Мәдәни җомга

Калфак миллилек өсти

Борын-борыннан калфак - татар хатын-кызлар бизәге. Ул, гадәттә, сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелә. Г.Камал исемендәге театрның оркестрында эшләүче скрипкачы Динә Закирова, сәхнә образын тулыландыру өчен, калфакларны үзе ясый башлаган. Һәр күлмәгенә туры килә торган аерым калфак чиккән ул. Милли җанлы скрипкачының бу шөгыльгә бирелүе дә бик кызыклы. Динә...

Борын-борыннан калфак - татар хатын-кызлар бизәге. Ул, гадәттә, сәйлән яки энҗе белән чигелеп, бәрхеттән тегелә. Г.Камал исемендәге театрның оркестрында эшләүче скрипкачы Динә Закирова, сәхнә образын тулыландыру өчен, калфакларны үзе ясый башлаган. Һәр күлмәгенә туры килә торган аерым калфак чиккән ул. Милли җанлы скрипкачының бу шөгыльгә бирелүе дә бик кызыклы.
Динә үзе Чаллы кызы. 5 яшендә үк скрипкада уйный башлый. Шәһәрнең 54 нче татар гимназиясендә һәм 13 нче музыка мәктәбендә белем ала. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Чаллыдагы музыка училищесының Вероника Якунина классында укый. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең Марат Әхмәтов классына укырга керә.
Күпләр студент Динәне "Алканат" төркемендә дә күреп ияләнгән иде. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор музыка ансамб­лендә дә ике елга якын артист булып эшләргә вакыт таба. Боларның барысына да консерваториядә укыган вакытта өлгерә ул. 2008 елдан алып бүгенгә кадәр исә Динә Г.Камал театрының оркестрында скрипкачы булып эшли. Аны "Җыр­лыйк әле" телетапшыруының яңа сезонында да күрдек. Параллель рәвештә анда да хезмәт куеп, тапшыруда үзе чиккән калфак­лар белән балкый. Тарихи бизәкләребезнең янә әйләнеп кайтуын күрсәтү өчен бик кулай урын тапкан, димәк.
Скрипкачы Динә Закирова өчен Г.Камал театры эш урыны гына түгел, ә булачак ире белән кавыштырган сәхнә дә. Нәкъ шунда ул Г.Камал теат­ры артисты Илнур Закиров белән таныша. Бүген инде өченче яше белән барган кызлары Зәлияне үстерәләр. Нәни кызчык та әти-әнисеннән кимне куймый. Бик оста җырлый, бии, хәтта әти-әнисен, уенчыкларын диванга утыртып, спектакльләргә кадәр куя икән.
Сәхнә образларына милли элемент кертергә теләп, Динә калфаклар ясау нияте белән яна башлый. Бу юнәлештә кирәк гамәлләрнең барысын да үзлегеннән өйрәнә. Аңа бу эшендә интернет та, кул эшләренә оста таныш-белеш тә ярдәмгә килә. Беренче калфагын ул төне буе утырып булса да, барыбер ясап чыга. "Беренчесен ясаганда иремнән дә эләкте. Мин ул калфакны кичке сәгать унбердән төнге өчкә кадәр ясадым. Башка кешеләр ясаган минем кулдан килмиме әллә дип, тотынган эш иде ул. Хәзер бер калфак кына да 1000-2000 сум тора. Үзең ясагач, барыбер кадерле, якын була инде. Хәзер һәр сәхнә күлмәгем өчен калфакларым бар. Алар һәрберсе күлмәкләремә килешеп тора", - дип сөйли Динә Закирова.
Ул - чын мәгънәсендә милли җанлы кеше. Хәтта өйдә дә шушы атмосфераны булдыру яклы. Гаиләдә бары татарча гына сөйләшәләр. Кызына татар телендәге аудиоәкиятләр тыңлата. "Рус телен болай да өйрәнә ул. Иң мөһиме - туган телебезне саклап калу", - дип янып яши ул. Татар халык җырларын бик ярата. Чөнки скрипкада уйнаганда да, аны татар халкына хас уен коралы буларак пропагандалый. "Җыр­лыйк әле" тапшыруында да, онытылып бара торган татар халык җырларын уйнап, үзенчәлекле экспериментлар ясап алырга да онытмый.
Эльза ГАЗИЗОВА.
.«Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручысы Алинә Кәримова белән.
.Динә Закирова ясаган калфаклар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: