Мәдәни җомга

Корыч ихтыяр иясе

Авыру сәбәпле сәламәтлеге чикләнсә дә, берсеннән-берсе матур рәсемнәр, искиткеч якты картиналар ясарга өйрәнгән ул. Каләмнәрне, кылкаләмнәрне аяк бармаклары белән кысып тоткан килеш.

Новосибирск өлкәсенең Куйбышев районына караган Бергуль авылында яшәүче Илдар Апчелеев – Себер татарларының аз санлы бер төркеменнән, бараба татары. Ул – үзендә ныклы ихтыяр көче, сабырлык, күңел көрлеге сыйфатларын тәрбияләгән “Халык каһарманы” да әле! Новосибирскида узган “Халык каһарманы – 2018” региональ бәйгесенең “Талант” номинациясендә җиңеп чыккач, күпсанлы дуслары: “Без синең бу бәйгедә җиңәсеңә алдан ук ышандык!” – дип язганнар аның социаль челтәрдәге сәхифәсендәге котлау­ларында. Сәхифәсендә урнаштырылган үз картиналарыннан кала, Илдар Гезамитин улы әле татар тарихы, шигърияты, мәдәнияте, мөселман дине белән кызыксынучыларга кирәкле мәгълүматларны да еш урнаштырып бара, үз диалектыннан кала, әдәби татар телендә дә яхшы сөйләшергә өйрәнергә тели. Аяксыз калган мөселманнарның да намаз кылулары сурәтләнгән фотоларны сәхифәсенә куеп та күңел төшенкелегенә бирелгәннәрнең аңнарына, җаннарына өмет өсти. 
 
Илдар балачактан рәсем ясый, әмма урта мәктәпне тәмамлагач кына, бу шөгыленә җитди карап, тагын да тырышыб­рак сурәт төшерергә өйрәнә башлаган, әнисе белән сынлы сәнгать техникасы буенча беренче китабын сатып алган. Хәзер бу темадагы китаплары күп аның. Интернеттан осталык һәм сынлы сәнгать дәресләрен еш караса да, күп алымнарга үзлегеннән төшенгән егет. Бу һәркөнлек практика аша камилләшә торган сәнгать юнәлеше, шәхси күргәзмәсен ачу тантанасыннан соң, кызыксынучылар өчен тәүге тапкыр осталык дәресе дә биргән әле. “Уңышларым күп, – ди Илдар, – Татар яшьләренең XI Себер фестивалендә дә зурладылар, “Сәламәт Себер” район проекты бәйгесендә дә II урынны алдым, физик мөмкинлекләре чикле шәхесләрнең “Талант һәм ихтыяр көче” өлкә фестивалендә дә җиңдем”. Ә менә Мәскәүдә узган “Мин – автор!” Бөтенроссия яшьләр сәнгате фестивалендә дә актив катнашканы һәм үз сәнгать эшләре өчен ул хәтта Россия сынлы сәнгать академиясенең Рәхмәт хатына да лаек булган! Академия президенты З.Церетели үзе үк аның рәсем ясавын кызыксынып күзәткән!  “Мин – барысына да үзлегемнән төшенүче рәссам. Күбесенчә кәгазь битләренә төсле гуашь белән язуны кулайрак күрәм. Иҗади эшләрем йөзгә якын. Ә шулай да зуррак җиңүләрем алдадыр, – дип дәвам итте сүзен Илдар. – Ә бүген һәр уңышлы картинам – минем өчен җитди җиңү булып тора. “Сез дә сәләтледер, теләк булса, әллә нинди искиткеч рәсемнәр ясарсыз” дип, башкаларны да үз көчләренә ышанырга, икеләнмәскә дә өндим”, – диде иҗатчы. Аның рәсем ясау рәвеше Канадада яшәүче бер табиб күңелендә дә зур кызыксыну уяткан, Илдарның ихтыяр көченә хәтта Россиянең Олимпия чемпионнары да сокланган.
 
Могҗизаларга ышанучы могҗизаларга юлыга ала. Менә без дә бүген Илдар Гезамитин улының гуашь, акрил буяулары, ә кайчакта хәтта майлы буяулар белән үк язылган могҗизаи картиналарына карыйк та, якты кояшлы, чәчәкле, җиләк-җимеш­ле, мул һәм бәрәкәтле, мәчетле дөньяны сурәтләргә ала башлыйк! Һәм Илдар Апчелеев әйткәнчә, “иртәгәме, берсекөнгәме, кылкаләмнәр сезгә дә һичшиксез буйсыныр!”
 
Илдар үзе бүгенге җиңүләренә олы сынау, ныклы тырышлык аша килгән, церебраль паралич диагнозының авырлыкларын җиңәр өчен, аның әти-әнисе дә бик күп көч түккән, савыгу өчен аны Казахстанга кадәр алып барып, тәҗрибәле мануаль терапевтта дәвалаганнар. 

Илдар сынлы сәнгать өлкәсендәге импрессионизм юнәлешен үз күрә һәм аның бу өслүбтәге ошаткан рәссамы да бар – Ван Гог. Киләчәктә насыйп булып, Алтайга кадәр барырга һәм андагы табигатьне сурәтләп кайтырга каршы түгел ул. Гомумән, Илдар – кыю, чын Себер татары! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: