Мәдәни җомга

ХӘСӘНАТЛЕ ХӘСӘНИЛӘР

ХХ гасыр башы татар мәдәнияте үсешендә сизелерлек өлеш керткән милләтпәрвәрләребез арасында Хәсәни фамилияле шәхесләр дә бар. Аларның берсе Әхмәдгәрәй Хәсәни. Ул - "Гасыр" нәшриятын нигезләгән, "Аң" журналын нәшер иткән нашир, сәхнә әсәрләре иҗат иткән язучы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Шул чорның алдынгы карашлы яшьләре, аерым алганда, халык шагыйре Габдулла...

ХХ гасыр башы татар мәдәнияте үсешендә сизелерлек өлеш керткән милләтпәрвәрләребез арасында Хәсәни фамилияле шәхесләр дә бар. Аларның берсе Әхмәдгәрәй Хәсәни. Ул - "Гасыр" нәшриятын нигезләгән, "Аң" журналын нәшер иткән нашир, сәхнә әсәрләре иҗат иткән язучы, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Шул чорның алдынгы карашлы яшьләре, аерым алганда, халык шагыйре Габдулла Тукай белән дустанә мөнәсәбәттә булган. Бу хакта үзенең истәлегендә болай яза: "Шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев белән беркадәр танышлыгым булганга күрә, мин ара-тирә аның белән күрешеп, кайбер вакыт утырышкалый да идем. Бигрәк тә бу соңгы 1912 елда "Аң" журналын чыгара башлау тугрысында киңәшләшер өчен аны күргәләргә тугры килде".

Гасыйм Мансуровның "Татар провокаторлары" (1927) дигән китабыннан күренгәнчә, бу басманы чыгару турында сөйләшү 1912 елның 26 июлендә Ә.Хәсәнинең өендә була. Анда Әхмәдгәрәй үзе, энесе Барый (Габделбарый), Фуат Туктаров, Габдулла Гыйсмәти (Гыйсмәтуллин), Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан, Гафур Коләхмәтов, Исмәгыйль Аитов, Гыйлметдин Шәрәф, Гыйлметдин Ибраһимов, Габдерахман Кәрам катнаша.

Ике атнага бер чыга торган әдәби, сәяси һәм иҗтимагый рәсемле "Аң" журналы 1912 елның 15 декабреннән 1918 елның март аена кадәр нәшер ителеп, барлыгы 123 саны дөнья күрә. Бу басманың исемен Г.Тукай тәкъдим итә һәм беренче саны аның төп эчтәлекне билгеләү характердагы "Аң" дигән шигыре белән ачыла:

Без Бишенче елны бер көнне
уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне
кемдер изге нам белән.

Эшкә ябшыр чак җитеп,
ямьсез озын төн үткәнен
Күз ачып белдек без,
үлчәп күктәге Чулпан белән...

Булса да ул чакта бездә
керсез иман, саф күңел,
Күз һаман булды эренле,
йөз дә саф һәм пакь түгел.

Шул сәбәпле дустны,
дошманны дөрест,
Күп саташтырдык рәзил
шәйтанны чын инсан белән.

Аңгы-миңге баш белән дә
эшләдек, булсын кабул;
Җәбраил ачкай ул эшләргә
сигез кат күккә юл.

Үтте инде, дустларым,
ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр
белән, чын аң белән.

(Дәгъвәт итте - чакырды; нам - исем; рәзил - түбән; инсан - кеше).

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев ачыклаганча, бу журналда шагыйрьнең 13 шигыре басыла һәм ул гомеренең соңгы сәгатьләренә кадәр анда хезмәттәшлек итә. Клячкин шифаханәсеннән 1913 елның 20 мартында Ә.Хәсәнигә, 28 мартта аның хатыны, журналның сәркятибе Зәйнәп Хәсәниягә язган хатлары моңа ачык дәлил. Ә.Хәсәни "Тукаев үлем көткәндә" дигән истәлегендә 2 апрель көнне кичке сәгать алтыда шифаханәгә аның хәлен белергә баруын язып, бу хакта болай ди: "Мин кереп, чирек сәгать кадәр торгач, Габдулла әфәнде көтмәгән йирдә миңа бер сөаль бирде, агыз эченнән ишетелер-ишетелмәс кенә, карынкы вә зәгыйфь бер тавыш белән:

- Актык карриктура кайчан? - диде.

Габдулла әфәнде "Аң"да бастырган шигырьләренең соңгы карриктураларын үзе караучан иде. Бу юлы да 8 нче сан "Аң" да дәреҗ ителгән (теркәлгән) өч шигыренең матбага хаталарыны тәсхих итәргә (төзәтергә) теләп соравы иде".

Ә.Хәсәнинең энесе Габделбарый да, аңлашылганча, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан. Ул Г.Тукай белән беренче тапкыр күрешеп танышуын үзенең әле беркайда да басылмаган һәм кулъязмада сакланган истәлегендә шулай тасвирлый: "1910 елның язында "Болгар" нумеры янында Солтан Рахманкулов белән очраштык та, ул: "Әйдә, мин сине хәзер Тукаев белән таныштырам", - диде. Минем: "Ничек булыр икән? Аның эшенә комачаулау булмас микән соң?" - дип әйтүемә карамыйча мине Тукаев нумерына алып керде дә: "Менә Тукайҗан! Атистат зрилости һәм бераз музыкантчылык бизгәге белән авыручы Барый Хәсәнев", - дип мине шагыйрьгә рикаминдавать итте".

Аның истәлегендә Г.Тукайның төс-кыяфәте шактый тулы сурәтләнгән: "Шагыйрь Габдулла Тукаев бик яшь кыяфәтле, кыска буйлы, чандыр гәүдәле, ак йөзле бик мөлаем бер кеше иде. Бик аз сүзле, күп вакытта сөальләргә өзек-кыска җөмләләр, төпле сүзләр белән җавап бирүчән иде. Кеше белән танышуны күп яратмый иде. Танышкан кешене тәмам аеранып белеп бетмичә, ул кеше белән артык якынлашмый иде. Үзе бик хисле, бик тугры, бик юаш иде. Дөньяда хис белән яшәүче кеше булганлыктан, аның тормышка, кием-салым вә башка нәрсәләргә карашы да дәрвишләрчә иде. Көз, кыш һәм яз көннәрендә кара ватный пальтәсенең якасын күтәреп, кара кипкә киеп, җәй көне кара касаварутка күлмәк өстеннән каеш бәйләп йөри торган иде".

Дөрестән дә, Г.Хәсәнев музыкага һәвәс кеше булган. Ул төрле уен коралларында, аерым алганда скрипкада, курайда иркен уйный торган булган. Аның хатыны - Гайшә ханым Ногман хаҗи кызы үз вакытында бизәнү әйберләрен сатып, иренә пианино алып биргән. Аны хәзерге вакытта Казанда яшәүче кызы Рөдә апа апрель аенда Татарстан Милли музеена бүләк итте.

Г.Хәсәнев үзенең истәлегендә җәй көннәрендә Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай, Вафа Бәхтияров ("Әл-Ислах" газетасының рәсми мөхәррире) Ботаника бакчасы янындагы дача итеп алган йортка еш барып йөрүен яза. 1912 елның җәендә Тукайның Ә.Хәсәни дачасында (хәзерге Васильево бистәсендә) кунакта булуын да искә ала.

Ул үз вакытында Мулланур Вахитов белән реальный училищедә бергә укыган. Соңрак аның сукырайган әнисенә дәүләт пенсиясе юллап йөрүдә дә активлык күрсәтә.

Бервакыт Гайшә ханым Болак аша күпердән чыгып барганда, Көек авылы хатыны - өч баласы белән хәер сорашып утырган Мәхүбҗәмалны очрата. Аның ике улын балалар йортына урнаштыра, ә яше җитмәгән кызын үзләренә алып кайта. Шулай гаиләнең тагын бер баласы булып үскән Саимә апа 92 яшькә җитеп, 2008 елда вафат була.

Г.Хәсәнев гомеренең ахырына кадәр Казанда Октябрьнең 15 еллыгы исемендәге мебель фабрикасында инженер булып эшли.

Әйтергә кирәк, Хәсәниләр турында үз вакытында көндәлек матбугатта Мөхәммәт Мәһдиев, Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов, Нурулла Бикмуллин, Флүрә Дәминова кызыклы гына мәкаләләр бастырып чыгарды. "Җыен" фонды тарафыннан "Шәхесләребез" сериясендә "Әхмәтгәрәй Хәсәни: Фәнни-популяр җыентык" (2011) (төзүчеләре Д.Заһидуллина, А.Батталова, Л.Йөзмөхәммәтова) нәшер ителде. Анда Ә.Хәсәнинең әдәби иҗаты һәм тәрҗемәләре; аның тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган язмалар; архивтан алынган һәм шәхси материаллар; хатлар; Ә.Хәсәни хезмәтләренең һәм аның турында язмаларның библиографиясе тупланган. Китап төрле тарихи фотосурәтләр белән дә баетылган.

Быел 31 гыйнвар көнне миңа Рөдә апа белән очрашып сөйләшергә насыйп булды. Ул могтәбәр затлар турында шактый гына мәгълүмат бирде. Чөнки сүз нәсел башы сәүдәгәр Сибгатулла абзый булган Хәсәниләр турында гына түгел, ә аларга балалары кушылган могтәбәр бай Ногман хаҗи Габделкәримов ягы турында да бара бит. Ул тагын бер игелекле гамәл кылды: әлеге нәселләргә бәйле үзендә саклана торган фотоларны, М.Мәһдиев язганча, йозаклы альбомнары белән бергә, Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә тапшырды. Инде аларга фәнни тасвирлама ясалып, аерым фонд булдырылды. Анда барлыгы 138 берәмлек фотосурәт тупланды. Моның өчен Рөдә апага зур рәхмәтләремне белдерәм!

Рөдә апа үзе стоматология факультетын тәмамлап, республика районнарында, соңыннан, лаеклы ялга чыкканчы Казанда бу һөнәр буенча эшли. Ире, химия фәннәре докторы Рөстәм абый белән бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

Бу кыйммәтле мирас әүвәлдә З.Хәсәниядә сакланып, аның вафатыннан соң сеңлесе Мәрьямгә, аңардан кызы Зөһрәгә гаилә ядкәре буларак бирелеп, Рөдә апа карамагына күчкән икән. Алар ХХ йөз башы татар мәдәниятен киләчәктә өйрәнү юнәлешендә Хәсәниләрнең тагын бер хәсәнатле өлеше булып торачак.

Рәмил ИСЛАМОВ,
филология фәннәре докторы.

.Зәйнәп Хәсәния.

.Әхмәдгәрәй (сулда), Габделбарый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: