Мәдәни җомга

ХАЛЫК РӘССАМЫ

Мәкалә аталышын укыгач, бер генә ачыклык кертү сорала: Равил Габделбәшир улы Заһидуллинга бу мактаулы исем кайчан биреләчәк?! Бу рәссамыбыз - тыйнаклыкның нәкъ үзе. Аның иҗат башлангычы Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлан­ган вакытка барып тоташа һәм менә дистә еллар ул татар тарихын данлый. Моны раслау өчен рәссамның хәтта Интернет битләренә урнаштырылган...

Мәкалә аталышын укыгач, бер генә ачыклык кертү сорала: Равил Габделбәшир улы Заһидуллинга бу мактаулы исем кайчан биреләчәк?! Бу рәссамыбыз - тыйнаклыкның нәкъ үзе. Аның иҗат башлангычы Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлан­ган вакытка барып тоташа һәм менә дистә еллар ул татар тарихын данлый. Моны раслау өчен рәссамның хәтта Интернет битләренә урнаштырылган әсәрләренә күз төшерү дә җитә. Аның милли һәм тарихи романтизм юнәлешендәге эшләренең сюжетларын санап чыгарга да сәгатьләр кирәк булыр иде. Шуңа күрә сәләт иясенең күңелгә хуш килгән бер картинасына гына тукталыйм. Ул «Шагыйрьләр бакчасы» дип атала. Рәссам бу бакчаны үз хыялында тудырган. Бөек шагыйрь әйтмешли:
«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас - төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигърен шагыйрь, булмаса илһамчысы».
Илһамчылар бу картинада кү­ренми, әмма алмагач һәм чия чәчәкләренә күмелгән бакча шагыйрьләр һәм кечесеннән алып олысынача шигырь яратучылар белән тулы. Араларында татар теленә мөкиббән башка милләт вәкилләре дә бар. Кемдер үзенең өр-яңа шигырен укый, кемдер укырга әзерләнә. Бу шагыйрьләр бакчасының һавасы ук сихәтле һәм тын дияр идем. Чын тарихта мондый бакча юк төсле, ләкин рәссам фантазиясенә ияреп аның булганлыгына ышанучылар да бар.
Остага үз картиналарындагы адәмнәрне язу өчен күчергеч булырлык кешеләр таләп ителми. Аның һөнәри белеме һәм эчке тоемлавы һәркемнең хәрәкәтен, кул һәм аяк торышларын, гәүдә пропорцияләре дөреслеген бер ялгышсыз сурәтләргә ярдәм итә. Әлеге сәләт аның улларына да күчкән. Дилбәр һәм Равил Заһидуллиннар ике ир бала тәрбияләп үстереп җиткергән. Фәрһад дизайнерлык белемен үзләштерсә, кече уллары Илдар инде Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлап, хәзер Франциядә француз, инглиз һәм кытай телен өйрәнә. Алар әтиләре белән, һичшиксез, горурлана. Ул - үз халкына фидакяр хезмәт итүнең чын мисалы. Өстәвенә, Борынгы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы тарихы хакында гаять тирән белемгә ия затларының берсе. Шушы белем нәтиҗәсендә туган әсәрләрне берничә еллар элек Германия, Франция, АКШ, Нидерланд, Австралия, Төркия, Финляндия һәм Бөекбритания коллекционерлары үз шәхси тупланмаларына бик яратып кабул иткән. «Картиналарымның чит илләрдә популярлык казануын барыннан да элек чит ил сәнгатьсөярләренең тарих белән кызыксынуыннан күрәм. Алар үзләре булган барча илдән милли төсмерле истәлекләр, иҗат әсәрләре алып кайту яклы, - ди Равил әфәнде. - Билгеле, бездә дә тарихыбызга игътибар артты. Шуңа күрәдер дә Бөек Болгар музей-тыюлыгындагы даими күр­­­­­гәзмәгә минем эшләрем дә барып иреште». Рәссам сүзләрен дәвам итеп шул хакта да өстик: аның әсәрләре Россия Президенты В.Путинга да таныш. Санкт-Петербург янындагы Стрельняда урнашкан Президент резиденциясендә «Өйлә намазы» картинасы бар. В.Путин әле Р.Заһидуллинның тагын бер эшен - «Падишаһ авы» картинасын да ошатып, үзе сайлап алган.
Рәссамның исеме төрле елларда үткәрелгән күргәзмәләр аша башка чит ил кешеләренә дә таныш. Венгрия, Голландия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Күвәйт һәм Франциядә узган күргәзмәләрдә дә үзенчәлекле әсәрләр югары бәяләнгән. Бал кортлары җыеп ташый торган чәчәк тузаныннан файдалы кәрәз ипие хасил булган кебек, үз тырышлыгы белән күп­ләргә үрнәк булырлык бу милләт рәссамы үз хезмәтенең уңай нәтиҗәләрен генә күреп яши дияргә генә калыр иде, тик ул: «Мин Сезгә рәссамнарның җанын әрнеткән хәлләр турында да ачыклык кертәсем килә», - дигәч, аның сүзләрен дикъкать белән тыңларга алындым. Равил Габделбәшир улы Татарстан Рәссамнар бүлегендәге низаг­ларны күреп туйганнан соң, хәзерге көндә Россия рәссамнарының Татарстандагы иҗади берлеге әгъзасы икән. Аның әйтер сүзе дә башка мәсьәләләр хакында булып чыкты: «Мин күргәзмә белән Төркиядә булдым һәм бу илдән шуны аңлап кайттым: төрекләр иң беренче чиратта нәкъ үз рәссамнарын күтәреп чыгалар. Ә безнең Татарстанда берәр дәүләт учреждениесе дәүләт акчасына берәр картинаңны сатып ала икән, ул акчаны түләсеннәр өчен аның артыннан, баш иеп, айлар буе соранып йөрергә кирәк. Әйтик, менә бер картинамны 2008 елны сатып алган иделәр, ә аның акчасын мин нибары… 2010 елның ахырында гына ала алдым. Тагын да сатыр идем дә, тик дәүләт акчаларын бүлеп бирүчеләр картиналарымның бәяләрен арзанайту өчен көрәшә, аны ике яисә ике ярымга кадәр киметеп алу турында килешү төзергә тели. Әлбәттә, рәссам хезмәтенә карата мондый мөнәсәбәт күңелне суыта, шуңа күрә «Зур Идел» күргәзмәсеннән соң картинам­ны сатып алырга теләсәләр дә, ахыр чиктә сатмадым. Мин - ирекле рәссам. Көн-төн остаханәмдә, алсыз-ялсыз эшлим. Тик рәссамнар хезмәтенә дәү­ләт учреждениеләре тарафыннан ак юл, яшел ут бар, дип раслый алмыйм. Рәсми структуралар тарафыннан якты чырай күргәнем юк. Милләт тарихына хезмәт итүне максат итеп алган рәссамнарның хәле җиңелдән түгел. Алдагы елларда да төрле җитәкчеләр тарафыннан милли тарихны күтәрүче сынлы сәнгать вәкилләренә өстенлек булыр, игътибар артыр дип уйламыйм. Минем сиземләү тәҗрибәм шул хакта сөйли. Күп вакыт иҗади шәхесләргә карата игътибарсызлык күрсәтү дә берни тормый. Берничә ел элек … татар телевидениесе буенча яңалыклар тапшыруын карап утырам, минем «Сабантуй» картинасы янына килеп туктаган башка өлкә кунагы бар игътибарын картинама юнәлтеп, үз милли хисләре хакында сөйләде. Тик минем фамилиямне диктор аныклап әйтеп тә тормады. Гомумән, татар телевидениесе тапшырулары буенча фикер йөрткәндә, дөньяда бары тик җырчылар һәм театр артистлары гына калган кебек. Әйтерсең Җиһанда рәссамнар гомумән юк. Алар хакында махсус тапшырулар булыр дип хыяллана да алмыйсың, сынлы сәнгатьне аңлап, кайчан да булса берәр махсус тапшыру оештырып җибәрүче табылырмы, алдан әйтә алмыйм, әмма заманында «Палитра» дигән телевизион тапшыруларның эфирга чыгуын хәтерлим. Ә бит бар татар халкының да бөтен күргәзмәләрне дә күрергә мөмкинчелекләре юк. Шулай да милләттәш рәссамнарның мохитен аңларга, иҗатлары белән танышырга хаклары бар… Кайвакыт кемнәр беләндер сөйләшәсең һәм шул аңлашыла: халыкта тарих белән кызыксыну юк диярлек дәрәҗәдә. Күбесе Казан ханлыгы чорының да, Борынгы Болгар дәүләтенең та­рихи вакыйгаларын да белми. Мин ясаган рәсемнәргә карап Казан ханлыгындагы затлы киемнәр, сугыш кораллары, яхшы атлары, ир-атларның өс киеме һәм хатын-кызларның күлмәкләре, камзуллары, бәрхет калфаклары, чигешле читекләре һәм башка төр аяк киемнәре буенча гына да үз милләтен төгәлрәк күзалларлык мәгълүмат алса, күнелгә шатлык иңә».
Озын иҗат юлын үткән Равил Заһидуллинның картиналарын серияләр итеп барларга алынсам, тик бер сериягә генә тап булдым: ул - «Авыл ишек аллары» дип атала. Бу серия аны Бакый Урманче исемендәге Дәүләт пре­миясе лауреаты дәрәҗәсенә күтәргән. Рәссамның Б.Урманченың үзе белән үк таныш булуын, әңгәмәләр корып һәм хәтта Урманченың үтенече буенча берничә шәмаиле күчермәсен эшләп бирүен дә искә алсак, бу - символик җиңү.
«Халыкның төрле жанрлардагы сынлы сәнгать әсәрләренә карата булган кызыксынуы сү­релде инде. Шәһәр «салон сәнгате» әсәрләре белән тулы. Күп кылкаләм осталары аларны махсус шулай яза. Салон нәрсә тели, шул хактагы күренешләр, пейзажлар пәйда була. Тарихи темадагы картиналарны сату кыен. Сынлы сәнгать әсәрләрен чик аша уздыру процедурасы күпкә катлауландырылгач, аларны чит ил сәяхәтчеләре игътибарына күрсәтү дә нәтиҗәсез.Мактаулы исемнәр дә күктән явып тормый. Яшем илледән узгач кына һәм Россия рәссамнарының Татарстандагы иҗади берлегенә кергәч кенә мин дә, ниһаять, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булдым», - ди талант иясе. Дөрестән дә, аның хезмәтләре Мәскәү каласыннан караганда күбрәк күренә кебек: 2012 елда ул бүлек тарафыннан Заһидуллинга «За вклад в отечественную культуру» көмеш медале, ә 2015 елда «За вклад в оте­чественную культуру» алтын медале тапшырылган. Гаҗәеп, лә­кин рус милләте вәкилләре мәкалә каһарманының иҗатына күбрәк игътибарлы булып чыга. Сүз дә юк, Равил Заһидуллинның эшләре туган якны өйрәнү буенча уку әсбапларында, басма матбугат битләрендә даими бирелә. Алар шәһәрдәге бина интерьерларын да бизи.
Әсәрләрнең уңышы отышлы якларының берничә булуы белән дә аңлатыла. Күп очракта аларда сурәтләнгән адәмнәрнең тышкы кыяфәтләреннән, йөз чалымнарыннан ниндидер шатлык рухы бөркелә. Заһидуллинның иҗат дөньясында начар холыклы кешеләр юк. Картиналар эчтәлегендә күптәнге балалар уеннары чагылдырыла, урта гасырның сугыш баталия­ләре дә барлана, Казан ханлыгы җиңелгәч барлыкка килгән йөз илле йортлы Иске Татар бистәсендәге сәүдәгәрләрнең, һөнәрчеләрнең, бай һәм ярлы, әмма үз динен сатмаган халыкның көнкүреше дә тасвирлана… Һәм бу буыннар бәйләнешен өзмичә сурәтләнгән татар иле - күбесенчә агач йортлар янәшәсендә. Рәссам бүрәнәләрне, агач төзелмәләрне, тәрәзә яңакларын һәм хәтта агач арбаларның агач тәгәрмәч күчәрләренә кадәр оста ясавы белән сокландыра. Аның агач фактурасын яратуы һәм аны үтә дә җиңел яза алуы балачак хатирәләре белән бәйле. Кирпеч түгел, бары тик агач өйләр генә булган авылда үткән җәй айлары, кечкенә чакта агачтан җилкәнле көймәләр ясап карау… Агач материалга булган мәхәббәт аңа әлегәчә илһам бирә. Равил Габделбәшир улы бүгенге көндә, вакыт-вакыт, агачтан бер дигән этюдниклар эшли! Алар сыйфат ягыннан дәүләт учреждениеләрендә җитештерелгән этюдниклардан һич аерылмый һәм чагыштырып карасаң, күпкә уңайлырак та! Хәзерге зур буяу тюбикларын тезеп салырлык мондый тартмалар күләмнәре буенча да төрле. Очраган, ошаган күренешне киндергә төшерү өчен аларның юл сумкасына махсус яраклаштырылганнары да бар.
«Җәй көне ни сәбәптәндер майлы буяуларны читкә куеп торасы килә һәм мин кулыма язу карасы белән каләм алам. Традициягә кергән татар шәмаилләрен ясау авыр түгел. Язу гаять четерекле булмаска, тиз укылучан итеп чишелергә тиеш дип саныйм. Гарәпчәне тулырак белү өчен, заманында гарәп теле курсына да йөреп алган идем. Шәмаилләрне төрлечә язу теләге инде берничә дистә ел татар рәссамнарына тынгы бирми. Узган гасырның яңарыш җилләре кисеп искән көннәрдә, утырышлар җыеп, Татарстан шәмаилчеләре берлеге төзергә дә уйлаган чаклар булды. Бу ният тормышка ашмаса да, бүгенге гомуми күргәзмәләр барышында шәмаилләрнең аерым залга урнаштырылуын, аларга сокланучы тамашачылар саны артуын күреп күңел сөенә», - ди 2005 елны Казанның каллиграфик эмблемасын иҗат итү бәйгесендә катнашып II урынга лаек булган иҗатчы. Бу эмблема хәзер дә киң кулланышта һәм Казанның Күкләрне гизүче горур кош рәвешендә тасвирлануы белән күпләрнең күңеленә хуш килә. Аның катлы пыялалар артына куеп эшләнгән тагын бер үзенчәлекле әсәрен - «Авыл мәчете белән шәмаил»ен «Хәзинә» милли сынлы сәнгать галереясында күрергә мөмкин. Пыяла дигәннән... Заһидуллин иҗатының тагын бер бик уңай юнәлешен һич тә игътибарсыз калдыра алмыйм.
Стена буйлап тезелгән, пыялага шәмаил язу ысулы кулланып иҗат ителүче декоратив-гамәли әсәрләрнең шулкадәр дәрәҗәдә камил, төгәл һәм гаҗәеп катлау­лы композияцияле булуларына күз төшерүгә үк көтелмәгән киңәш бирәсе килә: «Сез боларны сатып кына җибәрмәгез!» Равил Заһидуллин үзе дә минем бу фикерем белән килешә: «Мин аларны 2009 елдан бирле даими ясыйм. Озак ясалалар, бик күп вакыт сарыф итәм», - ди ул һәм шул хакта да көрсенеп дәвам итә: «Менә Сез аларны дәүләт музее залларындагы даими күргәзмәләрдә булырга тиеш дип саныйсыз, ә бит безнең милли элита, инде әйткәнемчә, үз сәнгатенә, мәдәниятенә шактый битараф. Берсен урыс коллекционеры сатып алды, берничәсен - мөселман эшкуарлары. Бу җәһәттән Советлар Союзын сагынып искә төшерми булмый. Ул елларны рәссамнар совет власте тарафыннан яклаулы, һәрбер зур күргәзмәдән соң күп кенә картиналарыбызны сатып алу бер системага салынган иде».
Аның бу эшләрен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә дә бик ошатып кабул итәләр! Дөрес, алар - традицион татар шәмаилләре түгел, өслекләргә аятьләр язылмаган, болар - татар халкы тарихындагы шәмаил язу алымын искәртүче әсәрләр. «Әлеге декоратив-гамәли эшләрем өчен иң әүвәл рәсем эскизын иҗат итәм. Пыяла өслеге артына кара майлы буяу белән рәсем контурын сызам. Ул берничә көн кибә. Шуннан соң гына рәсемне бик тотрыклы төсле буяулар белән буяп, күп кенә чәчәк, сабак ясалган урыннарга йомарланган фольга ябыштырам. Аларның да бер төслеләрен түгел, ә бик күп төсмерләрен кулланып эшлим. Бу - минем яңалыгым», - дип аңлата рәссам. Остаханә тәрәзәсеннән кергән Кояш нурлары пыяладагы бизәкләрне тагын да яктыртыбрак күрсәтә. «Әсәрләр - үтә эксклюзив! - дип раслый күңел. - Алар сынлы сәнгатьне аңлый белүчеләр өчен менә дигән бүләк!»
Бу көннең күпсанлы рәссамнары арасында татар милләте тарихына карата булган тирән мәхәббәт хисләрен, якты хыялларын киндергә күчерүче әлеге хөрмәтле шәхеснең үзен дә бары тик Мәскәү бүләкләре генә эзләп тапмасын иде дигән фикердә калам.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.
.Равил Заһидуллин.
."Шагыйрьләр бакчасы".
."Кунаклар кайтты".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: