Мәдәни җомга

ИСТӘЛЕК АВТОРЛАРЫ ФОТОЛАРДА

Шушы елның 19 апрелендә Казанда Габдулла Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең вафатына 100 ел тулу уңаеннан "Хәзерге мәдәни мохиттә Габдулла Тукай мирасы" дип исемләнгән чираттагы Тукай укуларында катнашкан идем. Анда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат мирасына кагылышлы табышларым турында чыгыш ясарга туры килде. "Казан" Милли мәдәният үзәгенең лекторлар төркеме мөдире, филология фәннәре...

Шушы елның 19 апрелендә Казанда Габдулла Тукайның әдәби музеенда шагыйрьнең вафатына 100 ел тулу уңаеннан "Хәзерге мәдәни мохиттә Габдулла Тукай мирасы" дип исемләнгән чираттагы Тукай укуларында катнашкан идем. Анда шагыйрьнең тормыш юлы, иҗат мирасына кагылышлы табышларым турында чыгыш ясарга туры килде. "Казан" Милли мәдәният үзәгенең лекторлар төркеме мөдире, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Кариева тәнәфес вакытында мине әдипкә бәйле тагын башка кызыклы материаллар белән таныштырды. Аерым алганда, алар сөекле шагыйребез турында бибәһа кыйммәткә ия булган истәлекләр сөйләп калдырган Яңа Кырлай авылы кешеләренең 1944 елгы җәй айларында алдырылган күмәк фотосы, нәни Габдулланың мәдрәсә сабакташларыннан берсе Хәбибрахман Әхмәревнең (1886-1966) һәм Камилә Хәлиуллинаның (1892-1968) фотолары иде.

Бу ядкәрләрнең беренчесенә баглы рәвештә игътибарны әүвәл бер мәгълүматка юнәлтик. Танылган язучы һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Гали (1893-1952), Татарстан АССР Халык Комиссарларының махсус карары нигезендә, 1944 елның 1-7 февраль көннәрендә Кызыл Юл районында командировкада булып, Габдулла Тукай турында материаллар туплый. Чөнки шагыйрьне күреп белгән һәм аның белән якыннан аралашкан кешеләрнең күбесе ул вакытта исән-сау була. Алар - Яңа Кырлай авылыннан (тумышы белән Өчиледән булып, шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә белән бергә уйнап-үскән) Нәфисә Мөхәммәтшина, Габдулланы Фәтхерахман Гобәев (?-1937) мәдрәсәсендә укыткан Хәбибрахман Гобәев (1869-?) (Хәбри хәлфә), булачак шагыйрьнең балалык һәм мәдрәсә елларында якын дусларыннан Сафа Мөхәммәтшин (1879-1951), Ахун Сабирҗанов (1886-1960), Камилә Хәлиуллина, Гариф Җаббаров (1887-?), Мөхәммәттаип Әхмәтшин (1885-?), Гыйлаҗетдин Хөснетдинов (1880-?), Хәлилрахман Гобәйдуллин (1886-1951), замандашларыннан Сафиулла Хәбибуллин (1884-?), Фазылша Мөхәммәтшин (1875-?), Хәким Нигъмәтҗанов (1889-?), Галәветдин Сәйфетдинов (1896-?), Лотфрахман Габдерахманов (1888-?), Өчиле авылыннан Кәмалетдин Бәдретдинов (1869-?), Садыйк Мөхәммәдиев (1865-?), Минһаҗ Йөзлекәев (1877-?), Кадыйр Вәлиев (1893-?), Рабига Әмирова-Мөхәммәтҗанова (1886-1967).

Шунысы кызганыч, язып алынган унтугыз истәлекнең бары тик алтысы гына хәзерге укучыларга мәгълүм, ә калганнары һаман да билгесез кала киленә. Аларда да кайбер кызыклы детальләр байтак, югыйсә. Мәсәлән, Гариф Җаббаров болай ди: "Мин военный службага алынгач, Чита шәһәрендә хезмәт иттем. Шул вакытта яхшы гына укыган бер татар солдаты безгә минем туган авылым Кырлай турында язылган бер шигырь укып күрсәтте. Мин аптырап калдым. Ул шигырьне кем язганлыгын, аны язучы Тукаевның кем булганлыгын һичбер башыма китерә алмадым. Ул шигырьне безнең авыл Сәгъди абзыйның балалыкка алган малае, авыл мәктәбендә минем белән бергә укыган Габдулла язганлыгын һәм аның зур шагыйрь булып киткәнлеген тик солдаттан кайткач кына белдем".

Гыйлаҗетдин Хөснетдинов шулай сөйләгән: "Габдулла мәктәпкә килгәндә мин инде зур шәкерт булган идем. Шулай да ул бик тиз арада безне куып җитеп, узып китте. Без исемен дә белмәгән мәгънәле китаплар укый башлады. Хәбри хәлфә кушуы буенча безнең сабакларыбызны тыңлата һәм өйрәтә иде".

Хәким Нигъмәтҗанов истәлегендә менә нинди мәгълүмат табарга мөмкин: "...Бервакыт Сәгъди картның тормышы бик начарланып китте. Зөһрә тәтәй үзе малай тапкач, Тукайга анда тору читенләште. Ул мәктәпкә күчеп тора башлады. Сәгъди картлардан ашарына алып килә алмый иде. Шуңа күрә мәктәптә ач тора иде. Ул вакытта мин бабайларда тора идем. Минем бабай Гыйбадулла исемле булып, авылның бай тормышлы кешесе иде. Мин Габдулланы еш кына бабайларга алып кайтып, тамагын туйдырып җибәрә идем. Бабай безне үз янына утыртып чәй эчерә, ашата иде".

Истәлекләрнең барысы да хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең Г.Тукай фондында саклана.

Янә фотога әйләнеп кайтканда исә, бу ядкәрнең 8,3х10,8 см зурлыгындагы оригиналы шул вакытта колхозның комсомол секретаре һәм бу вакыйганы тарихка калдыруны оештыручы Рәшидә Әһлиулла кызы Кариевада (1927-2011) сакланган һәм аның кызы Ләйсән ханым 2006 елның апрелендә әлеге истәлекле фотоны "Казан" Милли мәдәният үзәге каршындагы Милли мәдәният музеена тапшырган.

Дөрес, әлеге фоторәсемдә сурәтләнгән барлык шәхесләрнең дә исем-шәрифләре мәгълүм түгел. Билгеле булганнары (сулдан уңга): Сафа Мөхәммәтшин (кулында китап), Мөхәммәтаип Әхмәтшин, Ярулла Хәлиуллин (Әһлиулла Хәлиуллинның энесе), Ахун Сабирҗанов, Хәбибрахман Гатауллин, Нәфисә Мөхәммәтшина, Фатыйма Шакирова.

Әгәр дә Мөхәммәт Галинең язмалары буенча мантыйкый карасаң, калганнары Өчиле авылы кешеләре булырга тиеш. Шулай да тиешенчә расланмыйча, катгый нәтиҗәләр ясау урынлы булмас. Бәлки, бу фотоның башка нөсхәләре дә булгандыр, һәм аларның шәхси кулларда сакланулары ихтимал. Шуңа күрә киләчәктә тәгаен ачыкланулар булырына ышанасы килә.

Бу җәһәттән Сафа Мөхәммәтшин уңае белән тарихи кызыклы бер фактны да әйтергә кирәк. Әстерхан шәһәрендә яшәгән һәм "Тукай турында замандашлары", "Габдулла Тукай" дигән истәлекләр җыентыгын һәм фотоальбомны төзүдә әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаевка (1895-1972) күп ярдәм күрсәткән кешеләрнең берсе Солтан Таһиров 1961 елның 15 апрелендә язган хатында болай ди: "Хатыгызны һәм бүләгегезне алдым. Бик, бик зур рәхмәт. Зур хезмәт башкаргансыз, китап ошады... Китапта минем исне китәргән ике нәрсә бар: беренчесе - китап минем бабамның, дөресрәге, әбиемнең энесе Сафа Мөхәммәтшин истәлеге белән башлана...".

Икенче сурәттә кулчатырга таянып тасвирланган яшь егетнең Яңа Иябаш авылыннан Хәбибрахман Әхмәрев икәнлеге мәгълүм. Ул Габдулла белән Яңа Кырлай мәдрәсәсендә бергә укыган. Соңыннан танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, астроном Шәмсетдин Күлтәсинең (1856-1933) кияве була һәм халык арасында зур абруй казана. Гомере буе мулла вазифасын башкарган, хәтта җәмгыятьтә шәхес культы, дәһрилек котырынган елларда да аңа кагылырга җөрьәт итмәгәннәр.

Өченче фотодагы Камилә апа - ире Әһлиулла Хәлиуллинның (1886-1937) шагыйрь турында сөйләп калдырганнарын безгә җиткергән кеше. Әлегә кадәр беркайда да басылмаган ул истәлектә шундый юллар бар: "Габдулла минем иң якын балалык иптәшем иде. Мәктәптә укыганда аның бик кечкенә бер чанасы бар иде. Һәр көн иртә белән китап, Коръәннәрен шул чанасына салып, безнең тәрәзә төбенә килеп, "Әһли!" дип кычкыра торган иде ул. Мин йөгереп чыга идем дә, без аның белән бергәләп мәктәпкә китә торган идек. Ул вакыт безнең белән мәктәптә укучылар арасында яшь ягыннан да, гәүдә ягыннан да олырагы булып Мөхәммәтша Сафасы белән Хәбибулла Сафин исәпләнә иделәр. Сафинны ул вакытта ук малайлар "Сапи" дип йөриләр иде. Яше зур булуга карамастан, ул үзе сабакны да авыррак укый иде. Зур үсеп, буйга җитеп, кечкенә балалар белән бергә укып йөргәнлеге өчен ара-тирә без аннан көлгәли торган идек. Габдулла аны күргән саен бик сузып кына "Сапиу! Печию! Чиеп, чиеп булдыйму?" дип кычкыра торган иде. Сапиның аңар ачуы килеп, аны куып йөри торган иде. Сапи тота башлагач, Габдулла миңа килеп ышыклана торган иде. Мин аңар Сапидан тидертми идем. Күп вакыт Габдулла эскәмия астына, йә бүлмә артына кереп, шул сүзләр белән Сапины үрти торган иде…".

Әлеге сирәк фотолар Габдулла Тукай турында алга таба дөнья күрәчәк яңадан-яңа хезмәтләр, аерым алганда, шагыйрьнең энциклопедиясен, альбомнарын әзерләгәндә кыйммәтле материаллар булырга мөмкин.

Мәкаләне язу барышында ярдәм күрсәткәннәре өчен "Казан" Милли мәдәният үзәге директоры Ринат Закировка, шулай ук Ләйсән Кариевага, Индүсә Минһаҗевага ихлас рәхмәтләремне белдерәм.

Рәмил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: