Мәдәни җомга

Пруссиядән татар ядкәрләре

Күренекле Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда "Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар" дигән күргәзмә эшли башлады Халыкара күргәзмә ачылышында "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат...

Күренекле Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда "Пруссия һәм Германия мөселманнары: төрекләр, маврлар һәм татарлар" дигән күргәзмә эшли башлады
Халыкара күргәзмә ачылышында "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, институтның халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары Марат Гыйбатдинов, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Ислам мәдәнияте музее директоры Нурия Гәрәева, татар галимнәре катнашты.
Күргәзмәдә барлыгы 150 дән артык экспонат куелган. Алар Германиянең төрле билгеле музейларыннан һәм хосусый тупланмалардан алынган. Һичберсе диярлек моңарчы Германиядән читкә чыгарылмаган.
Билгеле булганча, немец-татар мөнәсәбәтләр тарихы 600 еллап вакытны колачлый. XV-XVI йөзләргә хәзерге Австрия һәм Венгрия тирәләрендә изге Рим империясенең госманлы төрекләре белән бәрелешләр дәверенә барып тоташа. Казанда тәкъдим ителгән күргәзмәдә Пруссия империясендәге Кавалерия полкларында (1675 елдан) һәм Бөек Фридрих гвардиясендә хезмәт иткән татарлар тарихы да бәян ителә. Петр I һәм Екатери­на II тарафыннан Фридрихка бүләк итеп җибәрелгән 2 шәр метрлы пәһлеваннар арасында татарлар да аз булмаган. Ул егетләр үзләре арасыннан имам сайлап, намаз бүлмәсе ачарга рөхсәт ала. Мәсәлән, 1732 елда Потсдам шәһәрендә беренче татар мәхәлләсе оеша.
Күргәзмә ачылышы көнне Марат Гыйбатдинов гид вазифасын үзенә алды. Күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә Пруссиянең яшерен дәүләт архивында күптән түгел табылган дипломатик хатлар тәкъдим ителә. Аларда Кырым ханнары белән Пруссия хакимиятенең язышуы теркәлеп калган. М.Гыйбатдинов кунакларга Кырым ханы Морат Гәрәйнең кенәз Фридрихка биргән ярлыгын һәм кенәзнең җавап хатын күрсәтте. Үзара сугышлар чоры булуга карамастан, хатларда идарәчеләрнең бер-берсенә хөрмәт белән мөрәҗәгать итүен искә алды.
- 1781 елгы ярлыкларның берсе татар, икенчесе итальян телендә язылган. Бу исә татарларның хат язу культурасы никадәр югары булуы турында сөйли. Тикшеренүләребез күрсәткәнчә, Кырым ханлыгында бер үк көндә ярлыклар татарча, итальянча, полякча, латинча, венгрча язылган, - дип сөйләде галим.
Экскурсия тәмамланганда ул бер аудио­язма тыңлатты. Ни гаҗәп: анда милли хәрәкәт юлбашчыларыбызның берсе булган Гаяз Исхакый тавышы яңгырый! Үз нотыгында ул татарларның ватаны Идел-Урал булырга тиешлеге турында сөйли. Әлеге чыгыш узган гасырның 20 нче елларында яздырылган. Тарихчы М.Гыйбатдинов аңлатып узганча, ул вакытта алманнарның көнчыгышны өйрәнгән галимнәре төрки телләр белән кызыксынган, шуңа күрә алар татар теленең ничек яңгырашын ишетеп белү өчен, төрле чыгышларны аудиотасмага яздырып алырга тырышкан. Галимнәр Гаяз Исхакыйны махсус сайлап алган, чөнки Европада яшәсә дә, ул татар әдәби телен камил дәрәҗәдә саклап калган.
Күргәзмәдә Казан татарларының әлегә кадәр билгеле булмаган портретлары да куелган. Аларны 1842 елда Казанга сәяхәт кылган чагында Германия этнологы В.Кизиветтер төшергән.
Татарларның чит илләрдәге тормышы тасвирланган документаль чыганаклар арасында кызыклы ядкәр - Гарделеген шәһәре ратушасындагы агачтан эшләнгән "татар люстрасы". Төбәк тарихчылары сөйләвенчә, тарихи люстраны Казан татары Насыйбулла 1916 елда ясаган булган. Мөгаен, Насыйбулла Цоссен каласының Вюнсдорф районындагы хәрби мөселманнар лагеренда әсирлектә булгандыр. Анда Бөек Ватан сугышы елларында да мәчет һәм агач остаханәсе булган.
Күргәзмәдә беренче тапкыр халыкка М. Җәлилнең Вюстрау лагеренда пропагандистлык чорында төшерелгән моңарчы билгесез калган фотолар, шундагы баракларның сурәтләре һәм җәлилчеләрнең Вюстраудагы тормышы хакында интервью­лар белән дә танышырга мөмкин.
Мөршидә КЫЯМОВА.
.Күргәзмә ачылышында.
.Вюстрау лагеренда.
.«Татар люстрасы».
.Сурәтле шкатулка.
.Күргәзмә афишасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: