Мәдәни җомга

Нигез йорт имин  булсын

Казанда сентябрь аенда Мөселман киносы фестивале узды.

Быел анда Татарстаннан катнашкан егермеләп татар фильмы арасында Германиядә яшәүче татар журналисты, продюсер, Россия язучылар берлеге әгъзасы, документалист һәм кинорежиссер Нәсүр Йөрешбаев төшергән кыска метражлы “Нигез йорт” исемле нәфис фильм да күрсәтелде. Төркиянең Алания шәһәрендә үткән “Без бергә-2018” халыкара фестивалендә лауреат исеменә лаек булган бу кинофильмны карарга теләүчеләр күп иде. Аны журналистлар да көтеп алды, уңай фикерләр генә әйтелде. Фестивальдән соң без дә  Нәсүр Йөрешбаев белән редакциябездә очраштык. 


Табигать Нәсүргә талантны өеп биргән. Ул көйләр яза, хикәяләр, шигырьләр иҗат итә, рәсем ясарга да маһир. Малайның сәләтләрен мәктәптә үк күреп алалар. Ул инде беренче класстан диярлек стена газетасы редакторы.  Армиядә хезмәт иткәндә дә, егеткә Ленин почмагында эшләүне тапшыралар. Казан дәүләт университетының татар журналистикасы  бүлегендә дә Нәсүр – стена газетасы редакторы. Әмма аның иң зур хыялы – кино төшерү. Бу – аның өчен бөтенләй башка дөнья. Ул мөмкин булган барлык фильмнарны да карап бара: малай өчен һиндларныкы да, сугыш, разведчиклар турындагылары да кызыклы.

Барда районының Бакча авылында гомер иткән Йөрешбаевларның нәселләре – тамырлы, ишле. Аның әнисе 10 апа-сеңлесе, агай-энесе арасында үскән. Нәсүрләр гаиләдә үзләре сигез бала. Әнисенең барлык туганнарының гаиләләрендә дә дистәгә якын ул-кыз үсә. Барысының  да бу йортка җыелуы күркәм традициягә әверелгән. Аннары туганнары бирегә аның әнисенең моңлы  тавыш белән җыр сузганын ишетергә дә тансыклап килә. Шуңа да Йөрешбаевларда бәйрәмнәр һәрвакыт күңелле үтә. Тормышлары җитеш булгач, сарык – сыер асрап гомер иткәч, умарталар тоткач, өстәлдә сый-хөрмәт тә мул була, бал-мае да, итле ризыклары да куела. 

Кунакларның барысы да диярлек Нәсүрләргә балалары белән килә. Үсмер, өйдә урын кысанлангач, аларга, мунчага алып кереп, әкият сөйли. Нәсүр берзаман кино уйлап чыгара. Газетаның читендәге ак тасмасын кисә һәм аны шакмакларга бүлә, аларга тарихи темага кагылышлы рәсемнәр ясый һәм төргәк итеп җыя. Аннары зур  шырпы кабына тыгып, таяк­чык ярдәмендә борып утыра. Балаларга – кызык. 

Язмышы Нәсүр Йөрешбаевны Германиягә илтә. Аның биредә дә бик тә журналист булып эшлисе килә. Әмма немец телен белеп бетермәү аяк чала. Ә менә телевидение операторы булып эшләргә була, тел үзара аралашу өчен генә кирәк. Ир-егет, тәвәккәлләп, телевидениегә юл тота. Сәләтле белгечне тиз күреп алалар, югары үрләтәләр. “Саксония” телевидениесендә, RTL ТVда һ. б. да Нәсүр үз кешегә әверелә. Ир-­егет эшендә дә шомара, немец телендә дә чатнатып сөйләшә башлый. Аны инде көне буе камера күтәреп йөрү генә канәгатьләндерми. Егеттә көннән-көн үзе кино төшерү теләге көчәя бара. Шуннан соң Нәсүр, нык карарга килеп, шәхси предприятие ача, эшне башлап җибәрә. Нәсүр 23 документаль фильм төшергән. Ул – үз фильмнарының сценарийлары һәм музыкасы авторы да. Киноларны Германиядә немецләр дә бик яратып караган. Фильмнар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Ике әсир Җәвид һәм Вальтер” фильмы да игътибарны җәлеп итә. Татар һәм немец пленга эләгә. Татар немецнең туган ягында, немец моның сабый чаклары үткән Урал, Магнитогорски җирләрендә – әсирлектә. Икесе дә кино барышында пленга ничек эләгүләрен һәм кичереш­ләрен бер-берсенә сөйли. “Әтиемнең тавышы” фильмы Германиядә пленда булган татарларның тавышлары яздырылган 43 пластинка турында. Немецләр Беренче бөтендөнья сугышында әсирләрнең тавышын яздыра торган булган. (Бу тавышларны Н.Йөрешбаев Пруссия архивында эзләп таба). Нәсүр тоткынлыкта яшәү газапларын кичергән кешеләрнең тавышлары калган пластинкаларда татар кешеләренекен дә таба. Берсе Казаннан ерак түгел Күн авылыннан сугышка киткән. Н. Йөрешбаев, аның туганнары яшәмиме икән дип, хат яза. Журналистлар, туганнары гына түгел, аның кызы да безнең арада, дип җавап юллый. 
Н.Йөрешбаев әсирнең кызы Венера апага, әтисенең 100 ел элек язылган тавышын тыңлата. Соңыннан бу сюжет документаль фильм булып экранга чыга. Алар барысы да Казан фестивалендә күрсәтелде (Нәсүр Казан кинофестивалендә үзенең фильмнары белән быел бишенче тапкыр катнашты). 

Журналист бер үк вакытта иҗтимагый эшләр дә алып бара, архивларда казына, Германиядәге татарлар җирләнгән урыннарны барлап йөри. 24 татар каберен таба. Хәтта кайберләренең туфракларын алып кайтып туганнарына тапшыра. Туган якларында аларның кабат җеназасын үткәрәләр. Германиядә ятып калган ватандашларыбыз турында күп материаллар яза ул. Нәсүр үзе дә, каберләр янына барып, безнең тыныч тормышта яшәвебез өчен яу кырларында кан түккән, чит җир туфрагында ятып калган якташларыннан гафу үтенеп, догалар кылып, тәсбих тартып, зикерләр әйтә. Уралда туып-үскән Гәрәй абзыйның каберен тапканда Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көн 9 май була. “Сена елгасы буенда курай моңнары” дигән кино да – Нәсүрнең хезмәте.

Нәсүр Лейпцигта 400 ел элек нәшер ителгән беренче басма татар китабына да тап була. Ул Австриядә аның төп нөсхәсенең күчермәсен алып, шуны бастырып, китап итеп ясаттырып алып кайта. Бөтендөнья татар конгрессы корылтаена делегат булып килгәч, китапның репринтын республиканың беренче Президенты М.Шәймиевкә бүләк итәләр. Нәсүр, Президент Рөстәм Миңнеханов ике ел элек Германиягә килгәч, аэропортта аңа да шундый ук китапны тапшыра. 

Нәсүрнең өйдән – нигез йорттан чыгып китүенә – 38 ел. Татарстан да, Башкортстан да, туган җире Барда да, Бакча авылы да сагындыра аны. Ни әйтсәң дә, Урал тавы итәгенә урнашкан авылда, гүзәл табигать арасында үскән егет тауларын, төнге учакларны, шаулап аккан елгаларны, балачак шуклыкларын искә төшереп тора. Шуңа да ул туган якларына еш кайтып йөри. 

Ике ел элек Нәсүргә Уралда яшәгән Мәлгия апасы шалтырата. “Йортыбыз буш тора, аңа карагач, җан әрни”, – ди. Әти-әниләре бу дөньядан үткәч, татар гореф-гадәте буенча, йортны  төпчек булып үскән энеләренә биргән булалар. Әмма аның гомере кинәт киселә. Аннары өйләренә аңардан өлкәнрәк энеләрен хуҗа итәләр. Ә ул йортны Мәүлидә исемле апага саткан. Тормыш бит, гаепләп тә булмый. Инде Мәүлидә апа да вафат икән. Аның балалары юк, йорт буш тора. Әлбәттә, туган йортының хуҗасыз калуына Нәсүр борчыла. Соңгы чиктә туып-үскән якларына кайтып, өйләрен кире сатып ала, йортны көйли, аңа сулар үткәрә, электр чыбыкларын яңарта, эчен-тышын юалар, чистарталар, ишек алларын тәртипләп, ямьләндерәләр. Нәсүр, хәзрәт чакырып, аңардан йортның һәр почмагында азан әйттерә. 

Озак еллардан соң кунган беренче төн ничектер уйландыра, Нәсүр йокыга китә алмый. Төшенә әти-әниләре улларын ачуланып кермәсме, яисә шатланып, хупларлармы?  “Шулкадәр еллар кайда йөрдең, малай актыгы?” – димәсләрме,” кебек уйлар белән бимазалана. Йоклый алмый, инде таң да атып килә. Шуннан кулына китап ала. Укытучысы Галимҗан Гыйльмановның әсәрләре булып чыга ул. Китапны ачса, “Нигез йорт” хикәясенең беренче битенә тап була. Шуны өч тапкыр укып чыга. Күңеле дә тынычлана, китапны кочкан килеш йокыга да тала. Тыныч, рәхәт йокы була ул. Иртәгесен язучыга шалтырата. “Хикәягезне укыдым. Бу – минем кино. Шуның буенча сценарий язсам ярыймы?” дип сорый. “Нәсүр, сиңа ышанам, яз!” – дигән җавап ала. Сценарийны режиссер аңлатмалары ясап, документлар тутырып, Казанга Мәдәният министрлыгына тапшыра. Проект әйбәт, дип табыла. 

Нәсүр киноны туган якларында, үзе бишектә тирбәлгән йортта төшерергә ниятли. Артистлары да Барда халык театры актерлары булырга тиеш. Җәй буе барысын да әзерли. Киноның директоры  Бардага килеп карый да, халык театры актерлары кинода профессиональ дәрәҗәдә уйный алмас, дигән фикергә киләләр. Аннары акча ягын да уйларга кирәк. Башкортстанда яшәүче танылган композитор, эшмәкәр Фәнир Галимов фильмның химаячесе булырга ризалашкан. Аның Төмәнәктә “Бабайлар утары” бар. Ул “Нигез йорт” фильмын төшерү өчен махсус салынган кебек. Фәнир фильм төшерүчеләрне Казаннан үзе килеп ала, ашау якларын кайгырта, кунакханәсендә урын бирә. Үзе кино төшерә торган мәйданчыкка көн дә килеп йөри.  Туймазы академия театрыннан артистлар да табыла. Әбине – Римма Ключарева, бабайны Алик Зәйләлов уйный. Кино көзен (октябрь) төшерелеп, эшләнеп бетә. Июнь аенда аны Төркиягә фестивальгә җибәрәләр. Ул беренче урынны ала. Казан мөселман фестиваленнән соң, Нәсүрдән фильмның икенче сериясен төшерүен сорыйлар. 

Фильмның эчтәлеге заман яшьләренә таныш гыйбрәтле хәл турында.  Татар авылында пөхтә, тыйнак, сөйкемле әби  ялгызы яшәп ята. Тол калган һәм гомере буе тормышны үзе генә тарткан, кызын үстергән. Хәзер Энҗесе еракта – Влади­вос­токта  яши. Сания әби кызын бик сагына, көтә. Әмма ул Сабан туена да кайтмый, әби  сагынулар белән җәйне дә  уздырып җибәрә. Энҗесе гаиләсе белән көз көнендә, балаларның каникул вакытына туры китереп, кайтып төшә. Әби, балалар инде олыгайды, чит җирләргә китмәсләр, бөтенләйгә монда калырлар, дип уйлый. Кызына  “Китмәгез, калыгыз!” – ди. Энҗе әнисенең тәкъдимен кире кага. Анда аның эше, гаиләсе, ике баласы бар. “Әни, әйдә, үзең безнең белән”, – ди кыз. “Мин ничек нигез йортны ташлап китим? Монда әби-бабаларыбыз җирләнгән, аларның әрвахлары яши”, – ди Сания әби. “Мин бит сине монда кайтып карый, тәрбия кыла алмыйм,” – ди кызы. Ана соңгы чиктә, баласына булган яратуы хакына, алар тыныч яшәсен өчен, картлар йортына барырга риза була. 

Картлар йортында Сания апа бик моңлана, гомер иткән өен юксына. Әмма, йөрәге никадәр генә сыктаса да, еламый, түзә. Шул көннәрдә  бу якларга Себердән картлык көннәрен үз туган ягында уздырырга Җәмил абзый кайтып төшә. Хатыны да, балалары да юк. Ләкин гомер буе эшләгән, кесәсендә  мул гына акчасы бар. Туган-үскән ягына кайта, әмма авылы беткән, йортының нигезе дә калмаган. Авыл советы абзыйны картлар йортына озата. Бабай бирешә торганнардан түгел.  “Мин туган төбәгемә монда җан тәслим кылырга кайтмадым, бу йорт минеке түгел”, – ди. Ул, газета аша белдерү биреп, риэлтерлар таба һәм алар аша йорт сатып ала. Матур, пөхтә йорт. 

Инде йорты да бар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә җире дә җитәрлек. Хәзер иптәшкә бер әби кирәк. Бабай картлар йортында күзәтә башлый. Сания әбигә күзе төшә. “Әйдә, качабыз, син гомереңнең соңгы көннәрен  монда уздырырга теләмисеңдер бит? Минем йортым бар, рәхәтләнеп бергә яшәрбез, ди, картлыгыбыз көннәрен бер-беребезгә иптәш булып бергә үткәрербез, – ди. – Балда-майда йөзәрсең, рәнҗетмәм. Теләгәнеңне киярсең”, – дип сүз куша.  Әби моны куып чыгара, “Син нәрсә, мин сине, син мине белмисең”... – ди. 

Җәмил бабай тагын керә, тагын... Берзаман бабай гармунда уйнап утыра. Сания әби, әтисенең яраткан көен ишетеп, ишекне әкрен генә ачып карый. Ничек җаннарны айкалдырып уйный ул! Шуннан әбекәйнең йөрәгендә хис туа. Бабай кереп йөри башлый, уйлары да, сүзләре дә килешә. Сания әби “Мин нәрсә югалтам соң?” – дип уйлый да, алар бергәләп кача. Елганы да кичәләр, болыннарны да узалар, таулар  аша да баралар. Утырып-утырып сөйләшәләр. Әби үзе турында, бабай үзе турында сөйли. Болар әбинең авылына да килеп җитә. Инде йорт урнашкан урам күренә башлый. Әби өйнең бу авылда икәнен аңлап ала. Әмма аның үз йорты урнашкан урамга барасы килми, яныннан узып китәчәк бит. Йөрәге түзмәс, дип уйлый. Бабай исә нәкъ шул урамга алып бара. “Әйдә, йорт шунда”, –  ди. Берзаман әбинең гомер иткән йорты алдына килеп басалар. Җәмил бабай, үзе дә белмәстән, әбинең йортын сатып алган. Әле ул өйне үз кулы белән ачып кермәгән. Әби дә сер бирми. Бабай капканы ачып карый, булдыра алмый, бикнең үз сере бар. Әби килә дә, бабайны чак кына этәреп, бикне ачып җибәрә. Бабай моңа хәйран кала. “Безнең йортыбыз шушы”, – ди бабай. Сания әби исә, “Эндәшмә, тын гына торыйк, бу йорт минем өчен дә бик кадерле”, –  ди. Кереп китәләр. Әби елап үзенең караватына килеп утыра, бабай чәй куеп җибәрә. Әби үзенең чиста күңеле, дөрес яшәве бәрабәренә йортына мәхәббәт алып кайта. Ике өлкән кеше кавышып яши башлый.

Н.Йөрешбаев тагын зур проект башлап җибәргән. Ул Муса Җәлил турында фильм төшерергә әзерләнә. Бу нияттән инде шактый эшләр башкарырга да өлгергән. Германиядә дә, Татарстанда да, Оренбург өлкәсендә дә, Мәскәүдә дә  Җәлил эзләре калган урыннарда булган, патриот-шагыйрьне, аның батырлыгын тирәнтен белгән кешеләрне күреп сөйләшкән. “Нәфис фильм булса да, ул тарихи фактларга төгәл нигезләнеп эшләнергә тиеш”, – ди ул. Нәсүр кинокартинаны Германиядә, Польшада, Петербургта төшереләчәк, дип планлаштыра. 

Нәсүр Казанда үткән беренче фестивальдә дә катнашкан. Анда 12 илдән 40лап кино күрсәтелүен дә әйбәт хәтерли. Шулар арасында Татарстаннан нибары бер кино була. Ә быелгы фестивальдә 20гә якын фильм катнашты. “Бу инде татар киносы үсә дигән сүз. Әлбәттә, аларның барысы да җәүһәр түгелдер, әмма фильм­нарның исәбе артуы әйбәт фал”, – ди Н.Йөрешбаев.

Сөембикә КАШАПОВА.

Фотолар Н.Йөрешбаев архивыннан.

P.S: "Нигез йорт" киносын инде немецләр үз теленә тәрҗемә иткән, чөнки кечкенә премьера җәен анда булды. Бик ошаттылар. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: