Мәдәни җомга

Милли азатлык җырчысы

«Хәзинә» милли сәнгать галереясында олпат рәссамыбыз Рифкать Вахитовның юбилей күргәзмәсе булды. Президент, министрлар килмәсә дә, бик җылы, дустанә рухта узды ул.

Бәйрәмдарны котларга янәшә остаханәләрдә иҗат итүче дуслары, милли гамьле зыялылар килде. Кызганыч, күргәзмәнең гомере генә озын булмады. Алтын Урдадан алып бүгенгәчә, җиде-сигез гасырлык татар тарихын үз эченә алган экспозицияне,  юбилярлар күп, чират зур, дигән сылтау белән,  тулыр-тулмас бер айдан соң төгәлләп тә куйдылар. Ул вакыт эчендә тарихи картиналарны кем генә карап өлгерде икән? Чират дигән булып тиз тотарга, бездә сиксән яшенә  җиткән рәссамнарыбыз бик күпмени?! Тарихи  дөреслекне кайтаручы кылкаләм осталарыбыз мыжгып тормый. Татар тарихы имгәтелмәгән һәм халыкка дөрес ягы белән ачылуга мохтаҗ түгелме?! 

Рифкать Вахитов турында язганда, агымсулар күзәткән сыман, тыныч кына бәян итеп булмый торгандыр, чөнки ул үзе - бик тере, тыңгысыз, кыю, туры сүзле  шәхес. Әле хәзер дә, күпләрне сокландырып, җил-җил атлап йөри. Остаханәсе Карл Маркс урамындагы рәссамнар бинасының бишенче катында урнашкан. Шунда көненә ничә тапкыр менә, ничә төшә ул! Биеклеге 20 метр. Кремльдәге Сөембикә манарасына да күп калмый (33 метр). 80 яшьтә көн саен манарага менеп кара әле! 

Ә тарих темасы  Рифкать абыйның гомерлек юлдашы дисәң дә була. Казан сәнгать училищесын, Харьков сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Р.Вахитов байтак вакыт Ташкентта яшәп, иҗат итә. Зур-зур монументаль эшләр башкара. Шунда мәгърур каланың милли рухы күңеленә сеңеп кала булса кирәк, Чаллыга күчеп кайткач, аның иҗатында да милли темалар өстенлек ала башлый. 1977 елда Чаллының «Татарстан» кунакханәсе өчен башкарылган «Сабан туе» монументаль композициясе - Ташкенттан соң яңа сулыш белән ташка уелган  иң зур вә саллы иҗат эшләренең берсе. Моңа кадәр монументаль сәнгатьтә, шул исәптән Рифкать абыйда  коммунизмның зур төзелешләренә дан җырлау, тормышчан сурәтләү ысулы өстенлек алган булса, «Сабан туе» панносыннан романтик рух бөркелә. Ул елларда диварда табигать күренешләрен, алма-җимеш сурәтләрен, кош-кортларны сынландыру, шартлы алымнар белән эшләү - ят нәрсә. Дәүләт кешеләре Р.Вахитов һәм Р.Николаевның «Сабан туе»н да  тыймакчы була. Әмма осталар Мәскәүгә кадәр барып җитә һәм «Сабан туе»н сынландыруга ирешә. Бу композиция байтак еллар Чаллы халкы һәм шәһәр кунакларының күзләрен иркәләде. Әмма язмыш татарны әле бер, әле икенче төрле һаман сынап тора. Берзаман Чаллының «Татарстан» кунакханәсен төзекләндергәндә, «Сабан туе» панносын дивар белән каплап куйдылар.  Шулай итеп, ташка уелган милли бизәкләр адәм күзенә күренмәс булды. Сәнгать белгечләре бу хакта чаң сугып караган иде, файдасы тимәде. Хәзер һәркем үз-үзенә хуҗа булган әкәмәт заманда яшибез ич. 

Казанга күченгәч, рәссам Рифкать Вахитовның иҗаты тагын да җанланды. Рифкать абый беркайчан да остаханәсендә генә бикләнеп утырмады, һәрвакыт халык арасында булды. 1990 елларда искән ирек җилләреннән көч-куәт өстәп, ул Татарстан Рәссамнар берлеген оештырып җибәрә һәм 1991-1996 елларда аның беренче җитәкчесе була. Шуннан соң татар рәссамнарыннан беренче булып шәхси остаханә ача. Ул Зур Кызыл урамында урнаша. Ике катлы бинаның тышы шәрыкчә өслүптә мозаика белән бизәлгән. Мәшһүребез Бакый Урманченың йорты татар җәмәгатьчелегендә никадәр популяр булса, аның шәкерте Рифкать Вахитовның остаханәсе дә чын-чынлап милли үзәккә әйләнә. Чит илләрдән килүче милләттәшләребез Рифкать абыйның йортын күрмичә китми. Бөтен­дөнья Татар конрессы корылтайлары уңаеннан төрле илләрдән җыелган татарларыбыз Вахитовның остаханәсенә кереп чыгуны алдан ук планлаштырып куя торган була. Анда узган милли бәйрәмнәр, корбан ашлары, ураза гаетләре, иҗат кичәләре, юбилейлар!  Вахитовлар гаиләсендә язучы, композитор, җырчы, рәссамнарга һәрвакыт якты чырай, тәмле сүз, татлы ризык әзер була. Юкка гына рәссам галереяга «Румия» дип хатыны исемен кушмагандыр. 

Яшьләр яшәртә дигән сүз бар халыкта.  Р.Вахитов 45 ел төрле  сәнгать уку йортларында балаларга һәм яшьләргә рәсем буенча белем-күнекмәләр бирә. Яшьләр белән әвәрә килгәнгә күрә ул бүген киләчәккә өметен, яшәү ямен югалтмагандыр да. 

Ә барыннан да бигрәк тарихчы рәссамнарыбызны милли тарихны имгәтүләре белән килешмәү хисе яшәтә булса кирәк. Картинаңны сатып алмасалар да, борын салындырып утырырга вакыт юк.  «Казанский летописец» елъязмасын укысаң гына да, анда татар өстенә атылган пычрактан чәчләр үрә тора! 1505 елда чираттагы бер сугыш вакытында Казан ханы Мөхәммәтәмин Иван III не җиңгәч, ачуына чыдаша алмаган елъязмачы, татарның ханнары да эт сыман тагарактан гына чөмерә дип язган бит, йөзе кара! Алтын Урда чорында ук Идел буенда таралган гарәп, фарсы илләренең нәзакәтле гадәтләрен күргәннәре булмаган инде ул мескеннең! Шул ук елъязмада Казан алынганнан соң булган вакыйгалар турында, урыс гаскәрләре каланы өч көн буе талады, дип билгеләп үткән. Өч көн буе эт тагараклары талаганнар алайса! Ә аңа кадәр үзе үк 1551 елда Петр Серебряныйның Сөембикәне Казаннан алып китүе турында язганда, ханлык байлыгын 12 көймәгә төяп киттеләр, дип искәрткән. 12 көймәгә төяп китәрлек булгач, ул вакытта Мәскәүләрендә эт тагарагы да булмады микәнни?! Рәссам халкы шушы ялганнарга ничек түзсен?! Шуңа күрә Р.Заһидуллин, Ф.Халиков, Р.Хуҗин, Р.Шәмсетдиновлар борынгы ханнарыбызның сарайларын мөмкин кадәр мәһабәтрәк, эчен булдыра алганча зиннәтлерәк тасвирларга тырыша. Рифкать Вахитов та Казан ханлыгына багышланган триптихының иң зур урта өлешендә 1445 елда әсирлеккә эләккән Василий Темныйны азат итәр өчен мәскәүләрнең Казан ханына 200 мең алтын тәңкә, төрле кыйммәтле бүләкләр алып килүләрен юкка гына сурәтләмәгән. Ул вакытта «эт тагарагыннан чөмергән» Казан ханнарының итеген ялаганнарын онытканнар! Шул елда Василий Темный белән Мәскәүгә 500 татар китә. Алар төрле дәрәҗәле урыннар били, салым җыя, мәчетләр салдыра башлый. Урыс кенәзләре, шуны гаеп итеп, Василий Темныйны әсир итә һәм күзләрен чукый. Менә кайда ул кыргыйлык! Менә вәхшилек нинди була! 

«Варвар», «паганый», «далада көтү куып йөрүгә  генә яраган кыргыйлар» дип язучыларның авызларын каплау өчен  исә, Вахитовның һөнәрче портретлары шәлкеме бар. Татарларны югары мәдәниятле, һөнәрле халык икәнен исбатлау өчен рәссам хәттат-каллиграфны, чүлмәкчене, тапкыр телле чичәнне - һәркайсын аерым тасвирлаган. Шунысы кызык, хәттатны - рәссам Фәрит Вәлиуллиннан, чүлмәкчене – сынчы Рөстәм Габбасовтан, чичәнне шулай ук тарихчы кылкаләм остасы Равил Заһидуллиннан карап ясаган. (Әле Вахитовның сурәт остасы Газиз Гобәйдуллиннан карап иҗат ителгән Олугбәк, актер Фәнис Җиһаншадан сынландырылган Солтангалиев портретлары да бар). Бу күренекле шәхесләрне танып аласың да, һөнәрчеләрнең нәкъ шундый кыяфәтле булганына ышанып та куясың. 

Рәссамнарыбыз әнә шулай үзара мәш килеп ята. Мәсәлән, ничәнче ел инде Р.Вахитов һәм татар җәмәгатьчелеге Казанга нигез салган Олуг Мөхәммәд ханның атлы һәйкәлен сынландыру өчен көрәшеп йөри. Хәер, моны көрәшү, тарткалашу дип тә булмый, чөнки һәйкәлне кырт кисеп тыючы юк. Хакимияттәгеләр бу мәсьәләдә үзләрен битараф, һәйкәл авторлары рәссам Рифкать Вахитов, архитектор Ренат Насыйров, сынчы Рөстәм Габбасовка һәм татар җәмәгатьчелегенә карата  сансыз тота. Авторлар һәм татар зыялылары,  ятьмәгә  эләккән чебен сыман, тарих яңартып исән калу өчен, үзләре генә чәбәләнә. 

Чынлыкта Олуг Мөхәммәд хан Казанның һәр тарафтан күренә торган иң биек урынында атка утыртып гәүдәләндерүгә лаек. Аның дәрәҗәсе шундый зур булган ки,  1431 елда Василий II һәм аның абзасы - Дмитрий Донскойның оныгы Юрий, аның янына кенәз ярлыгы сорап бара. Олуг Мөхәммәд мәсьәләне Василий файдасына хәл итә. Әмма Кечек Мөхәммәт Олуг Мөхәммәдне Сарайдан куып чыгарганнан соң, ул урыс патшасыннан теләктәшлек өмет итеп, Белев шәһәренә барып урнашкач, Василий, Олуг Мөхәммәднең теге чактагы яхшылыгын онытып, аңа һөҗүм итә. Шуңа да карамастан,  1445 елда Олуг Мөхәммәд  әсир төшкән Василийны азат итеп, кире иленә кайтарып җибәрә. Югарыда әйтелгәнчә, Мәскәүгә 500 татар килеп, мәчетләр сала башлауны яратмыйча, урыс кенәзләре Василийны тәхетеннән төшереп күзләрен чукыганнан соң да, аңа Олуг Мөхәммәднең уллары Касыйм белән Якуб кире тәхеткә утырырга ярдәм итә.  Татарларның Мәскәүдә  мәчетләр салуы гына җитмәгән, Олуг Мөхәммәд Россия биләмәсендә Касыйм ханлыгына нигез сала. «Казанский летописец» һәм кайбер башка чыганакларда Касыйм ханнары ялагай, сатлык дип тасвирланса да, Михаил Худяковның Казан тарихына багышланган хезмәтендә Олуг Мөхәммәд заманында рус кенәзләренең Касыйм ханына да ясак түләп торулары турында искәртелгән. Ниһаять, Олуг Мөхәммәд Алтын Урда таркалгач, мөселман дәүләтенең элеккеге абруен кайтарырга теләп, Казан ханлыгына нигез сала. Һәм максатына ирешә – Олуг Мөхәммәд нәселе идарә иткәндә  Казан үтә көчле һәм бәйсез дәүләт була. 

Менә шундый олы шәхеснең сынына Казанда урын булмасын инде! Ханны финанс институт янындагы калкулыкка  менгерү турында  хыялланган идек, анда сәүдә үзәге ачыла булып чыкты. Кремль янында атлы һәйкәл өчен бик шәп урын бар да, тик ЮНЕСКО кирмән янында яңа корылма-сыннар торгызырга рөхсәт итми, имеш. Кремльнең үзәгендә берәүгә дә билгеле булмаган кирмән төзүчеләргә һәйкәл куйганда, ЮНЕСКОдагылар нишләп йок­лап калды икән? Анда да урыс төзүчесен утыртып, татарны мескен кыяфәттә янәшәдә бас­тырып сынландырганнар бит әле! Игътибар белән карасаң, бу һәйкәлнең бернинди мәгънәви дә, сәнгати дә әһәмияте юк. Ул – койган да куйган Мәскәү кирмәнендәге Минин белән Пожарский һәйкәле. Казан уртасында Олуг Мөхәммәд сынын бастыру кая ул, алтмыш ел иҗат иткән рәссам Рифкать Вахитовның күргәзмәгә нибары утыз эшен сайлап элгәннәр, анда да Батырша, Солтангалиевләр портретлары керми калган иде!

Күргәзмә тәмам. Киләсе юбилейга кадәр, ким дигәндә биш елсыз Вахитовның картиналарын кабат күрермен димә. Берәр узгынчы җыелма күргәзмәдә натюрморт, пейзажлар белән бергә күрсәтелсә генә инде. Шәһәр урамына ташып чыгып,  каланың милли буяуларын яңарту  түгел, тарихи картиналарның халыкка хезмәт итүе әнә шулай бер ай дәвам иткән экспозицияләр белән чикләнә. Бервакыт Болгарда тарихи сурәт галереясын оештыра башлаганнар иде. Рәссамнарыбызның байтак эшләрен  сатып та алдылар. Тик аларга лаек урын һаман табылмаган әле. Бер мәлне аларны дөнья йөзендә иң зур Коръән китабы урнашкан бинада элделәр. Әмма изге китап янына сурәт элү килешә торган эш түгел. Рәссамнарыбызның күргәзмәләрен Болгар тарихы музееның бер почмагында да ачкалыйлар.  Зөя шәһәр-утравына барыбер җитми. Анда икона,  Зөя тарихы музее, картиналар галереясы һәркайсы аерым бинада урнашкан. Татар рәссамнарының тарихи сурәтләре өчен дә аерым бина кирәк. Болгарда да түгел, Казанның үзендә! 

Гомумән, дәүләтебезнең тарихи сурәт осталарына булган битарафлыгына шаккатасың. Берничә рәссамның, шул исәптән Рифкать Вахитовның альбомына кереш сүз язган сәнгать белгеченә  Бакый Урманче исемендәге премия бирделәр. Ә Бакый ага белән иңгә-иң иҗат итеп, аннан байтак осталык өйрәнеп калган һәм гомер буе  милли тарихны кыйбла итеп, Бакый оста салып калдырган иҗат юлыннан барган  Вахитовның үзенең Урманче премиясе дә булмасын әле! 

Күргәзмәдә  татар мәгърифәтчеләренең портретларына зур урын бирелгән иде. Рифкать Вахитов Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Исмәгыйль Гаспралыларны укымышлы, затлы шәхесләр булганнары өчен генә түгел,  Сәет Батыр, Бәхтияр Канкаев, Мәсәгут Гомәров, Канзафар Усаев, Батыршаларның милли азатлык  көрәшен яңа югарырак баскычта дәвам иткәннәре өчен шулай бик яратып сурәтли. XX гасыр башында татар мәдәниятенең яңарышы дүрт гасыр буе дәвам иткән милли азатлык көрәшенең иң биек ноктасы булган кебек, мәгърифәтчеләребез сурәтләре дә - Рифкать Вахитов иҗатында татар тарихының иң мөкәммәл вә иң матур гәүдәләнеше. Һәм бу сурәтләр өчен теләсә нинди хөрмәт, ихтирам билгеләрен, хәтта олуг шагыйребез Габдулла Тукай исемендәге премия дә артык вә кызганыч түгел!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: