгән йортлары мәңге какшамас кыялар кебек әле һаман да тора. Шундыйларның берсе - Орск шәһәрендә 1904 елда төзелгән Әхмәтҗан Нигъмәтуллин йорты. Аның беренче катында бүтән бер татар эшмәкәренә кулланышка тапшырылган кибет урнашкан була. "Мәскәү базары" дип исемләнгән бу кибеткә тауарлар Мәскәү, Варшава, Берлиннан китертелгән. Икенче катта хуҗалар яшәгән. Нигъмәтуллиннар үз чорының зыялы, мәгърифәтле кешеләре булган, шуңа, икенче каттагы зур залны Мирхәйдәр Фәйзи җитәкчелегендәге, ул елларда шәһәрдә бердәнбер булган татар театр студиясенә репетиция өчен биргәннәр. Һәм кайбер мәгълүматларга караганда 1908-1917 елда биредә татар спектакльләре уйналган. Әхмәтҗанның улы Нигъмәтҗан (сынчының бабасы) шулай ук сәүдә юлыннан китә. Күпчелек вакытын Төркиядә, Сүриядә яши. Келәмнәр, затлы зәркән әйберләре белән сәүдә итә. Рада ханымның әйтүенә караганда, Орск шәһәренә килгәч, Әби патша Нигъмәтуллиннар йортында туктала. Аны затлы келәмнәр җәеп каршы алалар.
1917 елда яңа хакимият Нигъмәтуллиннарның йортларын тартып ала һәм анда төрле елларда комсомол клубы, кинотеатр, туган якны өйрәнү музее урнаша. Биредәге комсомол клубы утырышларында күп мәртәбә шагыйрь Муса Җәлилнең катнашуы билгеле. 1993 елда Нигъмәтуллиннар йортын архитектура һәйкәле дип таныйлар, күпмедер вакыттан соң төзекләндерәләр. Хәзер анда "Магнит" кибете урнаша.
Совет хакимияте тормышларын пыран-заран китергәннән соң, гаиләләре Казанга күченә. Олы кызлары Өммегөлсем революционерка булып китә, атасының йортын ташлап казах далаларына юл тота. Үзе кебек үк революция шигарьләреннән очкынланган күзле казах егетенә гашыйк булып, Раданы дөньяга китерә. Рада анасының карынында чакта ук атасыннан мәхрүм кала. Әнисе кабаттан кияүгә чыгып карый, тик яңа ирне дә 1937 елда кулга алалар. Өммегөлсем апа үзе дә бер ай чамасы төрмәдә утырып чыга. Чыккач, партия күрсәткән юлдан атлавын дәвам итә.
Ә менә Нигъмәтуллиннарның кече кызлары Галия сәнгать җанлы кыз булып үсә. Гаиләләренә ияреп Казанга Хәким исемле егет тә килә. Киләчәктә Галия Нигъмәтуллина һәм Хәким Сәлимҗанов танылган драма артистларына әверелеп, татар дөньясына режиссер Марсель Сәлимҗановны бирәчәк.
Өммегөлсем ун еллап вакыт казах далаларында мәдәни-агарту эшләрен башкарганнан соң чираттагы тапкыр Казанга туганнары янына кайткач, Бөек Ватан сугышы башлана. Ялгыз башыңа авыр булыр дип, туганнары аны үзләреннән җибәрми. Хәким Сәлимҗанов Өммегөлсемне хәзерге Кама Тамагы районындагы Балчыклы авылына эшкә урнаштыра. Аның сигез ел гомере шунда мәктәп, партия эшендә уза.
Кабат Казанга кайтканда Рада үсмер кыз була инде. Сиксәненче татар кызлар мәктәбендә ике ел белем алганнан соң, сәнгать училищесына укырга керә. Казанда алар Галия апаларында, хәзер композитор Салих Сәйдәшев музее урнашкан йорттагы ике бүлмәдә ун җан яшәсә дә, Радага Казахстан һәм Балчык­лы авылыннан cоң биредәге тормыш җәннәт булып тоела. Ашау ягы да такы-токы, кием дә юк. Әмма, аның каравы, галиҗәнап татар театры бар!
Ул вакытта Академия театры үзенең спектакльләрен хәзер К.Тинчурин театры урнашкан бинада күрсәтә. Опера театрының үз бинасы булмау сәбәпле, драмалар, опера, балетлар белән чиратлашып уйнала. Шунда Рада беренче тапкыр Фатыйма Ильская, Хәлил Әбҗәлилов, Камал III, Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, Усман Әлмиевләрне күрә. Театрга пальто да кимичә йөгереп керәләр. Раданың мәктәп формасыннан башка киеме юк. Әрлиләр, кертмәгән булалар. Театрга алай йөрү килешми, янәсе. Мәскәү, Питер сәхнә йолдызлары килгәч исә, ишеккә баруның файдасы юклыгын белеп, театрга форточкадан керер­гә гадәтләнәләр. Ничек итсәләр итәләр, әмма атак­лы балерина Галина Уланова, бас тавышлы Максим Михайлов һәм казах далаларында, Балчыклыда чакта төшкә дә кермәгән чибәр, мәһабәт, талантлы башка артистларны күрү бәхетенә ирешәләр. Шулай көздән башлап җәйгә кергәнче, көн саен театр! Никадәр тәэсирләр!
Җәй көне артистлар гас­трольгә тарала. Әмма бала-чага үзенә шөгыль тапмый каламыни?! Марсельнең дуслары күп. Барысы да үзе кебек үк кызыксынучан, тере балалар. Артистка Гөлсем Камскаяның улы Әсфан, җыр­чы Г.Сәйфуллинаның бертуганы Сәйяр, кочегар улы, татар телевидениесендә баш тавыш режиссеры булып китәчәк Мансур. Алар арасында Рада бердәнбер кыз бала. Әмма ят итмиләр, уенга алалар, рәхмәт төшкерләре. Чөнки авыр сугыш елларында караңгы Балчыклыда беләкләрен чыныктырган Рада бер уенда да алардан калышмый.
Бервакыт Галия апа һәм Хәким абый сәнгать училищесының беренче курсында укучы Радага Хәлил Әбҗәлилов портретын ясарга тәкъдим итә. Кыз икеләнеп, куркып йөргән арада Хәлил абый белән килешеп тә куялар. Менә бервакыт өйләренә СССРның халык артисты, мәһабәт буй-сынлы Хәлил Әбҗәлилов килеп керә. Аның башын өскә чөеп, министр кебек утыруыннан кызның учлары тирләп чыга, авызы кибә. Бер килә, ике килә - эш бармый гына бит. Өйрәнчек сынчы натурасыннан качып ук йөри башлый. Өйдәге халык кыз­ны оялтырга тотына. Шундый олпат шәхескә илтифатсызлык күрсәтәсең, янәсе. Куркуыннан кызның аңы томалангандыр, мөгаен, портретны тырышып эшлисе урынга, Рада бер иптәш кызы белән кич Хәлил абыйның театрдан чыкканын сагалап тора да, кая барыр икән бу дип, төнге Казан буенча күзәтеп йөри. Хәлил абый исә җитди кеше, бер башлаган эшне ташларга күнекмәгән. Төнлә Рада аны күзәтсә, көндез ул Раданы эзләп йөри башлый. Берсендә көтеп алып, портретны тизрәк тәмамларга өнди. Гипсны да үзе табарга ярдәм итә. Ахырда портретны күргәзмәдә күрсәтәләр һәм Хәлил абый аны бик ошата.
Менә шулай, тар бүлмәләрне киң күреп, мәйханә килеп яшиләр. Ә күршедә композитор Салих Сәйдәшевнең төн йокылары кача. Без хатын белән икебез дүрт бүлмә алып торабыз, Сәлимҗаннар ике бүлмәдә унау интегә дип оялып, уңайсызланып, үзен кимереп йөри икән. Ә бер көнне Өммегөлсемне кызы Рада һәм улы Булат белән үзләренә яшәргә чакыра. Һәм биш ел буе Рада Салих Сәйдәшевнең якты музыкасын тыңлап яши. Шуннан Сәйдәш моңы бөтенләйгә күңеленә кереп урнаша.
Шуңа күрә инде Ленинградта И.Репин исемендәге рәсем, скульптура, архитектура институтында укыганда Салих абыйның вафаты турында хәбәр килеп ирешкәч, әллә каян томан эченнән ишетелгән, кем үлде, дигән сорауга, аңын җуя язган Рада, әти үлде, дип җавап кайтара. Һәм гомере буе бөек композиторыбызны шулай якын күрә. Шуңа күрә диплом эше буларак та Сәйдәшев сынын эшләргә ниятли. Әмма остазы, танылган сынчы М.Аникушин башка тема сайларга киңәш итә. Югыйсә, Раданы бөтен укучыларыннан да ныграк ярата үзе. Өченче курста скульптор Виктор Рогожинга кияүгә чыкканнан соң, йөрәге астында тагын бер нәни йөрәк тибә башлаганын белгәч, аңа төрлечә ярдәм итә. "Синең әсәрең болай да әйбәт, басып торма, утыр, Рада, аякларыңда кан тамырлары төерләнеп калмасын", - дип аның өчен кайгыра. Торымнан-торымга татар кызын профессорлар ашханәсенә алып кереп ашата. Олы кызлары туу шатлыгын уртаклаша. Ул чакта ике шатлык бергә туры килә. Нәкъ шул вакытта әле өченче курста гына белем алучы сынчының "Бишек җыры" композициясе Мәскәүдә Татар сәнгате һәм мәдәнияте көннәрендә күрсәтелә, Татарстан Мәдәният министрлыгының - беренче, РСФСР Рәссамнар берлегенең икенче дәрәҗә дипломнарына лаек була. Соңыннан Кытай, Монголия, Корея, Чехословакия, Венгрия, Польшада
күрсәтелә.
Ләкин ул чакта Сәйдәшев һәйкәленә тотынырга барыбер иртәрәк булган, күрәсең. Әле бит Сәйдәшевнең музыкаль драма, музыкаль комедияләре буенча композицияләр иҗат ителмәгән. Әле алар, Сәйдәш сыны янында барысы бер скульптур композиция булып, Раданың күз алдына килеп бас­маган. Әле..., әле...
Ялкынлы хыяллар һәм аларның челпәрәмә килүе турында исә газетабызның киләсе санында укырга мөмкин булачак.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
."Әлдермештән Әлмәндәр"не иҗат итүчеләр - М.Сәлимҗанов, Ш.Биктимеров, Т.Миңнуллин.
."Әлмәндәр белән Йөзембикә".
."Туй биюе".
."Булат белән Мәйсәрә".
."Хуҗа Насретдин".
Риф ЯКУПОВ фотолары кулланылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: