Мәдәни җомга

Мәңге яшь калган аксакал

ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты Хөсәен УРАЗИКОВның тууына 125 ел

Хөсәен ага татар халкының күренекле, яраткан артисты иде. Театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтләре өчен заманында иң югары мактау билгесе булган Ленин ордены белән бүләкләнгән ул. Зур талантка ия сәхнә остасы – артист кына түгел, режиссер һәм педагог буларак та, әдәби каләм тибрәтүче тәрҗемәче, пьеса, инсценировкалар авторы булып та татар театрының бай тарихында үзенә дәрәҗәле урын биләгән шәхес. Без студент елларында Хөсәен аганы сәхнәдә дә, тормышта да күреп өлгердек. Зур күзләр, тирән игътибарлы караш… Бераз карлыкканрак, иркәләгән сыман ягымлы куе тавыш. Уенын карау да рәхәт иде, үзе дә ипле, сөйкемле карт булып истә калган. (Хәер, 83 яшьтә вафат булган артист үзенә карт дигәнне дә, бабай дип дәшкәнне дә бик өнәмәгән – Нәҗибә апа Ихсанова сөйләвенчә). Әле хәзер уйлыйм: андый аксакал белән шәкертләр өчен нигә очрашулар уздырылмаган икән? Милли театрыбызның икенче буын артисты буларак, тарих буенча күп мәгълүмат бирә алган булыр иде ул яшьләргә – үзенең күргәннәрен дә, өлкән сәхнәдәшләре турында да. Алай гына да түгел, 1914 елда башланган Империалистлар сугышы турында, япь-яшь егет килеш окопларда, ә аннан әсирлектә кичергән хәлләре хакында да… (Хәер, бу сугыш хатирәләрен кузгату ярамады да бугай совет чорында, әле соңгы елларда гына аның тарихын аз-маз чагылдыра башладылар.) Әйе, карт солдатка, сәхнә ветеранына сорау­лар күп булыр иде бүген, исән булса. Кулындагы урта бармакның ник юклыгы турында да хәтта… Архивта сакланган байтак кына мәкаләләрдә аның иҗаты, рольләре турында гына язылган шул…

Хөсәен ага 1894 елда Саратов өлкәсе Дергач районы Сәфәр авылында ярлы крестьян Ибраһим гаиләсендә сигезенче бала булып туа. Авыл мәдрәсәсендә укырга өйрәнә. Кечкенәдән кызыксынучан була, китап укырга ярата. 9 яшьтән байларда ялланып эшли. 14 яшендә Җаек (Уральск) мәдрәсәсенә китә. Биредә ул 3 ел кышларын укый, җәен эшли, русча өйрәнә; театр белән танышу, кызыксыну да Җаек шәһәрендә бөреләнә. Аннан солдатка алыну. 1919 елда Самарада хезмәт иткәндә, полкта оештырылган үзешчән драмтүгәрәктә катнашу. Шунда татар егетенең талантын, рус булса да, полк комиссары күреп ала һәм аңа Самарада ачылган татар театр студиясенә укырга керергә тәкъдим итә. Сәхнә серләренә Г.Кариевның шәкертләре, сәхнәдәшләре, дәвамчылары булган К.Тинчурин һәм З.Солтановның үзләреннән өйрәнеп, 1920 елда Хөсәен Уразиков студияне тәмамлый. "Артист күңеленең нечкәлекләрен аңлый, аның иҗат мөмкинлекләрен дөрес бәяли, ача белгән бу ике оста кулында тәрбияләнүем белән мин бик бәхетле", – дип, искә алырга ярата Хөсәен ага. Аннан артист тормышы башлана. Төрле шәһәрләрдә – Бохара, Ташкент, Алматы, Бишкәк, Оренбург, Казан, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында эшли ул. Үз теләге белән генә күчеп йөрми. Шартлар, мөмкинлекләр шундыйрак була ул чорда. Ә 1930 елдан башлап, ягъни театрдан китеп торган К.Тинчуринның янә академия театрында эшли башлавы белән, Уразиков та тагын Казанга килә һәм инде аның бөтен гомере һәм иҗаты Татар дәүләт академия театры белән бәйләнә. Бик катлаулы, авыр 1944-1948 елларда театрның сәнгать җитәкчесе вазифасын үтәргә дә туры килә аңа.

Хөсәен Уразиковка багышланган китапта (автор – театр белгече Гали Арсланов) артистның иҗат биографиясенә төрле елларда уйнаган 170 кә якын роль теркәлгән, әмма алар, әлбәттә, күбрәктер – кайбер язмаларда 300 саны да күрсәтелә. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук Уразиковның сәләтле уенына игътибар итәләр, соңрак матбугат битләрендә дә, яшь артистны шатландырып, ул башкарган рольләргә уңай бәяләр күренә башлый. Хәрәкәт итүендә булсын, хисләрендә, бераз мишәрчәрәк сөйләмендә булсын – ул гаҗәеп табигыйлеге, искиткеч тормышчанлыгы белән аерылып тора иде. Тудыр­ган образлары гүяки халык арасыннан килеп чыгып,сәхнәгә басканнар – барысы да ышандырырлык итеп, җиренә җиткереп эшләнгән. Аларның барысына да диярлек гадилек, акыллылык һәм тышкы яктан йомшак табигатьле күренсәләр дә, хәйләкәрлек белән юмор да хас, тиешенчә кырыслык та бар, тискәре образларын да ул тиктомалга гына мәкерле итми, ничек тә холык – табигатендә моның сәбәп­ләрен ишарәләргә тырыша. Юныс хаҗи– "Хаҗи әфәнде өйләнә" (Ш.Камал); Биктимер – "Ташкыннар", Исламбай – "Бишбүләк", Иманкол – "Наемщик" (Т.Гыйззәт); Җиһанша, Ишан – "Зәңгәр шәл", Мисбах хаҗи – "Җилкәнсезләр" (К.Тинчурин); Бикәмәт– "Зифа" (Н.Исәнбәт); Сәмигулла – "Зөбәйдә – адәм баласы" (Ш.Хөсәенов); Закир – "Бертуган Таһировлар" (Ф.Хөсни); Тихон – "Яшенле яңгыр", Лыняев – "Бүреләр һәм сарыклар", Коршунов – "Ярлылык гаеп түгел" (А.Островский); Цыганов – "Варварлар", Коломийцев – "Соңгылар" (М.Горький); Вурм, Президент – "Мәкер вә мәхәббәт" (Ф.Шиллер); Глостер– "Король Лир" (В.Шекспир) һ.б. сәхнә образлары – төрле милләттән, төрле заманныкы һәм төрле характердагы, төрле катлам кешеләре. Бу инде актерның диапазонын күрсәтеп тора һәм аның осталыгы, бай эчке дөньясы хакында да сөйли.

Режиссер буларак Х.Уразиков беренче мәртәбә 1922 елда Алматыда К.Тинчуринның "Сакла, шартламасын" комедиясен сәхнәләштерә. Ә профессиональ режиссура тәҗрибәсе 1935 елда Татар академия теат­рында Риза Ишморат белән куйган "Беренче чәчәкләр" (К.Тинчурин) драмасыннан башлана. Т.Гыйззәтнең "Мактаулы заман"ы – театр­дагы беренче мөстәкыйль эше (1936). 1940 елда режиссерлар Е.Амантов һәм К.Тумашева белән берлектә Н.Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин"ын (60нчы елларда "Хуҗа"ны ул тагын куя, Тарханны уйный), сугыш башланган айларда ук патриотик темага К.Симоновның "Безнең шәһәрнең егете"н, аннан Н.Исәнбәтнең "Идегәй" трагедия­сен әзерлиләр. М.Әмир тарафыннан сугыш темасын яктырткан беренче әсәр – "Миңлекамал" язылуга, Х.Уразиков аны куярга алына. 1944 елда премьера була. Гастрольләр белән еш кына респуб­лика районнары буйлап йөргәнлектән, күзәтүчән актер-режиссер сугыш чорын, ир-атларын фронтка озаткан, ятим калган авылларның хәлен, көнкүрешен чын дөреслеге белән тасвирлауга ирешә. Төп рольдә Галия Булатова уйнаган бу драма тамашачы өчен бик вакытлы күрсәтелгән, рухи көч бирүче мөһим әсәр була һәм уңыш казана. М.Гали белән үзе язган, үзе сәхнәләштергән "Каюм Насыйри" әсәре һәм башка дистәләрчә спектакльләр дә уңыш белән бара, артист Уразиковның режиссер буларак та талантын раслый. Театр белгече Ильтани Илялова сүзләре белән әйткәндә: "Уразиков – татар театрының төп юлы саналган реалис­тик юнәлештәге, көнкүреш пландагы, тормышчан, күңелле, күтәренке рухтагы спектакльләр тудыручы режиссер. Ул куйган әсәрләрдәге геройлар – тирән фикер ияләре. Аның өчен спектакльдәге иң мөһим төшенчәләр – актерлар ансамбле һәм артистлар тудырган тормышчан, чын мәгънәсендә якты олы хисле образлар".

Татар халкының бөек улларыннан берсе Каюм Насыйри турында пьеса яза алу өчен, әдәби талант кына җитми, әлбәттә – олуг мәгърифәтченең бөтен тормыш юлын, киң гыйльми эшчәнлеген тирәнтен белү, өйрәнү кирәк. Бу инде Уразиковның тарих өлкәсендә дә ни дәрәҗәдә белемле икәнен белдерә һәм халык­тан чыккан шундый күренек­ле шәхесне, аның хезмәтләрен халыкның үзенә мәңгеләштереп күрсәтәсе килүе, җанландыруы – аның үзенең дә ихластан милләт өчен хезмәт итүче мәгърифәтче булганын исбатлый. Беренче тапкыр ул аны 1945 елда куя һәм төп рольне бик яратып үзе башкара. Ә бит спектакльнең режиссеры булу белән бергә, анда үзең катнашу, өстәвенә әле баш рольне уйнау – мәгълүм ки, бик катлаулы, авыр эш һәм сирәкләргә генә хас. 1969 елда бу әсәр тагын аның куелышында сәхнәгә менә – үзенең 75 яшьлек юбилеен Хөсәен ага шулай каршылый. Бу юлы ул Каюм Насыйри ролен гаять талантлы артистыбыз Фуат Халитовка тапшыра. Үзе Ибраһим байны уйный. Спектакльне куйганда, аның режиссер буларак артистларны үзенчә ачарга, яңа якларын, мөмкинлекләрен күрсәтергә, диапазонын киңәйтергә теләвен искәрткән язмалар да бар. Театр белгече Фатих Шәрәфиев: "Режиссер 62 яшьлек Каюм Насыйриның абыйсы Габделхак ролен яшь артист Наил Әюповка тапшыргач, артистлар аптырашта калды. Ничек инде?.. Ләкин аларның борчылуы юкка булып чык­ты. Яшь артист әле без белмәгән, күрмәгән ягы белән барыбызны да, тамашачыларны да куандырды. Киң күңелле, тормыш яраткан һәм җирдә нык басып торучы мөлаем табигатьле өлкән кеше образын күрдек без аның башкаруында. Һәм бу артистның гына түгел, Хөсәен аганың да чираттагы уңышы иде". Ул куйган "Зифа" (Н.Исәнбәт"), "Зөбәйдә – адәм баласы" (Ш.Хөсәенов) спектакльләрендә дә заллар һәрчак шыгрым тулы була. Заман проблемаларын кузгаткан әсәрләрне сайлап куя белүе, шулай ук рольләргә артистларны дөрес билгеләве, сәхнәдә тормышчан мохит тудыра алуы белән ул тамашачыны театрга тарта. Зөбәйдә ролен башкарган Россиянең атказанган, Татарстанның халык артис­ты Наилә Гәрәева Хөсәен аганы бик яратып, рәхмәт белән искә ала: "Миңа Зөбәйдәне уйнау бәхетен бирде ул. Ул артистларны шундый ярата иде, артистларга ышана иде, якын итә иде. Әйбәт укытучы, чын остаз иде. Ул үзешчәннәр белән дә эшләп, аларга да ярдәм иткән. Күп яшьләргә, шул җөмләдән Рәфкать Бикчәнтәевкә профессиональ сәхнәгә китәргә киңәш һәм фатиха бирүче дә ул булган. Аның фатиры театрдан ерак түгел, Ирек мәйданында иде. Безне, артистларны, бик еш кунакка чакырды. Киң күңелле, бик җылы табигатьле, тирән, төпле акыллы кеше иде. Тышкы яктан да күренеп тора иде аның кешелеклелеге. Кешенең хәленә керә, аңлый белә иде ул. Шәхси тормышымда үзгәрешләр булганда, аталарча кайгыртып, киңәшләрен биреп, ялгышмыйсыңмы, ныклап уйладыңмы, дип минем белән сөйләшкәне хәтердә. Аның үзенең гаиләсе булмады. Сеңлесенең ике малаен тәрбияләште, алар бер гаилә булып яшәделәр". Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов та Хөсәен ага хакында "Сәхнәдә искиткеч тормышчан артист иде", – дип хөрмәт белән сөйли. "Күңеле яшь иде, театрдан китәсе килмәде. Яшьләр белән дусларча аралаша белә иде. Спектакль вакытында төгәлсезлекләрне бер дә сөймәде. Соңыннан андый ялгышучыларны каты, катгый сүз белән шелтәләргә дә мөмкин яки зур күзләрен бер әйләндереп караса да, аңлашыла иде", – дип искә төшерә.

Әнә шундый күпкырлы талант, кызыклы, ягымлы, акыллы кеше булып саклана Хөсәен ага аны белүчеләрнең күңелендә. Аның иҗаты – уйнаган рольләре дә, куйган спектакльләре дә тамашачыга гыйбрәт һәм сабак бирә, кире юлга җибәрми, яктылыкка илтә иде. Нәкъ Тукай әйткәнчә.

Луара ШАКИРҖАН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: