Мәдәни җомга

Һөнәрленең кулы – алтын

Яшь рәссам Илшат Әскәровның  Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаганда иҗат иткән диплом  эше  хәзер дә  күп  студентлар  өчен  үрнәк булырлык! Бу картинадагы Йагъкуб галәйһис-сәламнең каршысында утырып торучы гөнаһсыз бүре, чыннан да, телгә килер һәм үзенең  Йосыфны  ашамаганын  тагы  бер кат  сөйләп  бирер  төсле!

Илшат бүген инде үзе үк шушы белем йорты укытучысы, биредәге студентларга  композиция  һәм  рәсем ясау нечкәлекләрен өйрәтә.Үз-үзенә таләпчән  шәхеснең киләчәктә дә  укучылары  өчен  үрнәк  булып  торачагына  шик  юк. 


Рәссамлыкка  һәркем үз юлы белән  килә: әтисе  Рифат  Дәүли улы  Арча  районының  кулланучылар  союзында рәссам булып эшләү  дәверендә  үк, Илшат рәсем ясау белән мавыккан. Әнисе Рәсимә ханым  да  улының  буш  вакытын  урамда  үткәрмәвенә  шатланган. Арча сынлы сәнгать мәктәбендә, укытучы  Раилә  Фәтхуллина ярдәмендә  дүрт ел белем алганнан соң, тугызынчы сыйныфны бетереп, Казан сынлы сәнгать училищесына  укырга  кергән. “Йосыф  турында  кыйсса” дип  аталган  диплом эшеннән үзе канәгать калса  да, бу мәңгелек  кыйссаның иң драматик  мизгелләрен  сурәтләгән  әлеге  сюжетны  бераз  үзгәртеп, яңадан   язырга  кирәк  дип  тә  уйлый. Ә ул чакта, билгеле инде, тагын  да тирәнрәк  белем  алу максаты  аны  Мәскәүгә  юнәлтә. 2004  елны  Илшат башкаланың  В.Суриков  исемендәге сынлы  сәнгать институтының  графика  факультетында  укый  башлый. Мәскәү ыгы-зыгысы, күп  төрле  иҗат, яңа укытучылар, бихисап һөнәри мәгълүмат... Илнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән  дә бирегә  җыелган  яшь  рәссамнар  арасында   да  сынатмыйча, 2010 елны  әлеге  институтны  да  кызыл  дипломга  тәмамлый  ул. Бу юлы инде диплом эше гомумән башка темада әзерләнә: “Сугыш  кайтавазы” дип  аталган  графика  битләрендә: Бөек  Ватан сугышы елларында  кулланылган  хәрби  техника, Берлиндагы җимерек  йорт  һәм  ике  сугыш  ветераны портретлары. Бераздан  әлеге  әсәрләр  зур күргәзмәләрдә  дә  урын  алачак  һәм  2014 елда Братиславада,  сынлы  сәнгатьнең  Европа үзәгендә узган  күргәзмәгә  килгән  тамашачыларны  да сокландырачак әле!

Илшат Әскәров институттан соң, белемнәрен практик хезмәттә сынар өчен,  Мәскәү  каласын  сайлап  ала: биредәге  бина  интерьерларын бизәүдә катнаша, берничә ел буе көзгеләр өчен үзенчәлек­ле кысалар ясау студиясендә хезмәт куя һәм 2014 елны Россиянең Эчке  эшләр министрлыгы каршында оештырылган В.Верещагин исемендәге рәссамнар  студиясендә  иҗат  итә. Профессиональ  иҗади  оешма буларак күптәннән  эшләп килгән студиянең максаты - хокук сак­лаучыларның уңай образларын тудыру, җәмгыятьтәге абруйларын  ныгыту, шушы һөнәр ияләре  күрсәткән  каһарманлыкларны  сәнгать аша күрсәтеп бирү. Биредә бер елга якын  шушы  тема эчендә кайнарга, тарихи  чыганакларга  мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бу эшнең иҗади нәтиҗәсе – “Петрашевчыларны ату” (“Расстрел  петрашевцев”)  әсәре. 1849 елны петрашевчыларны куркыту максатында оештырылган хөкем  карарының   хөкем  ителүчеләр тарафыннан  драматик  кичерешләр алырлык  башкарылуын  тагын бер тапкыр искә алып  иҗат  ителгән   хезмәт студия  җитәкчелеген  канәгать  калдыра. Тик Мәскәүнең һич кенә дә күңеленә якын шәһәр булып китә алмаячагын аңлаган талант иясе яңадан Казанга кайтып,  Фиринат  Халиков  җитәкләгән Россия сынлы сәнгать академиясенең  Казандагы  иҗат остаханәсендә  өч  ел стажировка үтә. Олпат  рәссам  исә  киндергә  майлы  буяулар  белән  картиналар  язу  осталыгын арттырырга  киңәш  итүдән  башлый һәм чарланган сәләт нәтиҗәсе биредә  дә  озак көттерми. 

Илшат Әскәровның Бөек Ватан сугышы ветераннары сурәтләнгән  ике эше быел Түбән Новгородта узган  “Зур Идел” күргәзмәсендә  катнашты. Тиздән Әлмәт шәһәрендә үтәчәк, Татарстан Республикасының нефть ятмаларын промышленность юлы белән үзләштерә башлауга 75 ел тулу уңаеннан  игълан  ителгән  күргәзмә-бәйгедә аның “Киләчәгебезне  балаларга васыять итәбез!” дип  исемләнгән  әсәре  дә лаеклы бәяләнер. Чөнки  ул теләсә кайсы  техник җайланмаларны үтә төгәллек белән сурәтләп бирә белүче сирәк татар рәссамнарыбызның  берсе булып  танылды. Тамашачыны үз алдында фото яисә сәнгать әсәреме дип аңышмыйча да торырлык халәткә җиткерүче сынлы сәнгать юнәлеше – гиперреализм, үзенең барлыкка килгән көннәреннән бирле, дөньяда елдан-ел  популярлык  казана  бара. Сурәтнең һәр деталь нечкәлекләрен исәпкә алып язылган әсәр башка иҗатташларның  ихтирамына да лаек булып чыга. Илшат Әскәров графикасында  да  бу  үзенчәлек  сизелә, әмма ул үзе: “Миңа гиперреализм ошамый, мин бу юнәлешкә мөкиббән түгел. Чөнки әсәр тамашачының  күзләрен  ардырырлык, күңелен  талдырырлык, чынбарлыкка  йөз  процент туры  килерлек булырга тиеш түгел дип саныйм”, – ди.  Илшатның графика жанрындагы  хезмәтләрен  ошатучылар  күп. Мәсәлән, “Олимпия  уеннарына  төзеп  бетерәчәкбез”, “Биеклектә” кебек графика  эшләре  2010 елны Россия Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге үткәргән  XXX  Яшьләр күргәзмәсендә I дәрәҗәдәге  дип­ломга лаек булган.  

Аның ясау техникасы ягыннан гаять төгәл һәм камил эшләреннән бай төсмерле киндер картиналарына  күчсәк,  болары  да  шәхси  тупланмалар  җыючыларның  да  игътибарын  җәлеп  итәрлек  сыйфатта. “Милли киемдәге кыз” – безнең күңелләребезгә милли йөзебезне тасвирлап бирү белән  дә, гаҗәеп  төсләр палитрасы   белән  дә  истә  калырлык. Ә портреттагы хатын-кыз образы – гүя яктылыкның төгәл күчермәсе! Әгәр дә Илшат көннәрдән бер көн, илһам килеп, дәүләт башлыгы буларак татар тарихына кергән бердәнбер хатын-кыз образын – Сөембикәне  дә  сурәтләргә  алынса, һичшиксез,  уңышлы  әсәр тудырачак!   

Илшат: “Сәнгатьтә  үз төп  юнәлешемне таптым  дип  әйтә  алмыйм  әле”, – ди. Яшь рәссамдагы сәләт, тырышлык, белем, осталык  аны  әле күп  иҗади  җиңүләргә  китерәчәк. Мин  аны  киләчәктә  гарәп  каллиграфиясе  остасы  итеп  тә  күзаллыйм  һәм  Илшат  үзе  дә  бу өлкәдә сынау узуга  каршы  түгел. Пәйгамбәрләр  тарихын  тирәнтен  сурәтләүдән  башланган  беренче  иҗади  хезмәте моңа бер дәлилдер. 


1.Илшат Әскәров остазы Фиринат Халиков белән.
2.«Милли киемдәге кыз».
3.«Обер-полицмейстер».
4.«Ишегалды».


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: