Мәдәни җомга

Күңелгә газиз сурәтләр

Татар театрына 110 ел Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур байлык - картиналар галерея­се бар. Анда театрыбызның чишмә башында торган, дистә еллар буена аның йөзен билгеләгән мәшһүр шәхесләрнең - артист, режиссер, драматургларның кырыктан артык портреты саклана. Һәркайсының үз холкы, үз язмышы, театрга үз юлы, шуңа күрә сәхнә сәнгате осталарының...

Татар театрына 110 ел
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында зур байлык - картиналар галерея­се бар. Анда театрыбызның чишмә башында торган, дистә еллар буена аның йөзен билгеләгән мәшһүр шәхесләрнең - артист, режиссер, драматургларның кырыктан артык портреты саклана. Һәркайсының үз холкы, үз язмышы, театрга үз юлы, шуңа күрә сәхнә сәнгате осталарының сурәтләнеше дә төрле.
Йөрәкләрне көйдерерлек шомырт кара күзләре белән безгә данлыклы Фатыйма Ильская карап тора. Аның сурәтендә беренче татар хатын-кыз артистларыбызга хас уртак сыйфатлар чагыла кебек. Горур буй-сыны сынмас-сыгылмас рух ныклыгын, үҗәтлекне искәртә. Ата-ана­ларының бәддога укуларына карамастан, кадимчеләрнең анда-санда мыскыл итүләренә, хәтта кыйнауларга, ачлыкка, ялангачлыкка, юл газапларына түзеп, татар театрын төзү өчен нәкъ шундый көчле рух кирәк булган, әлбәттә. Фатыйма Ильская спектакль алдыннан бер урында утырып тора алмаган, сәхнәгә ыргылган, менә Ильскаядан үрнәк алыгыз дип, режиссер Марсель Сәлимҗанов аны өлге итеп куя торган булган, дип сөйлиләр. Портреттагы ут чәчеп торган карашны күргәч, бу сүзләргә ничек ышанмыйсың, ди?! Актриса сул кулын күкрәк турысына күтәргән. Гүя учы белән җылытып, сызланган күңелен тынычландырырга тели. Аның тамашачыга йөз белән түгел, ян белән сурәтләнүе дә тикмәгә генә түгел. Тамашачыга йөзе ачык, әмма бәгырен телгән хисләрне белдертәсе килми. Актриса һәрвакыт матур, тыныч, күркәм, сөйкемле булырга тиеш бит. Ә сөйләсә, аның сөйләр сүзләре күп. Ире, драматург Фәтхи Борнашны 1937 елда халык дошманы дип атып үтерүләре, театр хакына дип, иреннән баш тарттырулары, 1943 елда улы Фоатның танкта янып үлүе... Менә шуларны сыйдырган күңел белән спектакль алдыннан тыныч кына бер урында утырып кара! Аның сәхнәгә ыргылуы да җан ачысын басу өчен булгандыр, бәлки...
Менә атаклы Хәлил Әбҗәлилов портреты. Олпат, мөхтәрәм кеше булганы әллә каян күренеп тора. Үз-үзенә нык ышанган, тормыштан ни көткәнен белә. Бер кулы белән икенчесен тоткан. Зур түрәләр, министрларга хас хәрәкәт бу. Койган да куйган нәчәлник. Беренче бөтендөнья сугышында каты яраланганнан соң, Хәлил аганың бер кулы йөрмәгән, диләр. Ә бәлки, сәламәт кулы белән имгәнгәненә ярдәм итү гадәткә кергәнгә, картинага да шулай сурәтләнгәндер. Кыскасы, имгәнгән кулы белән дә, ни эшләсә шуны тормышка ашыра торган кеше булган Хәлил абый. Революциядән соң Оренбургта "Шәрык" театрын оештыру уен эш түгел. Ә 1921 елда аны Бохарага театр ачарга җибәрәләр. 1921 ел - ачлык вакыты. Ул заманда халыкның күзенә театр күренгәнмени?! Беренче очраган кешене тотып җибәрмәгәннәр, билгеле. Картинадагы кеше шикелле салкын акыл белән эш йөртә белгәннәр генә мондый эшкә бара. Ә алгарак китсәк, Щепкин училищесында татар артистларын әзерләү кирәклегенә хакимиятебезне ышандыру һәм 23 талантлы яшь егет һәм кызны Мәскәүгә җибәрүгә ирешү ни тора?! Милләт хакына янып йөргән кеше булган Хәлил Әбҗәлилов. Рольләре милли рухлы булган. Аның милли герой итеп тас­вирланган Хуҗа Насретдинын артист халкы әле дә искә алып сөйли.
Атаклы Габдулла Шамуков сурәте. Тыңгысыз рухлы шәхес булган ул, бүгенгеләр ише туң йөрәкле, битараф кеше түгел. Аң-белемле, мәгърифәтле, алдынгы карашлы интеллигент. Тыңгысызлыгы, терелеге мимикасында да, кул хәрәкәтләрендә дә ачык чагыла. Ул гүя портретта да милләт язмышы турында баш вата. 1970 елларда Мәскәүгә баргач КПССның Үзәк комитетында, нишләп "ЗИЛ" заводындагы китапханәдә татар телендә бер генә газета-журнал да, бер генә татарча китап та юк, ни өчен Мәскәүдә милләтләр мәнфәгате кысыла, партия безне шуңа өйрәтәме, дип ялкынлы чыгыш ясаган Г.Шамуков картинада гына тормыштан ваз кичеп, тыныч утырмас инде. Бер кулы белән башын тоткан, гүя ул милләт гаменнән авырайган. Татар мәктәпләре күпләп ябыла, ни өчен партия бернәрсә эшләми, татар балаларының теле киселүенә тыныч кына карап тора, дип Константин Симоновка ярдәм сорап хат язар алдыннан да, ул шулай, һәрбер сүзен уйлап, озак кына башын тотып утыргандыр. Тере кул хәрәкәтләрендә юлбашчы Владимир Ильич чалымнары да чагыла кебек. Чыннан да, Габдулла Шамуков исемен тарихта мәңгеләштергән рольләренең берсе Ленин була.
Празат Исәнбәткә килеп җиттек. Таза гына имән агачы янында сурәтләнүе драматургның тирән тамырлы, төпле гаиләдән чыкканын искәртә булса кирәк. Дөньядан ваз кичкән сыман югарыга төбәлгән карашы аның чиста күңелле сәнгать кешесе булуын искәртә. Чыннан да, Нәкый Исәнбәт малае, Татарстан мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның туганы була торып, заманында, баш режиссер булсам, үзем куярга хыялланган спектакльләрне сәхнәләштерә алмыйм, дип баш режиссер вазифасыннан баш тарткан Празат абый бит ул.
Социалистик дәүләтнең якты киләчәккә китереп чыгачагына ышанасызмы, ачыгыз күзегезне, ди сыман сурәттән 1987 елда Ч.Айтматовның әсәре буенча "Ахырзаман"ны куйган, шуның белән үзе дә тарихка кереп калган, Зөлфирә Зарипова, Шамил Бариев, Илдус Әхмәтҗанов, Фирдәвес Хәйруллина, Гөлсем Исәнгулова иҗат биография­ләренә онытылмас сызымнар өстәгән режиссер Дамир Сираҗиев. Аның үз-үзен иркен хис итеп кулларын салындырып утыруында башкаларга иярмичә, үзенчә фикер йөртергә өйрәнгән кеше булуы күренә. Үз театрын оештыру омтылышы укыла. Арткы пландагы еламсыраган битлек исә талант иясенең яшьли өзелгән гомеренә ишарәли.
Никадәр портрет, шулкадәр тарих. Ә рәссамнары үзләре ни тора! Даһи портретист Ефим Симбирин. Кешегә чиксез мәхәббәт белән сугарылган сурәтләр иҗат иткән Скобеев. Монументалист, бер-ике вак-төяк тема белән генә чикләнмичә, масштаб­лы фикер йөртергә өйрәнгән Федоров. Сугыш мәхшәрен күреп кайткач тормышның һәр мизгелен кадерләргә өйрәнгән, бик күп татар сәнгать әһелләрен сурәткә иңдергән рәссам буларак күңелебезгә якын Куделькин. Байтак еллар Академия театрында эшләп, сәхнә тузанын хушбуй сыман яраткан Тумашев. Бәләкәй чактан театрга гашыйк әнисенә ияреп спектакльләр караган, Гәүһәр Камалова, Фатыйма Ильскаяларны яхшы белгән Зөфәр Гыймаев һ.б.
Картиналарны нигездә театр сәнгатен яраткан, татар мәдәниятен белгән, күренекле шәхесләребезне хөрмәт иткән шәхесләр иҗат иткәне күренә. Аларга карыйсың да, уйга каласың: бүген рәссамнар, артистлар, композиторлар, язучылар һәркайсы үзләренә аерым яшәгән заманда татар театры өчен күңелгә ятышлы көйләр, артистларыбызның күңел халәтләрен чагылдырган портретлар иҗат ителерме? Татар театрының бүгенгесен һәм киләчәген кем сурәткә иңдерер һәм кемнәрне иңдерерләр?
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
.Хәлил Әбҗәлилов. З.Гыймаев эше.
.Фатыйма Ильская. В.Куделькин эше.
.Рәшидә Җиһаншина. В.Федоров эше.
.Галия Булатова. В.Скобеев эше.
.Габдулла Шамуков. Е.Симбирин эше.
.Празат Исәнбәт. З.Гыймаев эше.
.Фоат Халитов. В.Скобеев эше.
.Дамир Сираҗиев. З.Гыймаев эше.
Картиналар Камал театры фондыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: