Мәдәни җомга

МӘГЪРИФӘТЧЕ РӘССАМ

Рәссам Рушан Шәмсетдинов, берничә гасыр дәвамында мәктәпләрдә рус тарихы гына укытылып татарлар кыргый, артта калган кавем буларак искә алынганнан соң, 1990 елларда беренчеләрдән булып затлы, зиннәтле киемнәрдән горур, гаярь Болгар, Алтын Урда, Казан ханнарын сурәтләде һәм шуның өчен милләтче исемен алды. Бөек тарихларыннан мәхрүм ителгән милләтләр бер-берсен талап, Кол Гали,...

Рәссам Рушан Шәмсетдинов, берничә гасыр дәвамында мәктәпләрдә рус тарихы гына укытылып татарлар кыргый, артта калган кавем буларак искә алынганнан соң, 1990 елларда беренчеләрдән булып затлы, зиннәтле киемнәрдән горур, гаярь Болгар, Алтын Урда, Казан ханнарын сурәтләде һәм шуның өчен милләтче исемен алды. Бөек тарихларыннан мәхрүм ителгән милләтләр бер-берсен талап, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Акмуллалар, "Кыйссаи Йосыф", "Хөсрәү вә Ширин"нәр тирәсендә гауга куптарган заманда, бу мәшһүр шәхесләрне һәм аларның онытылмас әсәрләрен сәнгать теле белән шундый итеп тасвирлады ки, гүя тарткалашкан милләтләрне матурлык аша аңга китерергә, берләштерергә теләде.
1990 елларда иҗат иткән һәр татар рәссамы да хак тарихыбызны кайтару юлына басмаган. Рушан Шәмсетдиновны тарих тузанында казынырга Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы, үз заманында архитектор, этнограф, тарихчы буларак бер үзе бер институт эшләрлек хезмәтне башкарган, шул игелекләре өчен Казаннан куылган Фоат Вәлиев өндәгән була. Әмма һәр орлык та бәрәкәтле шытымнар бирмәскә мөмкин. Җире уңдырышлы булган, күрәсең.
Чыннан да, Шәмсетдиновлар зыялы, мәгърифәтле нәсел буларак билгеле. Рушан абыйның әнисе Әминә апа шәҗәрәсе Казан ханлыгы чорында дан тоткан Сәгыйть мирзага барып тоташа, мәгърифәтче галим Каюм Насыйри белән кисешә. Р.Шәмсетдиновның бабасы Габдрахман мәктәп-мәдрәсәләрдә укыткан, ә аның атасы Мөхәммәтйосыф Гали мәчетенең ахуны, имам-хатыйб була, балалар йортларына ярдәм итеп торганы өчен Николай патша тарафыннан алтын медаль белән бүләкләнә. Ә инде аның атасы Габделсаттар галим Карл Фукс язмаларында дүрт хатынга өйләнгән бай мещан буларак телгә алынган. Менә шундый затлы нәселдән чыккан, үзе дә музыкага гашыйк Әминәгә Казанга килеп төпләнгән Гайнетдин һәм Бәдриҗамал Шәмсетдиновларның уллары Галәф гашыйк була. Гайнетдин ага Апас якларында ат үрчетүче буларак дан тота. Шул һөнәрен зурайтып Серов шәһәренә күченеп китә, зур гына миллек туплый. Хәләл хезмәте белән тупланган малын ач әрвахлар таламасын өчен, 1923 елда Серовтагы 48 тәрәзәле зур йортын сатып, шул акчага Казанда хәзерге Каюм Насыйри урамында 75 мең тәңкәгә элеккегесеннән ике мәртәбә кечерәк, 24 тәрәзәсе булган ике катлы йорт сатып ала. Җиңел генә котылды кебек тоелса да, ач әрвахлар аны Казанда да эзләп таба. Приказчикларының кызы язган шикаять буенча Казанда Шәмсетдиновларга карата җинаять эше кузгатыла. Уллары Галәф һәм кызлары Сәүдиянең рабфакта укыган чаклары. Шул җинаять эше аркасында аларны укуларыннан куалар. Бәхетләренә, Гайнетдин атасының гади крестьяннардан булганын, Апас якларында гомер кичергән бер алманга ялланып эшләвен сөйләп биргән шаһит табыла. Галәф белән Сәүдия укуларын дәвам итү мөмкинлегенә ия була.
Иске Татар бистәсе. Явыз Иван Казанны алгач, татарларны шәһәрдән куып чыгарган, "вон там вам место", дип кирмән читенә, сазлыклы бер җиргә төртеп күрсәткән, имеш. Шуннан бирле бистә үскән, киңәйгән, кечкенә генә татар дәүләтенә әйләнгән. Биредә Апанаев, Бәхтиев, Шамил, Мусин, Кәримов һ.б. тарафыннан зур итеп салынган бай йортлар барлыкка килгән. Монда Мәрҗани, Насыйри, Максудилар яшәгән, гыйльми хезмәтләрен язган. Бер-бер артлы мәчет манаралары калыккан, алар каршында мәдрәсәләр ачылган. Печән базары гөрләгән. Татар бистәсе һөнәрчеләре җитештергән әйберләргә Европада, Россиядә, Якын Көнчыгышта да тиңнәр табылмаган. Татар театрының барлыкка килүе, Шәрык клубы эшчәнлеге, Тукаебыз иҗаты да Иске Татар бистәсе тарихы белән тыгыз үрелгән. Кыскасы, татарның дине, мәдәнияте, икътисады, һөнәрчелеге - барысын бергә туп­лаган, гасырлардан килгән традицияләрне саклаган урын булган Иске Татар бистәсе. Ягъни татар нәкышләре, милли моң бәләкәй чактан ук Рушан абыйның күңеленә уелган була. Моң дигәннән, музыка тавышлары үзләрендә дә тынып тормаган. Бәдриҗамал әби курай, баян, аккордеон, мандолинада уйный. Аңа карап уллары да музыкага һәвәс булып үсә. Галәф пианино телләреннән илһамлы бармакларын йөгертә, думбра кылларын чиертә. Исмай Шәмсетдинов композитор булып китә. Галәф абзыйның бер улы Инар гармун-баяннар ясап таныла. Рушан абый да өч ел буе скрипкә кылларын тирбәтә. Әмма көннәрдән бер көнне төсләр симфониясе күңеленә якынрак тоела. Шулай ул Казан сәнгать училищесында укый башлый. Биредә укытучысы Р.Төхвәтуллин, Эстония сәнгать институтын тәмамлап килгән китап бизәү остасы Л.Кальюранд дәресләре тирән эз калдыра. Ә инде өченче курста мөхтәрәм галим Ф.Вәлиев лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирешә. Галим яшь рәссамның милли җанын тоемлаган булса кирәк, аны Фәннәр академиясенә дә чакыра, фәнни экспедицияләр вакытында Болгарда табылган чүлмәкләр күрсәтә, ә бервакыт, кызыксынуын сизеп, егетне Биләргә казу эшләренә дә ияртеп бара. Яшь рәссам олпат галимнең һәр сүзен күңеленә сеңдерә бара. "Татар бизәге формасыз, конструкциясез боламык түгел, аның үзенең эчке темпераменты, умыртка сөяге, пружинасы бар, шуңа күрә аны ничек телисең шулай сурәтләргә ярамый", - дия торган була. Р.Шәмсетдинов татар бизәге белән шулкадәр кызыксынып китә ки, аны хәтта орнаменталист рәссам дип йөртә башлыйлар. Фоат Вәлиев милләттәшләренең асыл тарихыбыз­ны белмәвен авыр кичерә. "Их, олпат кылкаләм осталарыннан берсе дә тарихи картиналарга алынмый бит", - дип авыр сулый. Һәм яшьләрне тарихыбызны сурәтләргә өнди. Шулай итеп, Р.Шәмсетдинов диплом эшен Казан чорына багышларга була.
1965 ел була бу. 1959 елда Мәрҗани мәчете биналар комплексын реконструкция проектын эшләгәне өчен эштән куылган, Мәскәүдә яклаган кандидатлык диссертациясен Казанда китап итеп чыгару өчен мең данә имза җыю хурлыкларын күргән галимнең йогынтысы булгандыр, мөгаен (Татар китап нәшриятында, сәнгать китапларын кеше укымый, дип хезмәтне чыгарудан баш тарталар, мең данә имза җыелса гына, бастырабыз диләр). Ник дигәндә, яшь рәссам татарның шанлы тарихын түгел, мескен, аяныч, җан өзгеч бер сәхифәсен - Казан бәкләре, морзаларының үз җаннарын саклап калу өчен Сөембикә ханбикәне һәм аның дүрт яшьлек улын Явыз Иванга бирүен, ханбикәнең китәр алдыннан ире Сафагәрәй хан кабере янында яшь коюын күрсәтергә алына. "Ни өчен мине тол, сөекле угланыңны үксез калдырып, кара җир астына киттең? Син кайда торасың? Мин дә синең яныңа барыймчы! Үзеңнең кара ләхетеңне ачып, үз яныңа алсана! Мине харап итмәсәнә! Минем матурлыгым белән дошманнар файдаланмасын иде! Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме, ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме, ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, алар бит үз ирекләре белән ант итеп мине урысларга бирде". Сөенбикәнең моңлы тавышлары илә сулкылдап елаулары рус башлыгының күңелен йомшартты. Ничаклы каты бәгырьле булса да еламый булдыра алмады", - дип бу кара көнне тасвирлап язган Һади Атласи. Ни аяныч, татар тарихында әнә шундый хурлыклы сәхифәләр дә күп шул һәм алар һаман языла тора. 1977 елда Кремльдә казу эшләре вакытында табылган шул Казан ханнары сөякләрен бүгенгәчә кара туфракка иңдермәвебез, бүгенгәчә җаннарын бимазалавыбыз, аларның менә инде кырык ел архив шүрлекләрендә тузан җыеп ятулары - әнә шундый хурлыклы гамәлләребезнең берседер.
Сөембикәнең кабер өстендә елавы рус гаскәр башлыгының күңелен йомшарта, ә менә 1965 елда сәнгать училищесында директор булып торган Юрий Иванович Петров үзенең "сайлап алынган" милләтеннән гайре бүтән халыкларны санга сукмый торган кеше булгандыр, күрәсең. "Боларны сурәтләргә иртәрәк әле", - дип ул Сөембикәнең елавына тыю сала. Һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилне сурәткә иңдерергә тәкъдим итә.
Аннан соң байтак еллар үтсә дә, ханбикәнең өзгәләнеп елаганы рәссамның күңелендә тынмый һәм никадәр аяныч булса да, ул татарның бу хурлыгын әле бер, әле икенче ракурстан килеп гәүдәләндерә. Ә 1990 елларда, "Салават күпере", "Мирас" журналларында эшләгән вакытта, рәссамның иҗаты караңгы җир астыннан чыга алмый интеккән чишмә суы сыман, ургып үсә башлый, нәкъ шул елларда Болгар, Алтын Урда, Казан ханнары сурәтләре, дини бәйрәмнәребез шәлкеме, шагыйрьләрдән Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кашгари, Котбиләр портретлары иҗат ителә. Татарстан китап нәшриятына баш рәссам булып билгеләнгәч, ул мәгърифәтчелек эшен тагын да киңәйтә төшә, "Кыйссаи Йосыф", "Идегәй", "Ибн Фадланның сәяхәте", татар әкиятләре китабы һ.б. тарихыбызның, әдәби мирасыбызның байлыгын тагын да тирәнрәк тоярга мөмкинлек бирә.
Тарихчы рәссамның эше никадәр бөртекле авыр булса, шулкадәр мактаулы да. Адәм баласы үз күзләре күргәнгә генә ышана. Олуг Мөхәммәд, Мөхәммәдәмин, Ибраһим хан, Сәхибгәрәй, Габделлатыйфларның сурәтләрен күргәч, тамашачы да бу шәхесләрнең тарихта булганына, зиннәтле сарайлар төзегәненә, данлы калалар салганына, ханлыклар нигезләгәненә ышана һәм көннәрдән бер көнне урыс ялганына сукырларча иярүдән туктарга мөмкин.
Рәссам Рушан Шәмсетдинов тарихны кайтаруны нәрсәдән башларга белгән. Әмма соңгарак калынды бугай шул. Казанлыларның хөсетлеге, акчага сатылуы, куркаклыгы ханлыкның башына җиткән кебек, бүген без нәни генә дәүләт кебек үз тормышы белән яшәгән Иске Татар бистәсеннән дә мәхрүм калдык. Әле Казанның 1000 еллыгы, әле Универсиада алдыннан, котырган океан дулкыннары мескен корабларны кабып йоткан кебек, татар өйләре югала барды. Алар урынына дүрт, биш катлы шыксыз йортлар калыкты. Рушан Шәмсетдиновларны да 1856 елда салынып, бабаларыннан мирас рәвешендә калган йортыннан кысрыклап чыгармакчы булганнар. Бер байгура акча да тәкъдим итеп караган, яндырам дип тә куркыткан. Үзебезнең татар булып чыккан кабих җан! Төн йокыларын калдырып саклаганнар, әмма бабалар мирасын җимереп фахишханә йә булмаса ресторан салырга ирек бирмәгәннәр. Бистә уртасында элеккеге мәктәпнең башта бер, аннары икенче катын үзләренә алып яһүд мәктәбен ачучылар да тирәләрендә шактый вакыт ышкылып йөргән. Кайчандыр муллалар гомер иткән, ә хәзер республика күләмендә тарихи-мәдәни һәйкәл буларак танылган Каюм Насыйри урамындагы 33 нче йортны мәктәпләренә янкорма итеп куллану өчен Шәмсетдиновлар гаиләсенә өч бүлмәле фатир да тәкъдим итеп караганнар. Әлбәттә, мәдәниятле кеше буларак Рушан абый бабаларының мирасы никадәр кадерле булуын матур сүзләр белән аңлата белгәндер. Әмма бу очракта Яков, Иосифлар кавеме татар кукишын күреп, яланып, авыз суларын йотып калганнар диясе килә. Бүген Иске Татар бистәсендә нибары дүрт-биш гаилә яшәп калган. Рушан абый һәм аның хатыны Наҗия апа (нәшриятта эшләгәндә танышканнар) бистәдәге һәр йортның тарихын белә. Исәннәрен яңарттыру өчен тырышып йөри. Мәсәлән, Рушан абыйның кулында һәрвакыт фотоаппарат булыр. Рәссам халкына матурлыкны мәңгеләштерү сыйфаты хас бит. Шулай итеп, ул бистәдәге татар йортларын да төрле ракурслардан төшерә барган. Аның фотосурәтләре Тукай музее янындагы Бәхтиев йортын яңартырга мөмкинлек биргән. Тарихны шулай кадерләгәне өчен рәссам Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау бөтенроссия җәмгыятенең мактау кәгазе белән дә бүләкләнгән.
Әнә шулай зыялы, мәгърифәтле нәселдән чыккан Рушан Шәмсетдинов үзе дә мәгърифәтче рәссамга әйләнә. Юбилее уңаеннан "Мәдәни җомга" коллективы Рушан абыйга исәнлек-саулык, иҗат уңышлары тели.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Рушан Шәмсетдинов.
. Кабан күле ярында Апанаев йорты. ХХ гасыр башы.
. К.Насыйри урамы, Апанай мәчете. Мулла Исәнбаев һәм Шәмсетдиновлар йорты.
. Иске татар бистәсендә сәүдәгәрләр Апанаев һәм Үтәгәнов йортлары.
. Сөембикә ханбикә улы Үтәмешгәрәй белән.
. Мәнгу Тимер хан.
. Олуг Мөхәммәд хан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: