Мәдәни җомга

Октябрь баласы Дмитрий Красильников

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында танылган график, керәшен татары Дмитрий Красильниковның иҗаты белән танышырга насыйп булды.

Сәнгать белгечләренең 1920-1930 еллардагы китап-журнал графикасына багышланган язмаларында Красильников фамилиясе еш очраса да, күпләребез аның татар милләтеннән булуын белмәгәндер. Күргәзмәдә рәссамның балалары, оныклары белән күрешеп, күренекле милләттәшебезнең тормышына караган кайбер мәгълүматларны да ачыкларга мөмкинлек табылды.


Нинди бөеклекләргә күтәрмәгән дә, нинди төпкелләргә ташламаган язмыш татар баласын! Дмитрий Красильников 1903 елда Уфа губернасы Минзәлә өязе Урта Пәнәче авылында (хәзер Зәй районы) дөньяга килә. Балачактан мичтән чыккан күмер кисәге белән чолан, келәт, киртә ишекләрен рәсемли торган була. Ишек пычратуына түзсә дә, ап-ак мичкә кап-кара рәсемнәр сырлаганы өчен әнисе Диманы еш ачулана. Әллә шул тыюлар үзәккә үтә, әллә бүтән сәбәп белән, егет баштан ук рәссамлыкка укырга керми, иң элек авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Ә 1919 елда 17 яшьлек Дмитрий техникумның башка укучылары белән бергә кызылармеец булып Гражданнар сугышына китеп бара. Ижевск, Алабуга шәһәрләре янында көчле бәрелешләрдә катнаша. Каты яралана. Бик озак вакыт бозлы суда хәрәкәтсез ятканнан соң, үлем хәлендәге егетне шул тирәдән узып барган кызылармеецлар табып ала. Шул вакытта үзәгенә үткән суык Красильниковка гомере буе тынгы бирмәячәк һәм ахыр чиктә яшьли гүргә кертәчәк.

1922 елда Д.Красильников Пермь сәнгать остаханәләренә укырга керә. Ә тагын бер елдан Казанга күченә һәм укуын Казан сәнгать институтында дәвам итә. Укуын тәмамлаганчы ук инде яшь рәссам Казан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, дистәләгән китап бизи. Ул рәсемләгән китаплар арасында, мәсәлән, шагыйрьләр Һади Такташ, Гадел Кутуй әсәрләре дә булуы билгеле. Рәсемнәре «Авыл яшьләре», «Кызыл яшьләр», «Чаян», «Безнең юл» журналларында күпләп басыла. Красильников каләмнең мөмкинлекләреннән оста файдалана белә. Аның әле авыр калын, әле җиңелчә нечкә сызымнар белән йөгерек ясалган рәсемнәрендә милли характерлар, нечкә юмор ярылып ята. Татарда кеше, хайван сурәтләрен ясау озак вакыт тыелган була. Красильников беренчеләрдән булып бу тыюга каршы чыга, кеше портретлары иҗат итә. Мәсәлән, «Безнең юл» журналында рәссамның Хәсән Туфан портреты, ә «Авыл яшьләре» журналында Максим Горький сурәте басылып чыга.

Берзаман Казан тар тоела башлагач егет Мәскәүгә ВХУТЕИНга укырга китеп бара. Бу вакытта ул инде өйләнеп өлгергән. Хатыны – поляк кызы Софья зыялы, затлы нәселдән. Әнисе җырчы, олыгайгач исә музыка мәктәбе директоры булып эшли. Софья үзе дә җырга оста. Дмитрий ВХУТЕИНда укыган арада, хатыны Мәскәү консерваториясендә белем ала. Әмма Софьяга җыр күгендә йолдыз кебек кабынырга насыйп булмый. Мәскәүдәге авыр тормыш шартларында, бигрәк тә беренче баласын алып кайткач, яшь хатын тавышын югалта. Аның каравы, гомере буе иренең уңышларына сөенеп яши.

Дмитрийның казанышлары күбәйгәннән-күбәя бара. ВХУТЕИНда укытучылары Красильниковны бик ярата. Гаиләләрендә әле дә авторның имзасы һәм «иң яраткан укучыма» дигән язуы белән танылган гравюрачы Фаворскийның альбомы саклана.

Институтны тәмамлагач, Красильников җиң сызганып иҗат эшенә керешә. 1930 елларда Мәскәүдә татар газета-журналлары күпләп чыгуы билгеле. Дмитрий шулар өчен рәсемнәр ясаганда «Октябрь баласы» журналының мөхәррире шагыйрь Муса Җәлил белән таныша. Ахыр чиктә алар якын дусларга әверелә, ә Дмитрий Красильников рәсемнәр ясап кына калмый, алар Муса Җәлил белән журналны бергәләп күзаллый, оештыра башлый. Дмитрий үзе дә Октябрь баласы ич. Империализмның җиңеләчәгенә чын күңелдән ышана. Ихлас хис-тойгыларын яшь буыннарга да җиткерергә тели. Моннан тыш Д.Красильниковның рәсемнәрен «Коммунист» татар газетасында, «Ударниклар» журналында һәм башка татар басма матбугаты редакцияләрендә көтеп ала торган булалар.

Бер үк вакытта яшь рәссам «Молодая гвардия» нәшрияты белән хезмәттәшлек итә, «Прожектор», «Пионер», «Смена» журналлары өчен рәсемнәр ясый, “Мосфильм”да балалар диафильмнарын чыгаруда катнаша.

Көнне төнгә ялгап эшләгәндә бервакыт рәссамны ревматизм һәм бөер авыруы аяктан ега. Бөек Ватан сугышы башлангач, ул авыр хәлдә гаиләсе белән Чаллыга кайтып китәргә мәҗбүр була. Әмма бетсә бетсен татар, дигәннәр бугай – Дмитрий Красильниковны шул хәлдә сугыш мәхшәренә илтеп тыгалар. Һәм ул Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч, иң куркыныч бәрелешләреннән берсе булган Сталинград сугышында катнаша. Тагын яралана. Новосибирскида госпитальдә дәваланганнан соң гына, рәссамны тылда калдыралар.

1944 елда Мәскәү Рәссамнар берлеге Красильниковны Белоруссиягә «Раздавим фашистскую гадину!» партизаннар газетасына рәссам итеп җибәрә. Бөек Җиңү көне җиткәч, сатира журналына әйләнгән бу газета «Вожык» исеме белән чыга башлый һәм Красильников анда эшләвен дәвам итә. Бер үк вакытта татар рәссамы Белоруссия дәүләт китап нәшриятында бизәүче рәссам, баш рәссам булып эшли, күп­ләгән китаплар бизи. Шулай итеп, кечкенә генә авылда туып үскән гап-гади татар егете Казанда, Мәскәүдә генә түгел, Минскида да графика өлкәсендә зур үрләр яулый, Татарстанда һәм Белоруссиядә милли графика сәнгатенең үсешенә зур өлеш кертә.

1951 елда, нибары 48 яшендә, керәшен татары рәссам Дмитрий Красильников каты авырудан соң вафат була.

Дмитрий Красильников бизәгән китаплар 1931 елда ук инде Парижда «Китап сәнгате» халыкара күргәзмәсендә күрсәтелә. Тагын ике елдан аларны Американың Сан-Франциско, Чикаго, Филадельфия, Нью-Йорк шәһәрләрендә Советлар Союзының заманча сәнгате күргәзмәсенә куялар. Аннары рәссам үзенең иҗат эшләре белән Мәскәүдә берничә күргәзмәдә катнаша. Минскида Дмитрий Красильников катнашкан сәнгать күргәзмәләренең исәбе-саны юк. Аларның барысы да диярлек дәүләт югарылыгында уздырылган саллы экспозицияләр була. Татарстаныбызда Красильников эшләре 1920-1930 еллар сәнгатенә багышланган җыелма күргәзмәләрдә берничә тапкыр сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителде. Шәхси экспозиция исә беренче мәртәбә оештырыла.

Сәнгать белгечләребез республикабызның 1920-1930 еллар графикасын, шул исәптән Красильников иҗатын бик җентекләп өйрәнде. Шундый белгечләребезнең берсе – сәнгать фәннәре кандидаты Ольга Улемнова. Ул тарихны өйрәнеп кенә калмый, үткәннәрне киләчәккә бәйләү ниятеннән төрле заманча графика күргәзмәләре дә оештыра. Ул чаралар республикабыз белән генә чикләнмичә, күптән инде халыкара төс алды. «Мәскәүле казаннар» проектын да ул уйлап тапты. Красильников күргәзмәсе – бу проект кысаларында өченче экспозиция. Шөкер, республикабызның Сынлы сәнгать музее графикага һәрвакыт игътибарлы вә ихтирамлы мөнәсәбәттә булды. Шуңа күрә «Мәскәүле казаннар» проектын да шундук күтәреп алган. Музей ярдәм итмәсә, Мәскәүдән иҗат эшләрен кайтаруны оештырмаса, шундый күргәзмәләр үткәреп булмас та иде, мөгаен. Проектны тормышка ашыруга Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да үзеннән зур өлеш кертә. Экспозиция материаллары соңыннан институтта басылып чыгачак.

Рәссамның гаиләсен аерым телгә алмый мөмкин түгел. Аталарының мирасын шулкадәр ихтирам иткән, бөртекләп саклаган балалар бик сирәктер. Красильниковларның өч баласы була. Ике улы олы яшькә җиткән, бүген инде гүр иясе. Казаныбызга рәссамның мирасын кызы Леонтина алып кайткан. Күргәзмә ачуда шулай ук Леонтинаның кызы Яна һәм оныгы Дмитрий катнашты. Әйтергә кирәк, Красильниковның бер улы Валерий шулай ук рәссам була. Кызы Леонтина да әтисе тәмамлаган институтта укып, гомере буе полиграфия өлкәсендә хезмәт куя. Аның кызы Яна, Софья әбисе кебек консерватория тәмамласа да, барыбер бабасы кебек рәссам булып китә. Янаның улы, ягъни Красильниковның оныкчыгы Дмитрий да рәссам. Күргәзмәнең кураторы, сәнгать белгече Ольга Улемнованың сүзләренә караганда, экспозициянең байтак өлеше гаилә архивыннан алынган. Әтисе үлгәндә, Леонтина 14 яшендә кала. 14 ел гомеренең дә ничә елын ул әтисез уздырган. Үткән гасырның 1930 еллары график рәссамнар өчен кызу урак өсте. Сәяси сатира, плакат, карикатура, китап бизәү сәнгате чәчәк аткан чак. Рәссамнар редакцияләрдән кайтып кермәгән. Моннан тыш Дмитрий Николаевич әле Ватан сугышы кырында фашистларны кыра, әле госпитальдә дәвалана, әле Минскида эшли. Әтисе вафатыннан соң 70 ел буена иҗатын бөртекләп җыяр, кадерләп саклар өчен көчле мәхәббәт һәм рәхмәт хисе генә түгел, намуслы, киләчәк алдында җаваплы булу да кирәк. Барлы-юклы 14 ел эчендә рәссам Дмитрий Красильников кызы Леонтинага шул хис-тойгыларны сеңдереп кала алган икән, үзе намус үрнәге булган, гомере дә заяга үтмәгән дигән сүз. График рәсемнәрне институт, музейлар махсус ысуллар ярдәмендә саклый. Тикмәгә генә графика иң нәзберек сәнгать төрләреннән саналмый торгандыр. Леонтина ханым үзе институтлар, музейлар башкара торган хезмәтне эшләп чыккан!

«Хәзинә» милли сәнгать галереясындагы бу күргәзмә ике сугыш кичкән, Казанда, Мәскәүдә, Минскида графика сәнгатен күтәргән милләттәшебез Дмитрий Красильниковның 115 яше тулганда, ниһаять, туган туфракка кайтып егылуына тиңдер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: