Мәдәни җомга

“Казанны һәрвакыт яратып була” 

Бу рәссамның иң зур бәхете – аның гаиләсе. Җәмәгате, сылу Эльвира белән алар Алинур, Габделкадыйр, Хәсән, Зөһрә, Хөсәен һәм Зәйнәп исемле алты бала үстерә. Олысы Алинурга – унөч, төпчекләре Зәйнәпкә бер яшь. Бу гаиләдә уллары Алинур да, Габделкадыйр да инде намаз укый. Гаилә башлыгы Рөстәм Хуҗин – танылган, талантлы һәм ирекле рәссам, тормышын башка рәссамнарга үрнәк алып бара.

 Рөстәм, гомумән, катгый, төпле карарлар кабул итә белүче ир-ат. Аның холкы башка төрле нигезләнә дә алмагандыр, чөнки әтисе – Фаит Хуҗа улы – хәрби кеше, подполковник булган. Ә әнисе – Вәсилә Әмин кызы – гомерен спорт белән бәйләгән ханым, пистолеттан ату буенча спорт мастеры, бик  җаваплы эшләрдә эшләгән. Кан да сиздерәдер, Вәсилә ханым – Пермь өлкәсенең Барда районында гасырлар буе килмешәкләр изүенә каршы көрәшеп яшәгән хөр холыклы Гайна кабиләсе нәселеннән.

“Гаиләдә без өч бала: апаларым Луиза, Лилия һәм мин үстек. Луиза – кием дизайнеры, Лилиянең үз фирмасы бар”, – дип искә ала бүген Вәсилә.  Үзе турында инде Рөстәм өсти:

– Мин кечкенәдән үк рәсем белән мавыктым. Башта әтием танк һәм очкычлар ясап күрсәтте,  ә мин аларны кабатлап ясый идем. Аннары инде Луиза апам рәсем ясарга өйрәтергә тотынды. Шулай итеп, үскәч кем булырга дигән уй башыма да килмәде.

Рәссамлыкка юл яру өчен ул Кострома өлкәсенең Түбән Ломов һәм Пенза өлкәсенең Нерехта шәһәрләрендәге сынлы сәнгать мәктәпләрендә белем ала, аннан Пенза сынлы сәнгать училищесына керә. Анда укыган вакытта ук И.С.Горюшкин-Сорокопудов исемендәге премиягә лаек була. Кызыл дипломга тәмамланган уку йортыннан соң  Мәскәүгә юл ала. “Сынлы сәнгать, сынчылык һәм архитектура Россия академиясенә керү шулай ук авыр булмады, чөнки Пенза сынлы сәнгать училищесы илдәге иң көчле өченче уку йорты булып санала”, – дип аңлата оста үзе. Алты ел белем алу һәм тагын – кызыл диплом. Академиядә зур картиналар ясау техникасын өйрәнә, аннан да кыйммәтрәге – шовинистик милләтчелек белән очрашмавына сөенә. Өченче курста профессор  Л.Хәсьянова җитәкчелегендә портрет язу остаханәсен сайлап, академик  белем алуын дәвам итә. “Мулла портреты” дип аталган диплом эше язып, академияне тәмамлый. 2002 елны Казанга килә. 2003 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы сынлы сәнгать иҗади остаханәсенә укырга керә. СССРның халык рәссамы Харис Якупов җитәкчелегендә уку аңа өстәмә шатлыклар китерә. Бу шатлык хәзер дә дәвам итә: чөнки нәкъ менә Х.Якупов остаханәсе бүгенге көндә Рөстәм Фаит улына тапшырылган.

Р.Хуҗин – 2005 елдан алып Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Армый-талмыйча шулкадәр һөнәри гыйлем туплаган бу шәхес берничә ел буе Н.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында укытканнан соң, Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге икенче гимназия директоры Камәрия Хәмидуллина белән хезмәттәшлек итеп, биш елдан артык мәктәп балалары күңеленә эстетик тәрбия өсти: гимназия залындагы күргәзмәләрне һәр ярты ел саен алыштырып тора. 2010, 2011, 2012 елларда тарихи темаларга багышланган шәхси күргәзмәләрен ачып та башкаларга күңел күтәренкелеге бүләк итә. 

2012 елда аның укытучылык сәләтен инде Мәскәү дә билгеләп үтә. Рөстәм Хуҗин Казанда һәм Мәскәүдә узган “Красные ворота” төбәкара академик күргәзмәдә катнашып, “Иң яхшы рәссам-педагог” бүләгенә – П.Чистяков исемендәге премиягә лаек була.

Рөстәм Фаит улына бүген 42 яшь. Ул бик күп пейзажлар һәм натюрмортлар да иҗат итә. Пейзажларында Татарстан һәм Урал якларының табигатен җентекләп тасвирлый, натюрмортларында нигездә күп төсләргә бай көзге уңышны сурәтләргә ярата. Майлы һәм акварель буяулар белән белән эш итеп, бертигез дәрәҗәдә кызыклы композицияләре белән сөендерә. Ул – тарихи темаларга багышланган реалистик картиналар язу остасы да, аеруча Идел буе Болгар дәүләте тарихына игътибарлы. 

“Иң беренче зур күләмле әсәрем – “922 елны болгарларның Исламны кабул итүе” картинасы. Мин аны Россия сынлы сәнгать академиясенең Казандагы иҗат остаханәсен тәмамлагач, ике ел буе яздым һәм... академияне тагын бер тапкыр тәмамлаган кебек булдым... Бу эшем минем үзем өчен күп яңалык ачты, күп нәрсәгә яңадан төшендем”, – дип искә ала рәссам. Аннан соң инде дистәләрчә тарихи әсәр иҗат ителгән: “Дин өчен. Болгар өчен”, “X гасырдагы Ага-базар”, “Болгар илендә. Яңа очрашуга өмет”, “Биләрнең соңгы көннәре. 1236 елда Чыңгызхан гаскәренең Идел буе Болгарстан башкаласын камавы”, “Болгарның монголлар белән хәлиткеч сугышы”... 

Шушы картиналар арасыннан “X гасырдагы Ага-базар” әсәренә генә тукталыйк. Ни өчен рәссам күңелендә нәкъ менә базар темасы кызыксыну уяткан соң? 

“Базарлар – кызыклы тема. Алар – дәүләтнең икътисади көч-куәтен дәлилләү урыны. Анда төрле милләттәге һәм төрле диннәрдәге халыкларның холыклары, язмышлары бергә чорналган. Идел буендагы Болгар урта гасырларда тирә-юньдәге иң көчле дәүләт булган. Мине бирегә килгән төрле милләт вәкилләрен – Борынгы Русь, Урта Азия, Кавказ, Скандинавия сәүдәгәрләрен сурәтләү мөмкинлеге җәлеп итте. Чөнки алар үзгә, безгә охшамаган. Игелек һәм яманлык, ак һәм кара кебек капма-каршылыклар үзләренә тарткан кебек, Бөек Болгар базарлары эчендәге чуарлыкны, бәйрәм рухын, кирәк-яраклар белән бергә сатылучы сәнгать әсәрләрен язу мине дә үзенә тарта, боларның барысын да сурәтләү күңел  күтәренкелеге бирми калмый”, – ди ул.

Рөстәм Хуҗин – фәлсәфәче. “Ирекле рәссам булу һәм шул ук  вакытта алты балалы бәхетле гаиләне тулысынча тәэмин итеп, алга бару авыр түгелме?” – дип соравыма ул: “Кеше бу дөньяда беркайчан да ирекле була алмый. Ул – кол, үзенең рухи кыйммәтләре яисә начар гадәтләренең колы. “Аллаһ колы булгач, сине хөрлеккә җибәрәләр”, – дигән фарсы шагыйре Җәләләддин Руми. Ягъни хөрлек – ул җан халәте һәм син иреклеме яисә берәр эш урынына береккән  рәссаммы – бу мөһим дә түгел, бары тик бүгенге иҗатың эчендәге кичерешләрең, үз-үзең белән көрәшең генә мөһим. Рәссамга үз кимчелекләреннән арыну юлында эшләү генә чын ләззәт китерә. Бу һәр көн дәвам итә. Остаханәдә. Киндер алдында. Китаплар укыганда. Дусларың белән очрашканда. Кеше эчке дөньясының кичерешләреннән торган мохитне төзи һәм аны күп мәртәбә яңадан тикшереп чыга, үз йөрәген тәрбияләп шомарта, рухының матур чагылышы белән соклана һәм гаделсезлекләргә карата каршылык тәрбияли.

Миңа  Пәйгамбәребезнең бер хәдисе ошый. “Хакыйкатьтә, Аллаһы Тәгалә үз эшен ахырга кадәр җиткерүчене ярата”, диелгән ул хәдистә. Әгәр дә син камиллеккә омтыласың икән, һичшиксез, Аллаһы Тәгаләгә китерүче юлны табачаксың. Сезнең һәрберегезнең йөрәгендә Аллаһы Тәгаләгә алып килүче бердәнбер юл бар һәм бу юл буенча бару – ул дин, дигән сөекле Пәйгамбәребез. Аллаһы Тәгалә тарафыннан һәр кешегә эчке эзләнү хисе бирелгән. Бу – Аллаһы Тәгаләне эзләү. Әгәр дә кеше үз йөрәген тыңлый белсә, ул, әлбәттә, бу сукмакны таба һәм аңа баскач, беркайчан да кире борылмый. Ләкин шуны да аңларга кирәк – сәнгать бу очракта бары тик бер чара гына”, – дип җавап бирде.

– Рөстәм, менә сез динле-иманлы кеше, ә иҗатыгызда портретлар да язасыз. Кешене сурәтләү-сурәтләмәү хакында төрле фикерләр бар. Казанның “Шамил” мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов бу турыда үз җавабын бирде: “Табыну нияте белән ясалмаган сурәттә гөнаһ юк. Шулай да өйдәге кеше сурәтен башкалар күрми торган урынга кую яхшырак. Пәйгамбәребез: “Сыннар, сурәтләр булган җиргә фәрештәләр кермәс”, – дигән”. Бу хакта фикерегезне беләсе килә. Балаларыгызның рәссам булуларын теләр идегезме? 

– Рәсем ясауны мин кешенең шушы дөньяны аңлап-белүе буларак кабул итәм. Сәнгать тирә-юньне формалаштырып, кешенең эчке дөньясын күрсәтү чарасы  булганга күрә, без бу тирә-юньне үз-үзебезне күзәтеп аңлыйбыз, мондый күзәтү сәнгатьсез мөмкин түгел. Шуңа күрә мин кеше матурлыгын да киндергә күчерәм... Балаларыма килгәндә, әйе, алар рәсем ясый. Үзем дә аларны рәсем ясарга өйрәтәм, әмма рәссамлык – ул язмыш. Миңа калса, кешене рәссам эшенә мәҗбүриләп булмый. Киләчәктә аларның барысы да, гомумән, башка һөнәрләрне  сайлап алырга да мөмкин.

– Осталык дәресләре үткәрүегезне сорап сезгә мөрәҗәгать итүчеләр дә бардыр. 

– Әйе. Күптән түгел  Чаллы шәһәрендә дә осталык дәресләре уздырдым. Шулай ук һәр ел Казанда уза торган “Арт-Казан” күргәзмәсендә бушлай дәресләр үткәрәм, рәсем ясарга өйрәнергә теләүчеләр җитәрлек. Мондый күргәзмәләр миңа ошый. Екатеринбургтагы “Арт-
Урал”, “Арт-Түбән Новгород”, “Арт-Пермь”дә катнаштым, бу чаралар миңа тамашачыларым белән ихлас аралашу мөмкинлеге, канәгатьлек һәм шатлык хисе бирә. Реалистик картиналарны да бәяли беләләр. Дөрес, Казанда картиналарны салоннарга куеп, тиз арада күпләп сатып булмый, әмма шәхси тупланмалар бар. Алар күп түгел һәм күп була алмый да. Теләге булганнар мине үзләре эзләп таба. 

– Сезнең иҗатыгыздан көнләшүче рәссамнар, ул хөкүмәт җитәкчеләре белән дус, алар аңа булышлык итә, – диләр. 

– Юк сүз. Мин хөкүмәткә гомумән дә якын кеше түгел.
Рөстәм Фаит улының  холкы беркайчан да үзгәрмәгән, алтынга бәрабәр: туры сүзле ул. Мәдәният турында сүз чыккач та, үз сүзен ярып әйтә: “Татарстанда мәдәният ботаклары сындырылган агачны хәтерләтә. Рәсем сәнгате – читтә. Бөтен мәдәният җыр һәм биюдән тора. Бу – минем шәхси фикерем. Рәссамнарга дәүләт ярдәме юк”. 

– Әлмәт шәһәрендәге “Нефтьче” картина галереясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлегегез күп еллар дәвам итә. Әлмәттә үткәрелеп килгән күргәзмәләрдә дә еш катнашасыз, 2009 һәм 2011 елларда “Нефтьче” мәдәният сараенда шәхси күргәзмәләрегез уңыш белән узды. Анда үткәрелгән “Арт-Сабантуй” бәйгесендә дә “Мин кайтырмын, әни!”, “Алинур кышы” исемле картиналарыгыз тамашачылар күңелен яулау призына лаек булды. 

– Аллаһы Тәгаләгә шөкер, иҗат итүемнең беренче елларыннан ук әсәрләремне ошатучылар, булышлык күрсәтүчеләр  һәрвакыт табылып торды. Мин аларның һәрберсенә рәхмәтлемен, – ди Рөстәм Фаит улы. 

Рөстәм Хуҗинның иң зур иҗади коллекциясе Әлмәт картина галереясе фондында сак­лана. Алар арасында өч метрга дүрт метр күләмендәге тарихи картиналар да, натюрмортлар, пейзажлар, каләм белән ясалган рәсемнәр дә бар. Рәссамның  иң күләмле, җитди өч әсәре: “922 елны болгарларның Исламны кабул итүе”, “X гасырдагы Ага-базар” һәм “Болгарларның монголлар белән хәлиткеч сугышы” да биредәге даими экспозициядә. Гомумән, Әлмәт аның өчен уңышлы кала. Монда уздырылган бәйгеләр аңа җиңү шатлыгы алып килә: “Татарстанның беренче бораулаучыларына багышлана” әсәре белән бер конкурста беренче урынны, “Шөгер. Нефть фронты солдатлары" триптихы белән икенче урынны яулый.

Моннан тыш, ул үз күргәзмәләрен төрле елларда Болгар музей-тыюлыгында, Биләр тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгында, Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә, “Казан” милли мәдәният үзәгендә дә тәкъдим иткән иде. Аның эшләре ТР Милли музеенда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Әлмәт, Уфа, Пенза, Түбән Новгород шәһәрләрендә  яшәүче коллекционерларда, Төркия, Германия, АКШ һәм Франциядәге  шәхси тупланмаларда да бар.

“Нефтьче” Әлмәт картина галереясе игълан иткән бәйгедә җиңеп чыгуы, грант алуы рәссамның әле тагын бер сокландыргыч хезмәтен күрү бәхете насыйп итте. “Волжская Булгария глазами живописца и историка” дип  аталган бу бик җитди, бик матур китап 2011 елны Казанның “Заман” нәшриятында басылып, популярлык казанды. Һәм икенче мәртәбә, тагын да тулыландырылып, янә нәшер ителде. Китапның текстын тарихчы Искәндәр  Измайлов язган, ә иллюстрацияләр – Р.Хуҗин эшләре. Рәссам әле тагын бер басма – Мәскәүдә һәм Түбән Новгородта рус телендә нәшер  ителә торган “Минарет” журналы бизәлешенә дә үз өлешен кертә.

Ул язган портретлар арасында икесе – әнисенә багышланган эшләр. Аның берсен, “Мин кайтырмын, әни!” дип аталган портретны бер америкалы бик ошатып сатып та алган. “Сезнең күңелегездә чит илләрдә дә шәхси күргәзмәләр ачу теләге туганы бармы?” – дим талант иясенә. Һәм ни гаҗәп, ул андый теләк белән һич тә янмый икән. Без аның белән татар теленә карата булган мәхәббәте темасына күчәбез: “Мин, – ди ул, – Мәскәүдә укыганда,   саф татарча сөйләшүне үз алдыма максат итеп куйдым. Әти-әнием татарча бик яхшы сөйләшсә дә, төрле шәһәрләрдәге рус мәктәпләрендә укыганга күрә, туган телемне начаррак белә идем. Башкала мәчетләренең берсенә караган мәдрәсәдә курсларга язылып, татарчаны ныклап өйрәндем. Мәскәүдәге көндәлекләремне дә татарча алып бардым. Татар телендә, үзем өчен генә булса да, шигырьләр яза башладым! Һәм хәзер дә татар телен тагын да камилрәк белү теләге белән яшим”.  


– Рөстәм, әгәр сезгә бер сәгатькә генә булса да Татарстан мәдәният министрының кәнәфиен тәкъдим итсәләр, шул вакыт эчендә нинди карарлар кабул итәр идегез?

– Тарихи сынлы сәнгать остаханәсе ачу турында карар кабул итәр идем. Тарихи жанр – ул мәңгелек. Ул һәрвакыт кирәк. Мин реалистик сәнгать мәктәбен яңадан торгызып, рәссамнарга ярдәм итәр идем... Уку йортларында рәссамлыкка өйрәтүче укытучыларның хезмәт хакларын арттырыр идем һәм... талантлы рәссамнарның “түбәсе” булсын өчен, Казанда яңа остаханәләр төзетә башлар идем... Республикадагы бер генә һөнәри Рәссамнар берлегенә, тарихта беренче булып оешкан берлеккә генә булышлык итәр идем... Нәфис сәнгать гади халыкка якын булсын өчен, татар авылларында яңа музейлар төзетер идем, чөнки андагы татар халкы андый сәнгатьтән өзелгән. Чын сәнгать –  ул югары  хакимият таләп-мәнфәгатьләрен генә тәэмин итү түгел, ә халык тормышындагы тирәнтен процессларны күрсәтеп бирү, гади крестьяннарның хезмәтен сурәтләү, данлау.

– Рөстәм, сезнең Мәскәүне калдырып, Казанны сайлавыгыз зур иҗади уңышларга ирешү юлы булуы күптән расланган. 

– Биредә – минем гаиләм, минем дусларым. Ватан – ул үз динеңне тотып яши алган урын. Казанны мин бүгенге, чын Ватаным дип саныйм. Казанны һәрвакыт нәрсәсе өчен булса да яратырга мөмкин...

Әңгәмәбез ахырында Рөстәмнән аның тормышындагы тагын бер җитди һәм шатлыклы вакыйга – 2009 елда, утыз өч яшендә, хаҗ кылуы хакында сорыйм. 

– Хаҗ, – ди Рөстәм Хуҗин, – ул һәр мөселман бәндәсе өчен иң төп сәяхәт. Минем өчен хаҗ – ул Раббыбыз белән очрашачагыма булган өметләр,  шул очрашу алдындагы репетиция кебек.  Гарәфәт тавында басып тору – ул шулай ук Аллаһы Тәгалә белән ахирәттә очрашуыбызга  репетиция булып тоелды. Хаҗга баргач, үз язмышыңдагы хаталарны тизрәк аңлыйсың. Кешенең аларны төзәтергә мөмкинлеге дә, вакыты да бар, ә бу инде – Аллаһы Тәгаләнең безгә карата булган чиксез Рәхимлеге! 

Рөстәмнән бүген нинди эш белән мәшгуль булуы хакында да белешәм. “Алтын Урдага багышланган картина язам, – ди ул. – Гомумән, халкымның, туган якның, илемнең тарихы – ул көзгегә тиң. Бары да шул көзгегә кем карауга бәйле. Татар мәдәниятенең матурлыгы һәм драматизмы турында төсләр һәм композиция теле белән сөйли белүче  рәссамга узган гасырлардагы вакыйгалар эченә чумып, чын тарихи дөреслек бөртекләрен табып алырга кирәк. Зур тарихи картиналар язу җиңел түгел, әмма максатым беркайчан да үзгәрми: узган гасырларда яшәгән буыннарыбызның сынмас рухын милләттәшләремнең исенә төшерү, аларны үз мәдәниятебезгә, шанлы һәм хөр тарихыбыз чыганакларына кайтару”.

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: