Мәдәни җомга

Мәскәү татар театры ядкәре

Татар театрының 110 еллыгына "Мәдәни җомга" газетасының 8 апрель санында ук "Без Европача, имеш" атлы, әрнүле зур язмабыз дөнья күргән иде. Татар театрлары репертуарыннан үзебезнең милли спектакльләр югала баруы, режиссерларның хәзер үзләрен Европа дәрәҗәсендәге бөек талант итеп күрсәтмәкче булып, күбесенчә Мольер, Брехт, Лорка, Гольдони, Шекспир, Гернет яки көнчыгыштагы Кобо Абэ,...

Татар театрының 110 еллыгына
"Мәдәни җомга" газетасының 8 апрель санында ук "Без Европача, имеш" атлы, әрнүле зур язмабыз дөнья күргән иде. Татар театрлары репертуарыннан үзебезнең милли спектакльләр югала баруы, режиссерларның хәзер үзләрен Европа дәрәҗәсендәге бөек талант итеп күрсәтмәкче булып, күбесенчә Мольер, Брехт, Лорка, Гольдони, Шекспир, Гернет яки көнчыгыштагы Кобо Абэ, Рэй Куни әсәрләрен сәхнәләштерүгә ябырылуы турында иде ул язмабыз. Ходайның рәхмәте белән бер генә театрның режиссеры яки директоры да безнең газетага үпкә яки канәгатьсезлек фикерен белдермәде, киресенчә, дистәләгән күренекле артист рәхмәт сүзен әйтүдән тартынмады. Нәтиҗәдә, аккорд итеп, 26 июньдә "Яңа гасыр" телевидениесенең "Мәдәният дөньясында" дип аталган тапшыруы тулысынча безнең язма нигезендә узды, газетада кузгатылган фикерне хуплап, дистәләгән тамашачы кушылды.
Нәкъ менә шушы тапшыру тәмамлангач, мин фәкыйрегезне без дистә еллар буена аны телевизор экраннарыннан сокланып тыңлаган дикторыбыз Рөстәм әфәнде Нәбиуллин читкә дәшеп алды. Ул сакланып кына өстәлгә җәеп салган афиша һәм аны озатып йөрүче "борынгы" хат минем өчен күпмедер дәрәҗәдә яңа ачыш иде.
1920 еллар ахырында һәм 1930 елларда илнең үзәгендә - Мәскәү каласында эшләп килгән татар театры ядкәре иде бу афиша. Ул заманда Мәскәүдә театр эшләвен дә, татар газета-журналлары чыгып килүен дә беләбез-белүен, бик күп ишеткән бар. Ләкин, ни үкенеч, Мәскәүдәге татар театры турында аерым истәлекләр китабы, аның тарихы турында анализлы язма һаман булса күргәнебез юк бит. Әгәр тарихка чумсак, татар театрын фәкать 1906 елда гына нигезләнгән, дип сөйләшү дә бик урынлы түгел. Казандагы байтак морзалар йортында, Мәкәрҗә атлы данлы ярминкәдә, шулай ук данлыклы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә Фатыйх Әмирхан укып йөргән чакларда, хәтта бүгенге Ульян өлкәсенең Барыш районы Зөябаш авылындагы атаклы Акчуриннар утарында 1890 еллар дәвамында, 1903 елларда ук аерым әсәрләр буенча театрлар уйнау кебек күренешләр булган. Татар театрына асылда 120 яки 130 ел, дип тәкрарларга да мөмкинлек бар, бәла шунда гына - ул тамашаларны махсус оештырылган һәм шушы хезмәтне үзләренең яшәү кыйбласы иткән профессиональ труппалар әле тумаган шул. Менә ни сәбәпле без театр тарихын 1906 елдан башлап кына исәпләргә мәҗбүр...
Мәскәүдәге татар театры нигезләнүнең дә тарихы бик караңгы. "Эшче" (1918 елдан 1931 елга чаклы Мәскәүдә чыгарыла дип санарга мөмкин), "Кечкенә иптәшләр", "Октябрь баласы" исемле матбагаларның 1920 еллар башында Мәскәүдә нигезләнүен беләбез анысы. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәләмовлар да тәүге тапкыр каләмнәрен шунда сынаганнар. Кайберләре соңрак ул матбагаларның мөхәррирләре дә булып торган. Муса Җәлил 1930 еллар үрендә Татар тыкырыгындагы без "сәүдәгәр Әсәдуллаев йорты" дип белгән бинада яшь талантлар белән "Әдәби түгәрәк" тә алып барган. Бактың исә, ул елларда бу бинада Мәскәү татар эшчеләр театры да эшләп килгән икән.
Хәзер Мәскәү театрының 1931 елгы афишасын бердәнбер данәдә саклап калган һәм аны 1974 елда гына Татарстан коммунистларының өлкә комитетына юллаган Л.Гаврилова - Ләйлә Казанская хатына сүз бирик. Бер үк вакытта кыйммәтле дә, сәер дә хат. "Дорогие товарищи культ­отдела Тат.обкома ВКП(б)" дип башлап китсен әле! Ләйлә Казанскаябыз, әлбәттә, надан түгел, ВКП(б)ның 1952 елдан башлап КПССка әйләнүен дә белә ләбаса. Ләкин менә КПСС димәгән, күңеле ВКП(б) сүзен күпкә якын күргән. Димәк, Брежнев кулындагы 1970 елларда котырып чәчәк аткан "застой" күренеше, җитәкчеләрнең чирәм сыман умыра-умыра орден-медаль җыюлары белән риза булмаган ул. (Ярый әле, тегеләр тәтәй-медаль генә җыйган, ә бүгенгеләрнең халыктан таланган миллионлаган евро яки долларларны чит ил банкларына озатып ятуын белсә, Ләйлә апабыз соңгы ядкәр хатын кайсы оешма исеме белән башлап җибәрер иде икән?)
"Мин үзем Казаннан, шул сәбәпле театрда Ләйлә Казанская атлы ләкаб белән эшләдем, - дип яза ул үз хатында. - Бер үк вакытта Мәскәүнең Үзәк театр сәнгате техникумында да укып йөрдем. Таҗи Гыйззәт һәм Салих Сәйдәшев тудырган "Наемщик" музыкаль драмасында Гөлйөзем партиясен башкаруым белән чиксез горурланам. Коллективтагы яшь артистларның күбесе Казан театр техникумын тәмамлап килгән иде. Искиткеч гүзәл театрда эшләдек. Театрны М.Шаһиәхмәтов атлы директор җитәкләде. Ул Гражданнар сугышы чорында партизан булып йөргән, ләкин Берия властька менеп алгач, аңа ошамады, шуңа газап чикте. Театрның баш режиссеры Х.Кәтиев, тагын Габдулла Йосыпов атлы режиссер бар иде. Музыка бүлеге белән Э.Кайбицкий җитәкчелек итте, үзе оркестрның дирижеры да иде, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булды. Театрда гүзәл Гөлсем Камская эшләде. Яшь Фәхри Насретдинов концертларда җырлады. Шулай ук А.Измайлова, Сара Садыйкова кебек артистларыбызны да сагынып искә алам. Үзем Уралга күчеп киттем дә шунда баттым. Ярты ел буена түшәктән дә күтәрелә алмыйча авырыйм. Ә сезгә юллаган афиша язмышы өчен нык кайгырам. Еллар үтү белән теткәләнеп, тишелеп бетсә дә, сез аны сакласагыз һәм халкыбызга ирештерсәгез иде. 1 октябрь, 1974 ел."
Олы яшьтәге Ләйлә ханым Гаврилова-Казанская үтенечен искә алмаганнар шул, ядкәр афиша 40 ел буена хәрәкәтсез яткан. Аны тарихка кайтаруда ярдәм иткән өчен Рөстәм әфәнде Нәбиуллинга да олы рәхмәт!..
Афишага баксаң, япь-яшь һәм кайгысыз йөзләр. ВКП(б)дан аерып Мөселман большевиклары фиркасе һәм ахыр чиктә Россиядән аерым Туран дәүләте төзү нияте белән янган Мирсәет Солтангалиевне төрмәләргә тыгып, канатларын көйдереп тезгә куйсалар да, җәллад Сталинның шәхес культы котырмаган, яшь коммунист һәм комсомолларның барча милләтләр дә тигез булган азат тормыш төзибез дигән алсу хыяллар эчендә очынган еллары бит әле.
Мәскәүдәге татар театры 1924 елда коммунал хезмәт күрсәтү оешмаларында эшләүче татар яшьләренең үзешчән коллективы буларак эшли башлый. 1928 елда ул инде профессионал труппага әверелә, аның тәүге сәнгать җитәкчесе Газиз Айдарский була. Бер ара Гали Ильясов та режиссер булып эшли. Соңыннан күренекле режиссерга әвереләчәк һәм исеме Минзәлә татар драма театрына биреләчәк Сабир Өметбаев, гүзәлләрдән-гүзәл Галия Булатова да Мәскәү эшчеләр театрында канат кагына башлый.
Ни кызганыч, труппаның төп өлешен 1933 елда Казанга, татар академия театрының филиалы рәвешендә кайтарып җибәрәләр, ун ел буе яшәп килгән һәм Урал, Себер, Урта Азия, Идел буйлап, Донбасс-Кузбасс шахталарына кадәр җитеп хезмәт куйган Мәскәү татар эшчеләр театры яшәүдән туктатыла. Сталинның һәм аның кубызына биюче күн тужуркалы большевик комиссарларның "вак" милләтләр өчен кислородны яба башлаган чагы. "Эшче", аның урынына чыга башлаган "Игенчеләр" газетасы, "Коммунист", "Ударниклар", "Октябрь баласы", "Яңалиф", "Мәгариф эшчесе" атлы матбагалар, хәтта әзәрбайҗан халкы өчен саф татар телендә таратылган "Баку эшчесе" газетасы - һәммәсе дә Мәскәүдән читкә, провинцияләргә куыла. ХI-ХII гасыр чигендә Болгар ханлыгындагы Күчтем морза барып нигезләгән бистә шулай итеп чиста рус мәркәзе булып кала.
Тарихыбызны белмибез, бигрәк белмибез шул! Бәлки, шушы язмабыз һәм Ләйлә ханым Казанская саклап калган бердәнбер афишадагы рәсемнәр кемнәрдәдер хатирә уятыр да, алар истәлеге Мәскәү театрының тарихын тулыландырыр әле.
Вахит ИМАМОВ.
.Афиша.
.Ядкәр саклап калучы Ләйлә Казанская.
.Театр директоры М.Шаһиәхмәтов.
.Баш режиссер Х.Кәтиев.
.Труппа режиссеры Габдулла Йосыпов.
.Гөлсем Камская.
.Фәхри Насретдинов.
.Газиз Айдарский.
.Дирижер Э.Кайбицкий.
.Мәскәү татар театры Урал эшчеләре арасында.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: