Мәдәни җомга

Миләүшә – Гөлләмәдәге бер чәчкә

...Яшьлек елларына ешрак борылып карый башладым әле.  Безнең кордашлар хәзер инде сәнгатьтә дә “урта буын” дип йөртелүче иҗатчыларга әверелеп куйды.

Г.Камал театрындагы Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевләр буыны, Тинчурин театрында Зөлфия Вәлиева, Гүзәл Гайнуллина, Ирек Хафизовлар төркеме белән чордашлар да, замандашлар да икән без. Театр сәхнәсендә Отелло хиссиятләренә бирелеп, иңгә-иң куеп образлар тудырырга насыйп булмаса да, эстрадада бергәләп концертлар алып барырга, нәфис уку буенча сәхнәдәш булырга туры килгәләде, шөкер.

Миләүшә Имамова белән дә замандаш без! Бүген  Чаллы татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актеры, Татарстанның атказанган артисты М.Имамова белән без, әлеге дә баягы, яшьлек елларында ук танышлар идек. Ул - Биектау районының Коркачык авылы кызы. Ә без, Казан университетының берничә “ташбаш” студенты, шундагы авыл мәдәният йортында урнашкан “Айфара” вокаль-инструменталь ансамбле репетицияләренә, концертларга кайтып йөрибез. Миләүшә ул вакытта Казан театр училищесында Ренат Әюпов һәм Шамил Бариев төркемендә укып йөри иде. Еш кына поездда бергә кайтабыз. Төрле кичәләрдә очрашкач, сәлам бирешәбез. Миңа – һинд киноларына гашыйк, театр, әдәбият дип мәҗнүнләнгән мишәр егетенә Миләүшәнең саф татарча, мөкәммәл дикция белән сөйләшүе үк ымсындыргыч тоела иде. Ул - театр дигән сихри дөньяның эчендә гизәчәк бәхетле бер шәхес, дип уйлый идем. Иң гаҗәбе шул: фаразларым ялгыш булмаган бит! Училищеның соңгы курсларында укыганда, Миләүшәне үзе кебек үк яшь актер Фаил Бикмуллин белән бергә Мәдинә Маликованың “Оҗмах балалары” дигән әсәре буенча куелган спектакльдә төп рольгә алдылар. Без ул чор яшьләре, бу спектакльгә ябырылып йөрдек. Театрның атаклы мэтрлары могҗиза тудыра торган сәхнәдә безнең яшьтәшләр уйный бит. Әле ничек итеп уйный! Миләүшәгә аягы авырта торган гарип кыз бала роле бирелгән иде. Ул аны шулкадәр төгәллек белән бирә алды ки, аягы зәгыйфь булса да, күңеле үтә дә чиста кыз бала образы чирек гасыр узгач та әле күз алдымда тора. Самими дә ул, ярата да белә, сөюгә дә сусаган, яратуга да мохтаҗ, ләкин үзенә күрә горурлыгы да бар – әнә шундый катлау­лы образ иде ул. Һәрхәлдә, Миләүшә аны бөтен психологик тулылыгы белән безнең күңелләргә сала алды.

Шуннан Миләүшә Чаллы театрына китте. Аның андагы уңышларын күреп сөенеп тордык. Казанга Чаллы театры килә, дигән хәбәр таралуга ук, мин ничек тә анда эләгергә, берничә куелышны булса да, тамаша кылырга тырышам. Режиссерлары Фаил Ибраһимов та кызыклы сәнгатькәр бит. Аны сәгатьләр буе тыңлап утырырга мөмкин. Әллә никадәр фикерләре, фаразлары, кызыклы ачышлары бар. Куелышлары да мавыктыргыч, үзебезчә, татарча...

Миләүшә шул театрның бер сәнгать берәмлеге булып китә алды. Дөресрәге, Чаллы театры актерлары дигән гөлләмәнең бер чәчкәсенә – Миләүшәсенә әверелде. Берничә ел элек Миләүшә Имамова Тинчурин театры бинасында узган гастроль вакытында тамашачы игътибарын аеруча җәлеп итте. Беренче көнне унсигез яшьлек кызны уйнаса, икенче көнне “Кызым кияүгә китә” комедиясендә (Х.Ибраһимов тәрҗемәсе, Ф. Ибраһимов куелышы) сиксән яшендәге карчыкны гәүдәләндерде. Әгәр мин Миләүшәнең үзен белмәсәм, танымаган да булыр идем. Алар икесе ике кеше буларак тамашачы хозурына килеп басты. Яшь кыз чаялыгы, үткенлеге белән сокландырса, икенче көнне безнең каршыда чып-чын авыру әби иде. Ыңгырашып сөйләшүләре, хәлсез-зәгыйфь рәвештә атлаулары, хәтта “сәхнәдә яшәү” барышындагы фикерләү-карашлары да һәммәсе табигый иде. Шушы гадилеккә, органик уенга ирешү өчен никадәр көч салынганын Миләүшә, әлбәттә, үзе генә бе­лә­дер. Без сөенеп, шатланып, тиеш җирдә көлеп, урыны-урыны белән яшь аралаш елмаеп утырдык. Автор әйтеп бетермәгәннәрне Миләүшә үз күңел байлыгыннан өстәгән иде.

Мин егерме ел элек Камал сәхнәсендә күргән Миләүшә бу юлы инде тагын да үскән, әверелеш мәктәбенең остасына әйләнгән бер артист иде. Шул ук театрда иҗат итүче Татарстанның халык артисты Рәфыйк Каюмов хезмәттәше хакында болай диде:  “Миләүшә - шундый кеше, чирек гасырдан артык бергә эшләү дәверендә, минем күз алдына мондый күренеш килеп баса. Әйтерсең лә Миләүшә яралганда Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә гел линейка белән генә эш итәргә боерган! Аның башына беркайчан да начар фикер килми, ә юнәлү ноктасы алдан ук билгеле һәм бару юлы туп-туры. Юлында нәрсә белән генә котыртсалар да, читкә тайпылмыйча максатына ирешә. Сәфәре барышында үзен бутарга тырышкан кешеләрнең дә күңелен төшерми, рәнҗетми... Аның янында бөтен кешеләр дә, Аллаһының әмере белән, линейка кулланып әвәләнгән кешегә әйләнә дә куя... Менә шундый кеше ул, безнең Миләүшә Имамова. Сәхнәдә аның белән йөзәсең. Мин, Миләүшә белән утыздан артык спектакльдә партнер булдым. Кичереш күренешләрендә байтак эшләргә туры килде, иншалла, киләчәктә дә эшләргә язсын. Шул кичерешләрнең һәрберсе, бер үк спектакльнең һәр уйналышында төрлечә, яңача туа, ләкин һәрберсе спектакльнең максатына буйсына. Кыскача итеп әйтсәң, Миләүшә Имамова - бөек партнер...”

Рәфыйк әфәнде әйткән шушы төгәллек Миләүшәнең максатчанлыгыннан, тәрбиясеннән дә килә, күрәсең. Бертуктамый камилләшү юлында бит ул. Театр училищесы белеме белән генә канәгатьләнмичә, Казан федераль университетында филологик белем алды, хәзер Чаллы драма театрының әдәби бүлеген дә җитәкли, репертуар сәясәтен үз кулына алган дигән сүз.

Концертларда, төрле мәйданнарда да очраткалыйм мин аны. Кайда гына, кем өчен генә чыгыш ясаса да, әйтәсе сүзенең асылына төшенер, текстының акцентларын кат-кат уйлар, белмәгәнен сорар, ачыклар, редакциялисе җөмләләрне “чүпләп”, режиссерны йә сценарий авторын урап килер. Мондый тынгысыз профессионалларыбыз сәхнәдә күбрәк булса, сәнгатебез гөлләмәсе тагын да затлырак, янә дә зәвыклырак, хушрак булыр иде. Афәрин,  Миләүшә!

 Илдар КЫЯМОВ,

“Бәллүр каләм” һәм Г.Утыз Имәни премияләре лауреаты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: