Мәдәни җомга

Хыяллар тормышка ашканда

Аңа карагач, бар булдыклы Алинәләр дә елмаючан икән дип уйларсың! “Хыяллар тормышка аша, югыйсә, Җиһан безгә хыяллану халәте бирмәс иде!”, “Торгач, таулар күчерәчәкмен!” Йөзеннән һич елмаю китмәгән, туачак көнгә алдан ук позитив караш юллаган чибәркәй генә үз Интернет сәхифәсенә шундый сүзләрне яза ала. Иншаллаһ, Алинә дә шөгыленең популярлыгы нәтиҗәсендә үз иҗат остаханәсен яисә үз кибетен ачар! Аның кебек французларча сутаж чигүе осталары Казанда нибары берничә генә. Алинә Камалова Чиләбедә туып-үскән, сервис белгече һөнәрен алу өчен Көньяк Урал дәүләт университетын тәмамлаган.

“Беркөн кул эшләнмәләремне җыйдым да эшкә алып бардым, бер коллегам шундук алар арасыннан берничәсен сатып та алды. Бу сөенеч минем өчен сәләтемне тагын да камилләштерүгә бер этәргеч булды.

“Сутаж техникасындагы бизәнү әйберләре турында башта Интернет аша белештек, чөнки әнием аларны башка шәһәрдә күреп, алар хакында сокланып сөйләде, икәүләп ясап карадык, тора-бара менә шундый бизәнү әйберләре остасына әйләндем, – ди Алина. – Әнием Елена Мерхат кызы – тегүче, үзе теккән кием-салым белән үстерде. Бу өлкәне үз итүемдә аның да өлеше зур. Әнием минем өчен һәрчак үрнәк!”.

Эшләнмәләренең нигезе – сутаж шнуры. Аларның да бер-берсенә бик туры килгәннәрен генә сайлый ул, бизәнү әйберләре матур килеп чыксын өчен Чиләбе кибетләреннән табигый ташлар сатып ала. Яшма, аметист, алсу төстәге кварцны аеруча яратып куллана, чех сәйләннәре һәм төрле төймәләр дә куша. Хрусталь сәйлән – үтә ялтыравык, аны өстәп ясаган бизәнү әйберләренең затлы һәм шул ук вакытта тыйнак килеп чыгачагы, кичке бәйрәм күлмәкләренә туры киләчәге дә, аларны яратып алачаклары да мәгълүм аңа. “Шөгылемне тагын бер уңай ягы өчен яратам: кул эшләнмәләрем аша мин төрле кызыклы кешеләр белән танышам, күпләр белән аралашу – күңел ихтыяҗым. Бәйгеләрдә актив катнашу да миңа шатлык өсти. “Татар кызы – 2015”, “Татар кызы – 2016”, “Татар кызы – 2017” бәйгеләрендә иганәче буларак катнаштым, кул эшләнмәләремне җиңүче кызларга бүләк итеп бирделәр. Мин ясаган муенса һәм алкалар белән бәйге кунагы, җырчы Саидә Мөхәммәтҗанова да бүләкләнде. 

Эшләнмәләрем өчен алдан эскизлар ясап тормыйм, материалны кулыма алу белән, аннан нинди бизәкле әйбер ясалачагын төгәл күзаллыйм. Кайберәүләр аларда милли колорит булуын искәртә, әмма мин эш барышында милли сәнгатебез формаларын махсус рәвештә кулланмыйм да, алар үз милләтем белән бәйле булган генетик хәтер, җан таләбем булганга күрә шулай килеп чыга, дип фаразлыйм. Моннан ике ел элек Казанга күчеп килүем дә юкка түгелдер. Биредәге халыкның ачык, дустанә булуы, шәһәрнең чисталыгы, балалы гаиләләр өчен ял итү урыннары күплеге һәм урам рекламасының шәһәр архитектурасын кап­ламавы күңелемә бик хуш килде. Башта эшләремне Интернет аша белешәләр иде, хәзер инде зур бәйгеләрне оештыручылар яныма үз тәкъдимнәре белән килә”, – дип сөенә ул. 

Алинаның сутаж ысулындагы эшләнмәләре кабатланмас образ тудырырга ярдәм итә, күп вакыт ул аларны бердәнбер нөсхәдә ясый. “Эшләнмәләремне үзем дә яратып тагам шуңа күрә алкаларның кайберсе зур булса да, чынлыкта җиңел икәннәрен яхшы беләм. Кайбер хатын-кызларның колак тиресе төрле металлга тәэсирле, шуның өчен алка каптырмаларының хирургия корычыннан коелганнарын яисә көмеш йөгертелгәннәрен генә сайлап алам. Бар эш кулдан башкарылганга күрә, җепләрне дә пөхтә итеп төйнәп, эшләнмәне ясалма замш яисә бәрхет тукымага беркетеп ныгытам. Сыйфат – иң мөһиме!” – ди дизайнер. 

Миңа калса, сатып алучылар Алинәдәге шат күңеллелекне тагын бер кат күрер өчен дә киләдер кебек. “Яратыгыз, иҗат итегез, ышаныгыз һәм өметләнегез, ә иң мөһиме, алга барыгыз!” – дип киңәш бирә, “Күңелегездәге Кояшка, күзләрегездәге елмаюга, йөрәкләрегездәге нәфис җырга, яңа туган көннең сихри көченә һәм шатлыгына көйләнегез!” – дип өнди белә Алинә Рамазан кызы. “Быел да “Татар кызы-2018” бәйгесе өчен бүләкләремне хәзерләдем, – ди ул. – Ноябрьдә узачак “Нечкәбил” конкурсында, мәдәни чараны үткәрүдә катнашучы балалар өчен бал корты рәвешендә тугыз данә бизәнгеч ясап бирүемне дә үтенделәр, бу эш инде иҗат процессында”. Алар бик тиздән әзер булыр дип уйлыйм, чөнки Алинә үзе дә – тырыш Нечкәбил. 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: