Мәдәни җомга

Иҗатында - чорлар яктысы

Соклану тудырган  картинаның  исеме  – “Күгәрчен”.  Рәссам  Илгизәр  Хәсәнов  аны  иҗат  иткәндә күпләрнең күңелен яулап  алырлык  картина булыр,  дип уйламагандыр  да.  Әмма  “Күгәрчен” Санкт-Петербургта  яшәүче  сәнгать  әһеленең  шәхси тупланмасын  күптәннән  бизи  икән. “Таныш  булмаган  ханым  портреты”ндагы  хатын-кыз  образы  да  күпләрнең күңеленә  хуш  килгән.

Әйтик,  музейның  күргәзмә  залы  хезмәткәре  Илгизәр  Әхмәтсафа  улына: “Сезне  бер  ир-ат  күрергә  тели”, – дип хәбәр салгач,  рәссам  әлеге  тамашачы  белән  шәхсән очрашкан. Сәнгатьсөяр  ир-ат  күргәзмәгә  менә  инде  өч  көн рәттән  килүен  һәм  шушы  портрет  алдында  сәгатьләр буе  басып  торуын, әлеге  картинаның  күңелен  тәмам  әсир  итүен  аңлатудан  кыенсынмаган...  “Бәлкем, бар  сер,  бу  картиналардагы  хатын-кызларның  яшел  күзле  булуларындадыр?!” – дип  шаярта  иҗатчы.  Аның  үз  җәмәгате  дә  яшел  күзле, чибәр  ханым. Дамирә  Хәсәнова  – шәһәрнең  хөрмәтле  табибәсе,  ул – үз  методикасы  белән  эшләүче  психолог.  Алар  бер  кыз, бер  ул  үстергән.  Кызлары  Диана – тел белгече,  уллары  Роберт – “Смена”  заманча  мәдәният  үзәге  директоры. “Оныкларым  да  бар, мин – гомеремнең икенче яртысында, быел  алтмыш  яшь  тулды”, – ди  әңгәмәдәшем. 

Лаеклы  ялга  чыккан  бу рәссамга  вакыт  җитми: әле  бер мәдәни  проектка, әле  икенчесенә чакыралар, яңа  күргәзмәләр  ачу  хакында  да  уйланырга  кирәк, өстәвенә, башка  остаханә   дә  комачау  итмәс  иде, чөнки ул  әле гадәти  көнкүрештә  күптәннән кулланылмаган   әйберләр дә җыя. Димәк  ки, һәр  якшәмбе  көнне   Кәрим  Тинчурин  урамындагы  иске-москы  әйберләр сатыла торган  базарга  йөри, ошаткан  нәрсәләрне  шуннан  сатып  ала. Алар  белән  бар  остаханә  тулган. Рәссам  кайчандыр  безнең  өчен  гадәти, совет  эпохасы фотоларына, документларына аеруча  мөкиббән, ул  сатып  яисә табып  алган  иске-москыны саный  китсәң, берничә  меңгә тулачак  һәм  аларның  барысы  да... остаханәдә! “Хәзер мондый  предметлар  елдан-ел  азая, сатылып бетеп бара”, –  ди  чорлар бәйләнешен  саклаучы.   Рәссамны  инде  Рим  шәһәренең  иске-мос­кы  әйберләр  сатылу  базарында  да  танып-беләләр  икән. “Кызым  гаиләсе  белән  Италиядә  яши, Римга  баргач,  андагы  базардан  да  иске  әйберләрне  сатып  алам, – ди  төрле  инс­талляцияләр  ясау остасы. – Чорлар  кисешкәндә  кирәксез дип   ташланган  әйберләрне  бөртекләп  җыю  белән  шөгыльләнүем  балачактан килә. Мин  әнием  Рәхилә, апам  Венера  белән  Касаткин  урамындагы  йортта  яшәдем, әтием, ни кызганыч, бик иртә, утыз  биш  яшендә  үлде. Миңа  нибары  җиде  яшь кенә  иде... Мәктәп елларында  ук  күршедәге  хәлле  йортта  гомер  кичерүче, инкыйлабка  кадәр  аксөякләр  булып  исәпләнгән, дворянкалар, апалы-сеңелле  ике  ханымның  аларга  һич  хаҗәте калмаган,  матурдан-матур  антиквар  әйберләрен  җыеп, сарай  эчендә  сакладым. Әмма мин  армиягә  киткәч, аларның  барысы  да  юкка  чыкты”.

Бу остаханәнең  ишеге  өстендә “Коммунизм  булмаячак!” дип  язылган кызыл  комач  эленеп  торса  да, “Коммунизмга  без  1980  елларда  ук барып  җитәчәкбез!” дип  язылган  дәреслекләрне  укып  үскән  рәссам  совет чорыннан  калган  иске-москы  киемнәрнең, галстукларның, балалар уенчык­ларының  һәм  хәтта  китап тышлыкларының  күп очракта  нәкъ  менә кызыл төстә  ясалуына  игътибар  итеп, моннан  берничә  ел элек “Кызыл”,  “Хатын-кызныкы”  һәм  “Ир-атныкы”  дип аталган  трилогиягә  берләштерелгән  күргәзмәләр  ачкан. Анда совет елларында киелгән  киемнәр, көнкүреш  әйберләре  урын  алганга күрә, ул чакларны  сагынган, “кызыл төскә программалаштырылган”  өлкәннәр  дә, әлеге чорны белмәгән  яшьләр  дә  күргәзмәне  кызыксынып  караган  һәм  бу  күргәзмәләр  Казанда  да, Мәскәүдә  дә  зур уңыш  белән  узган. “Мин  җыйганнарны  файдаланып,  хәтта  шул  вакытка  багышланган  музей  да ачырга  мөмкин  булыр  иде, ләкин  мондый  музей  Казанда  бар  инде”, – ди ул. Илгизәр Әхмәтсафа  улы – гаять  талантлы  оештыручы, ул  моннан  дүрт  ел  элек  башкала  өчен  зур  һәм  әһәмиятле  үзәк  ачты  инде.  Бу  үзәкне  шәһәр  халкы  да, туристлар  да  үз  итә. “Смена”  заманча  мәдәният  үзәге  Борһан  Шаһиди  урамындагы  җиденче  йортта  урнашкан  һәм   күркәм  эшчәнлеген  гөрләтеп  алып  бара.  “Аны  ачу  идеясе – улыма  һәм  аның дусларына  булышлык  итәсем  килү теләгеннән туды, –  ди  мөхтәрәм рәссам. – Чөнки талантлы яшьләргә үз  иҗатларын күрсәтү  өчен  бер  мәйдан  кирәк. “Мондый үзәкләр Мәскәүдә  дә, чит илләрдә  дә  җитәрлек  бит, ни өчен  бездә  Европа  дәрәҗәсендәге  иҗат  мәйданы булмаска  тиеш?!” – дип фикерли торгач, моңа  кадәр складлар буларак  файдаланылган  бинаны  алдык, әмма аны тоту безгә  бик кыйммәткә төшә, айлык аренда  бәһасе – ике йөз мең сум.      

“Смена” заманча  мәдәният  үзәгендә сынлы  сәнгать, фотография, графика, инсталляция  күргәзмәләре  еш  уза. Аларда  чит ил иҗатчылары   да  катнаша. Мәскәү  шәһәренең  “Триумф” сәнгать  галереясы  безнең белән    хезмәттәшлек  итә. Үзәгебезнең  китап  кибете Россиянең ирекле  нәшриятларында  басылган  китапларны  сату  белән  мәшгуль. Алар шәһәрнең  үзәкләштерелгән  кибетләрдәгегә  караганда  арзанрак, чөнки  нәшрият бәясеннән генә  сатыла. Биредәге проза, альбомнар, балалар  әдәбияты һәм  актуаль  сәясәт турындагы китаплар аша заманча әдәбият белән танышырга мөмкин. Без инде сигез  тапкыр киң колачлы китап ярминкәләре үткәрдек, алар  кыш  һәм  җәй  айларында  уза. Лекторийда  лекцияләр, бәхәсле очрашулар, нәфис  һәм документаль фильмнар күрсәтелә, осталык дәресләре үткәрелә һәм яңа китаплар тәкъдим итү кичәләре оештырыла. Үзәктә  сәнгать, фән, кинематография, әдәбият өлкәсендә уңыш казанган шәхесләр, белгечләр  чыгыш ясый. Шунысы куанычлы: хәзер безгә Мәскәүнең “Гараж”  заманча  сәнгать  музее да  матди  булышлык  итә. Мөстәкыйль, дәүләт структурасында булмаган үзәкләргә, яшьләргә булышлык итү аларның төп  программасында  каралган. Мәскәүдә узган заманча сынлы сәнгать форумы нәтиҗәләре буенча “Смена” иң  яхшысы дип табылды. Вәләкин  Татарстанда  сәләтле, актив яшьләр аз, булганнары безнең үзәккә килеп, үзара  аралаша, әңгәмәләр  кора, күргәзмәләрдә  катнаша. Ә менә  чит  илләрдәге  яшьләр барыбер иҗатта үз-үзләрен  күбрәк  сыный. Мин бит, тимер ишекләр ачылу белән,  бихисап  илләрдә булдым. Польша, Нидерланд, Бөекбритания, Шотландия, Ирландия, АКШ, Италия, Төркия...  Күпсанлы  күргәзмәләрдә катнашып, аларда һәрчак Татарстан турында сөйләдем, сәнгатьтәге  уңыш­ларыбыз  бе­лән  таныштыр­дым. 1999 елны  Нью-Йорктагы күргәзмәмә  килгән  тамашачыларның  да  безнең  республика белән җитди  кызыксынып, минем белән бик озак әңгәмә корулары  әле  дә  хәтеремдә”.         

Рәссамның шушы еллардагы эшчәнлегенә килгәндә,  Илгизәр Хәсәнов улы Роберт белән (ул белеме буенча – тарихчы)  яңа музейлар ачу һәм булганнарын  яңарту  эшенә  дә  үз  өлешен кертергә өлгерә. Казандагы М.Горький музеен, Л.Толстой музеен үзгәртеп яңарту проектларын башкарганнар, менә  Болгарда  да  алар тырышлыгы  белән ачылган дүрт  музей  барча туристларны сокландыра. 

“Илгизәр Хәсәнов – XX гасыр сәнгате тәҗрибәләренә нигезләнгән белемгә  ия, үз  юлы белән баручы үзенчәлекле рәссам, сынчы... Аның иҗатында  акцентлар һәрчак алышына, яңа темалар, яңа ракурслар барлыкка килә. Ул үз иҗатында философ-тикшерүче кебек узганнарның “видеорәтләре”н  аңлата, совет  эпохасы образлары белән уйный... Эшләрендә (соңгы вакытта – концептуаль сәнгати проектлар кысаларында иҗат ителгәннәрендә бигрәк  тә) акыллы ирония  дә, драматик  абсурд  та, балачагы истәлекләренең  романтизмы  да  килеш­ле  итеп берләштерелә. Шул ук вакытта аның әсәрләрендә җирле колорит  та – югары  концентрациядә. Теләсә  нинди  материал  белән эшли белүче рәссам булганга, агач, кәгазь, металл, пыяла, иске  әйберләр – барысы  да  аның  осталыгына  буйсына. Шушы  сыйфаты гына да Илгизәр Хәсәновны кайбер ялкау “актуаль сәнгать” вәкилләреннән аерып тора. Ул музыка төшенчәсе белән әйткәндә, принцибы буенча джаз  “джем-сеши” ягъни катнашучыларның бирелгән лейтмотивтагы сәнгати диалогларын хәтерләтүче берничә күргәзмә авторы һәм кураторы  да булды,  һәм  аларда мин  үзем  дә, дусларыбыз  да  катнашып, бу мәдәни  чаралардан бик канәгать  калдык!” – диде  иҗатчы  Рәшид  Гыйният улы  Төхфәтуллин. Илгизәр Әхмәтсафа  улы  үзе  дә  якын  дуслары белән  гәпләшеп  утырырга  ярата. Чит  илгә  барса  да, дусларын сагынып кайта. Заманында, 1992 елны ук  Бөекбританиядә  тиз  арада  күп кенә  әсәрләрен сатып җибәрә алган татар рәссамыннан   “Биредә  яшәп калыгызчы”, дип  бик  үтенгәннәр, әмма  ул  гаиләсе  хакында уйлап, әлеге  тәкъдимнән  баш тарткан. Менә  хәзер... чит ил гражданины  булмыйча  яшәлгән, үткән   гомеренә  әйләнеп  караса? 

“Мин  исемемне  аклап, илләр гиздем. Хезмәтемне  һәр  җирдә  дә ошаттылар. Планетаның  бик  күп  дәүләтләрендә  өч йөз картинам саклана.  Күргәзмәләремә  халык  йөри. Татарстан  хөкүмәте  тарафыннан бер  генә  мактаулы  исемгә  лаек  булмасам  да, үземне  халык  рәссамы дип  санарга  хакым  бар дип  уйлыйм. Иң мөһиме – иҗат кына тәмамланмасын. Иҗаты тукталган  рәссамнар  да  байтак. Ә миңа  барысына  да  җитешергә  вакыт   та  җитми  әле. Шушы  көннәрдә  генә  кино  өлкәсендәге бер эшебезне төгәлләдек. Рәссам-куючы буларак, ике  кыска метражлы һәм биш тулы  метражлы  фильм  иҗат итүдә катнаштым, күбесе  төрле призларга лаек  дип  табылды.  Кеше  үз  иҗади  ресурсларын  белеп  бетерми, шуңа күрә  яңа эшкә алынудан  курыкмаска  кирәк.  Менә бик тиздән Иске Татар бистәсендә “Чәй музее”н тапшырачакбыз, төрле  коллекцияләрне һәм әйберләрне билгеле мәйданда дөрес итеп күрсәтеп бирә алу, гомумән, музейларда  иҗат  итү – авыр, күп  тарихи  чыганакларны өйрәнүне таләп итүче, катлаулы хезмәт”, – дип йомгаклады  ул. “Сез  рәссам булырга  уйламаган  идем  дә”, – дисез, ә  бит бу  юлга баскан  беренче  адымыгызны хәтерлисездер?” дип иҗатчыны  тагын бер кат   коммунизмны көткән  шатлыклы  вакытларга  кире  кайтарырга  булам.  “Мин  тыйнак  бала булып үстем. Безнең  урамны сурәтләргә  килүче Казан сәнгать училищесы студентларын  күрсәм, алар миңа әллә  никадәр талант ияләре булып тоела, мин  аларга  якын килергә дә  кыенсына  идем.  Гади мәктәптә укыдым, дзюдо белән  шөгыльләндем. Балачак романтизмы, 16-17  яшьтә  гашыйк  булу  хисе  рәсемнәр ясау халәтенә  китерде, әмма  үземне бу өлкәдә  сәләтлемен дип санамадым.  Хәрби  һөнәр  сайлап, артиллерия училищесына юл алган  идем  инде, ә тормыш барыбер  үз  сукмагы  белән  алып  китте: сәнгать мәктәбен тәмамламаган булсам  да, Казан театр училищесының  театраль сәнгать  бүлегенә укырга  алдылар. Аны яхшы билгеләргә  генә  бетердем, бик  күп ясадым,  иҗатымда  төрле  чорлар  булды,  күп  жанрдагы  әсәрләрем бар. Рәсем  сәнгатендә, сынчылыкта, фотографияләр ясауда, спектакль  куюда  һәм  фильмнар  төшерүдә  дә  катнашып, бар өлкәдә дә үземне  сынап  карадым. Барысын  да бер көн  эчендә  булдыра  торган  даһилар  юк, бу - катлаулы юл, әмма тумыштан сәләт бирелмәсә, аны үтү кыен,  әле сәләте булса  да, һәр  рәссам диярлек  икеләнү хисе белән яши. Кем  икеләнми,  ул иҗади  үсештә түгел. Һәм, билгеле инде,  һәр  көн  иҗатта булу  гына  уңышларга китерә  ала”, – диде  Илгизәр  Хәсәнов. Һәм  2000 елны, һич көтмәгәндә, “Франц  Кафка”  Европа  җәмгыятенә кабул ителүен  һәм әлеге җәмгыятьнең алтын медаленә лаек булуын да, “Француз теле дәресләре” әсәренең Бөекбританиянең иң  мәшһүр  “Макдугаллс” аукционында  сатылуын  да  искә  алды. 2017 елны  илнең  алтмыштан артык  остасын  җыеп, Россиянең  хәзерге  заман  сәнгате триенналесын уздырган  “Гараж”  заманча сәнгать музее  да  шушы  мәдәни  чарага  рәссамыбызны иң  беренчеләрдән  булып  чакырган. “Совет әйберләрен барласам  да, узганга  ностальгиям  юк, бүгенге рәссамнар – алар инде кайчак  фәннән  дә  алда  баручы  пионерлар, алар  иң  яңа  материаллар  кулланып  эшлиләр”, –  дип  тә  өстәде мәртәбә  иясе.  

Казанның “Смена” заманча  мәдәният үзәге эшчәнлегенә тагын бер  тапкыр тукталыйк  әле. “Смена”дагы  яңа  күргәзмә  ачылу  тантанасы  һәрчак  ике  йөздән артык  кеше  җыя.  “Музейда төн” мәдәни  чарасын  үткәргәндә  генә  дә  бер  кичтә  бирегә сигез  йөз кеше килгән, үзәкнең  китап  базарлары берничә мең китап сөючене үзенә җәлеп итә. Илгизәр  Хәсәновның  үзенчәлекле  күргәзмәләре  ачылуын  да  биредә һәрчак  көтеп  торалар. “Минем  әнием  Кекин  йортында  аш-су остасы  булып  эшләп, бик күп кешеләрне сыйлый  иде. Үз  осталыгы  серен  ул: “Кайберәүләр  аш  табынын  ун  кешелек  итеп  кенә хәзерли  белә, ә  мин  егерме, илле  кешелек  аш табыны әзерли белүемә  шатланам”, – дип  аңлатты. Мин  дә үз картиналарымны язып, аларны  берникадәр  аудитория  сәнгатьсөярләренә  күрсәтеп  кенә  яши  алган  булыр  идем, әмма  мәдәни казанышлар турында хыялланучы сәләтле  яшь  буын  өчен  борчылып,  шушы  үзәкне  ачып,  аның  рухи  чишмәгә  әйләндерергә, сәнгатькә  сусаган күпләрнең ихтыяҗын канәгатьләндерергә теләдем”, – ди рәссам.    

                

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: