Мәдәни җомга

Һәр картинасы якын

Яшь рәссам, IT-белгеч Альберт Әхмәдуллинның иҗат җимешләренә тап булдым. Гаҗәп серле, якты рухлы картиналарны карагач, аларның хуҗасы белән танышу теләге туды. Аеруча табигать күренешләрен яратып ясый ул. Андагы төсләр төрлелегеннән күзләр камаша. Гап-гади шәһәр егете авыл табигатен шундый матур итеп сурәтли алыр дип уйламыйсың да. Һәр картинасы ниндидер бер вакыйганы...

Яшь рәссам, IT-белгеч Альберт Әхмәдуллинның иҗат җимешләренә тап булдым. Гаҗәп серле, якты рухлы картиналарны карагач, аларның хуҗасы белән танышу теләге туды. Аеруча табигать күренешләрен яратып ясый ул. Андагы төсләр төрлелегеннән күзләр камаша. Гап-гади шәһәр егете авыл табигатен шундый матур итеп сурәтли алыр дип уйламыйсың да. Һәр картинасы ниндидер бер вакыйганы эченә ала, ә рәссам үзе шуның аша безгә ниндидер сер ачарга тели сыман.
Альберт Әхмәдуллин - Казан егете. Узган елны Гүзәл исемле кыз белән гаилә корып өлгергән. Шәһәр егете булуына карамастан, Альбертның балачагы Балтач районында Яңа һәм Иске Салавыч авылларында әби-бабасы тәрбиясендә узган. Әнисе Фирания - Яңа Салавыч, әтисе Шәрифулла Искесеннән икән. 11 яшьлек вакытында әти-әнисе Альбертны Казандагы 3 нче номерлы Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем бүлегенә укырга биргән.
- Мәктәптә нәтиҗәләрем начар түгел иде, - дип сөйли Альберт үзе. - Беренче ясаган рәсемнәрем - кораб, диңгез, җилкән, машиналар булды. Аннары ат сурәтен дә бик ясарга ярата торган идем.
Хәзер рәссамның иҗат галереясы пейзаж төшерелгән картиналардан гыйбарәт. Заказга да ясый, якын дусларына бүләк итеп тә бирә. Һәр картинасы беренче ясаганыннан якынрак, матуррак, үзгә, күз карасыдай кадерле. Алар белән аерылышу нык авыр, ди ул. Ел фасылларыннан кышны аеруча сөя. Картиналарында бу ачык сизелә. Күпчелек рәсемнәрендә кышкы пейзаж сурәтләнгән. Аларда ак, зәңгәр, шәмәхә... төсләр салават күпереннән дә гүзәл, тылсымлырак.
Сәнгать мәктәбен тәмамлагач, рәссам берникадәр тәнәфес ясап алырга була. Әмма авиация институтының техник кибернетика һәм информатика факультетында укыганда, яңадан яраткан шөгыленә керешә. Кабат диңгез, җилкән рәсемнәренә чума. "Ничектер диңгез мине тынычландыра, күңелемә рәхәтлек бирә", - дип аңлата үзе. Студент вакытында 10 шар сәгать буе бер өзелмичә картиналар тудырган чаклары була. Төннәр буе иҗат эшендә утыру аңа берни тормый. Йокламаган көе укырга да киткән чаклары була. Хәзер дә, вакыт тапкан саен, кулына кылкаләм ала.
Гадәттәгечә рәсемнәрне майлы, акварель, гуашь кебек буяулар белән төшерә. Һаман пейзажга өстенлек бирә. Портретларны кешеләр сораганда гына ясый.
- Миңа И.Шишкин белән И.Айвазовскийның иҗатлары аеруча якын. Алардан үрнәк алырга тырышам. Бөек рәссамнарның эшләрен якыннан күрү өчен Санкт-Петербургка барган идем. Музейдагы һәр картиналарын җентекләп карадым. Диңгез тематикасы үзенә тартып торгач, дулкыннарны ничек ясауларын өйрәнергә тырыштым. Анда диварга эленгән картиналар бик зур. Иңе-буе 3 метрлылары да, 5 метрлылары да бар. Якыннан караганда аеруча зур күренәләр. Рәсемнәрне фотосурәткә төшердем. Чыршылар, кыш сурәтләнгән рәсемнәрне дә шулай ук фотоаппарат хәтеренә салдым. Эрмитаждан ике көннән соң гына чыгып китә алдым, - дип елмаеп сөйли Альберт Әхмәдуллин.
Рәссамның иҗат багажында 200дән артык картина бар. Ул киләчәктә интерь­ер форматына туры килерлек абстракт рәсемнәр дә ясарга тели. Бик яратып эшләгән картиналары инде үзендә шактый җыелган, аларны кемгәдер бүләк итәргә дә, сатарга да кызгана. Хәер, җанын биреп эшли торган талантларның гадәтедер инде бу.
Эльза ГАЗИЗОВА.
.«Кышкы әкият».
.«Диңгез дулкыннарында».
.«Салкын иртә».
.«Басу юлында».

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: