Мәдәни җомга

Марсель БАКИРОВ: ҖЫЕН һәм САБАН ТУЕ - ИГЕЗӘКЛӘР

Җыен дигән халык бәйрәменең иң тирән тамырлары һун һәм борынгы төрки бабаларыбызның яз ахырына һәм җәй башына туры килгән календарь йолаларына ук барып тоташа. Борынгы төрки телдә Jigin / йыгын - «скопление», «сборище» мәгънәсендә йөргән. Кан кардәшлегенә һәм күмәк күчмә хуҗалык алып баруга корылган кабилә-ыруг башлыклары һәм әгъзалары, җәйгә чыгар...

Җыен дигән халык бәйрәменең иң тирән тамырлары һун һәм борынгы төрки бабаларыбызның яз ахырына һәм җәй башына туры килгән календарь йолаларына ук барып тоташа. Борынгы төрки телдә Jigin / йыгын - «скопление», «сборище» мәгънәсендә йөргән. Кан кардәшлегенә һәм күмәк күчмә хуҗалык алып баруга корылган кабилә-ыруг башлыклары һәм әгъзалары, җәйгә чыгар алдыннан бергә җыелып, узган елның нәтиҗәләре һәм агымдагы елның бурычлары турында фикер алыша һәм бергәләшеп бәйрәм итә торган булган. Димәк, күбесенчә күчмә тормыш белән яшәгән ерак бабаларыбызның әлеге бәйрәме рәсми өлештән һәм төрле уен-бәйгеләрдән торган.

Төрки кабиләләр төрле регионнарга таралып, утрак тормышта игенчелек һәм мал асрау белән шөгыльләнә башлаганнан соң да электән килгән кардәшлек мөнәсәбәтләре һәм күмәкләшеп яки үзара киңәшләшеп эшләү, яшәү традициясе юкка чыкмаган, ә яңа шартларга ярашып, дәвам иткән. Үзара кардәш кавемнәр һәм ыруглар, авыл-авыл булып, теге яки бу төбәккә төпләнгән, шулай ук аерым күрше салалар белән дә туганлашып киткән. Бертөркем төбәктәш һәм кардәш авыллар, бергә берләшеп, ил яки ыруг - община дип йөртелгән җәмәгать берләшмәләре хасил иткән һәм ул шул ук вакытта җыен вилаяте («округы») итеп тә каралган. Чөнки аларны уртак җыен бергә берләштергән һәм ул һәрчак үзәк авылда үтә торган булган. Җыенның исеме дә күпчелек очракта шул авылның исеме, яисә бәйрәм уза торган урын яки елга белән бәйләп аталган: «Ашыт җыены», «Тирсә җыены», «Мәллә җыены», «Биек тау җыены», «Базы җыены» һ.б. Христиан дине бәйрәмнәре белән бер үк вакытка туры килгәнлектән, кайбер якларда, мәсәлән, Татарстанның көнчыгыш һәм Башкортстанның көнбатыш районнарында яшәүче керәшеннәрдә «Микола җыены», «Тройча җыены», «Питрау җыены» дигән атамалар да барлыкка килгән. Соңгы атамалар Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, зур ыруг-җәмәгать берләшмәләренең бүлгәләнүе яки ваклануы нәтиҗәсендә туган. Һәм өстәп, басым ясап әйтергә кирәк: патша Русиясе халкыбызны төрлечә йотарга, этнос-милләт буларак юк итәргә тырышса да, ата-бабаларыбыз үзләренең милли бәйрәмнәреннән барыбер ваз кичмәгән.

Административ һәм икътисади яктан килеп караганда, бертөркем авылны берләштерүче һәр ил-ыругның яки һәр җыен вилаятенең үз милке һәм үзидарәлеге булган. Чәчүлек җирләре, печән әзерли торган болыннар, көтүлекләр, урман-әрәмәлекләр уртак милек булып исәпләнгән; имана җире һәр гаиләгә җан башына, дөресрәге, ир заты санына карап бүленгән. Икенче төрле әйткәндә, җирдән, уртак милектән файдалану күмәк һәм шәхси башлангычларга нигезләнгән. Шул ук вакытта, күмәкләшеп бер-береңә ярдәм итү төре буларак, төрле өмәләр дә уздырылып торган. Үзидарә һәм авылның старостасы исә халыктан салым җыю, урман кисү (лашманчылык хезмәте), юл төзү, йөк ташу эшләренә эшче көчләрне бүлү, Русия армиясенә рекрутлар биреп тору, мәхәлләләр белән бәйләнеш тоту, җыелыш-киңәшмәләр үткәрү кебек төрле чаралар белән шөгыльләнгән. Бу инде, димәк, җыенның икътисади-хуҗалык һәм мәдәни оештыру вазифаларын башкара торган иҗтимагый-территориаль ил-берләшмә булуы турында да сөйли.

Ә инде алдан әзерләнеп, ыруг-общинаның үзәк авылында җыен бәйрәме уздыру берләшмә идарәлегенең аеруча җаваплы һәм абруйлы бурычы булган. Билгеле бер регионга (конфедерациягә) караган җыеннар чиратлашып, ягъни һәркайсы үзенә билгеләнгән вакыт аралыгында уздырылган һәм май ахырыннан июнь аеның икенче яртысына кадәр дәвам иткән. Галимнәр (Р.Уразманова, Н.Бикбулатов, Р.Кәшәфетдинов, Н.Борһанова) ачыклавынча, төрле регионнарның җыен бәйрәмнәре арасында шактый зур уртаклык та, шулай ук җирле аермалыклар да яшәп килгән. Шулардан чыгып, традицион җыеннар фәндә ике төргә яки ике вариантка бүлеп карала.

Беренче төр җыеннар Казан арты татарлары, Вятка губернасының Малмыж, Уржум, Сарапул, Алабуга һәм Уфа губернасының Минзәлә, Бөре, Бәләбәй кебек көнбатыш өлкәләрендә яшәгән типтәр татарлары өчен хас булган. Бәйрәм тантаналары ялларына аллы-гөлле тасмалар тагылган һәм кыңгыраулы дугаларына чигүле сөлгеләр бәйләнгән атларда кунакларның бәйрәм үтә торган үзәк авылга бер-бер артлы җыелуыннан башланып киткән. Аларның күпчелеге килен яки кияү ягы туганнарыннан, балалары никахлашкан кода-кодагыйлардан һәм якын дус-ишләрдән торган. Үзләренә төшкән кунаклар өчен һәр йортта, килгән күчтәнәчләрне дә кушып, мул табын әзерләгәннәр. Өй борынча ашка йөрешкәннәр, көн саен мунча якканнар. Җыен көннәре теге яки бу йортка килен төшерү, яшь кәләшнең кияү йортына күченү йоласы белән дә тәңгәл килгәнлектән, кызны озата килүче кунаклар да күп булган. Табигый инде, шау-гөр килеп җыелулар, үзара очрашу-күрешүләр, туганлашулар җыр-музыка белән үткән һәм бу уртак бәйрәмгә үзенчәлекле ямь һәм тантана өстәгән.

Икенче яки өченче көнне - бу күбесенчә җомга, яки, ягына карап, шимбә көннәренә туры килгән - кунакларны яланга, «кыр җыены»на алып чыкканнар. Аның характерлы бер үзенчәлеге шунда оештырыла торган бәйрәм базары белән бәйле. Һәр елны бер үк җирдә сәүдә рәтләре корганнар һәм аларга, гадәттәгечә, кәнфит-прәннек, чикләвек, бадьян, канәфер, дарчин кебек төрле тәм-том яки галантерея тауары сатучылар һәм кырыктартмачылар рәте килеп ялганган. Кайбер төбәкләрдә халык җыелган шул ук мәйданда аю биетү тамашасы да күрсәткәннәр, балалар һәм яшүсмерләр таганда атынган. Һәр тарафта музыка яңгырап торган. "Биек тау" дип аталган бер кыр җыенына багышланган мәкаләсендә Карл Фукс (ул җыен 1834 елда була) бәйрәм барышында татарларның дәртләнеп гармунда, скрипка һәм курайда уйнавы һәм биюе, янә иң кызыгы - бер җирдә дә аракы сатылмавы турында яза.

Әлеге төр җыеннар базар-сәүдә һәм мәйданда узган тамашалар белән генә чикләнмәгән. Бераз читтәрәк, агачлар арасында, яисә күтәртелгән тәртәләргә ябылган торыпша күләгәсендә аерым гаиләләр, самавырлар куеп, чәй эчеп утырган, йә булмаса, күмәк табын корып, кунакларын үзләре ясаган максыма дигән сыра яки ачы бал белән сыйлаган. Бөгелмә һәм Баулы төбәкләрендә ышыкта утыру өчен чатырлар да корганнар.

Яшьләр дә күңел ачуның төрле үзенчәлекле әмәлләрен тапкан: бизәлгән атлар җигелгән арбаларда егетләр-кызлар, җыр җырлап һәм уйнап-гәпләшеп, базар тирәли әйләнеп йөргән. Шулай ук җыен көннәрендә рөхсәт ителгән иректән файдаланып, яшь-җилкенчәк төрле җырлы-биюле уеннар да оештырган. Түгәрәк әйләнеп яки пар-пар тезелеп, шулай ук ике төркемгә бүленеп башкарыла торган мондый уеннар бер читтәге мәйданда, яисә, ягына карап, су яки урман буенда, шулай ук тауда үткәрелгән. Менә Зыя Ярмәкинең шундый уенны тасвирлаган «Юкәле тау» шигыреннән бер өзек:

Булса бәйрәм, ямьле тауга
яшь егет, кызлар чыга,
Кайный бәйрәм ашлары,
бер яшь егет гармун сыза.

Яшь күңелләр ашкына, җырлый,
уйный, сикерә, көлә,
Төрле шатлыклы уен һәм
"кыз алышу"лар да була.

Ул хозурлык, ул матурлык,
башка тауда юк бере,
Җәй үтеп, кыш килсә,
күңелем минем шунда йөри.

Гадәт буенча, яшьләр ике-өч көн рәттән күңел ачкан, аларның бер-берсе белән якыннан танышуы, беренче мәхәббәт тойгыларының бөреләнүе дә еш кына шушы иркенлек чорына туры килгән. Кайбер төбәкләрдә уеннарны карарга, үзләренчә күз-колак булырга дип урта яшьтәге кешеләр дә килә торган булган.

Җыеннарның беренче төре күп якларда менә шулай үткән. Димәк, җыен тантаналары кардәш-ыру җыелу һәм аларны, шул исәптән кияү йортына күчүче киленне һәм килен ягы туганнарын каршылау, төп йортта кунакларга сый-хөрмәт күрсәтү һәм бергәләп аштан-ашка йөрешү, бәйрәм сәүдәсе яки базары оештырылу һәм җыелышып шунда чыгу, мәйдандагы күңелле һәм кызыклы манзараны тамаша кылу, аерым гаиләләрнең, якын-тирәгә урнашып, кунаклар өчен чәй һәм сый мәҗлесе ясавы, яшьләрнең, уен мәйданында һәм табигать кочагында җырлы-биюле уеннар оештырып, күңел ачуы кебек төрле гамәлләрне үз эченә алган җыен дүшәмбе көнне кунакларны шау-гөр килеп озату белән тәмамланган.

Җыен бәйрәменең икенче төренә дә алда санап киткән чаралар хас. Ләкин шул ук вакытта бу вариантның шактый җитди аермалы, үзенчәлекле ягы да бар. Ул аерма җыенда кыр мохите һәм күчмәлек чорыннан ук сакланып килгән традицион бәйге-ярышлар үткәрелүгә кайтып кала. Алай гына да түгел, башкорт фольклоры белгече Кирәй Мәргән язганча, ыруг-кабилә эчендә үткәрелгән мондый җыеннарның рәсми өлеше дә булган, ягъни ыруг башлыклары һәм ил агалары узган ел йомгаклары һәм алда торган бурычлар турында фикер алышкан һәм шуның нәтиҗәләрен халыкка җиткергән. Аннары инде җыен мәйданында авыллардан җыелган ыругдашларның көчен-сәләтен сынауга, бил алышып, ярышларда катнашып, бөтен гавам алдында үз осталыкларын күрсәтүгә багышланган бәйгеләр башланып киткән. Ә ахырдан ат чабышлары килеп ялганган. Җиңүчеләргә бүләкләр авылда яшәүчеләрдән, өй борынча йөреп, алдан җыелган.

Беренче төр йолаларын гына түгел, ә төрле бәйгеләрне дә саклап дәвам иткән мондый җыеннар Казан губернасының Лаеш, Уфа губернасының Бәләбәй, Бөре, Оренбур губернасының Чиләбе, Троицки, Пермь губернасының Пермь һәм Көнгер өязләрендә һәм Сембер, Самара, Сарытау губерналарының төрле мишәр авылларында уздырыла торган булган.

Әлеге вариант җыеннарының тагын бер үзенчәлеге еш кына өяз үзәгендә яки күрше урыс авылларының берсендә уза торган сәүдә ярминкәләре белән бер үк вакытка туры килүенә бәйле. Кунак төшкән йорт хуҗалары туганнары белән шул зур ярминкәгә барган, андый чакта мәйдан, әлбәттә, ярминкәдән соң, ягъни икенче көнне оештырылган. Һәр очракта да бәйрәмне узган чорга кыскача йомгак ясау, кереш сүз белән ачып җибәрү хуп күрелгән. Кардәшлек җепләре белән бәйләнмәгән авыллар белән дә аралашып яшәгәнлектән, җыен бәйрәменә ыругдаш булмаган яки чакырылмаган кешеләрнең дә күпләп килүе акрынлап гадәткә кереп киткән.

Белүебезчә, татар халкы яшәгән күпчелек регионнарда, бигрәк тә утрак тормыш һәм иген игү традициясе ныклап урнашкан төбәкләрдә, элек-электән үк инде Сабан туе дигән зур милли бәйрәмебез дә уздырылып килә. Элгәрге дәвердә аның уздырылу вакыты язгы чәчүгә кадәрге чорга май («сабан») аена туры килгән. Җыен бәйрәме исә шуннан соң үткәрелгән. Әмма совет дәверендә, община-ыруглар системасы тәмам юкка чыгуга бәйле рәвештә, бу ике милли бәйрәм күпмедер дәрәҗәдә бергә берләшеп китте һәм, урыннары алмашынып, Сабан туе бәйрәме рәвешендә июнь аенда үткәрелә башлады.

Хәзерге вакытта җыеннар үткәрү традициясен тергезергә омтылу сизелә, дөресрәге, «җыен» сүзен кушып, шул бәйрәмгә алмаш рәвешендә сәнгать бәйрәмнәре һәм татарлар яши торган өлкәләрдә «Түгәрәк уен» фестивальләре уздыру гадәткә кереп бара. Бу яктан, минемчә, Татарстан Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге тәҗрибәсе аеруча хуплауга лаек. Ачыклап әйткәндә, әлеге үзәкнең милләттәшләребез яши торган Екатеринбургта, Ульян, Төмән өлкәләрендә, Пермь краенда узган җәйләрдә чиратлап «Түгәрәк уен» фестиваль-җыеннары уздыруы үзенчәлекле төстә традицион җыен уеннарын дәвам итү булып тора.

Марсель БАКИРОВ,
КФУ профессоры,
Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: