Мәдәни җомга

ИМАН ЯҢАРТКАНДА…

Фоат САДРИЕВка 75 яшь РЕДАКЦИЯДӘН. Хөрмәтле халык әдибе, Г.Тукай бүләге иясе Фоат Сад­риев 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Язучыны туган көне белән котлап, аңа чир-авыруларсыз, кайгы-хәсрәтләрсез иҗади тормыш телибез. Әдәби барышның аерым бер этабында пәйда булып, халыкның иҗади аңын үзгәрткән әсәрләр була. Тыйнак кына укучы кулына килеп кергән мондый иҗат...

Фоат САДРИЕВка 75 яшь
РЕДАКЦИЯДӘН. Хөрмәтле халык әдибе, Г.Тукай бүләге иясе Фоат Сад­риев 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Язучыны туган көне белән котлап, аңа чир-авыруларсыз, кайгы-хәсрәтләрсез иҗади тормыш телибез.

Әдәби барышның аерым бер этабында пәйда булып, халыкның иҗади аңын үзгәрткән әсәрләр була. Тыйнак кына укучы кулына килеп кергән мондый иҗат җимешләре көтмәгәндә әдәби бәхәсләр, фикер алышулар кузгатып җибәрә, озак та үтми, әлеге әсәрнең яңалыгы милли әдәбиятка хас күренешкә әверелә. Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Садриевның «Таң җиле» романы (1993) белән дә шулай булды. 1917 елдан соң төзелгән тормышның әхлакый нигезләре һәм милли кыйммәтләр хакында уйланырга мәҗбүр иткән романны Гурий Тавлин "иман яңартканда укучы өчен мөһим әсәр" дип атаган иде. Чыннан да, җәмгыятьтәге тәртипләрнең ялганга корылган булуын фаш итеп, язучы совет идеологиясенең асылын, шул тормышны чолгап алган ялганның тамырларын ачарга омтыла, моны кешеләрдәге коллык психологиясе дип аңлата. Шуңа каршы чыгарга көч тапкан көрәшче Нуриасма образы аша һәр кешенең тормышны үзгәртү, хакыйкатьне яклый алу мөмкинлеге хакында сөйли. ХХ йөз башы татар зыялылары кебек үк, милләтнең киләчәген татар хатынының, ана кешенең акылы, кыюлыгы, гаделлеге белән бәйли. Бер үк вакытта хөкемдар Нуриасма образы язучыга советчыл үткәнгә, ялган белән ризалашып яшәргә күнеккән буыннарга да хөкем чыгарырга юл ача. Болай яшәргә ярамый дип раслаучы Ф.Садриев укучыны да үз фикеренә ышандыра, дөньяны башка нигездә корырга чакыра.
«Таң җиле» романы тирәсендә бәхәсләр тынып өлгерми, 1995 елгы «Аргамак» журналының 1-2 саннарында яңа әсәр - «Бәхетсезләр бәхете» басыла башлый. 2001 елны ул «Казан утлары» журналында дөнья күрә, шул ук елны аерым китап булып чыга. Озак та үтми, өч китапны берләштергән трилогия төсендә укучыга барып ирешә.
Трилогия концептуаль яктан шулай ук совет һәм советтан соңгы чорларга гомумиләштереп бәя бирүгә хезмәт итә. Автор бу бәяне әсәр исеменә чыккан символга җыйган һәм совет җәмгыятендә яшәүчеләрне - идарә итүчене дә, колны да - «бәхетсезләр» буларак күрсәткән. Коллыкка корылган җәмгыятьтә берәү дә бәхетле була алмый, чөнки коллар буйсындыручыларга нәфрәт белән яши - трилогиянең үзәк фикере шулай формалаша.
Әсәрдә социализм идеалларына чын күңеленнән ышанган романтик табигатьле Ирек Сабитовның партия эшенә килеп керүе һәм совет системасындагы бик күп кимчелекләр белән күзгә-күз очрашуы, нәтиҗәдә рухи үзгәрү юлы тасвирлана. Автор тоталитар системаның төп сыйфатын - ирексезләү, хокуксызлыкны аерып чыгара. Ирексезләүнең кайберәүләрне, карьера ясарга омтылган һәм эш күрсәтү мөмкинлекләре ягыннан чикләнгән, әхлакый аумакай кешеләрне, - битлек кияргә мәҗбүр итүе (Шәвәлиев, Сөембикә һ.б.), көчле шәхесләрдән - башкаларны үз мәнфәгатьләрендә файдаланучы монстрлар ясавы (Арсланов, Гайса Баталов һ.б.), үзенең җирдәге миссиясен хезмәттә, башкаларга файда китерүдә күргәннәрне - җансыз тимергә, эш атына әйләндерүе (Хәйри, Мэлс Сабитов), романтикларны - сындырырга омтылуы (Ирек, Әхнәф Шәрифуллин), кешелеклеләрне - иманнарыннан ваз кичтерүе (Лотфулла Вафин) төрле ситуацияләрдә күрсәтелә, геройлар авызыннан кабатлап барыла. Роман күпләр язмышында, тормыш ситуацияләре мисалында кеше һәм җәмгыять арасындагы катлаулы бәйләнешләрне ачыклый. Шушы сыйфаты белән ул инкыйлаблар тарихын яктырткан Г.Ибраһимов, колхозлашу барышы турында сөйләп калдырган Ш.Камаллар традицияләрен дәвам итә. Тормышны мөмкин кадәр үзенә якын итеп детальләрдә тергезү һәм моның белән янәшә иҗтимагый тирәлектәге кешенең психологик халәтен, бәясен сурәтләп бару әсәрне чор елъязмасына әйләндерә.
Күләмле реалистик әсәрләр язу белән бергә, Ф.Садриев иҗат өлкәсендә тәҗрибәләрдән дә баш тартмый. Һәм бу тәҗрибәләр гаять уңышлы килеп чыга. Язу­чының төрле юнәлеш һәм агым таләпләренә җавап биргән повестьлары гасырлар чиге татар прозасында әлеге жанрда иҗат ителгән иң яхшы әсәрләрдән.
«Кыргый алма әчесе» - романтик повесть, биредә төп сюжет сызыгын Вилданның үз эчендәге каршылык аның эгоизмы, үз-үзен яратуы барлыкка китерә. Вилданның Әнвәрәне һәм үз-үзен яратуы арасында бәргәләнүе, шул сәбәпле мәхәббәтен югалту тарихы артистлар тормышы фонында тасвирлана. Әнвәрәгә гашыйк булса да, Вилдан тамашачының аны яратуын кичерә алмый: йә мин, йә сәхнә дип шарт куя. Мәхәббәт хакына корбан таләп итү мәхәббәтнең юкка чыгуына, ике кешенең бәхетсезлегенә китерә. Мансур исә, киресенчә, яраткан кешесе мәнфәгатьләрен беренче урынга чыгара. Нәтиҗәдә икенче модель - мәхәббәттә үз-үзеңне «онытып», башка кешене ярату, аны аңларга һәм сакларга тырышып яшәү варианты пәйда була.
«Кыргый алма әчесе»ндә язу­чы чын мәгънәсендә гүзәл ике романтик тип иҗат итә. Әнвәрә - ялкын, ут. Намуслы, сизгер күңелле һәм хис белән яшәүче кызның холкы, әлбәттә, мәхәббәт һәм яраткан хезмәте арасында сайлау ноктасына куелганда, сәхнәдән баш тарта алмавын ышандырырлык итеп аңлата. Әнвәрә - талантын башкалар белән уртаклашып яшәү өчен яратылган кеше.
Вилдан - аның капма-каршысы. Салкын, кешеләрдән читтәрәк, аларга югарыдан карап яшәүче Вилдан да - талант иясе. Әмма артист һәм моңлы тавышка ия җырчы, рәсем остасы да булган Вилдан талантын үзенең эгоистлыгын канәгатьләндерүгә файдалана, һәрчак беренче, сәхнә түрендә берүзе булырга омтыла.
Әсәр исеменә чыккан кыргый алма кешенең холык-фигылен символлаштыра, мәхәббәт тарихына да бәя бирә. Тормышта, мәхәббәттә бәхетле булу өчен, үзең хакында түгел, яраткан кешең турында уйларга кирәк. Үзеңне артык ярату бәхетсезлеккә, үкенечкә китерә, ди автор. Характерларның психологизм алымнары ярдәмендә ачылуы, кеше һәм тормыш хакындагы фәлсәфи уйланулар белән үрелүе, ассоциатив алымнарның урынлы кулланылуы, үзенчәлек­ле геройлар табуы повестьның иң уңышлы сыйфатлары дия алабыз.
Башка сукмак эзләп, сентименталь агымда язылган «Рәхмәт, әтием!» повесте шулай ук Ф.Садриевның зур осталыкка ирешкән язучы булуын тагын бер кат раслый. Әсәр «автобус­та табылган кара дәфтәрдәге» тарихны: кешенең хата ясавы, үкенүе ләкин үз-үзен гафу итә алмыйча, акылдан язуын сурәтләү объекты ясый.
Повестьның эчтәлеге фаҗигале: Камил хатынына хыянәт итә, шул төенләнештән вакыйгалар малаена сугып җибәрү, Сәгадәтнең авырый башлавы, яман шешнең сәбәбе бәрелүдә булып чыгу, малайның үлеме кебек үсеп бара. Автор ата-бала мөнәсәбәтләрен үзәккә куя һәм чишелешне дә балага хыянәт яссылыгында кора. Әсәр дәвамында кешенең үз-үзенә хыянәте кебек аңлау баскычына күтәрә. Үз-үзеңә хыянәт итү иң якын, иң кыйммәтле нәрсәләрне җуюга китерә, дигән фикер әйтелә.
Әсәрдәге "хата ясау - үкенү - гафу итү" чылбыры әхлакый проблемадан - фәлсәфи проб­лемага әверелдерелә. Сәгадәт әтисен гафу итә, аны бәхилләп үлә, ләкин Камил үз-үзен гафу итми. Акылдан язуның да сәбәбе шунда.
Әсәр тәэсирле, күздән яшь чыгарыр дәрәҗәдә үкенеч белән өретелеп язылган. Ул Камилнең үткәннәрне искә төшерүе, яңадан бер кат үзе кичергән-кабул иткәнчә сөйләп чыгуы кебек формалаштырылган. ХХ гасырның икенче яртысы дөнья әдәбиятында кулланылышка кергән, «автоматик язу» дип аталган алым - кеше фикер-хисен өзлексез агым итеп кәгазьгә төшерү укучыны да Камилне аңларга тырышу ноктасына алып килә. Чөнки герой белән бергә укучы да аны акларга омтыла, әлеге үкенечле хәлгә китергән сәбәп­ләрне берәм-берәм барлый.
Бөтенләй башка агымнарда иҗат ителгән «Көлми торган кеше», «Адәм әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән» повестьлары, «Ялгышны төзәтү», «Печән», «Балта сабы чәчәк аткач», «Ишек», «Соңгы дәрес» кебек хикәяләр һәрберсе язучының туктаусыз эзләнүе, яңадан-яңа алымнарны сынап каравы, шулай әдәбиятыбызны да үзгәртүе хакында сөйли. Җәмгыятебез иман яңартканда әдәбият мәйданына килгән бу әсәрләр - акны карадан, хакыйкатьне ялганнан аеру вакыты җиткәнне хәбәр итеп, укучыны да үткән елларга, шул елларда урнашкан тәртипләргә күз ачып карарга чакырды. Аларның әдәби-эстетик эшләнеше исә әдәбиятта да "иман яңартырга", хакыйкатьне тасвирларга кирәклекне искәртте. Ф.Садриев иҗатының көчле ягы шундадыр.
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: