Мәдәни җомга

КЕТӘКЛЕКТӘН АШКАН БАКЫЙ-БӨРКЕТ

Бакый Урманченың тууына 120 ел "Бакый Урманче - сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның ыру башы, аксакалы."Яңа татар поэзиясендә һәм музыкасында нигез салучылар кемнәр?" дип сораганда, беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш дип җавап бирсәк, инде "Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем?" дигәндә дә: "Бакый ага Урманче!" дип бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз", -...

Бакый Урманченың тууына 120 ел
"Бакый Урманче - сынлы сәнгатебезнең патриархы, аның ыру башы, аксакалы."Яңа татар поэзиясендә һәм музыкасында нигез салучылар кемнәр?" дип сораганда, беренчесе Тукай, икенчесе Сәйдәш дип җавап бирсәк, инде "Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем?" дигәндә дә: "Бакый ага Урманче!" дип бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз", - дип рәссамга зур бәя биргән Нәкый ага Исәнбәт.
Аның "аксакал, ыру башы" дигән сүзләрен 1987 елда Г.Камал исемендәге академия театрында Б.Урманченың 90 яшьлеге уңаеннан уздырылган сәнгать бәйрәменә чакыру билетына да язган булалар. Әмма партия өлкә комитетында моны ошатмыйлар һәм чакыру билетларын яңадан бастыралар. Халык мәхәббәтен казанса да, рәссам әнә шулай гомере буе китек хокуклы булып яши.
1897 елда хәзерге Буа районының Күл-Черкен авылында Идрис мулла гаиләсендә таза-нык малай дөньяга аваз сала. Аңа Габделбакый дип исем кушалар. Бакый - мәңгелек дигән сүз. Әйтерсең үзе фани дөньядан киткәннән соң да, искә алып, горурланып сөйлиячәкләрен алдан ук беләләр. Ата-анасы үзләре дә моңа шактый өлеш кертә. Идрис мулла үз заманының бик мәгърифәтле кешесе була, мәдрәсә тота, Бакый да шунда башлангыч белем ала. Мәһзүбә абыстай һәм кызлары - оста чигүчеләр. Шулай итеп, матурлыкка соклану хисе Бакый күңеленә әнисенең нәкышләре, Күл-Черкеннең гүзәл табигать күренешләре, авыл көйләре белән бергә уела.
1907 елда гаиләләре Кече Салтык авылына күченеп китә. Әмма Бакыйга анда озак яшәргә насыйп булмый, әтисе аны Казанга "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Шунда дини белем белән бергә, дөньяви фәннәрне дә өйрәнеп, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Мәҗит Гафури, Шәриф Камалларның 1905 елгы революция тудырган әсәрләре тәэсирендә, беренче тапкыр Казан сәнгать мәктәбенә кереп карый. Әмма "Закон божий"га "абына" (ул вакытта сәнгать мәктәбендә "Закон божий" буенча имтихан тапшыру мәҗбүри булган). Мәдрәсәдә дә укуны дәвам итү авыр, чөнки гаилә ишле, акча юк. Урманче "Мөхәммәдия"не ташлап,Уралда металлургия заводларында эшләргә, тайгада урман кисәргә, Донбасс шахталарында күмер чыгарырга мәҗбүр була. Тәтештә, Глазов шәһәрендә мөгаллимлек итә. Хәтта, Тәтештә аны мәгариф бүлеге мөдире итеп тә билгелиләр. Тик күптәнге хыялы тынгы бирми. Шуңа күрә ул 1919 елда кабат Казан сәнгать мәктәбенә бара һәм татарлардан беренче булып укырга керүгә ирешә.
Революциягә кадәр татарларга Казан сәнгать мәктәбенә юл ябык булса да, яшьләр милләтебезгә хас гамәли-бизәү белән генә канәгатьләнмичә, сынлы сәнгать мәйданына керергә талпынып караган. Драматург Галиәсгар Камал "Яшен", "Ялт-Йолт" сатирик журналларда рәсемнәрен бастыра. Оренбургта Сәлих Камал исемле тагын бер милләттәшләребез китап тышлыкларын бизи. Петербургта Ильяс Бураганский каллиграфия белән генә шөгыльләнеп калмыйча, үзе типография ачып, татар китабын басу эшенә өлеш кертә. Петербургның Штиглиц исемендәге сәнгать мәктәбендә Хәсән Баданский һәм Мирзаҗан Байкиев укый. М.Байкиев Эрмитажда реставратор булып эшләгән елларда Тукай, Мәрҗани, Исмәгыйль Гаспринский кебек унлап танылган шәхесебезнең скульптур портретларын ясый. Мәскәүдә Строганов исемендәге сәнгать мәктәбендә укыган Зөһрә Акчуринаның да матбугатта берничә рәсеме күренеп ала. Әмма бу талпынышлар күбрәк китап басуда, матбугатта күзәтелә һәм, нигездә, һәвәскәрлектән узмый.
Озак та үтми, Урманчены Кызыл Армиягә алалар. Мөгаллимлек стажы һәм рәсемгә сәләте булганга, әле кызылармеецларны агарту, әле рәсем ясау эшләренә кушалар. Аннары Мәскәүгә ВХУТЕМАСка укыр­га җибәрәләр. Рәссамның истәлекләренә караганда, монда да ул килгәнче төрки халыклардан берәү дә укымаган. Анда Урманче берьюлы ике яктан - рәсем һәм скульптура факультетларында белем ала. Бер үк вакытта Шәрыкны өйрәнү институтында шәрык, үзлегеннән инглиз, алман телләрен өйрәнә. Мәскәүдә чыгарылган татар газета-журналларын бизи, һәм Мәскәү "Нәшрият"ы кушуы буенча укытучылар өчен татар балаларына рәсем ясарга өйрәтү буенча методик кулланмасын яза. Татарда рәсем укытучылары юк заманда бу кулланманың кыйммәте тиңсез була, әлбәттә. Ә 1923 елда Мәскәүдә Г.Тукайның Б.Урманче бизәгән "Шүрәле" китабы басылып чыга. Рәссам Тукай темасын гомере буе дәвам итәчәк.
1926 елда Б.Урманче уку курсын бетереп, дипломын тәмамларга дип, Казанга кайта. Һәм аны шунда ук Казан сәнгать техникумында мөгаллим һәм укыту бүлеге мөдире итеп билгелиләр. "Мин бит әле диплом да алмаган", - дип баш тартырга теләсә дә, "безгә катыргы түгел, эшең кирәк", дип күндерәләр. ВХУТЕМАСта диплом бирергә карар булганын ул 1957 елда гына белә һәм дубликатын ала.
Б.Урманченың сәнгать мәктәбе үсешенә керткән өлеше - бәяләп бетергесез. Укучыларны барлап чыккач ул шакката, революциянең тугызынчы елы бара, арада ник бер татар баласы булсын! Ирекле тыңлаучылар арасында берничә татар фамилиясен күреп шатлана, милләттәшләренең һәркайсын үзенә чакырып сөйләшә. Иректә йөрүләренең сәбәбе ачыклана - шәһәрдә яшәргә акчалары юк. Шуннан Урманче татар шәкертләрен төп уку бүлегенә күчерә, стипендия билгели. Әмма моның белән генә чикләнми - Кремльгә, мәгариф комиссариатына барып, тулай торак даулый. Вакытлыча гына булса да мәсьәләнең хәл ителүенә ирешә. Инде хәзер татар балаларын ничек укырга җәлеп итәргә? Урманче төрле газеталарга игъланнар бирә, мәкаләләр бастыра. Өстәвенә, рәссам килеп киткәннән соң, Мәгариф комиссариатында Казанга укырга килгән татар балаларыннан, рәсем ясарга яратасыңмы, рәссам булырга теләгең бармы, дип сораштыруны гадәткә кертәләр. Кызыксыну белдергән татар егет-кызларын турыдан-туры Урманче янына юллый торган булалар. Шулай Б.Урманче рәсем сәнгатенә байтак милли кадрларны җәлеп итә. Беренче шәкертләре арасында М.Әмир, Н.Арслан, Н.Дәүли, Ә.Еники, М.Сутюшев, М.Рахманколов һ.б. була. Авыл балаларын аерым төркемнәргә җыя, репетиторлар билгели. Бер ел дигәндә авылныкылар шәһәрләрне куып та җитә, ә кайберләре узып та китә. Б.Урманче программага татар әдәбия­тын кертә. Дәресләрне Садри Җәлал алып бара. Үзе исә төсле сурәт һәм рәсем укытып кына калмый, I Бөтендөнья сугышына кадәр чәчәк аткан, гражданнар сугышыннан соң юкка чыга язган Питрәч керәч сәнгатен торгыза. Остаханә таба, шунда Питрәчтән җиһазлар күчертә, бер остакулны китертә. Аңа химия факультетын тәмамлап килүче ике шәкертне беркетә. Алар оста эшләгәнен карап торып, фәнни нәтиҗәләр ясарга тиеш була. Б.Урманченың керәч сәнгате әсәрләре 1927 елда Мәскәүдә СССР халыклары күргәзмәсендә дә күрсәтелә. Әмма гөнаһ шомлыгына, сәнгать мәктәбе бинасына театр техникумын кертәләр. Урманченың үз сүзләре белән әйтсәк, "Бу шаукымлы халык, бигрәк тә хатын-кызларның күп булуы, аларның үз тормышларыннан бертуктаусыз роман ясаулары остаханәдә басылып эшләүнең тынычлыгын харап итә". Шулай да остаханәнең эшен җиңел акыллы барышнялар түгел, 1930 еллардагы үзгәрешләр туздыра. Нәкъ шул вакытта техника, инженерия алга чыга. Рәсем сәнгате аларга кай ягы белән комачаулагандыр, әмма сәнгать техникумын ябып, бинасын авиация институтына бирәләр. Керәч станнары, мичләре утильгә тапшырыла, ул вакытта СССРда ике генә данә булган офорт станогын шулай ук юкка чыгарып, Урманчелар тырышлыгы белән туып кына килгән графика факультетының тамырына балта чабалар.
Сеңлесе Нәҗибәнең истә­лек­ләренә караганда, Урманчелар Казанда әйбәт яши. Вознесенский урамында өч зур бүлмәдә - берсендә - Бакый, икенчесендә - энекәшләре Һади белән Барый, өченче бүлмәдә сеңелләре Сафия белән Нәҗибә тора. "Бутау калагы" дип йөртелгән бер асрау да тоталар әле. Бакый, өлкән ул буларак, әтисенә ярдәм итеп, эне-сеңелләрен тәрбия итүне үзенең изге бурычы санаган. Рәссам матур киенеп йөргән. "Өстендә реглан җиңле, маренго төсле драп пальто әллә Франциядән иде. Барча киеме гаҗәп оста тегелгән. Кулында фыртлык өчен таяк-трость. Дөя мамыгыннан спорт киемен киеп, чаңгы шуарга китә иде. Хәтта чибәр дусты шагыйрь Фәтхи Бурнаш та аңардан калыша сыман иде", - дип Нәҗибә сеңлесе истәлекләрендә искә алган. Кичләре бик күңелле узган. Һади - мандолинада, Бакый скрипкада уйный торган була. Нәҗибә кызыккач, аны да музыкага өйрәтү өчен укытучы яллыйлар.
Матур тормышлары һич көтмәгәндә челпәрәмә килә. Иң элек 1928 елда, авырып, әниләре үлеп китә. Тагын бер елдан Бакыйны эшләгән урынына килеп кулга алалар, өенә алып кайтып тентү үткәрәләр дә, Черек күлгә алып китәләр. Энекәше Һади дә кулга эләгә. Һади кайчандыр Мирсәет Солтангалиевнең лекциясенә йөргән икән. Ә 1928 елның җәендә Солтангалиев Урманчеларда кунып та китә. Һади белән төне буе сөйләшеп чыгалар. Ә Солтангалиевнең ул вакытта һәр адымы күзәтү астында була инде. Шулай итеп, абыйлы-энеле Бакый һәм Һади Урманчеларны Солтангалиевнең яшерен төркеменә керүдә гаеплиләр. Бакыйның гарәп имлясын яклап язылган хатка кул куюын да онытмаган булалар. 82 сәнгать әһеле, гарәп язуын латинга алыштырырга теләү бары тик аерым затларның чама хисен югалтуы гына дип уйлап, Бөтенроссия Коммунистлар партиясенең өлкә комитеты пленумына хат яза, үзләренең имзаларын терки, күчермә нөсхәләрен халыклар атасы Сталинга һәм Үзәк Комитетның Татарстанны күзәтү астында тоткан инструкторы Пшеничный атлы кешегә юллый. И беркатлылар!
Черек күлдән Урманчеларны бүтән әсирләр белән бергә Мәскәүгә, Бутыркага күчерәләр. Анда берничә ай утыртканнан соң Бакыйны - биш, Һадине ун ел сөргенгә хөкем итеп, Соловкига җибәрәләр. Биредә ул Кашшаф Мохтар, Һади Атласи, Сәгыйть Сүнчәләй белән очраша. Азык-төлек склады мөдире булып эшләгән Сүнчәләй Урманчега ризык белән ярдәм итә. Милләттәшләребез рәссамны җиңелрәк эшкә - төлке, куян питомникларына урнаштыра. Җәнлекләр әсирләрнең төшенә дә кермәгән ит, яшелчә, бүтән төрле витаминнар белән тәэмин ителә. Организм өчен файдалы тәгам куян, төлке караучыларның үзләренә дә бик ярап куя. Рәссам анда төрле милләт кешеләре белән аралашып, казах, үзбәк, төрек телләрен камилләштерә. Һәм … «сәхнә йолдызына» әйләнә. Бакый Уманченың җыр-музыкага сәләте балачагыннан килә. Ә Соловкида «җинаятьчеләрне» агарту-тәрбия эше җитди куелган була. Биредә үзенә күрә театрлар, оркестрлар оештырыла. Татар рәссамы танылган композитор Б.Прозоровский, СССРның Зур театры баш дирижеры Сукның иң талантлы шәкертләреннән берсе - профессор Клыков, италияле Молла уйнаган музыкага кушылып җыр­лый-җырлый, бөтен лагерьны таң калдыра. Шул ук вакытта «Голос перековки» газетасына рәсемнәр ясый. Гомумән, кәгазь белән каләм һәрвакыт янында була. Соловкидан Урманче бик күп рәсемнәр алып кайта. Ак диңгездәге утраудан күз карасыдай саклап кайткан сурәтләрне үзебезнең Канаш тирәләренә җиткәч урлыйлар. И Урманченың шул вакытта кайгыр­ганнары! Дүрт ел гомере бушка киткән, биография­сендә бернинди эз калдырмаган диярсең. Ярты телем икмәкне соңгы валчыгына кадәр кадерләп бүлешкән дусларының портретларын да кулга алып карамагач! Аларның һәркайсы рәссамның җан дустына әйләнгән бит!
Әйе, Б.Урманчены хөкем срогыннан бер ел алда, дүрт елдан иреккә чыгаралар. Ә менә энекәше Һади белән аларга бүтән күрешергә насыйп булмый. Соңыннан билгеле булганча, Һади Урманчены 1938 елда Соловкида атып үтерәләр. Иреккә чыкса да, Бакыйга да намуслы исемен кайтаруны бик озак көтәргә туры килә. Бары тик 92 яшендә, вафатына ике ай калгач кына исемен аклыйлар. Гарәп язуын яклап кул куйган 82 кеше арасында үзе исән чакта исеме акланган бердәнбер сәнгатькәр була ул.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Б.Урманче шәкертләре белән. Казан. 1928 ел. Утырганнар (сулдан уңга): Барый Дәминов, Бакый Урманче, Мирсәй Әмир, Зәки Мөхәммәтшин. Басканнар: Гата Йосыпов, Шакир Мөхәммәтҗанов, Мөккаддәс Рәхмәтуллин.
.Идрис хәзрәтнең кызлары Гайнелкануга һәм Мөхсинә, уллары Габделбакый һәм Габделһади. 1919 ел.
."Сары күлмәкле кыз". 1928.
."Сепаратор янында". 1928 ел.
."С.Бикбулатов портреты". 1927.
."Ак эшләпәле татар". 1928.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: