Мәдәни җомга

Күнгә – гөл нәфислеге

Алсу белән язның мул кояшлы ямьле бер көнендә очраштык.

Килешенгән урында халык күп булса да, әллә каян танып алдым аны. Алкаларыннан таныдым, беркемдә дә булмаган, җиңел һәм нәфис алкаларыннан. Алсуның алкалары гына түгел, үзе дә тарихи романнан сикереп төшкән кебек. Нәзакәтле, тыйнак, хан кызлары кебек. Югыйсә, әти-әнисе – гади хезмәт кешеләре, әнисе – инженер, әтисе слесарь булып,  гомер буе КамАЗ заводында эшләгәннәр. Ә менә бердәнбер кызлары Алсу сәнгать дөньясын сайлаган. Бәлки, нәсел фамилиясенә исеме кергән Мусавир (гарәпчә “рәссам” мәгънәсендә) бабасыннан ук күчкән чаткылар кабынгандыр.

Алсу Чаллыда сәнгать мәктәбен тәмамлый, укытучылары аны сәнгать училищесының дизайн факультетына әзерли. 10 нчы сыйныфны тәмамлаган кыз бала Казанга килеп, сәнгать училищесының дизайн бүлегенә имтиханнар бирә һәм аны кабул итәләр. Ләкин ул күңеле белән моңа әзер булмавын сизеп, училищеда укымыйча, кире Чаллыга кайтып китә һәм 11 сыйныфны тәмамлый. Аннары фикере ныгыган кыз тагын Казанга килә, ләкин бу юлы инде дизайн бүлегенә керергә имтихан баллары җитми. Алсуга декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре бүлегенә керергә тәкъдим итәләр. Кечкенәдән үз куллары белән нәрсәдер ясарга яраткан кыз сөенеп риза була һәм бу карары өчен беркайчан да үкенми. Остазы Әлфия Җәлилова аны халык сәнгате төрләре белән таныштыра, күн белән эшләү серләренә дә ул шунда төшенә. Соңрак, 2010 елда Суриков исемендәге сәнгать университетының графика факультетын тәмамлап, рәссам-график белгечлеге алгач та, халык һөнәрләренә, бигрәк тә күн сәнгатенә мәхәббәте сүрелми дә, онытылмый да. Үзе укып чыккан училищега укытырга кайткач, бу мәхәббәт тагын да көчәя – Алсу күн белән эшли, акрын гына иҗат итә башлый. Тора-бара укыту эшеннән бөтенләй китә һәм күн иҗатына баш-аягы белән чума.

Беренче карашка, күн – тупас җиһаз, ләкин Алсуның күңеле һәм куллары аша үтеп ул гаҗәеп нәзакәтле бер дөньяның аерым бер бизәкләренә әйләнә. Шул тупас кына күренгән күннән әллә нинди нәфис бизәнү әйберләре ясый ул: алка, муенса, беләзек, кулон, билбаулар. Тагын әле җанлы кебек гүзәл сумка-рюкзаклар... Ә шулай да барлык бизәнчекләре арасында Алсуның иҗат таҗы булып торганы – хатын-кызлар өчен кәләпүшләр дип саныйм. Алар фәскә якынрак тора. Алсу – кәләпүшне күннән тегә башлаган беренче һәм бердәнбер оста. Бу – аның ачышы, яңалыгы һәм уңышы да. Милли бизәкләр белән каеп чигелгән бу гүзәл баш киеме хатын-кызны ханбикә кебек затлы итә, аның кыяфәтенә горурлык, мәһабәтлек өсти. Гомумән, Алсу кулы тигән бизәнү әйберләре кигән хатын-кыз затына ирексездән бары тик соклану һәм хөрмәт белән генә карап була. Моның сере – халкыбызның мирасын, бизәк байлыгын тирәннән өйрәнеп, үз күңел казанында кайнатып, бүгенге көнгә яраклы заманча эшләнмәләр рәвешендә иҗат итә белү маһирлыгыдыр.

Алсу Мусавирова теккән күн букча 2016 елда иң яхшы туристлык сувениры булып таныла. Оста үзенең иҗат җимешләре белән Парижда үткән Сабан туенда да катнаша. Төрле күргәзмәләргә катнашу мөмкинлеге биргән өчен республикабыз­ның халык һөнәрләре палатасы җитәкчесе Нури Мостафаевка бик рәхмәтле ул. Дәүләттән  башка ярдәм күренми. Гәрчә күн белән эшләүче, милләтебезнең күңел хәзинәсенә тиң бу һөнәрне саклаучы  осталар бармак белән генә санарлык булса да... 

Алсуның танышлары арасында да күн сәнгате белән шөгыльләнеп, аннары бу эшне ташлаучылар бар. Чөнки бу – мәшәкатьле тармак... Күн эшен яхшы белгән осталар бик аз, эшләнмәне баштан ахыргача үзең башкарасың. Белер-белмәс өйрәнчеккә ниндидер эшне тапшырасың икән, бөтен әйберне бозып, әрәм итеп куярга да мөмкин. Ә бизәнү әйберләре өчен кыйммәтле итальян күне кулланыла. Кызганыч ки, гасырлар буе күн заводлары гөрләп эшләп торган Казанда бүген күн бөтенләй җитештерелми, милли күн осталары халкыбыз һөнәрләрен яшәтү өчен чит илдән күн сатып алыр­га мәҗбүр... Көнкүреш мәшәкатьләре белән борчымыйча, иҗат эшенә генә чумдырып утыртасы иде дә Алсу кебек останы... Утырту дигәннән, аның иркенләп эшләр өчен почмагы, остаханәсе дә юк лабаса. Күн белән фатирда эш итүнең уңайсызлыгы күп, әлбәттә. Шулай да Алсу Мусавирова үзен бәхетле иҗатчыга саный. Чөнки ул яраткан эше белән шөгыльләнә. Күн мозаикасы белән тудырылган нәзакәтле эшләнмәләр – аның хоббие да, ипие дә. Аның кул җылысын саклаган затлы кәләпүш, муенса-беләзек, алкалар АКШ, Алмания, Малайзия, Канада, Франция, Италия, Аргентина, Бельгия, Кытай, Финляндия, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбәйҗан, Гарәп Әмирлекләрендә үз хуҗабикәләренең тормышын ямьли. 

Алсуның хыялы да үзе кебек якты, әкияти аның: “Казан кызлары матур булып йөрсен иде... Нәфис, нәзакәтле булып... Без башка милләтләрдән киемебез белән дә, бизәнгечләр белән дә аерылып торыр­га, татарның күңел матурлыгын күрсәтергә тиешбез...” 

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: