Мәдәни җомга

Корыч атлар, җиз алмалар…

Пегасның канаты - яралы. Бәйләп куелган. Мондый эшне бик нечкә күңелле иҗатчы гына ясый ала. Аның авторы Рәшид Төхфәтуллинның күзләренә бер карау да җитә: бик әдәпле, самими күңелле, ягымлы сүзле, якты йөзле... Әңгәмә вакытында: "Болгар - "көч чыганагы", без анда иҗат итәргә бардык, Бакчасарайда - "көч урыны", шулай икәнен күңелем...

Пегасның канаты - яралы. Бәйләп куелган. Мондый эшне бик нечкә күңелле иҗатчы гына ясый ала. Аның авторы Рәшид Төхфәтуллинның күзләренә бер карау да җитә: бик әдәпле, самими күңелле, ягымлы сүзле, якты йөзле... Әңгәмә вакытында: "Болгар - "көч чыганагы", без анда иҗат итәргә бардык, Бакчасарайда - "көч урыны", шулай икәнен күңелем белән сиздем. Без анда да иҗат итәргә бардык, күргәзмә ачтык", - диде. Ә бүген минем өчен шундый "көч чыганагы" - шушы остаханә өстәленә тезеп куелган, сәнгатьнең кече пластика төре саналган иҗат әсәрләре. Бу кечкенә әсәрләрне җентекләбрәк караган саен, аларга салынган бер пот иҗади фикер, фантастика, гротеск, илһам һәм юмор хисеннән күңел канатлана.
Әлеге иҗатчыны Күкләр күпкырлы сәләт белән бүләкләгән. Ул - галим дә, язучы да, шагыйрь дә, сәнгатьтәге кабатланмас хезмәтләре белән безне һәрчак сокландыра белүче оста да. Аның иҗатын яратучылар теләк-тәкъдимнәр дәфтәренә: "Алтын куллы!" дип язып, үзләренең чиксез гаҗәп­ләнүләрен белдерә. Кайбер сыннарын күргәч, "йөрәгем кысылып куйды", диючеләр дә табыла. Тагын бер фикерне аерым өстим: "Әгәр бу кечкенә сыннарны шәһәр скульптуралары күләменә кадәр зурайтсалар, алар шулай ук безнең җаннарыбызны дулкынландырыр һәм күңел кылларыбызга кагылыр идеме икән? Ике-өч-биш сынын Яшел Үзәндә урнаштырырга да мөмкин булыр иде. Алар өчен бик кулай урыннарны да караштырып куйдым. Александр Семенов". Бу - Ленин һәйкәлләрен күреп тәмам арыган кеше фикере, ахры.
1954 елны Приморье краеның Гродеково бистәсендә туган, балачагы Яшел Үзәндә үткән, музыка мәктәбенә укырга йөргән, мәктәптән соң Казан дәүләт университетының физика факультетын тәмамлаган. "Үле арысланга ишәк тә тибеп уза", - Советлар Союзы елларын хәзер кем генә хурламый. Ә менә аның тарафыннан андый фикерләрне ишетмәдем. Киресенчә, үзенең "Заметки казанца" китабында язылганча, Рәшид Төхфәтуллин, көченнән килсә, ул елларның ташбака әкренлегендәге трамвайларын да бүгенге көнгә күчереп куяр иде. Чөнки совет елларында үскән, белем җыйган, берничә фәнни институтта да эшләп алган ул. Параллель рәвештә иҗат белән дә шөгыльләнгән, балачактан калган гадәтен - металл­дан төрле модельләр ясавын ташламаган, тора-бара 1992 елны, 37 яшендә беренче шәхси күргәзмәсен ачкан. М.Горький музеендагы "Инга" галереясы хуҗалары - аның дуслары, үтә энтузиаст егетләр, бик хуп­лый торгач, күргәзмә залының бер-ике витринасына сыеп беткән эшләре белән башкалар да таныша алган. Рәшид Гыйният улы - бик тыйнак шәхес. Гомере буе иҗат итсә дә, Татарстан Рәссамнар берлегенә әле өч ел элек кенә кергән.
Иҗат әсәрләренең барлыкка килү тарихын ул үзенчә аңлата: "Һәр әсәрем үсемлек шикелле. Күп төрле вак-төяк металл кисәкләрен җыеп куям. Әүвәл яңа әсәремнең аталышы, исеме башыма килә. Аннан соң сәнгати метафора сайлап алгач, бу инде ниндидер уен төрен хәтерләтә башлый, шул темага импровизация туа, аның эскизын ясыйм, яраклы металл кисәкләрен төрле эш кораллары ярдәмендә эшкәртә башлыйм. Махсус пычкы, чүкеч һәм башка төр кораллар металлны бер рәвешкә китерергә ярдәм итә. Эшкәртелгән металл кисәкләрен махсус кушылма ("припой") белән бер-берсенә эретеп ябыштырам. Бу үзенә күрә ике: ювелирлык һәм скульп­тура ясау өлкәсе арасындагы чикләрне тоташтыручы жанр".
Бер ара ул нәкъ шушы иҗади фикерләү тәртибендә пыяла эшләнмәләр дә ясап караган. КХТИ аспирантурасын бетергәч, "Межионные взаимодействия в неводных растворах карбоксилсодержащих полиэлектролитов" темасына диссер­тация яклап, химия фәннәре кандидаты булгач, фьюзинг, ягъни пыяладан иҗат эшләре ясау белән шөгыльләнергә дә күндергән аны дуслары. Ни дисәң дә, янда физика һәм химия буенча искиткеч яхшы белгеч, фантазиягә бай иҗатчы булса - бик уңай бит. Төссез нигезгә эскиздагы сурәт килеп чыгарлык итеп төрле төстәге пыяла кисәкләрен тезеп, аларны 800 градус чамасы кайнарлыктагы махсус мичкә тыкканнан соң, бу өлкәнең техник ягы серләрен куллану мәле килеп җитә. Температураны тиз генә көчәйтергә дә, тиз генә сүрәнәйтергә дә ярамый, югыйсә, пыяла шартлаячак. Кайсы төр пыялаларның башка төр пыялалар белән ни дәрәҗәдә "дус" булуларын да белү зарур, чөнки киңәю коэффициентлары төрлечә булса, алар берләшә алмаячак. Эш нәтиҗәсе дә берничә минуттан соң ук күренмәячәк әле. Мондый эшләнмәләр иртән мичкә салынса да, кич белән генә әзер булачак. Шушы ысул белән ясалган балыклар, күбәләкләр, җәнлекләр, чәчәкләр, татар милли бизәкле тәлинкәләр, интерьер элементлары инде күп­ләргә бүләк итеп таратылган.
Бүләк дигәннән, Сынлы сәнгать фонды остаханәләрендәге иҗатташ дуслары аның үзенә дә бүләкләрне мул өләшә. Мәсәлән, биредә бер керәч сәнгате остасының чын күңелдән китергән бүләген күрәм: дүрт тәпиле кош! Нишләп дүрт тәпиле? Рәшид Гыйният улы аңлата алмый, мин аңа үзем төшендерәм: рәсем укытучысы башлангыч класстагыларга "Җәйге хатирәләр" темасына рәсем ясарга кушкач, минем якын туганым, авылда булган көннәрен искә төшереп... дүрт аяклы тавык ясаган иде, ул үз рәсемен: "Тавыкны, чыннан да, шулай итеп истә калдырганмын", - дип аклады, ә бу керәч остасы әлеге кошны, бәлкем, сюрреалистик тотрыклылык символы буларак әвәләгәндер. Тотрыклылык һәр иҗатчыга кирәк. Әйтик, матди тотрыклы­лыкны гына алыйк. Рәшид Төх­фәтуллинның шундый эше бар: "Муллык мөгезе" ("Рог изобилия"). Ләкин мөгезнең киң авызы капкач белән ябылган. Муллык мөгезе дә эконом рәвештә булырга тиеш, имеш. Тагын бер эше "Гыйлем агачы" дип атала. Корыч бәндә баскыч куеп, гыйлем агачының очына үрмәли. "Бишектән алып ләхеткә кадәр белем ал". Кыскасы, бас­кыч та озын, атом молекуласы төсле ябалдашлы агач башына кадәр дә биниһая ерак әле, ә иң өстә - лавр яфраклары, аны алда - зур мәртәбәләр көтәргә мөмкин, әмма лаврга якындарак кына явыз козгын да нәрсәдер сагалап утыра. Авыр юл бу, калган җитди гыйлемне бу бәндәгә, бәлкем, икенче кат дөньяга килгәч кенә җыярга туры килер әле.
Рәшид Гыйният улы да: "Ясаган сыннарымны тамашачы үзенчә төшенгәнен бик ошатам", - дип куя, димәк, әлеге автор идеясына якыннан орынганмын, ә бит күп кенә хезмәтләрен аның үзенә аңлатырга туры килде.
Гомумән, аның иҗат сюжетларында бер дә кабатлану юк. Биредәге композицияләрдә: А.С.Пушкин куян баласы белән бергә телевизордан тапшыру карый, һәйкәл янындагы солдат кырында - өстәмә сак - кораллы крокодил, агач урындыкта... кәүсәләрен киң итеп җәйгән агач үсеп утыра, сомнамбулизм белән җәфаланучы кыз урамдагы ут баганасы өстенә үк менеп кемнедер күзли, Украина далаларында - су асты көймәсе, минотавр яңа салынган асфальт юлны тигезләүче машинаны йөртә. Ә монысы гади генә атамалы - (әлиф), әмма узган гасыр­ларда ук калган мәгълүм ил, Финикия иле әлифбасындагы беренче хәреф ул - ясалышы буенча үгезне хәтерләтә. Тамерлан капкаларын да ныклап саклыйлар... Һәрбер әсәрдә - алдан уйланган тирән фикер, юмор. Аның "Шөлдерле барабанга ия персонаж"ы да, миңа калса, нидер искә төшереп, эче катып көләдер кебек! Боларны ясау өчен аз да түгел, күп тә түгел, чын философ булу сорала. Ә, бәлки, Биология институтының молекуляр биофизика лабораториясендә эшләгәндә яисә соңрак "Мединструмент" фәнни җитештерү берләшмәсе институтының лазер технологияләре лабораториясендә хезмәт юлын узганда гына туа торгандыр мондый фикер, иҗади фантазия төрлелеге?! "Лазер технологияләре лабораториясендә эшләгән елларда, шушындый кече скульптураларны ясаганда, тимер кисәкләрен лазер белән ябыштыру ысулын куллана башладым, процесс җиңеләйде һәм менә нинди эшләр иҗат ителде", - ди оста һәм өч калай чәй тартмасыннан өстәлдәге скульптуралардан да кечерәкләре пәйда була. Болары - чын корычтан. Ә болай бар эшләре дә җиз, бакыр, нихром, никель, бронза, нейзильбер кисәкләреннән аның һәм бары да бик югары сыйфатлы.
Бик сыйфатлы дигән мактау безнең әңгәмәне аның башка өлкәдәге шөгыльләренә дә алып китә. Габдулла Тукайның яшьлегендә... чәчләрен озын итеп, җилкәсенә кадәр төшереп, үстереп йөрүен тагын каян белер идем әле? Аны бик күп рәссамнар сурәтли, әмма берсенең дә шагыйрьне мондый кыяфәттә язганнары юк. Рәшид абый базардан 1931 елда басылган күптомлыкның өченче кисәген табып, шагыйрьнең латин хәрефләре белән басылган юл язмаларын бераз кыскарта да, рус теленә искиткеч шома тәрҗемәләр, социаль челтәрдә бар дусларына укырга тәкъдим иткәч, Тукайның 1908 елдагы җан халәте күпләрне гаҗәпләндергән. Габдулла Тукай әлеге юл язмалары аша Җиргә әллә ничә гасырга бер килгән даһи буларак түгел, ә башкалар кебек үк гади бер бәндә рәвешендә күзаллануы белән үк, рус кешеләре өчен бу тәрҗемә бик кызыклы булып тоелган. "Мин Казанның иске-москы әйберләр базарына йөрергә яратам, элегрәк анда борынгы китаплар күп иде, - ди Рәшид Гыйният улы. - Әлеге китаплар миңа шулкадәр фикер бирә, тормыш турында, тарих турында уйларга этәрә. Иҗатым өчен дә әһәмиятле ул әдәбият. Хәзерге тормыш мизгелләре турында гына уйланырга кирәкми, ә әллә кайчан узган заманалар хакында да фикер йөртү зарур. Мин бик күп укыйм. Аргентина прозаигы Хорхе Луис Борхесны, совет язучысы һәм шагыйре Даниил Хармсны, рус язучысы Виктор Пелевинны һәм башкаларны якын күрәм, ә татар язу­чыларын аеруча яратам.
Менә әле генә таныша башлаган китабым - ул татар әдәбиятының реалистик прозасына нигез салучыларының берсе, бик кызыклы язу стилендә иҗат иткән Заһир Бигиевның 1991 елны Казанда яңадан нәшер ителгән әсәрләр китабы. Аның "Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә"сен бу көннәрдә үзем өчен ачтым да, аерыла алмый укыйм да укыйм әле. Тагы 1930 елларда ике китабы гына басылып чыккан талантлы Кашаф Рәхимов иҗатына да мөкиббәнмен. Аның әсәрләре хәзер дә актуаль, урыны-урыны белән М.Зощенкога якын, юмор хисе белән баетылган. Ул безгә зур мәгънәләр салынган әсәрләр калдыр­ган. Аның бер хикәясен шулай ук русчага тәрҗемә итеп, Казан журналларының берсендә бас­тырдым. Балачактан бирле ях­шы әдәбиятка тартылам".
Р.Төхфәтуллинның интернет битләренә урнаштырган үз хатирәләре дә шундый үтемле, гади, әмма йөрәк түренә үтеп керә ала торган әдәби телдә язылган. Вакытын кызганмыйча, язмаларын тагы да ишәйтеп, бергә тупласа, бер дигән калын китап нәшер итә ала. Аның басылган бер китабы бар инде, якын дусты Вадим Гершанов үзе басмага салып, бизәп, төпләп чыгарган. Бу да - аның өчен шәхси бәйрәме уңаеннан көтелмәгән бүләк. Классик музыка концертларына һәм музейларга барырга яратучы шәхес барыбер язучылык шөгыле өчен дә буш вакыт табар әле.
Ул, билгеле, төрле илләрдә яшәүче рәссамнар иҗаты белән дә таныш. Бельгия сюрреалисты Рене Магритт, Бөекбритания дизайнына нигез салучы Уильям Моррис, Швеция рәссамы Жан-Этьен Лиотар һ.б. Шушы рәссамнарның әсәрләре белән илһамланудан туган үз эшләре дә бар. Ә менә "Җил" скульптурасы Россия рәссамы Гариф Басыйровның "Химия и жизнь" журналында басылган иллюстрацияләре тәэсирендә туган һәм аңа багышланган. Пыяла әсәрләре арасында тагын бер матур эше бар икән: Казан хореография училищесы фойесы түшәмендә - ак лилия чәчәкләре. Зәңгәр төстәге пыя­лага чәчелгәннәр дә тиздән прималарга әйләнәчәк нәфис кызларны күзәтә алар. Ә нәфис кызлар аларга карап үзләренә кочак-кочак бүләк ителәчәк чәчәк бәйләмнәре турында хыяллана!
Рәшид Төхфәтуллин Казан, Яшел Үзән, Самара, Пермь, Мәскәү, Санкт-Петербург, Бакчасарай, Чабаксар, Түбән Новгородта узган күргәзмәләрдә катнашкан, араларында шәхси күргәзмә дәрәҗәсендә үткәннәре дә байтак. Татарстан сынлы сәнгать музеенда да ике эше саклана. Америка Кушма Штатларына, Төркиягә, Канадага, Франциягә сөенә-сөенә алып китүчеләр дә табылып тора. Әмма иҗатчы инде өстәл өстенә тезелгәннәрен беркемгә дә өләшмәскә булган. "Бераз туплап, зур күргәзмә ачарга ниятлим", - ди. Киләчәктәге күргәзмәләренә авторның башка төр эшләре дә өстәләчәк әле. Болар - 2017 елның җәендә Болгарга ун көнлек сәфәр кылган вакытында иҗат ителгәннәре. Башка сәнгатьчеләр һәм сәнгать белгечләре белән берлектә узган бу көннәрдә Рәшид Төхфәтуллин андагы табигать матурлыгына сокланып кына калмыйча, игътибарын тирә-юньдәге энергетиканы тоемлавына да юнәлткән. "Болгарда әйтерсең лә күп гасырлы тарихка чумасың, анда күңелне күтәренкелек биләп ала. Болгар, чыннан да, бик көчле энергиягә ия урын. Моны безнең белән бергә булган чит ил рәссамнары да сизде", - дип әле дә тәэсирләнеп сөйли оста һәм аннан кайткач ясалган иҗаты белән таныштыра. Болгарда табып алынган агач такталарга төрле металлдан эшләнгән матур композицияләр беркетелгән: барс, мистик кош, орнаменталь бизәк, үрдәк сурәтле алкалары, ат формасындагы борынгы болгар йозаклары... Арадан тагын берсе - Кырым татарлары мәдәниятенә, икенчесе Кол Гали иҗатына багышланган. "Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасы - җаныма иң якын әсәрләрнең берсе", - ди.
Рәссам Рәшид Төхфәтуллин инде күптәннән бирле үзе дә сүзләр уены, ирония тулы палиндромнар яза. Ә палиндромнарда, үзегез беләсез, саннар, сүз тезмәләре, сүз яисә текст ике юнәлештә дә бер төрле укылырга тиеш. "Физиклар - лириклар" дип юкка гына әйтмиләр! "Сез күп кенә рәссамнар белән аралашасыз. Алар арасында сәләт­леләре дә, сәләтсезләре дә бар. "Мин бары тик рәсем ясаганда гына үземне җанлы итеп хис итәм" диючеләре дә очрый хәтта. Ә менә сезнеңчә: рәссам - кем ул?" - дип сорыйм шагыйрь җанлы галим-рәссамнан. "Минем аңлавымча, рәссам - ул күпмедер дәрәҗәдә диагноз. Үзен дулкынландырган теманы визуаль формага кертү өчен көчле эчке ихтыяҗы булган кеше генә рәссам була ала..." - ди ул.
... Остаханәдәге бер канаты бәйләнгән Пегасны ничек калдырып китәргә икән? "Пегас тереләчәк, бераз яраланган, әмма тереләчәгенә өмет бар", - ди Рәшид Гыйният улы. "Шунсыз булмый, - дим. - Пегас безнең барыбызга да бик кирәк! Алдагы көннәрдә дә кисеп, чүкеп ясагыз корыч атларны, җиз алмаларны... безнең шатлыкка! Илһам Сезгә һәр көн кунакка килсен!"
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Рәшид ТӨХФӘТУЛЛИН.
.Яралы Пегас.
.Җил.
.Сакта.
.Агач астында.
.Тамерлан капкалары.
Евгений КАНАЕВ һәм Мишель МАРАНГ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: