Мәдәни җомга

КУЛЪЯЗМАЛАРДА – МИЛЛӘТ ТАРИХЫ

Милли китапханәбезгә 150 ел Борынгы бабаларыбыздан калган кулъязмалар - бәһаләп булмый торган кыйммәтләрнең берсе. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә менә шундый мирасыбыз саклана. Хәзерге вакытта биредә 2700 данә кулъязма китап бар. 11 ел дәвамында әлеге бүлекне Айрат Заһидуллин җитәкли. Татарстан Милли китапханәсендә кулъязмалар бүлеге төрдәшләре арасында -...

Милли китапханәбезгә 150 ел


Борынгы бабаларыбыздан калган кулъязмалар - бәһаләп булмый торган кыйммәтләрнең берсе. Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә менә шундый мирасыбыз саклана. Хәзерге вакытта биредә 2700 данә кулъязма китап бар. 11 ел дәвамында әлеге бүлекне Айрат Заһидуллин җитәкли.

Татарстан Милли китапханәсендә кулъязмалар бүлеге төрдәшләре арасында - иң яше. Ул 1992 елда гына булдырыла. Бүлекне әүвәл Раиф Мәрдәнов җитәкли. Галим өр-яңа тармакны оештыруга да, китапларны туплауга да күп хезмәт куя. Бүлеккә нигез салынуга Казан дәүләт университеты галимнәре Миркасыйм Госманов, Җәүдәт Миңнуллин җитәкчелек иткән археографик сәфәрләр оештырылу бер сәбәп була. Милли китапханәгә шул экспедицияләр нәтиҗәсендә тупланган кулъязмаларның бер өлеше керә башлый. 13 ел дәвамында уздырылган археографик экспедицияләр нәтиҗәсендә бүлектә бүген 2000 нән артык төрки-татар, 400 гә якын гарәп, 80гә якын фарсы телендәге тасвирланган кулъязмалар тупланган. Аларның шактыен Раиф Мәрдәнов тасвирлаган.

Әлбәттә, бу исемлеккә кереп өлгермәгәннәре дә, ягъни эшкәртелмәгәннәре дә бар. Чөнки кулъязмалар туплау эшенең тынып торганы юк. Әйтик, бүлеккә быел июль ае ахырында гына да Мамадыш районы авылларында йөреп җыйнаган 100дән артык ядкәр килеп кергән. Алар арасында 30лап кулъязма китап та бар. Кулъязмаларның рәвеше төрлечә, бер ишләре пөхтәләп, өйнең түрендә сакланса, башкалары чормаларда тузан җыеп яткан, кайберләренең башы-ахыры юк, битләре җитми.

Бүлек мөдире Айрат Заһидуллин искәртеп үткәнчә, китапханә хезмәткәрләренең бурычы - кулъязмаларны җыеп, киштәләргә урнаштыру гына түгел. Төп максат - вакыт сөреме саргайткан, уалып юкка чыгу хәленә килгән мирасны өйрәнү һәм халыкка кире кайтару. Шушы вак, четерекле хезмәтнең нәтиҗәсе булып, "Татар археографиясе" сериясе нәшер ителә. Шушы сериядә инде 15 китап дөнья күргән. Арада Кол Галинең энҗе бөртеге кебек кадерле булган "Кыйссаи Йосыф" әсәренә багышлап чыгарылганы да бар. Китапханәдә "Кыйссаи Йосыф"ның 28 кулъязма нөсхәсе саклана. Арада шушы дастанга ияреп юмористик рухта иҗат ителгән әсәрләр дә бар. Поэманың иң борынгы варианты XVII гасырга карый, ул үзенең палеографик стиле белән аерылып тора. Китап тулы түгел, ул 1993 елда Казанның Болгар мәчетендә табылган. Әсәрнең тагын бер кызыклы нөсхәсе - "Кыйссаи Йосыф" әсәренең басма үрнәге. Аның җитмәгән битләрен татар шагыйре Гали Чокрый үз кулы белән язып тулыландырган. Экспедициягә чыккан саен "Кыйссаи Йосыф" әсәренең бер нөсхәсе булса да табыла тора. Бу инде әсәрнең татар халкы арасында бик киң таралыш алуы, яратып укылуы турында сөйли.

Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьярның XVIII гасырда күчерелгән "Нуры Содур" әсәре табылу, билгеле ки, тарихчылар, әдәбият галимнәре өчен зур вакыйга. Бу хакта Раиф Мәрдәнов "Казан утлары" журналында да язып чыкты.

Бүлектәге иң борынгы кулъязма XIV гасырга карый. Җыентык рәвешендәге бу китапта шәригать, астрономия буенча да язмалар белән танышырга мөмкин. Анда атаклы гарәп тарихчысы Мөхәммәд Тәбарриның үткәннәребезгә караган, төркиләр турындагы "Ук һәм җәяләр" дигән әсәреннән өземтә бар. Кулъязманы күчерүченең исеме дә язылган. Ул - Дауд бине Мөхәммәд бине Хирс бине Мөхәммәд бине Җәгъфәр.

Борынгылыгы, үзенчәлеге, сакланышы белән аерылып торучы тагын бер кулъязма "Көллияте Зәгыйфи" дип атала. Төрек шагыйре һәм мәгърифәтчесе Пирмөхәммәт Зәгыйфинең 5 кисәктән торган бу китабына шагыйрьнең госманлы-төрек телендәге чәчмә әсәрләре, төрек солтанына һәм башка кешеләргә язылган хатлары, шигырьләре, төрек теленә тәрҗемә ителгән "Асылташлар турында" китап кертелгән. Ул тулысынча авторның үз кулы белән күчерелгән, башкача әйтсәк, бу - автограф китап. Кулъязманың соңгы битләре 1557 елның 7 гыйнварында Истанбулда күчереп язылган. Китапның тагын бер кызыклы ягы: аның кыскача тарихы бар, ияләре бик күп, кулдан-кулга күчеп йөргән, мирас булып та калган. Ул шулай ук Тукайның туган авылы Кушлавыч мулласы милкендә дә булган.

Кулъязмалар арасында сәяхәтнамәләр дә очрый. Бу төр әсәрләр татарлар арасында аеруча киң таралган. Милли китапханәдә шул жанрга караган 2 кулъязма бар. Алар - Исмәгыйль ага һәм Мөхәммәтәмин сәяхәтнамәләре. Исмәгыйль ага сәяхәтнамәсе Казанның Яңа Татар бистәсендә табылган.

Аерым кешеләрнең дә кулъязмаларны китапханәгә бүләк итүе - күркәм гадәт. Әйтик, Казанда заманасы өчен бик абруйлы Исмәгыйль Усманов дигән табиб яшәве мәгълүм. Аның кызы Зөлфә ханым Усманова әтисеннән мирас булып калган, XVII гасырга караган миниатюр (7x9 см) Коръәнне Милли китапханәгә тапшырган. Ул, күрәсең, Госманлы империясе чорында күчерелгән. Аның каллиграфик ысул белән язылган һәр битен алтын белән сызылган кысалар бизи. Билгеле ки, кабул ителгән гадәт буенча, "Фатиха" һәм "Бәкара" сүрәләре дә бизәкләп эшләнгән.

Бүлек хезмәткәрләре үзләрендә татар тарихында билгеле шәхес, Казан имамы, Коръәнебезгә тәфсир кылучы, шагыйрь Мөхәммәтсадыйк Иманколыйның кулъязмасы саклануы белән дә горурлана. Аны ул 1891-1892 елларда, Бохара мәдрәсәләрендә укыган вакытында язган. Китаптагы бизәкләр, рәсемнәр, аның матур өслүп белән күчерелгән булуы Иманколыйның бик оста каллиграф, хәтта рәсем ясауга таланты булуы турында да сөйли. Бу мәҗмугада Мәккә белән Мәдинә шәһәрләренең, Нух пәйгамбәр көймәсенең дә сурәтләре бар. Китапта шулай ук күк җисемнәре - планеталарның Кояш тирәсендә йөреше күрсәтелгән. Кулъязма Иманколыйның үз кулы белән, төрле төстәге буяулар кулланып эшләгән Азия харитасы белән дә истәлекле һәм кадерле.

Бүлек фондында Габдерәхим Утыз Имәни, Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Ризаэтдин Фәхретдин, Гали Чокрый, Шәһит Әхмәдиев, Гадел Кутуй, Кәрим Тинчурин кебек танылган татар әдипләренең автографлары да саклана.

Күренекле галим, дин белгече һәм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанинең шактый бай китапханәсе булуы мәгълүм. Аның вафатыннан соң бу тупланма кызы Һаува Апанаевага мирас булып калган. Кулъязмалар бүлегендә шул китапханәдән дә кайбер ядкәрләр бар.

XVII гасыр татар шагыйре Мәүлә Колыйның татар әдәбияты өчен күркәм бер ачыш та булган "Береккәннәр сыйфаты", "Хәләл ризык теләүчеләр сыйфаты" атлы әдәби әсәрләре дә бүлекнең кыйммәтле китаплары булып исәпләнә.

Кулъязмалар арасында шигъри һәм чәчмә әсәрләр генә түгел, шәригатькә, Ислам тарихына караган язмалар, Коръән аятьләре һәм тәфсирләре дә хәтсез. Әйтик, безнең якларда күчерелгән гаҗәеп матур Коръән бүлекнең йөзек кашы кебек. Коръәннең 1699 елга караган кулъязмасы тулы сакланган булуы белән дә кадерле.

Китапханәдә атаклы дин галимебез Габденнасыйр Курсавиның басма китапларыннан тыш, 2 шигъри әсәре дә саклана. Белгечләр аларны дин белгече тарафыннан гомеренең соңгы елларында (1812 елда вафат) Истанбулда яшәгәндә язылган дип фаразлый. 2011 елда бүлеккә Курсавига нисбәтле тагын бер әһәмиятле кулъязма керә. Хәзерге Саба районының Сатыш авылында элек эшләгән мәдрәсәдән мирас булып калган бу ядкәрне китапханәгә Фидаил хәзрәт Яруллин китереп тапшырган. Ул - гарәп грамматикасы һәм риторикасы буенча "Талхис әл-мифтах фи-гыйлем әл бәлага" дигән трактат. Аның авторы 1267 - 1338 елларда яшәгән Җәләлетдин Казвини. Китапның соңгы битләрендә фарсы телендә язылган кыска гына бер мәгълүмат бар: "Бу китапны мин мелла Хәмит бине мелла Габдессәләм сатып алдым Бохарада мелла Сәйфулладан. Бу китап Сәйфулла тарафыннан Габденнасыйр Курсавидан сатып алынды". Бу сүзләр китапның Курсави милкендә дә булуын дәлилли, аның үз кулы белән язылгандыр, бәлки, дигән фикер дә бар.

Бүлектә Равил Үтәбай-Кәрими, Үзбәк Байчура, Әхмәтвәли Мәңгәр, дөньякүләм танылган тюрколог Әдһәм Тенишев коллекцияләре дә кадерләп саклана. Басма китаплардан тыш, Тенишевлар милкендә булган берничә кулъязма - Рабгузиның "Кыйссасел-әнбия", Мөхәммәт Чәләбинең Мөхәммәд пәйгамбәребез турында язылган "Мөхәммәдия" китаплары бик кадерле. Тенишевлар Кытайга экспедиция вакытында, уйгурлар яшәгән төбәктән дә язмалар җыеп кайткан.

Кулъязмалар бүлегенә белорус телендә гарәп шрифты белән язылган кулъязма керү әүвәл гаҗәп хәл кебегрәк кабул ителгән. Татарлар, билгеле ки, Литва, Белоруссия якларында да яшәгән. Алар инде телләрен җуйган, әмма иманнарыннан, диннәреннән тайпылмаган, китаплары да булган, араларында кулъязмалар да табыла икән.

Узган ел бүлеккә тагын шундый бер кулъязма килеп кергән. Аны китапханәгә атаклы сәүдәгәр Кушаевлар нәселе вәкилләре тапшырган. Тикшерә торгач, аның Белоруссиядә язылган кулъязма икәнлеге ачыкланган. Ул 1884 елда Белоруссиянең Свислоч шәһәрендә күчерелгән булган. Башлыча гарәп телендәге бу кулъязма татарча, полякча һәм белорусча язылган өлешләрдән торуы белән дә галимнәр өчен кызыклы.

Тасвирланган кулъязмалар сан, мөһер сугылып, киштәләргә куела. Татарстан халыкларының телләрен саклау программасы эшли башлагач, аның нигезендә кулъязмаларны сканерлау мөмкинлеге дә табылган. Алар хәзер электрон рәвештә дә, ягъни иминият фондында да булачак. Чөнки кулъязма китапны еш ачып карау мөмкин дә түгел, алар таушала, уала. Монда инде өйрәнүче галим кулъязманың сканерланган вариантын карый ала. Китапханәләргә караган федераль кануннар да китапларның сакланышын өстенрәк куя. Шуңа күрә кулъязмаларны теләсә кемгә, башкача әйтсәк, кызык өчен генә килеп кергән кешегә бирү дөрес тә булмас иде. Әмма китапханәчеләр, әлбәттә, килгән кешене күрергә теләгән язмасыннан мәхрүм итә алмый. Сканерланган китапны исә компьютердан да карарга мөмкин.

Татарлар илнең, дөньяның төрле почмакларына сибелеп гомер итсә дә, аралашып яшәгән. Моны экспедицияләр вакытында табылган кулъязмалар да дәлилли. Самарада экспедициядә йөргәндә, археографларның кулына 2 битлек бер кулъязма - фарсы телендә шигъри әсәр килеп керә. Матур бизәлешле, алтын-көмеш белән нәкышләнгән, чәчәкләр ясалган, кысалар белән каймаланган. 2-3 ел вакыт үткәч, Пермь авылларында кулъязмалар барлаганда, шул ук кулъязманың тагын 2 бите табыла. Ачыктан-ачык күренә: Самара, Пермь, Оренбург якларындагы милләттәшләребез үзара тыгыз аралашып яшәгән.

Археографлар искәрткәнчә, халыкта борынгы китаплар азайса да, алар һаман бар әле, табыла торалар. Шуңа да галимнәр, археографик сәфәрләргә чыгудан тыш, Казандагы мәчетләр белән дә элемтәдә эшли. Китапханәчеләрнең Әмәт, Каравай бистәләре, Хозәйфә, Болгар мәчетләре белән бәйләнешләре аеруча нык. Каравай бистәсендәге мәчеттән "Кыйссаи Йосыф"ның бер тулы нөсхәсе табылу - китапханәчеләр өчен зур куаныч. Хозәйфә мәчете аша XVIII гасыр ахырына караган, татар телендә язылган, безнең җирлектә үсә торган җимешләр, үсемлекләр белән дәвалану турындагы, башкача әйтсәк, тыйббият буенча калын гына кулъязма да галимнәр кулына килеп кергән. Ни үкенеч, кулъязмалар елдан-ел кими бара. Гаиләләрдә борынгы китап, кулъязма сакланса, аларны китапханәгә тапшыру хәерлерәк.

Экспедицияләрдә йөргәндә галимнәр кызыклы хәлләргә дә юлыккан. Мисалга, бервакыт алар Түбән Новгородның Сергач төбәгендә сәфәрдә булган. Бүгенге өлкән яшьтәгеләр, совет елларында туып-үскән кешеләр гарәп язуын белми. Бер әби галимнәргә, "Бер бит кулъязмам бар, бик көчле дога. Башым авыртса, мендәр астына салып ятам, сызлансам да шуны куям, бетерә, үзегез укып карагыз", - дип, бер кәгазь бирә. Археографлар укып караса, ул бер шәкертнең сөйгән кызына язган мәхәббәт хаты булып чыга. Күрәсең, егетнең гыйшкы бик көчле булган, әбинең сырхауларын да дәваларга ярдәм иткән...

Билгеле ки, археографлар күп түгел. Чөнки югары уку йортларында гарәп язулы китаплар белән эшләү өчен белгечләр әзерләнми. Кулъязмалар бүлегендә дә кайчандыр Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлаган филологлар эшли. Университетта да археография махсус курс буларак кына керә. Ә бүлектә эшләү өчен китапны ярату да, күпмедер дәрәҗәдә гарәп-фарсы телләрен, татар әдәбияты тарихын да яхшы белү кирәк. Археографлар республика күләмендә дә бик аз. Ходайга мең шөкер, Марсель ага Әхмәтҗанов, Җәүдәт Миңнуллин, Раиф Мәрдәнов, Айрат Заһидуллин, Равил Бикбаев халкыбызга игелекле хезмәт итә әле.

Сөембикә КАШАПОВА.

.Раиф Мәрдәнов.
.Равил Бикбаев.
.Мөхәммәтсадыйк Иманколый кулъязмасы.
. Мөхәммәтсадыйк Иманколый кулъязмасындагы Азия картасы.
. Мөхәммәтсадыйк Иманколый кулъязмасындагы сурәтләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: