Мәдәни җомга

Көй иленең илчесе

Эльмир Низамов исеме татар дөньясына дистә ел элек таныла башлады. Сембер егете Казан консерваториясен зур әсәр белән тәмамлады – “Алтын казан” рок операсын (Р.Харис либреттосы) тәкъдим итте.

Яшь композиторның диплом спектакле башта Тинчурин театрында уйналды, ә соңрак, 2012 елның 30 августында Казансу ярындагы “Гаилә” үзәге янында, ачык һавада күрсәтелде. Асыл җырчылар (Ф.Каһиров, Э.Кәлимуллина, А.Исламов, А.Сөләйман, И.Хуҗина, Г.Гатина һ.б.) катнашындагы искитмәле лазер тамашасы якты бер вакыйга булып хәтердә  калды.


Ике елдан соң Эльмир безне өр-яңа әсәре – “Кара пулат” операсы белән сөендерде. (Р.Харис либреттосы, режиссер – Г.Ковтун). Унике болгар кызы фаҗигасе турындагы легендага нигезләнгән опера туган ил кадере, аны югалту ачысы хакында сөйләүче әсәр булып йөрәкне яулады. Гаҗәеп костюм­нар, бәгырьне теләрдәй газиз милли музыка – болар барысы да татар музыка сәнгате өчен тансык, көтелгән һәм яңа да иде. “Алтын казан” шәһәребездә 2 тапкыр гына уйналып калса, “Кара пулат” бераз бәхетлерәк булды – җәмгысе 9 тапкыр сәхнәгә чыкты... һәм шуннан бирле “өстәл тартмасында” “тузан җыеп ята”...

Күп көч куеп язылган зур музыкаль әсәрләребезнең шулай әрәм булып ятуы җанны әрнетә. Эльмир Низамов үзе – халкыбызның талантлар бирерлек асылы сау булуга якты бер мисал лабаса. Урыс арасында, Ульян каласында, гап-гади эшчеләр гаиләсендә туа ул. Бары тик 11 яшендә, үзенең көчле теләге аркасында гына музыка мәктәбенә барып керә, ярты ел эчендә яшьтәшләрен куып җитә. Мәктәптә укыганда ук музыка яза башлый һәм 14 яшендә “Яңа исемнәр” музыка бәйгесендә фортепиано һәм скрипка өчен язылган “Ут биюе” әсәре белән Гран-при яулый. 

Сембер музыка училищесын тәмам иткән егет ике юл чатында кала: бер яктан шау-шулы, киң юллар ача торган Мәскәү консерваториясе үзенә дәшә, ә икенче яктан – әнкә теле белән йөрәккә иңгән  ерактагы газиз Ватан, серле Казан тарта. Мәскәү консерваториясе белән танышырга барган егетне башкала үзенә гашыйк итә алмый. Ә менә Казанда егет үзен өр-яңа дөньяга килеп эләккән кебек хис итә. Өйдә генә, әти-әни янында гына  ишетелгән туган телдә аңа бөтен Казан сөйләшә кебек тоела башта. (Тик башта гына шулай, соңрак татар башкаласында туып-үсеп тә бер авыз сүз татарча белмәгәннәрнең күплеген күреп шаккатырга туры килә). Татарча игъланнар, җәмәгать транспортында туган телдә тукталышларны хәбәр итү, татар телендәге чараларның, спектакльләрнең күплеге яшь талантны рухландыра.  Ул, тамырларын табу бәхете белән ашкынып, татар мәдәниятен, сәнгатен өйрәнүгә чума. Гәрчә Казан консерваториясенең композиция бүлегендә бер милләттәшебез укытмаса да, барлык остазлары чит милләт вәкилләре булса да, Эльмир музыкадагы милли тамырларга салкын чишмә суына зар булган дәрвиш кебек тартыла. Татар җыр сәнгатенең 80 нче елларга кадәр гел үсештә барып, 90 нчы еллардан халтурачылык, зәвыксызлык чәчәк ата башлау аны таң калдыра. Аннары Равил Фәйзуллин шигырьләренә беренче романслар иҗат ителә... Ә консерваторияне егет, инде язма башында телгә алынган “Алтын казан” операсы белән тәмамлый.

Эльмир Низамов Бөтенроссия һәм халыкара конкурсларда күп тапкырлар җиңү яулады. Венада стажировка үтәргә, Чайковский шәһәрендә яшь композиторлар өчен халыкара академиядә шөгыльләнергә өлгерде. Әсәрләре киң танылу алды – “Кара пулат” операсы “Тантана” театраль премиясенә лаек булды, “Алтын казан” мюзиклы өчен исә композиторга М.Җәлил исемендәге республика премиясе тапшырылды. Спектакльләргә язган музыкалары өчен Д.Сираҗиев исемендәге премия иясе булды. Эльмирның әсәрлә­рен бүген Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Монте-Карло филармониясе оркестры, “Орфей” радиосының симфоник оркестры, Санкт-Петербург филармониясенең академик симфоник оркестры,  La Primavera камера оркестры, Киев, Түбән Новгород, һ.б. шәһәрләрнең оркестрлары башкара.

Зур күләмле симфоник әсәрләр язудан тыш, Эльмир бүген спектакльләр өчен бизәлеш белән яратып шөгыльләнә. Аның тарафыннан 20 гә якын сәхнә әсәре музыка белән бизәлгән. “Әтәч менгән читәнгә”, “Миркәй белән Айсылу”, “Хуҗа Насретдин”, “Көтәм сине”, “Бармы ришвәттән дәва” кебек спектакльләрне атап китү дә композиторның эш колачын күзалларга ярдәм итәдер. Бу сезонда Камал театрында сәхнә күрәсе тагын ике спектакль – “Бию пәрие” (И.Зәйниев) һәм “Мәңгелек буран” (Ч.Айтматов) өчен дә музыканы Э.Низамов яза.

Эльмир – белемле, эрудицияле, бай күңелле шәхес. Күп укый, илләр гизәргә ярата. Бу җәйне ул Италиянең Лука шәһәрендә опера язу серләренә багышланган ике атналык иҗат остаханәсендә булып кайтты. Бу – бөек композитор Пуччини туган шәһәр, остаханәне аның фонды оештырган. Эльмир анда баруы өчен үзебезнең Мәдәният министрлыгына рәхмәтле. Чит илләрдә булу яшь иҗатчы өчен халыкара элемтәләр урнаштыру җәһәтеннән бик файдалы, дип саный композитор. Лука шәһәрендә үткән әлеге мастер-классның үзенчәлеге шунда – анда катнашкан һәр композитор опера әсәре яза һәм ул әсәрләр язын шул ук шәһәрдә узачак фестивальдә яңгыраячак. Бүген Эльмир әнә шул фестиваль өчен бер тавышлы опера язу белән мәшгуль. Кем белә, бәлки аны Италиядә эшләүче үз җырчыбыз ук – талантлы милләттәшебез Рузил Гатин җырлар...

“Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм, чөнки җаным-тәнем белән яраткан эшем – иҗат белән шөгыльләнәм”, – диде Эльмир әңгәмә вакытында. Ә халкың синең булуың, синең табылуың белән бәхетле, дустым. Әгәр дә Сембер музыка көллиятен тәмамлаган егетнең юллары Мәскәү консерваториясенә таба сузылса, без бүген Эльмир Низамов дигән татар композиторын белмәс тә идек, бәлки. Мулла бабасыннан буыннар кичеп күчкән зыялылык, затлы гадилек; мәдрәсәдә хәреф танырга өйрәнеп, намазга басудан алган сабыйлык шатлыгы; туган теленә карата чиксез ихтирамы, мәхәббәте – болар барысы да аның музыкасын милли тирәнлеккә ирештерә, баета. Төрле заманча юнәлешләрдә тәҗрибәләр ясау, эксперименталь музыка белән мавыгу исә композитор өчен куркыныч түгел. Чөнки Эльмирның үзәге нык, ул үз тамырларын тапкан шәхес. Ә менә үз нигезен әлегә хәтле таба алганы юк, ни кызганыч. Дистә елдан артык Казанда татар музыка сәнгатенә хезмәт итүче талантлы композитор пианиносын “сөйрәп”, фатирдан фатирга йөрергә мәҗбүр. Дөресен әйткәндә, арендаланган ул фатирда пианинога гына урын бар да инде, ә яшәр өчен – юк... Композитор чит илләргә йөри, иҗат дуслары белән аралашып яши, ләкин аның шул ук Германиядән, Италиядән шәһәребезгә килгән дусларын чакырып, бер чынаяк чәй эчерердәй, үз әсәрләрен уйнап, сөхбәтләшеп утырырдай фатиры да булмау – хурлык түгелмени? Эльмирның иҗаты, аның симфоник әсәрләре белән чит илләрдә кызыксынучылар күп. Кызыктыргыч тәкъдимнәрдән үз илендә баш куяр почмагы да булмаган талант баш тартмас, әлбәттә... Тик “Алтын казан”, “Кара пулат”лары белән халкыбыз музыка сәнгатенә үз милли эзен салган Э.Низамовның тагын да яңа ачышларын сәхнәдә күреп сөенәсе, бүген тузан җыеп яткан “Кара пулат”ны тагын елый-елый тыңлыйсы иде. Безнең дә, Эльмирның да хыялында яшәгән Татар музыка театрын ачасы иде... Европа буйлап гастрольләрдә акча эшләүне максат итеп сайлаган М.Җәлил театрының репертуарында сәдакага 2-3 елга бер татар спектакле куелуны зур бүләк дип зар-интизар булып көтеп торуның хаҗәте дә калмас иде ул чакта...

Халкыбызның бүген хәле кайсы яктан гына карасак та,  мактанырлык түгел. Телебез аш бүлмәсе теле дәрәҗәсендә, дәүләтчелек турындагы хыял йөрәкнең иң тирән күзәнәкләренә яшеренеп йокымсырый, милли сәнгатебезнең мәшһүрләре картаеп,  мәңгелеккә күчеп бара. Шуңа күрә дә безгә бүген милләт күгенә балкып килеп чыккан чын талантларны зурлау, кадерләү бик кирәк. Картаеп, зәгыйфьләнгәч түгел, ә яшь һәм көчле чакларында ук...

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: